Татар китабы йортында «BӘXET JЬLЬ»: «Исән калуымны сез гафу итә алырсыз микән?»
Язучы Шәриф Камалның үлеменә 80 ел һәм Татар театрының туган көнендә – 22 декабрьдә – Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин һәм режиссер Әминә Миндияр Татар китабы йортында «Бәхет елы» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль турында журналист Раил Садретдинов рецензиясен тәкъдим итәбез.
«BӘXET JЬLЬ» программасында спектакльнең Шәриф Камал һәм аның якыннарының тормышында булган бер катлаулы ел турында эзләнү икәнлеге әйтелә. Мин аны «вакыт машинасында сәяхәт» дияр идем. Гадәттә, без музейларны кагылырга ярамаган, бары карарга гына рөхсәт ителгән экспонатлар тезелеп торган һәм экскурсоводның хиссез сөйләме буларак кабул итәбез. Шәриф Камал мемориаль музей-фатирында барган «Бәхет елы» тамашасы бу стереотипларны җимерә. Режиссер йортның Шәриф Камал белән бәйле булган һәр почмагын куллана, уйната алган. Вакыйгаларның кульминациясе йортның иң сакраль җирендә – Шәриф Камал бүлмәсендә бара.
Исценировка авторы – Әминә Миндияр үзе һәм Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин. Текст ТР Милли музее фондыннан язучы Шәриф Камал архивы, Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Гази Кашшаф истәлекләре, ТР Милли архивы материаллары, «Шура» журналы язмалары нигезендә тупланган. Музей белән театрны берләштергән проект Камал, Кариев һәм Тинчурин театрлары белән берлектә гамәлгә ашырылган.
Спектакльне беренчеләрдән булып тамаша кылучылар арасында ТР Милли музее директоры Алиса Вяткина һәм Шәриф Камал дәвамчылары – Байгильдеевлар нәселе вәкилләре Айрат Валерьевич Байгильдиев, Тимур Байгильдиев бар иде.
ххх
Авыр заманнар килгәч, кеше бәхет турында күбрәк уйлана төсле. Фәрит Бикчәнтәевнең «Мөһаҗирләре»ндә дә бу тема алгы планда. Исеменә үк «бәхет» төшенчәсе чыгарылган «Бәхет елы» тамашасы да тарихка караңгы еллар буларак кереп калган 1937 елда Шәриф Камал һәм аның якыннарының бер еллык тормышында бәхетле һәм бәхетсез вакыйгаларны яктырта.
Татар китабы йорты ишеген ачып керүгә үзгә мохиткә чумасың. Әйтерсең лә, Ш.Камал музее ишеге – вакыт машинасы. Фойеда динамиклардан бар көченә марш уйный (Салих Сәйдәшевнең үзе дирижерлык иткән «Комсомол маршы»), кулына стаканлы чәй белән поднос тотып чәй ташучы малай килеп баса, идән юучы, сукрана-сукрана, гардеробка үтүне сорый, ә анда... Кыйммәтле ботинка-сапогиларны салдырып, өр-яңа ялык-йолык килеп торган кызыл эчле галош кидерәләр. Кара, бахила урынына шәп икән бу! Йөри-йөри ертылмый да, аякка да җылы, уңайлы. Галош сөйрәп үскән без авыл балаларына бигрәк якын инде бу! Икенче яктан, галош белән бәйле рәвештә матбугатта соңгы арада шаулаган шоу-бизнес җәнҗаллары бу аяк киеменең мәдәният-сәнгать өлкәсендә метафорага әверелгәнен дә искәртә кебек...
Менә берзаман быргылар уйнатып, марштагы сыман горур атлап, залга пролетариат вәкилләре кереп керә. Без күргәзмә ачылышына килеп эләгәбез. Артистлар бер-берсен уздыра-уздыра ялкынлы чыгышлар ясый. Аһ, нинди гаделсезлек! Дөньядагы күпме эшче капитализм басымы астында яши, аларның хокуклары кысылган, хәерче хезмәт хакы түләнә икән, ләбаса! Ә менә революция чын казаныш була, яңа мөмкинлекләр ача.
Күргәзмә ачылышы күренеше 3 тапкыр кабатлана. Бу – үзе үк ситуациянең абсурдлыгына ишарә итә. Бер үк чыгышлар, бер үк сүзләр, әмма ахырга таба ялкын кимегәннән-кими, сүзләр үз көчен югалта. Шушы ук залда зур стендта «Правда» газетасының шул елларда чыккан фотокүчермәләре. Текстларын һәм баш исемнәрен укып карасаң, чыннан да без нинди бәхетле заманда яшәгәнбез икән бит! Җәмгыятьне шушы бәхеткә аяк чалучы элементлардан гына коткарасы бар.
