Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар киносының булыштыргалаштыргалап алуына 100 ел

Татарстан кинематографиясе 100 еллыгын билгеләп үтте, һәм яңа 100 еллыкка старт бирде. Хәбәрчебез юбилей чараларының кайберләрен күзәтте һәм кыскача анализ тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татар киносының булыштыргалаштыргалап алуына 100 ел
фото: Солтан Исхаков, "Татаркино" оешмасының матбугат үзәге

Юбилей датасы татар телендә фильмнар чыгару, кинохроникалар төшерү, фильмнарны прокатка чыгару функцияләре булган «Таткино» татар кинематография берләшмәсе оешкан 1924 елның 13 февраленнән башлап исәпләнә. Татарстан киносы елъязмасы шул көннән башлана. «Республикада кинематографиянең төрле чорлары булгандыр, әмма соңгы 4-5 елда үсештә дип ышанасы килә», – диелде юбилей тантаналарына багышланган матбугат конференциясендә. Юбилей тантанасына СНГ илләренең кинематография оешмасы җитәкчеләре дә килүе аларның татар киносына хөрмәте турында сөйли.

Матбугат конференциясе дигәннән, аның 2 спикеры – Татарстан кинематографиясе тарихын өйрәнгән галимә Елена Алексеева һәм кайчандыр кино прокаты системасында эшләгән, хәзер «Мунча ташы» төркемен гамәлгә куючы юмор осталарының берсе буларак танылган Гамил Әсхәдулла сүзләрен китерәсем килә. Хәер, Илдар Ягъфәров сүзләрен дә өсти алам.

Елена Алексеева: «1927 елда «Булат батыр» беренче татар фильмы төшерелә башлау турында беләсез. Фильмга тематика буенча бәйге игълан ителгән, һәм анда Әгерҗедән партия хезмәткәре Абдрахман Шакиров җиңгән. Мин аның репрессияләнгәнен белдем. Башка мәгълүматларым юк. Чөнки башта КГБ архивлары ябык иде, аннары ачылды, ләкин мин өлгерми калдым. Хөрмәтле кешеләрнең туганнары бу репрессияләргә катнашы булганлыгы ачыклангач, алар тыелды. Хәзер туганнары гына куллана ала. Миләүшә Айтуганова кирәк дип тапса, без, бу архивларга керергә рөхсәт сорап, «Татаркино», Мәдәният министрлыгы исеменнән хат яза алабыз».

Гамил Әсхәдулла: «Мин 1989 елдан 2002 елга кадәр эшләдем прокат системасында. Иң яшь кино челтәре директоры идем. Минем алда партия эшенәме яки кино челтәренәме дигән сайлау бар иде, мин киноны сайладым, чөнки әти мине бәләкәй чакта гел кинога йөртә иде. Кинога бәләкәйдән гашыйк – шуңа киносетька урнаштым. Мин эшләгәндә шундый вакыт килде – эротик фильмнар күрсәтәләр. Бер яктан киноны алып киләләр, икенче яктан властьлар сүгә. Шулай итеп күчеш чорына туры килдем.

Прокат системасы ул камилләшкән система иде, аны берничек тә җимерә алмадылар. Киносеть директорлары һәр чәршәмбе көнне прокатка килеп, бөтен киноны карап чыга идек. Халыкка барамы ул, юкмы икәнен уйлый идек. «Легенда о Нараяме» кебекләрне дә үткәрделәр. Без аңладык – халык күрәсе әйберен күрергә тиеш. Ул вакытта шундый чит ил кинолары күп килә иде. Аннары үзебездә «Интердевочка»лар да чыкты. Гел әйтә торган сүзем бар: башта халык шәрә артистлар эзли башлады, хәзер кешеләр киресенчә, киенгән артистлар эзли. Ул чор үтеп китте, хәзер кешеләр күңелгә ятышлы яхшы кино эзли. Кешеләрне эротик кинога кертеп утыртсаң, ул аны карамаячак. Безнең халык һинд киноларын, елата торган сюжетлы драмалар ярата. Ул вакытта кешеләр елап утыра торган «Жестокий романс»лар килеп чыкты. Шундый фильмнарга басым ясап, әкрен-әкрен генә эротиканы җиңеп чыктык. Кешеләр аны кача-кача каяндыр карадылар, төп прокатта без аңа бик юл куймадык.

