Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар исемнәренең язылышындагы төрлелек – татар халкының бәласе

Татар фамилияләренең төрлечә язылуы - еш очрый торган күренеш. Әле бертуганнарның фамилияләре төрлечә язылу очраклары да очраштыргалый. Татар исем-фамилияләре язылышындагы төрлелек галимнәрне дә борчый. «Интертат» хәбәрчесе әлеге теманы өйрәнде.

news_top_970_100
Татар исемнәренең язылышындагы төрлелек – татар халкының бәласе
Владимир Васильев

Татар исем-фамилияләре язылышындагы төрлелек – журналист өчен аеруча якын тема. Һәр мәкаләне язганда диярлек, аларны ничек дөрес язарга, дигән мәсьәлә килеп туа. Кайсы дөрес була: Гимаевамы яисә Гыймаевамы, Абульхановамы яисә Әбелхановамы, Усмановмы яисә Госмановмы, Рахматуллинмы яисә Рәхмәтуллинмы, Юсуповмы яисә Йосыповмы? Саный китсәң, бик күп инде. ЗАГС киңәшмәләренең берсендә, Җәүдәт исеменең русча унике төрле язылышы бар, дип әйткәннәре истә. Зявдят та ул, Джаудат та, Джавдет та – ничек кенә язылмый!

Воркутада туган, Ульяновскида яшәгән җырчы Алсуның фамилиясен татар матбугаты «татарчалаштырап» «Әбелханова» дип яза. Википедиядә – Әбүлханова. Күптән түгел ул моңа дәгъва белдерде – фамилиясен «Абульханова» дип язуны сорады. Буа җырчысы Ринатны да «Рәхмәтуллин» дип яза татарлар – ә ул «Рахматуллин» булуын әйтте. «Минем бабам Рахмат», ди җырчы. Кайсы дөрес икәнен кем әйтә ала? Кешенең фамилиясен «татарчалаштыру» ни дәрәҗәдә дөрес? Әгәр дә без татарчалаштырабыз икән, «Батров» дигән фамилияне нигә «Батыров» дип язмыйбыз? Һәм гомумән – кешенең исемен бозарга ярамаган кебек, фамилиясен «татарчалаштыру» ул бозуга кермиме?

Төбәк тарихын өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф татарларның исемнәре бозылып язылу проблемасы борынгы заманнардан килүен әйтә.

Авыллар тарихын язганда, архивларда Петр I чорыннан башлап метрика кенәгәләрен өйрәнергә туры килә. Мәсәлән, Мөхәммәт исеме ничек кенә бозылып язылмаган: Мухмет та, Мехмет та, Михмет та, һәм башкалары да бар, – ди Нурулла Гариф. – Аның сәбәбе бик гади. Бездә күпчелек исемнәр гарәп теленнән кергән, ә ул кириллицада язылганда автомат рәвештә бозыла. Кириллица гарәп авазларын тулысынча биреп бетерә алмый. Татар сүзләрен русчага күчереп карагыз. «Ә» хәрефе урынына «а», «е», «э» хәрефләре язабыз бит. Гарәп исемнәре латинга күчергәндә алай ук бозылмый әле, – диде Нурулла Гариф «Интертат» хәбәрчесенә.

Нурулла Гариф

Фото: © Салават Камалетдинов

Исемнәрнең күпләп бозылып язылуын күрәсе килгән кешегә ул теләсә кайсы татар зиратына кереп карарга тәкъдим итә.

Күптән түгел Чистай зиратында йөрдем. Ул – тарихи кабер ташларына бик бай, музей кебек, ләкин соңгы берничә елда куелганнардан исем, фамилия, әтисенең исеме тулысынча дөрес язылган бер генә таш та күрмәдем. Кайбер кешеләр, таш язучылар татарча белми, дип уйлый, ләкин алар исемнәрнең язылышын заказ бирүчедән кул куйдырып ала. Алар 40-50 мең сум торган ташта хата җибәргән очракта үз хисабына төзәтәсе буласын яхшы аңлый. Гадәттә, ташны мәрхүмнең туганнары ясата инде. Кабер ташларындагы хаталар хәзерге буынның татарча укымаганыннан, татар телен начар белүеннән китә.