Шундый «элементлар»ның кайберләре белән киләсе бүлмәдә очрашабыз. Язучылар союзы правлениесенең тарихка кереп калган 1937 елгы җыелышы. Кәрим Тинчуринны, Фәтхи Бурнашны, Шамил Усмановны милләтчелектә, буржуаз карашларда, семьячылыкта гаеплиләр. Әсәрләренең идеологик брак булуы, халтурага корылуын, «бармактан сыгып» язылуын фаш итү күренеше. Тамашачы беренче тапкыр Шәриф Камал белән шушы җыелышта очраша, чөнки анда аның эше дә карала. Җәмәгать эшлеклесе Төхфәт Имаметдинов (актер Ленар Хамматов) Шәриф Камалны «Вакыт» газеты нәшире, милләтче-буржуаз шагыйрь, эксплуататор Закир Рәмиев кул астында эшләгән кеше икәнен әйтә. «Җөмләләрендә милләтчелек алымнары менә-менә дип тора», – дигән гаеп ташлый. Ахырда: «Сез кем белән соң, Шәриф әфәнде. Сез либералмы, әллә карт большевикмы?» – дигән ачык сорау куя. Бу вакытта тамашачы да тирән уйлануда. Шәриф Камал кайчандыр бергә дус булып аралашып йөргән Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гомәр Толымбайский, К.Гали – инде күптән «халык дошманнары». Ул шушы вакыйгалардан ничек исән калган?
Менә трибунага тәнкыйть камчыларыннан шактый кыйналган, басынкы, кәефсез Шәриф Камал (актер Булат Зиннәтуллин) чыга. «Минем хаталарым күп, иптәшләр, иң элек мин әтине сайлый белмәдем», – дип, үзен «Мулла малае» дип тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирүдән башлый ул сүзен.
Бу урында шунысын әйтеп китәргә кирәк, Тинчурин театрыннан Булат Зиннәтуллин, инде өченче ел Шәриф Камал буларак, музей чараларында катнашып килә. Мыеклар ябыштырып куйгач, аның төс-кыяфәте чыннан да фотолардагы Шәриф Камалга бик тә тартым. Булат холкы буенча да кайсыдыр ягы белән истәлекләрдә аз сүзле, интроверт буларак тасвирланган Шәриф Камалга охшый төшә. Әмма аның талантына соклансам да, Шәриф Камал булып трибунадан иҗекләп диярлек текст укуын берничек кабул итә алмыйм. Төрле канцеляризмнар белән тулы текст кабул итәргә үзе дә бөтенләй уңайсыз, шуңа тагын әле аңлаешсыз сөйләм дә килеп кушыла.
«Бәхет елы» – пандемиягә кадәр шаулап алган, модага кереп киткән иммерсив спектакль буларак уйланылган, гәрчә оештыручылар бу турыда бер сүз дә әйтмәсә дә. Һәм мин аның киләчәген чыннан да иммерсив спектакль итеп күрәсем килә. Моның өчен инде шактый эшләнгән. Программада язылганча: «Спектакльдә музей статикасы белән театр динамикасы очраша, күптән онытылган исемнәр калкып чыга, кулъязмалар җанлана». Һәр локациядә сәхнә бизәлешендәге вак детальләр игътибарны җәлеп итә, 1937 ел мохитенә алып кереп китә. Сүз уңаеннан, сәхнә бизәлеше Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесының театраль декорацияләр бүлеге студентлары, танылган театраль рәссам Сергей Скоморохов укучылары Сәлимә Аскарова, Аделина Макраева, Анна Романова һәм Варвара Рыбакова тарафыннан эшләнгән.
Күрәсең, музей эшчәнлегенә караган экскурсион концепция спектакльнең иммерсивлыкка омтылышын бастыра, һәм тамаша үзе дә динамика ягыннан аксый башлый. Әйтик, күп кенә күренешләрдә актерлар тамашачылар кереп утырганнан соң уйный башлады. Ә иммерсивлык тамашачының вакыйгага бәреп керүе белән характерлы. Бу проблема тагын актерларның бер локациядән икенчесенә күчеп өлгерүе белән дә катлауландырыла.
