Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе халык театры җитәкчесе: «Телне саклау татар җанлы кешеләр кулына гына калды»

Электрик, эретеп ябыштыручы, дизайнер, флорист кебек һөнәр ияләре берләшеп, Чиләбедә «Башмагым» татар халык театры оештырып җибәргәннәр. «Интертат» хәбәрчесе һәвәскәр театраллар очрашып, театр тормышы, Чиләбе татарларының көнкүреше турында сөйләште.

news_top_970_100
Чиләбе халык театры җитәкчесе: «Телне саклау татар җанлы кешеләр кулына гына калды»
Солтан Исхаков

Әңгәмәдә катнашкан кешеләр:

Эльдар Гыйбадуллин – Чиләбе татар халык театры җитәкчесе, үзмәшгуль;

Оксана Ильюп – Чиләбе татар халык театры актрисасы, шагыйрә, автор-башкаручы;

Руслан Шәрипов – Чиләбе татар халык театры актеры, спорт мәктәбе директоры;

Рифат Каюмов – «Интертат» хәбәрчесе.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Рифат: Казанга нинди максатлар белән килдегез?

Эльдар: Арчада «Хуҗа Насретдинның биш хатыны» дигән спектакль куярга һәм Арчаның «Җидегән чишмә» дип аталган халык театры белән тәҗрибә уртаклашырга килдек. Бу – безнең яңа спектакль. Без аның белән «Идел-йорт» бәйгесендә катнаштык. Әлегә нәтиҗәләр ясалмады.

Рифат: Театрда ничә кеше уйныйсыз?

Оксана: Бу спектакльдә сигез кеше катнаша. Үзебез белән режиссерыбызны, тавыш операторыбызны да алдык.

Рифат: Казанда булганыгыз бар идеме?

Оксана: Без 2019 елда «Идел-йорт»та Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» спектакле белән Гран-при яулаган идек. Шунда аны Казан тамашачысына да күрсәттек. Аерым-аерым еш киләбез.

Рифат: Казан ничек сезгә?

Эльдар: Казанның матурлыгын сүзләр белән генә сурәтләп булмый. Ул – искитмәле шәһәр.

Оксана: Казан – ул безнең өчен терәк тә, үрнәк тә. Без телебезне дә аңа тиңләргә тырышабыз. Без төрле шәһәрләрдән, авыллардан җыелганбыз, төрлебездә төрле диалект. Шуңа күрә без телебезне үстереп, матур итеп, Казанча сөйләшергә тырышабыз.

Рифат: Оксана, Сезнең телегез шулкадәр камил. Казан татарларының күбесе Сезнең кебек саф татарча сөйләшә алмый. Телегезне ничек шулай камилләштерә алдыгыз?

Эльдар: Оксана – ул шагыйрә, шуңа күрә әдәби телне яхшы белә.

Рифат: Шагыйрә булыр өчен башта телне үстерергә, белем тупларга кирәк. Чиләбедә яшәп, татар телен ничек шулай үзләштерә алдыгыз?

Оксана Ильюп

Фото: © Солтан Исхаков

Оксана: Мин Башкортстанның Салават районында туып үстем, татар мәктәбендә укыдым. Кечкенәдән татарча китаплар, журналлар укырга яраттым. Хәзер дә әдәби әсәрләр, шигырьләр, мәкаләләр укудан туктамыйм. Без татар басмаларын Казандагы кебек кибеттән җайлы гына алып керә алмыйбыз. Аларны интернет аша заказ биреп яисә язылып Казаннан кайтартабыз.

«Уйнарга өйрәтүне күбесенчә авазларны дөрес әйтелешеннән башлыйбыз»

Рифат: Театр оешкач, аның тамашачысы да булырга тиеш. Чиләбедә татар театрына даими йөрерлек халык бармы?

Руслан: Чиләбе өлкәсендә 200 меңгә якын татар яши. Без – сан буенча икенче халык. Аларның бөтенесе дә театрга йөрми инде. Шулай да, 400-600 кешелек залларны тутырганыбыз бар. Бездә Казаннан килгән эстрада артистлары концертларына да заллар тула. Чиләбедә татар сәнгатенә ихтыяҗ бар.

Без шәһәр белән генә чикләнмибез, авылларга да йөрибез. Аллаһка шөкер, өлкәдә татар авыллары, ә аларда татарча сөйләшүчеләр бар. Коншак районында татарлар аеруча күп яши. Мин үзем дә шунда туып үстем.

Шәһәрдә татар сәнгатенә ихтыяҗ булса да, татар мохите юк диярлек. Татарча әйбәт сөйләшә торган кеше табуы бик авыр. Яңа актерлар эзләгәндә бу проблема аеруча сизелә. Уйнарга теләге булган кеше тапсак та, гадәттә, ул телне начар белә торган була. Уйнарга өйрәтүне күбесенчә авазларны дөрес әйтелешеннән башлыйбыз. Актерга әйтергә җайлы булсын дип, текстны да гадиләштерергә туры килә. Текст катлаулы булса, тамашачы да аңлап бетерми. Татарстанда андый проблема юк.