Бер йөз елдан соң, бозык исемнәр буенча кемнәрдер диссертация язачак әле. Бер-ике гасырдан соң яшәячәк буын: «2000 нче еллар чорында татарлар үз исемнәрен бозып язганнар, надан булганнар», – дигән фикергә киләчәк. Бу проблеманы чишү өчен, халыкның белемен арттырырга, балаларга татар телен укытырга кирәк. Кабер ташлары язучыларга исемнәр сүзлеге бирсәң, комачауламас иде. Язар алдыннан, сүзлекне карап, заказ бирүчегә дөрес вариантын тәкъдим итә ала. ЗАГС хезмәткәрләре ике телне камил белергә тиеш, – ди Нурулла Гариф.

Документта фамилиясенең хаталы язылуы Нурулла әфәнденең кечкенәдән теңкәсенә тигән. Шуңа күрә 2000 нче елларда ул аны алыштырган.

Безнең бабай Гарәфетдин булган. Паспортка фамилияне Гарипов дип язганнар. Мәктәптә укыганда кайбер малайлар: «Синең бабаң гарип булганмы әллә?» – дип шаярта иде. Шуңа күрә бу фамилия теңкәгә тиде инде. Мөмкинлек тууга, балалар мәктәптә укыган елларда, без фамилияне «ов» кушымчасыннан башка гына – Гарифкә алыштырдык. Гариф «укымышлы» дигәнне аңлата. Аны эшләү бик җиңел булды. Башта ЗАГСка барып гариза яздым. Анда миңа яңа туу таныклыгы бирделәр. Шул документ белән паспортны алыштырдым. Яңа паспортка фамилияне үзгәртүем турында белешмә язылган. Шуңа күрә калган документларны алыштырып тору мәҗбүри түгел. Бу эшне яшь чакта эшләп куйсаң әйбәтрәк, чөнки балаларның бөтен документлары яңа фамилия белән китә. Минем хәзер балалар да, оныклар да Гариф булып йөри. Мин рәсми рәвештә фамилия алыштырган тагын ике кешене беләм. Шуларның берсе – тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм, – диде Нурулла Гариф.

Социаль челтәрләрдә «Дневник татарина» дип аталган юмористик сәхифәнең авторы һәм алып баручысы Рәмис Гыйльметдинов татарларда фамилия төрлелеге проблемасын юмор аша күрсәткән.

«Ни өчен биш туган биш фамилияле? Әгәр әтиеңнең фамилиясе Сәлахов булса, калганнарыныкы Саяхов, Салихов дигән фамилияләргә әверелә. Югыйсә бабай Сәлахов булса, калганнар да Сәлахов булырга тиеш бит инде. Сезнең якларда да шулаймы?» – дип мөрәҗәгать итә Рәмис Гыйльметдинов видеода.

Шунда ук ул үзенчә сәбәбен дә аңлата: «Барысына да ялкаулык һәм «паспорт өстәле» гаепле». Аннары автор паспортны тутыручы белән әңгәмәгә пародия китерә.

«Дневник Татарина» сәхифәсенә язылучылар арасыннан егермеләп кеше, үзләрендә дә нәкъ шулай икәнен белдереп, комментарий язган. Сәгыйдә Нуриәхмәтова: «Без – җиде бертуган, җидебез җиде төрле язылганбыз», – дип язып калдырган.

«Интертат» хәбәрчесе Рәмис Гыйльметдиновтан ни өчен бу теманы күтәрергә булганы турында кызыксынды.