Спектакльдә барлыгы 9 актер катнаша. Болар – Тинчурин театрыннан Булат Зиннәтуллин (Шәриф Камал), Камал театрыннан Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина (Хәят – Шәриф Камалның хатыны), Адилә Зиннәтуллина (Зәйнәп – Шәриф Камалның кызы), Кариев театрыннан Илсаф Нәҗипов (Йосыф – Шәриф Камалның улы), һәвәскәрләр, төрле профессия кешеләре – Ленар Хамматов, Ренат Миргаязов, Ралиф Гыйздәтуллин, Артур Фәритов, Ильяс Шаһиев. Сүз уңаеннан, Ренат Миргаязов, Ленар Хамматов һәм Адилә Зиннәтуллинаның режиссер Әминә Миндияр куйган спектакльләрдә беренче генә катнашулары түгел. Тамашада катнашкан, махсус актерлык белеме булмаган һәвәскәр актерларның профессиональ артистлар белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясавы зур соклану уята. Афәрин, режиссер Әминә Миндияр!
Моннан тыш спектакльдә композитор Айдар Ниязов җитәкчелегендәге музыкантлар төркеме дә бар: Александр Котенко, Салават Санатуллов, Рөстәм Мозаффаров, Альберт Миндубаев, Алинә Ибраһимова.
Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, Язучылар союзы җыелышыннан соң, без яңа 1937 елны каршылау кичәсенә килеп эләгәбез. Консерватория белемле Адилә Зиннәтуллина моңлы тавышы белән, халыкчан итеп, Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәшевнең «Җәй айлары» һәм халкыбызның «Ай-ли гөлкәем» җырларын башкарды. Дөресен әйткәндә, бу сәхнәнең максатын авыр җыелыштан соң тамашачыларны бераз ял иттерүдә дип күрәм. Спектакль Яңа ел алдыннан күрсәтелгәнгә, шушы тематика сайлангандыр, дип уйлыйм. Киләчәктә аны 1 Май алдыннан күрсәтсәләр, шушы бәйрәмгә туры китереп эшләргә мөмкин.
Алга таба вакыйга Татар китабы йортының икенче катка илтүче зур баскычында бара. Ишектән туңган Йосыф белән Зәйнәп килеп керә. Йосыф апасына очучы булырга теләвен әйтә. Апасы укырга киткәч тә көн саен хат язарга таләп итә. Туганнар арасында бер-берсе өчен янып торган, кайгыртучан шактый җылы мөнәсәбәт икәне тоемлана. Озак та үтми, ике арада хатлар йөри башлый. Җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителгән Йосыф – Зәйнәп хатлары ишек төбендә торып укылды, ә тамашачылар баскычка утырып тыңлады. Кем белә, заманында Зәйнәп, бәлки, энесенең хатларын нәкъ менә шул җирдә укыгандыр. Бу хатларда көнкүреш мәшәкатьләренә зур урын бирелә. Әйтик, Зәйнәп Йосыфка Мәскәүдән селедка алырга куша, чәй белән тәэмин ителгәннәре турында яза. Хатлар аша Йосыф тормышындагы кайбер вакыйгалар турында да шактый күп белергә мөмкин.
Әйтик, ул апасына язган хатында баш авыртуын әйтә, «укуы нормально», «зачетлар бирелгән». Шул чорга хас булганча, хатларда бик күп рус сүзләре бар. Бу – спектакльгә бигрәк тә кызык яңгыраш бирә, гәрчә үзебез дә бу хатадан хали булмасак та. Ә менә Зәйнәп кайбер хатларын гомумән дә русча язган.
Спектакльнең кульминациясе музейның Шәриф Камал яшәгән бүлмәсендә бара. Островский урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан йортта язучы 1928 елдан башлап үзенең соңгы көннәренә чаклы – 1942 елга кадәр яши. Бүлмәнең кухня ягы чаршау белән капланган. Тамашачы тын да алырга куркып, чаршау артында төнлә Шәриф белән Хәятнең чыш-пыш килгәнен тыңлый. Бу күренештә режиссер Әминә Миндияр кеше психологиясе белән оста манипуляцияли. Ишек артында тыңлап тору, гайбәт җыю күп кешегә кызык тоела, ымсындыра. Монда да без шушы ятьмәгә эләгәбез. Ниләр сөйләшә соң 1937 елның төнендә ир белән хатын? Шәриф Камал Мәскәүдә Заһидә Тинчуринаны күрүен, әмма аңа якын килмәгәнен әйтә. Юкса, әле берничә ел элек кенә Кәрим белән кул бирешеп күрешеп йөргән кешеләр. «Тарихта кул бирешеп күрешергә курыккан көннәр дә булыр икән», – дип сызлана язучы. Хатыны Хәят исә: «Заһидә кебек яшисем килми», – ди. Ул һәрдаим күзәтүдән, кичен тәрәзә артларында кеше йөрүдән курыкканын әйтә, Шәрифне Габдулла абыйлары янына китәргә өнди...
