Татар йорты профнастиллаша – галимнәр һәм энтузиастлар чаң кага
Тәрәзә йөзлекләренең фотобанкы барлыкка китереләчәк. Бу эшкә «Миллиард.Татар» редакциясе ярдәмендә коллекционер Гөлшат Нугайбекова алынган. «Татар-информ»ның конференцияләр залында узган матбугат конференциясендә «Татар йорты» фоторәсемнәр конкурсы игълан ителде.
Конкурсның идея авторы һәм иганәчесе – танылган коллекционер Гөлшат Нугайбәкова.
Гаризалар 2027 елның 1 маена кадәр кабул ителәчәк. Приз фонды – 300 мең сум.
Гөлшат Нугайбәкова: «Без бу хакта күптән уйлап йөрибез. Әмма алга таба сузмаска булдык, чөнки агач йортларны профнастил белән тышлау бара, тәрәзә йөзлекләрен дә металлга алыштыралар. Татарлар ул агач детальләрне озак сакланмый дип алыштырырга ашыгалар. Татар авылларының йөзе югала, алар металл түбәләр ясау заводы рекламасына охшап кала, татар орнаментының семантикасы югала.
Бер мисал китерәм. Кешеләр миңа матур бизәкле ишекләр төшерелгән фотолар җибәрәләр. Әйе, матур орнаментлар, кояш төшерелгән... Бу ишекләр кая илтә? Бәдрәфкә. Бәдрәфкә кояшлы татар орнаменты куйганнармы? Татарлар да, руслар да борын-борыннан кояшы орнаментны кая куйганнар? Бу бит инде бездә тәңречелектән үк килгән элемент. Татар төзелеш сәнгатенең бу элементы белән фронтаннарны, тәрәзә йөзлекләрен, капкаларны бизәгәннәр – матур урыннарга куйганнар. Әйтик, лалә чәчәге – аны алъяпкычка да, түбәтәйгә дә куялар, инде шуңа барып җиттеләр – ислам-татар дөньясы символы белән бәдрәфләр бизи башладылар, күптән түгел генә ачылган бер бинада лаләләр (тюльпан) бәдрәфлләрне бизәп тора. Элек бу юк иде. Мөселман татарларда кояш яки лалә символы белән бизәлгән бәдрәф булганы юк.
Йомшак кына әйткәндә, татарлар үз мирасына салкын карый. Мин татар төзелеш сәнгате мирасы өчен борчылып йөрүчеләрдән, гәрчә бу сүзләр пафослы яңгыраса да. Мин татар текстиле коллекциясе җыям һәм татарлардан «Чүп җыясың», дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Ә реставрацияләгәннән соң аларга сокланып туя алмыйлар. Татарлар өйдә тукылган әйберләрдән качарга тырышканнар, чөнки аны фәкыйрьлек билгесе дип санаганнар һәм мануфактура тукымаларына күчкәннәр. Кул эшенә салкын караш әле дә саклана. Татарларның алга карап эш итүе бер яктан прогресс булса, икенче яктан кул эше булган шедеврларның югалуы кызганыч. Безнең республикада этнографик авыллар булмавы кызганыч. Марий-Элда, Суздальда һәм башка җирләрдә бар алар – мин аларда булдым һәм аның һавасы да гаҗәеп. Бездә төзелеш сәнгате шедеврларын туплаган альбомнар юк. Алтмышынчы елларда профессор Гайнетдинов төзегән бер альбом гына бар – ирем белән авылда йорт салганда милли бизәкләр үрнәге итеп шуны кулландык. Борынгы бизәкле йортларның югаласын белеп ул авылларда йөреп капка-койма бизәкләренең сызымнарын алып калган. Хәзер интернетта андый сызымнар юк...»