Руслан Шәрипов

Фото: © Солтан Исхаков

Рифат: Димәк, сездә дә руслашу бара.

Эльдар: Ул бездә генә түгел, бөтен җирдә дә шулай инде. Татар теле мәсьәләсендә, Татарстан белән Башкортстаннан кала, бөтен төбәкләрдә дә бер үк проблемалар – балалар татарча белми, татарча укытам дисәң дә, укытучылар юк. Телне саклау аерым гаиләләрдә татар җанлы кешеләр кулына гына калды. Әз булса да, алар бар әле. Мәсьәлән, үзем өйдә татарча сөйләшәм. Дүрт яшьлек кызым татар телендә иркен аралашмаса да, әйткәнне аңлый. Аңа татарча җырлар, шигырьләр өйрәтәм. Татарлар өйләрендә булса да татарча сөйләшсә, тел бетмәс иде. Мин тамашачыларыбызга да өйдә татарча сөйләшегез, татар театрларына, концертларына балаларыгыз белән йөрегез, дип һәрвакыт әйтәм. Татар сүзе, татар моңы бала күңеленә сеңеп кала ул.

Оксана: Театр мәдәниятебезнең байлыгын да күрсәтә. Бала спектакльне аңламаса да, өлкәннәрнең актерларга сокланып караганын, кул чапканын, үз мәдәниятен яратуын күрә. Шул рәвешле яшь кешенең үзаңы уяна, татарлыгы белән горурлануы барлыкка килә.

Рифат: Театрга балалар йөриме соң?

Эльдар: Әйе, йөриләр. Баласын ияртеп килгән тамашачыга без аерым баш иябез.

Рифат: Спектакльләргә якынча ничә билет сатыла?

Оксана: Чиләбедә күптән түгел булган премьерага 400гә якын кеше килде. Бер атна кала, билетлар сатылып бетте диярлек. Коншакта да зал тулы иде. Анда мәдәният йорты да зур түгел – 150 урын тирәсе.

Бу премьерага кадәр безнең репертуарда бер генә спектакль – «Башмагым» гына бар иде. Аны безгә 2018 елда Кариев театры режиссеры Ринат Әюпов куеп китте. «Башмагым»ны Чиләбедә ике мәртәбә күрсәттек. Икесендә дә заллар тулды.

Руслан: Без әле яшь театр – 2018 елда Чиләбе өлкәсе парламенты депутаты, Чиләбе өлкә татар конгрессы рәисе Лена Рафиковна Колесникова инициативасы белән оештык. Тарихка күз салсак, Чиләбедә беренче халык театры 1930нчы елларда оеша. Бөек Ватан сугышы елларында ул тарала. 1960нчы елларда театр яңадан торгызыла, ә 1980нче елларда, режиссеры вафат булганнан соң, тагын тарала. Утыз елдан артык вакыт узгач, Чиләбедә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең 20 еллыгы уңаеннан Лена Рафиковна татар театрын тагын бер тапкыр оештырып карый. Моның өчен ул Казаннан Ринат Әюповны чакыра, кастинг уздыра.

Актерлар сайлау мөмкинлеге зур булмаса да, театр оешты, ике айлык репетициядән соң беренче спектаклебез сәхнәгә чыкты. Халык аны яратып каршы алды. Без аны авылларда да куйдык. 2020 елда пандемия башлану сәбәпле, гастрольләрне туктатып тордык. Шуннан соң актерларның күбесе алышынды. 2018 елда оешкан ун кешеле төркемнән дүртәү калдык. Яңа актерларны режиссерсыз гына үзебезгә өйрәтергә туры килде. Атлаган саен Казаннан режиссер чакырып булмый. Ниһаять, без режиссерлык һөнәри белеме һәм театрда эшләү тәҗрибәсе булган, лаеклы ялга чыккан Вәкил Кадыйровка очраклы рәвештә тап булдык. Икенче спектаклебезне без аның ярдәме белән сәхнәләштердек.

«Костюмнарны театрга битараф булмаган кешеләрдән берәмтекләп җыйдык»

Рифат: Сезнең үз бинагыз бармы?

Эльдар: Юк. «Металл конструкцияләре» заводының шәһәр карамагына күчкән иске мәдәният йорты бинасында репетицияләр уздырып ятабыз. Ремонт ясалган өлешендә бию театры эшли. Без шөгыльләнә торган сәхнә залына әлегә ремонт килеп җитмәгән. Урындыклары булмаса да, иң мөһиме, сәхнәсе, җылысы, уты бар. Безгә аның калганы кирәкми дә.

Эльдар Гыйбадуллин

Фото: © Солтан Исхаков

Рифат: Костюмнарны каян аласыз?

Эльдар: Тагын бер авырткан җиргә бастыгыз. «Башмагым»а костюмнар белән конгресс ярдәм итте, ә яңа спектакльгә үзебез булдыра алганча эзләп таптык. Театрга битараф булмаган кешеләрдән берәмтекләп җыйдык.

Рифат: Театрга кирәк-яракларны акчасыз гына алып булмый. Берәр финанс чыганагы бармы соң?