Рәмис Гыйльметдинов

Фото: © vk.com/dnevnik.tatarina

Ни өчен бертуган ир-атлар төрле фамилия йөртә икән, дип күптән уйлана идем. Фамилия төрлелеге зиратта аеруча нык күренә. Бездә туганнар бер тирәдәрәк җирләнә. Башта бер нәселнең кабер ташларын карап чыктым. Бертуганнарның фамилияләре төрлечә язылган. Икенче нәселнең урынына барган идем, анда да шундый ук хәл. Өйгә кайтып әни белән фикерләштек тә, шушы видеоны төшерергә булдым, – диде Рәмис Гыйльметдинов.

Татар исемнәрен ничек дөрес язарга?

Татар исемнәренең язылышындагы төрлелекне киметү өчен, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ЗАГС заказы буенча, быел «Русча-татарча кеше исемнәре һәм фамилияләр сүзлеге» төзеп тапшырган. Бу турыда «Интертат» хәбәрчесенә институт директорының урынбасары, лингвист Олег Хисамов әйтте.

Олег Хисамов

Фото: © Салават Камалетдинов

Татар исемнәренең русча язылышында төрлелек китә шул. Аны татар халкының бәласе дип әйтергә була, – ди Олег Хисамов. – Аның сәбәпләре тирәнгә барып тоташа. Беренчедән, гарәп сүзләре кириллицага авыр күчерелә, ә татар исемнәрнең күбесе гарәп теленнән кергән. Икенчедән, бер гасыр эчендә татар язма телен ике мәртәбә алыштырганнар. Өченчедән, документларга исем язучыларның күбесе татар телен белмәгән руслар булган. Алар ничек ишеткән – шулай язган.

Без бу төрлелекне киметергә, унификацияне сакларга тырышабыз. ЗАГС заказы буенча, быел «Русча-татарча кеше исемнәре һәм фамилияләр сүзлеге» эшләп тапшырдык. Бераздан аның электрон варианты Татарстан Фәннәр академиясе сайтының электрон сүзлекләр фондына урнаштырылыр.

Балага исемне ата-ана бирә. Әгәр ул аны үзенчә яздырырга тели икән, аңа беркем дә каршы килә алмый, ләкин ЗАГС хезмәткәрләре дөрес вариантны тәкъдим итсен өчен, нигез буларак, сүзлек кирәк, – дип аңлатты Олег Хисамов.

Галим сүзләренчә, сүзлекнең беренче баганасында исемнең татарча, икенчесендә – русча язылышы, киләсе баганаларда фамилиянең татарча-русча язылышы бирелгән.

Мәкаләләр әзерләгәндә, фамилияләрнең язылышы буенча кайвакыт бәхәсләр туа. Кайбер кешеләр фамилияләрен, хаталы булса да, паспорттагыча язуны таләп итә. Олег Ришатовичтан: «Бу очракта журналистларга нишләргә?» – дип сорадым.

Кеше шәхесен идентификацияләүче документ – ул паспорт, шуңа күрә, бәхәсле очракларда фамилия паспорттагыча язылырга тиеш, дип уйлыйм. Андый дилемма галимнәр алдында еш очрый. Татар энциклопедиясендә исемнәр доументтагыча язылган. Исем-фамилиянең дөрес язылышын кеше үзе алдан уйлап, паспортка кергәнче хәл итсен иде, – диде Олег Хисамов.

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыповны китапларын Юсупов фамилиясе белән чыгаруын тәнкыйтьләгәннәрен ишетеп беләбез. Бу темага үзе белән сөйләшергә булдык.

Рүзәл Йосыпов

Фото: © Рамил Гали

Татарларда фамилияләр төрлелеге – ул күптәнге проблема инде. Китапларымны Юсупов фамилиясе белән чыгарган өчен үземне дә күп тәнкыйтьләделәр. Паспортта шулай язылгач, нишләтим? – ди Рүзәл Йосыпов. – Исемне төрлечә үзгәртеп язарга була әле, ә фамилия әтидән, бабайдан калгач, аның белән сак кыланырга кирәк. Китапларга гомер буе Юсупов дип язып, хәзер аны Йосыповка үзгәртү миңа килешми, укучылар аңышмыйча калырга мөмкин.