ххх
Шул урында Гөлшат ханымның борчылулы чыгышын өзеп, оптимистик ноталар өстисем килә. Чөнки бүгенге көндә ул сызымнар интернетта булмаса да, иртәгә булырга мөмкин – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бу тема буенча эшли һәм быел гына «Татар йортының тышкы күренеше / Экстерьер татарского дома / The Exterior of the Tatar house» дип аталган өч телдә бастырылган китап-альбом чыгарды – бу кыйммәтле бүләк басма. Әлеге басманың гадиерәк форматы да чыгарылачак.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова: «Без 2003 елдан бирле Россия буенча йөрибез һәм бүген күтәрелгән сораулар безне дә бик борчый. Бик вакытлы очраштык – энтузиастларның, галимнәрнең, культурологларның һәм төбәкчеләрнең эшчәнлеген берләштерәбез. Без 2003 еллардан бирле татарлар яшәгән Россия төбәкләрендә дәүләт программасы кысаларында комплекслы экспедицияләрдә йөрибез. Материал бик күп тупланды, китаплар да чыга. Ул китапларда әлбәттә халык мигъмарияте (зодчество) дә бар. Без хәзер халык һөнәрчеләрен дә күрсәтә башладык – авылларда осталар бар әле. Клублардагы һәм мәктәпләрдәге музейларда да бактай мәгълүмат саклана. 2021 елдан башлап без Людмила Шкляева белән халык мигъмариятен өйрәнә башладык. Россиянең төрле төбәкләрендә – Курганда, Омск, Пермь якларында йөреп кайткач табигый матурлыгы сакланган шул йортлар турында сөйлим. Әле авылларда балта осталары да бар, Аллага шөкер!»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева: «Без, актив аралашып яшәмәгәч, инде нәрсәнеңдер эшләнгәнен дә белмибез. Татар агач төзелеш сәнгатен өйрәнү турында дәүләт йөкләмәсен 2014 елда алып, шул вакыттан бирле мин бу эш белән шөгыльләнәм, инде кандидатлык диссертациясе дә якладым. Татар мигъмариятенең милли, региональ һәм локаль үзенчәлекләр өйрәнелә. Фәннәр Академиясенең рәсми сайты аша ИЯЛИ сайтына кереп, нәшрият эшчәнлеге бүлегендә безнең проектның электрон вариантын табарга була».
ххх
Китап-альбом бер юнәлеш булса, тәрәзә йөзлекләре скверы (ачык һавадагы музее) - татар йорты бизәкләре мирасын саклауның тагын бер юнәлеше. Казан үзәгендә андый музей-сквер бар һәм аны оештыру «Том Сойер» фестиваленә барып тоташа.
«Том Сойер Фест – Казан» проекты координаторы Анастасия Гыйззәтова: «Том Сойер» – тарихи тирәлекне саклау фестивале. Аның идеологлары – Самара халкы. Казан бер елдан – 2016 елда аларга кушылды. 10 ел эчендә горурланырлык эшләребез бар. Тәрәзә йөзлекләре скверы буш урында төзелде, ул урын парковкага әверелгән булыр иде. Монда ностальгия дә бар, чөнки андагы тәрәзә йөзлекләре сүтелгән йортлардан калган. Аларны исән калуына өметләнеп, безгә китереп тә ташлыйлар иде. Бетәшкән хәлдәге ул йөзлекләрне безнең волонтерлар яхшы хәлгә китерде. Безгә районнардан да язалар, ләкин без әлегә Казан чикләрен уза алмыйбыз. Әмма киңәшләр белән ярдәм итә алабыз, кирәксә, мастер-класслар белән дә булышабыз».
Ххх
Димәк, эшчәнлекнең төрле юнәлештә алып барылып, аларның бер йодрыкка тупланмаган булуы гына ачыкланды. Ә инде халык мигъмариятен популярлаштыруның бер юнәлеше буларак фотоконкурс оештыруга килгәндә, Гөлшат Нугайбәкова әлеге конкурс нәтиҗәләрен фотобанк итеп формалаштырырга планлаштыра.
Коллекционер Гөлшат Нугайбәкова: «Без ясалма фәһем өчен дә мәгълүмат базасы булдырырга тиешбез. Чөнки яшь буын ясалма фәһем белән актив эшли һәм аның ярдәмендә эшләнгән видеолар азмы-күпме чынга охшый төшсен иде. Мәсәлән, Тукай шигыренә ясалган бер видеода татар йорты урынына бавар йорты элементлары һәм ир-атта төрек фәсләре күрдем. Яшь буын классик татар йортының нинди булганын башына да китерми. Төшенчәләрнең алмаштырылуын күзәтәбез. Хәзер татар түрәләре татар костюмы дип киеп йөргән френч белән дә шул ук хәл – аның татар костюмына бер катнашы да юк. Аны үз вакытында татар интеллигенциясе инглизләрдән күреп кия башлаган. Йортлар-урамнар белән дә шул ук хәл: без аларны киләчәк буынга саклый алмасак та, фотоархивны булдырсак иде. Бу фотоконкурс кына булып калмыйча, уртак тырышлык белән фотобанк булдыру».
Конкурс татар йортларының тышкы күренеше фотобанкын булдыруның бюджетлырак төре булуын да искәртик. Чөнки профессиональ фотограф белән Россия киңлекләреннән татар йортларын төшереп йөрү зур бәягә чыга, халык җәүһәрләрен халыкның үзенең җибәрүен оештыру – теманы популярлаштырырга – аңа игътибарны юнәлтергә мөмкин. Чөнки галимнәр эшчәнлеге генә теманы популярлаштыра алмый – энтузиастлар булышлыгы да сорала, күрәсең.