Эльдар: Даими чыганагыбыз юк. Халык театрларына дәүләт акча түләми. Лена Рафиковна булдыра алганча ярдәм итеп тора. Татарстанга килергә яллаган автобус чыгымының бер өлешен дә ул күтәрде. Хәзер автобус яллау кыйммәт. Гомумән, бөтен әйбергә бәя артты, авырга туры килә.

Гастрольләргә үземнең җиде урынлы «Ларгус» машинасына утырып чыгып китәбез. Сәхнә җиһазларын, костюмнарны прицепка төйибез. Җитмәсә, прицебы үземнеке түгел – дуслардан алып торам. Һәр гастроль саен я бер малайдан, я икенчесеннән арба теләнеп йөрү уңайсыз.

Оксана: Сез аңларга тиеш – безнең театр уйнап-көлеп йөрү, сафит утында алкышларга күмелү урыны гына түгел. Безнең алда бик күп киртәләр тора. Безгә күп каршылыклар белән көрәшергә туры килә.

Рифат: Шундый шартларда ничек кулларыгыз төшми?

Оксана: Без шундый энтузиастлар, театр дип җенләнгән кешеләр инде. Сез әле иң мөһимен белмисез. Актерларыбызның күбесе Чиләбедән түгел. Без репитицияләргә төрле авыллардан, шәһәрләрдән җыелабыз. Ике егетебез Коншакта – шәһәрдән 100 километр читтә яши. Бер кызыбыз Миасстан, тагын бер кызыбыз Троицк шәһәреннән 120-140 километр юл үтеп килә. Без шундый шартларда йөрибез, спектакльләр куябыз, үз көчебез белән Казанга чыгып китәбез.

Фото: © https://vk.com/tatarteatr174

Руслан: Без монда төрле һөнәр ияләре җыелдык: беребез электрик, икенчебез эретеп ябыштыручы; мин спорт мәктәбен җитәклим; Оксана чәчәкләрдән букетлар ясый; тагын бер кызыбыз дизайнер һәм башкалар. Бөтенебезнең дә, театрдан башка, төп эше бар. Төнлә репетициядән кайткач, иртән эшкә чыгып китәргә кирәк. Спектакльләрне ял көннәрендә куярга тырышабыз, чөнки эш көнендә эштән бүленеп булмый.

Оксана: Төрле һөнәр ияләре булуыбыздан тыш, ике актрисабыз башкорт милләтеннән. Алар да саф татарча сөйләшергә өйрәнде.

Рифат: Билет саткан акча чыгымнарыгызны каплыймы соң?

Оксана: Кайдадыр каплый, ә кайдадыр юк. Бер юлы Сөлекле авылына киттек. Юлда элемтә бетте, адаштык. Шактый озын юл узарга туры килде. Без кимендә 100 кеше булыр дип өметләнеп барган идек. Кибетсез, элемтәсез кечкенә авылга килеп кердек. 200 сумнан 30 билет сатылган иде. Өч дистә кешегә спектакль куеп киттек. Әлбәттә, бу безнең юл чыгымын да капламады. Мондый сәфәрләр дә безнең өчен тәҗрибә.

Рифат: Сезнең бу шөгылегезгә гаиләләрегездә ничек карыйлар? Түзәләрме?

Руслан: Минекеләр минем хобби кебек карый.

Оксана: Театр хоббидан өстенрәк тора инде. Хобби – ул үзеңә генә рәхәтлек бирә торган шөгыль. Туеп китсәң, башкасына да күчергә була. Мин үзебезне телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауга, үстерүгә өлеш кертүчеләр, дип саныйм. Без милләт өчен җан атып йөрүчеләр инде.

Гаилә корган кешеләр бер-берләренең күзләренә генә карап торырга тиеш дигән сүз юк. Ике яр да бер якка карап алга барганда гына гаилә нык була.

Рифат: Дәүләттән төрле грантларга дәгъва кылып караганыгыз юкмы?

Оксана: Юк. Без конгресс канаты астында булгач, грантларда катнаша алмыйбыз. Киләчәктә аерым оешма булып теркәлергә исәп бар.

Рифат: Милләт өчен тырышып йөргән кешеләрне Аллаһ ярдәменнән калдырмасын.

Оксана: Изге юлда йөргәннәргә ярдәм итә ул. Мин Аллаһның ярдәмен һәрвакыт тоям. Бүген генә искә төшереп утырдык: режиссер табуыбыз да могҗиза булды. Без аның турында хыяллансак та, игъланнар биреп эзләмәдек. Бер спектакльне караганнан соң, Вәкил абый Кадыйров үзе безгә ярдәм кулы сузды. Без аңа нык куандык. Ул гонорарга да өмет итеп йөрми, чөнки безнең хезмәт хакы түләрлек мөмкинлегебез юк. Аллаһ юлыбызда үзебез кебек милләтпәрвәрне очратты.

Рифат: Оксана, ни өчен исемегез татарныкы түгел?

Оксана: Мин Башкортстанда тудым дип әйткән идем. Бездә Лена, Оля, Оксана исемле саф татар кешеләре – гадәти күренеш.

Рифат: Җанисәптә кем дип язылдыгыз?

Оксана: Әлбәттә, татар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100