Шәриф Камал гаиләсе белән яшәгән тарихи йорт – коммуналка. Икенче катта сәхнә бизәлеше өчен җаваплы кешеләргә шушы еллар рухына максималь (дәүләт карамагындагы тарихи бина, музей кагыйдәләре рөхсәт иткән кадәр) якын килә алганнар. Коридорда җеп сузылган, киемнәр кибә. Аяк киемнәре, чаңгы, тимераяк шикелле нәрсәләр тора... Фатирларның берсендә Шәриф Камал белән хатыны Хәят серләшә, икенче бүлмәдә – музыка уйный, өченчесендә – туган көн мәҗлесе бара. Тамашачы менә шул тавышлар өермәсендә кала.
Хәятне туган көн мәҗлесенә чакыру сәбәпле, ире Камал белән диалог тәмамланмый кала. Тамашачы кабат Шәриф Камал белән очраша. Менә ул сак кына чаршауны ачып чыга. Әйтерсең лә, безнең янга 85 ел үткәннән соң чаршау артындагы караватыннан, терелеп, Шәриф Камал чыкты. Менә ул вәкарь белән барлык тамашачыларны күздән кичерә. Ашыкмый гына үз монологын башлый. Бу – олпат язучының бүгенге заман кешеләре белән әңгәмә коруы. Тамашачыда, менә хәзер Шәриф Камал күңелендәгесен әйтеп бирәчәк, дигән өмет уты кабына, әмма «Шәриф абзагызның күңелендәгесен туры әйтеп бирүе – гомер күрелмәгән хәл инде ул».
1937 елда кем ул Шәриф Камал, нишләгән ул? Бөек Октябрь революциясенең 20 еллыгына ул «Матур туганда» романын бүләк итә. Үзе әйтүенчә, «Акчарлаклар» белән «Хаҗи әфәнде» генә түгел инде бу. Шул ук елны ул зур полотно төзергә тотына. Шул ук елны ул өлкән улы Хөсәен үлгән урында – җылы Ялтада яши һәм остаз тиешле Галимҗан ага хозурында була. Донбасска сәяхәт итә. Күрәсез, язучы тормышында бәхетле һәм шатлыклы мизгелләр шактый була 1937 елда.
Ә икенче яктан, ул иң якын һәм кадерле кешеләрен югалта.
«Ярты ел элек мин дуст тиешле Кәрим белән (сез аны беләсез бит?) кул кысышып йөрдем. Кәримебез кайда?
Апрельдә без Кавины төшереп, берлеккә Ләбипне билгеләдек. Аңлыйсызмы? Кави, Ләбип, Газиз, Закир, Гомәрләр кайда хәзер?
1925 елда, 12 ел элек, Оренбурда мине газетка ответсекретарь итеп куйдылар. Главред алынды. Беләсезме нигә? Мәхмүт Галәүнең мәкаләсе басылган өчен. Москвада яшәп яткан Галәү кайда?» – шушы монолог аша Шәриф Камал тамашачы күңелендә үзеннән-үзе: «Ә син ничек исән калдың?» – дигән сорау тудыра.
«Исән калуымны сез гафу итә алырсыз микән? Шулай да, еллар үткәч, борылып караганда, мине исән калганым өчен гафу итәрләрме? «Ул дәшмәде» дип, битемә туфрак атасылар булырмы?»
Инде алдан әйтелгәнчә, спектакльдә сораулар бик күп, ә җаваплар аз. Шәриф Камалның шул караңгы елларда ни рәвешле исән калганына төгәл җавап юк.
Шушы ук монологта язучы һәм драматург Шәриф Камал тагын бер ягы белән ачыла. Менә ул идән ярыгыннан сак кына бер кәгазь кисәге ала һәм шигырь укый. Ш.Камал мемориаль музей-фатиры – Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин әйтүенчә, билгеләре буенча, шигырь Шәриф Камалныкы булырга тиеш, һәм ул моңарчы бер генә җыентыкка да кермәгән. Бу шигырьнең исән калуы үзе үк күп серләр саклый әле:
Таң ата, кояш калка, кояш вә шәфәкъ бата –
«Залим инсан» золым итә, соңра ләхетенә ята...
Ләхеттә тар, караңгы, күңелсез, юеш, салкын.
Ята мескен сырышып балчыкка, бик тә гамькин.
Изелгән артык көчсез, гүя тели тынычлык;
Тыңлый да бәгъре яна... Аһ! Бу ни тынычсызлык:
Үкенәдер, шелтәли, каберенә җил сызгыра...