1991 елны бөтен СССРның прокат системасы вәкилләрен Съездлар сараена җыйдылар. Безнең республикада 18 кешелек делегация иде, мин дә шунда идем. Бик матур планнар кордылар... СССР бетәсен белмәде бит инде алар. 29 январь көнне өстәлгә әзрәк кенә эчәргә куйганнар иде. Егетләр миннән, иң яше буларак, буфеттан эчәргә алып килүемне сорадылар. Буфетка килдем. 2 «коньячный напиток» тора. «Бирегез әле», – дим. Бирде, балаларга сагыз да алдым. 50 сумлык акчамны алдына куйдым. Шул вакыт телевизордан «50 сумлык акчалар әйләнештән чыга» дип игълан итәләр. Мин тиз генә шешәне эләктереп калдым, акча анда калды. Җыелыш бетте, бөтен кеше «ничек кайтырбыз» дип аптырашта иде. Шундый хәлгә очрадык. Шуннан дөнья үзгәрә башлады. Прокат системасын тотып-тотып карадык та, булмады инде ул, җимерелеп бетте. Мин эшләгән кинотеатрны коммерция структуралары алды. 2002 елда мин, соңгы кеше булып, шушы системадан киттем. Әмма кино тормышы минем өчен бетмәде, кинода төшә башладым – 6 фильмда төштем, үзем 2 кино төшердем: берсе – «Майсыз калҗа» – интернетта миллион ярым карау җыйды, икенчесе – «Котырган меңлек» дигәне – артистлар турында.

Хәзер шушы прокат системасы җитми. Аның бөтен җире камил иде. Хәзер кино төшерәләр, халыкка барып җитми, оештыра белмәгәннәнме...»

Илдар Ягъфәров: «Алга таба фильмнар төшерү системасын төземәсәк, процесс катлауланачак. Кешеләрдә булган энтузиазм әкренләп эреп бетеп бара. Яшьләр килсә дә, аларны лимон кебек сыгып бетерәләр дә, кеше, гаиләсе, балалары барлыкка килгәч, башка тармакка китеп бара. Кино фондымы, киностудияме – нәрсә дә булса кирәк. Без стратегик линиябезне якынча аңларга тиешбез – без ислам идеологиясенәме, дөньяви идеологиягә нигезләнәбезме, ихлас кино төшерәбезме, заманга яраклаштырыпмы. Без боларны уртага салып сөйләшергә тиешбез. Кинематография – бик ихлас әйбер. Кысаларга кертсәк, ул фольклорга әверелә. Кеше, фальшь күрсә, залдан чыгып китәчәк. Кино залы мәчет кебек изге урыннарга тиң. Яхшы кино булса, әлбәттә. Без шундый яхшы кинога омтылырга тиешбез. Кино ул фейерверк кебек. Ул – бөтен Татарстанны яктырта торган фонтан. Шул салют булмаса, мәдәниятнең системалы үсеше була алмый. Без бер урында таптанып торачакбыз. Кино ул – зур, көчле, бай илләр эше, Татарстан моны булдыра ала дип уйлыйм».

ххх

Бәйрәм чаралары субсидиягә төшереләчәк фильмнар питчингы белән башланып китте. Икенче көнне Казан дәүләт мәдәният институтында «түгәрәк өстәл» узды. Болары – аерым игътибарга лаек чаралар, әлбәттә. Әлегә юбилей кичәсе турында берничә сүз.

Тантаналы кичә көн уртасында Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтте. Залда ветераннар һәм байтак драма артистлары иде. Ягъни, кайчандыр татарча кинода төшкән артистлар.

Кичәнең сценарие бөтен Татарстан киносы тарихын колачлап төзелгән. Аны карап, Татарстанда кинематографиясе үсеше турында азмы-күпме мәгълүмат алырга мөмкин. Сценарийны Резеда Гобәева төзегән, режиссер – Радик Бариев. Зөлфия Вәлиева белән Динар Хөснетдинов алып барды.

Котлаулар күп иде. «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтугановага зал белән сәхнә арасында йөгереп кенә йөрергә туры килде. Чәчәк бәйләме һәм грамота/дипломнарны кабул итеп ала да төшә. Тагын менә дә тагын төшә. Тагын менә дә тагын төшә. Түргә кәнәфи куеп утыртасы гына калды. Котлауларының барысы да сәхнәдән яңгырамаса да яраган булыр иде кебек. Рәсми котлаулар һәм рәсми бүләкләрдән тыш булганнарын аш мәҗлесенә дә калдырып булгандыр, бәлки.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сәхнәгә чыгып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Татаркино» командасына һәм Татарстанда иҗат иткән һәм кинопрокат территорияләрен киңәйтә алган кинематографистларга рәхмәт җиткерде. Ни кызганыч, башка җитәкчеләр бик булмады.

Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Чын күңелдән барыгызны да илебезнең иң өлкән кино оешмаларының берсе булган «Татаркино»ның 100 еллыгында сәламлим. Бу оешма үз эшчәнлегендә кинопроизводстводан башлап кинопрокатка кадәр барлык юнәлешләрне үз эченә алган. Тормыш үзгәрә, кешеләр дә үзгәрә, әмма бик күп тарихи вакыйгаларны, тарихиларны гына да түгел, без яшь һәм популяр сәнгать төре – кино сәнгате аша кабул итәбез. 100 ел ул күп түгел. Алда – тулы гомер. Безнең әйтер сүзебез бар, һәм без һәрвакыт тамашачы белән диалогка керергә әзер».