Татар исем-фамилияләре русча язылганда төрлелек китә. Аны бернишләтеп булмый. Матбугатта кеше үз фамилиясен документтагыча күрсәтергә тели икән – ул аның хокукы. Моңа журналистлар иҗади карасын, исемнәр бертөрле генә язылырга тиеш, дигән фикер йөртмәсен.

Матбугатта татар теленең бозылуы мине күбрәк борчый. Журналистларның берәрсе калька тәрҗемә белән бөтенләй ят сүз, сүзтезмә уйлап чыгара да, калганнары да шуны кабатлый башлый. Орфографик хаталар турында әйтеп тә тормыйм. Хаталар туган телне начар белгәннән барлыкка килә, – диде Рүзәл Йосыпов.

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина исемне милләтнең милли коды дип атый, исемнең дөрес язылышын һәм әйтелешен һәрдаим пропагандалап торырга кирәк ди.

Гөлшат Галиуллина

Фото: © Солтан Исхаков

Исем – ул сүз. Сүзне саклауның конкрет рецепты юк. Аны барыбызга да дөрес итеп кулланырга гына кирәк, - диде Гөлшат Галиуллина «Интертат» хәбәрчесенә. – Моның өчен исемнәр, беренче чиратта, вакытлы матбугатта дөрес язылырга, радио-телевидениедә дөрес әйтелергә тиеш.

Кайбер кеше матбугатта исем-фамилиясен паспорттагыча куллануны сорый. Андыйларның таләбен үтәмичә булмый, ләкин мөмкин кадәр күбрәк татарча вариантны кулланырга кирәк. Пропаганданың роле бик зур. Сүзлекләр куллану бик мөһим. Сүзлекләребез күп, алар һәрдаим яңарып тора. Балага исем кушканда да сүзлекләрне карасак иде.

Бездә соңгы елларда балага исем кушу йоласы торгызылып, популярлашып китте. Исем кушучы дин әһелләре ата-анага исемнең дөрес язылышын һәм әйтелешен аңлатсыннар иде. Исемнең язылышы гына түгел, әйтелеше дә бик мөһим. Татар халкы берничә графика алыштыруга карамастан, исемнәрнең милли яңгырашы бүгенге көнгә кадәр төгәл сакланган. Аны югалтмаска кирәк, – диде галим.

Гөлшат Галиуллина сүзләренчә, исем – ул милләтнең милли коды. Аны комплекслы рәвештә бергәләшеп саклау мөһим.

– Без моңа игътибар бирмәсәк, исемнәрнең дөрес вариантын һәрдаим пропагандалап тормасак, телебез төрле яклап кителергә мөмкин.

Исемнәрне өйрәнүче галим буларак, мин бер тенденциягә игътибар иттем: соңгы елларда яшьләр, балаларына исем кушканда, татарча да, русча да бер төрлерәк яңгырашлы һәм язылышлы исемнәргә өстенлек бирә башлады, - дип уртаклашты КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры.

***

Татар исемнәре – ул буыннан буынга күчеп килгән милли мирас. Туган телнең кулланышы кимеп барганда исем - кешенең милләтен билгеләүче бердән-бер тамга булып кала. Аны дөрес итеп куллану һәрберебездән тора. Шуңа күрә балаларга татар исемнәре кушыйк, исемнәрне дөрес итеп языйк, әйтик. Татарстанлыларның туу һәм язылышу таныклыкларының ике телдә язылуы зур бәхет. Башка төбәкләрдә яшәүче татарларның документта татар исемен дөрес итеп теркәп кую мөмкинлеге юк. Безгә бу мөмкинлекне кадерләп сакларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100