Еллар, заманлар үтә – туфрагын да туздыра...
Таң ата, кояш калка, кояш вә шәфәкъ бата –
Инсан һаман золым итә, соңра ләхетенә ята –
Җил һаман сызгыра…
Бу шигырьдән соң, тамашачы белән диалог корган Шәриф Камалны әле бик озак сөйләтәсе дә сөйләтәсе килде, әмма ул «Тарих белгән «йомык, интроверт, бераз оялчан, дәшми торган Шәрифлеккә» кайтып китте. Ә күрше бүлмәдәге туган көн мәҗлесен көтелмәгән кунаклар – НКВД солдатлары килеп бозды...
Без кабат күңелле вакыйгалар, яшь Зәйнәп белән Йосыф артыннан маҗаралар эзләп менгән баскычтан төшеп, Яңа ел каршылаган бүлмәдә булабыз. Әмма монда шатлыкның әсәре дә калмаган. Караңгы, шыксыз бер җир. Нервыга тиеп, динамиклардан аңлаешсыз итеп нидер сөйлиләр, ә тактадагы кара исемлектә – әле генә мактау тактасында эленеп торган Галимҗан Ибраһимов, Кави Нәҗми һ.б... Соңрак бу тавышның Юлбашчы Сталинныкы икәне тоемлана. Моннан тизрәк чыгып качасы яки тавышны сүндереп куясы килә.
Спектакльдәге барлык актерлар белән без чишелештә очрашабыз. Музейның медиа залында кабат илебезнең төрле почмакларыннан эшчеләр, язучылар, үз балалары Шәриф Камалга атап язылган хатлар укыла. Бу хатлар җәмәгатьчелек игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә. Экранда кинохроника, видеофрагментлар рәвешендә 1937 елның аяныч һәм шатлыклы вакыйгалары яктыртыла.
Бу фактлар күңелдә төрле тойгылар уята. 1937 елда: Мәскәү – Идел каналы төзелеп бетә, ә шул ук вакытта бу елны башланган Бөек террор вакытында сәяси мотивлар буенча 1 372 382 кеше кулга алына, 681 692 кеше атып үтерелә... Шәриф Камалның «Матур туганда» романы басылып чыга – дусты Гомәр Гали кулга алына, хөкем ителә һәм лагерьга җибәрелә. Әдәбиятта вакыйга буларак кабул ителгән әсәреңнең шатлыгын бергә уртаклашырлык дустың да булмагач, бәхет шушымы?!
Спектакльдән алган тәэсирләр өермәсендә бөтерелеп, кышкы күлдәвекләрне ера-ера барганда, күзем кинәт аягыма төште. Ә анда – спектакль башланганда кигән галошлар иде...
Белешмә: Режиссер Әминә Миндияр исеме театр сөючеләргә «Дәрт» һәвәскәрләр театр труппасы куйган спектакльләр аша таныш. Бу тарих 2018 елдан Камал театрының кече сәхнәсендә куелган Илгиз Зәйниевнең «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт» әсәреннән башланып китә. Аннан соң бер төркем яшьләр Казан паркларының берсендә «Тигезсезләр» спектаклен уйныйлар. 2019 елда труппа Актерлар йортында Рәдиф Кашапов компиляциясе буенча эшләнгән, ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар театры тарихы сәхифәләрен, 1921 елгы ачлык темаларын үз эченә алган документаль җирлектәге «Чаткылар» спектаклен тәкъдим итте. Пандемия сәбәпле, 2020 елда премьералары булмады. 2021 елда, шулай ук 22 декабрьдә, Әминә Миндияр Татар китабы йортында Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне» пьесасы буенча куелган «Дуслар» спектаклен күрсәткән иде. Дуслык, үз-үзеңне эзләү, карьера мәсьәләләрен үз эченә алган бу тамаша җылы кабул ителгән иде. Һәм менә быел, кабат, традиция буенча Татар китабы йортында, Әминә Миндияр «Бәхет елы» спектаклен тәкъдим итте.
Дөресен әйткәндә, Әминә труппасын мин үзем әдәбият тарихына Шәриф Камал каләме аша кереп калган акчарлаклар белән чагыштырыр идем. Югарыга, биеклеккә омтылган оясыз кошлар... Юкса, бер спектакльгә күпме көч салына, энергия тотыла. Хәер, «Бәхет елы»ның якты киләчәгенә бераз өмет бар шикелле. Музейның сәнгать шурасы кабул итсә, аны репертуарда күрергә мөмкин булачак.