«Союзмультфильм» киностудиясенең директорлар советы рәисе һәм Горький исемендәге киностудиянең генераль директоры Юлиана Слащева: «Бүген гаҗәеп гүзәл татар җирендә булуыма бик шатмын. Мин 2 өлкән киностудия җитәкчесе буларак мөрәҗәгать итәм. «Союзмультфильм»га 88 ел. Горький исемендәге балалар һәм үсмерләр киностудиясенә 110 ел булып килә. «Татаркино» шушы 2 киностудия арасында. Иң мөһиме – «Татаркино» эшчәнлеген дәвам итә. Дәүләт киностудияләренә авыр икәнлеген беләм. Базар икътисадын узып, яңа икътисади рельсларга басуы җиңел түгел. Шундый вакытта кинематографияне үстерергә алынган энтузиастлар бар. 100 ел күп түгел. «Татаркино»ның исән булуы һәм эшчәнлеген дәвам итүе мөһим».

Татарстан кинематографиясен котларга ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова сәхнәгә чыкты. Шулай ук Россия Үзәк кинематографистлар йорты директоры Екатерина Головня, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров һәм башкалар котлады.

Концерт номерларына килгәндә, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасихов, Марат Галимов һәм Марсель Вәгыйзовларның «Мәңгелек могҗиза» композициясе, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, Рөстәм Насыйбуллин, Асылъяр, «Казан егетләре».

«...Бер гасыр гомер үткән. Ул гасыр үзенә җиңүләрне дә, сынауларны да, үсешләрне дә – барысын да сыйдырган. Ни генә эшләнсә дә, төп нәтиҗә ул, әлбәттә, безнең фильмнарыбыз!» – ди алып баручы. Без «Булат батыр»дан соң Александр Дубровскийның «Татарстан» фильмын, Марк Донскойның «Мои университеты»ны искә төшерәбез, Казан киностудиясе эшләреннән «Нефтяники Татарии», «Это – «КамАЗ», «Здравствуй, Леша», «Казанские этюды», «Лилия на фоне джаза», «Решение Алмуша», «Абдулла Алиш. Песня о жизни», «Мой друг Сергей» документаль фильмнары санап үтелә. Киностудиянең «Эрьзя» кинофильмы Италиядә халыкара кинофорумда күрсәтелгән булган, ди. Бөек Ватан сугышының авыр елларын искә алып, Татарстан кинематографистлар берлеге төзелүен искәртеп, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дә килеп җитәбез. «20 ел эчендә эчендә Фестиваль йогынтысында шактый үзенчәлекле, яңа форматтагы фильмнар туды. Татар киносы яңа сулыш алды», – ди алып баручылар.

Соңгы 10 елда Татарстан кинематографистлары 32 тулы метражлы нәфис фильм, 200дән артык кыска метражлы нәфис фильм, 100гә якын документаль фильм төшергән. Татар киносы тарихы телесериаллардан башка була димени?! «Татар киносында телевидение өчен төшерелгән сериаллар аерым урынны биләп тора. Әлеге эшчәнлекне Әхтәм Зарипов башлап җибәрә, аннары Нурания Җамали дәвам итә», – дип сөйли алып баручылар. Татар киносы тарихына зур форматтагы фильмнар төшерә башлавы белән үзенең исемен язган өчен «ТНВ» каналына рәхмәт әйтеп, «Яланаяклы кыз» кадрларын карап алдык, сәхнәдә әлеге сериалда төп рольне башкарган Асылъяр үзе җырлап торды. Аннары «Ак чәчәкләр» искә алынды. Әлмәт театры «йолдызы» Динар Хөснетдиновны татар киносы «йолдызы» иткән кино. «МиллимультFest» балалар анимациясе фестивален дә искә алып, «димәк, киләчәктә татар киносына хезмәт итәчәк, яңа буын яшь талантлар бүгеннән үк тәрбияләнә» дип нәтиҗә ясап куйды алып баручылар. Азактан соңгы елларда төшерелгән «Мулла, «Сөмбел», «Без – 41нче ел балалары», «Исәнмесез», «Тарлан» «Микулай»дан фрагментлар карадык. Татарстан акчасына төшерелмәсә дә, Татарстан кинорежиссеры Татарстан артистлары белән Татарстанда төшерелгән «Бери да помни» фильмы да бар иде алар арасында.

Шулай итеп, бер гасырны төгәлләп куйдык. «Беренче 100 еллыкны төгәлләдек. Алга таба нишлибез?» – дип сораган идек матбугат конференциясендә.

«Киләчәк бүген нинди нигез салуыбыздан тора. Әлбәттә, ният кирәк, акча кирәк, оптимизм һәм ышаныч кирәк, тынычлык кирәк!» – диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Бәйрәм чараларының бер матур эпизоды булып, Мәрҗани турында уртак фильм төшерү буенча Татарстан һәм Үзбәкстан вәкилләренең меморандумга кул куюы да әлеге ышанычны ныгыта дип, оптимистик рухта тәмамлыйсым килә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 март 2024
    Исемсез
    Булыштыргалаштыргалап алу» - бу сүз нәрсәне аңлата икән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100