Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина: «Үземне милләткә хезмәт итүгә багышлаячакмын»

«Татар-информ», «Интертат» сайтлары журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» республика журналистлар бәйгесенең финалына узды. Без, хезмәттәшләре, Зиләдәге өлгерлеккә, тырышлыкка сокланып, һәрвакыт «күз генә тия күрмәсен» дип карыйбыз. Аның белән укучыларыбызны да якыннан таныштырасыбыз килә.

news_top_970_100
«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина: «Үземне милләткә хезмәт итүгә багышлаячакмын»
Рамил Гали

«Пианино алдына утырып, уйный алмаганга елап утырганнарымны әле дә хәтерлим»

Зилә, сөйләшүебезне менә шушы иң шәп сыйфатыңнан башлыйк әле. Бал корты кебек тырыш булуың кечкенәдән үк киләме? Үзеңнең характерың шундыймы синең, әти-әниләреңнең тәрбиясе нәтиҗәсеме бу?

Әйе, дөрес әйттең, бу, чыннан да, тәрбиядән килә. Минем әтием дә, әнием дә – гап-гади кешеләр, икесе дә авылдан килеп, Казанга эшкә урнашканнар. Гомер буе акчаны үз көчләре белән эшләп тапканнар. Үзләре эшләп тапкан акчаның кадерен белеп, миңа да акчаның күктән төшмәгәнен, аны эшләп, тир түгеп алырга кирәклеген аңлатып үстерделәр.

Әтием – тәҗрибәле машина йөртүче, әнием күп еллар мех берләшмәсендә хезмәт куйды. Кечкенәдән үк дисциплинага өйрәнеп үстем. Әти белән әни мине 5 яшьтә музыка мәктәбенә укырга бирде. «Кереп кара әле, ошаса – укырсың, ошамаса, ташлавы авыр түгел», – дигән уйлар белән генә барган идек. Ләкин музыка мәктәбе каршында басып торганда ук, мин, 5 яшьлек бала, инде үземнең пианинода уйнаячагымны күз алдыма китердем.

Мәктәпкә кергәч, башта минем җырлый белү-белмәвемне, ритмны тоюымны тикшереп карадылар. Мин, ике дә уйлап тормыйча, «Әпипә»не җырлап күрсәттем. Мине шунда ук мәктәпкә кабул иттеләр. Шулай итеп, көндез – балалар бакчасына, ә кичләрен музыка мәктәбенә укырга йөрдем. Тәртипкә, дисциплинага шул вакытта ук өйрәндем, дип әйтер идем.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан.

Музыка буенча беренче укытучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнара Беляева белән

Әлбәттә, авыр моментлар да күп булды. Мәсәлән, сольфеджио дәресләрендә кагыйдәләрне язарга кирәк – ә мин, 5 яшьлек бала, язарга өйрәнсәм дә, тиз яза белмим, хәрефләрне зур-зур итеп тезеп, язып утыра идем. Бервакыт, укытучым карап-карап торды да, дәфтәремне алып, үзе язып бирде. Җитмәсә, рус телендә язарга кирәк! Башкалар кебек, җитез дә яза белмим. Кайчак күзгә яшьләр килә иде инде... Барысы да син теләгәнчә генә бармый бит ул. Музыка – зур түземлелек сорый торган өлкә. Уйныйсың-уйныйсың, синең дөрес килеп чыкмый. Ә сабый баланың, үзең беләсең, сабырлыгы чамалы гына була. Минем дә яшьтәшләрем белән урамда уйныйсым килә иде, ә мин аның урынына өйдә пианино артында утырдым. Баштарак моны кабул итәсем килмәде, нинди гаделсезлек бу, дип уйлаган вакытлар да аз булмады. Шөгыльләнәсем килмичә, урамга да чыгып китә идем. Соңрак, укытучым җайлап кына аңлаткач, моңсуланып кына булса да килешә башладым.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Балачагымда өйдә генә бикләнеп яттым дип тә әйтәсе килми. Төрле экскурсияләргә йөрергә, дуслар белән аралашырга да вакыт таба идек. Тик ул мизгелләр елдан-ел азая барды. Чөнки музыка мәктәбендә дә елдан-ел таләпләр арта иде. Беренче елларда мин еш кына пианино алдына утырып, уйный алмаганга елап утырганнарымны әле дә хәтерлим. Бу, бер карасаң, бала өчен стресс инде, икенче яктан карасаң, хәзер пианинода дөньякүләм классик әсәрләр уйный алуым – көненә 6-7 шәр сәгать шөгыльләнүләремнең нәтиҗәсе.

Ә инде бүген шәхес булып өлгерүем, үз юлымны табуым – әти-әни тәрбиясе җимеше.

Эштә проблемалар күтәргән саллы язмалар, җитди чаралардан репортажлар әзерлисең. Югары белем алуыңны дәвам итәсең, музыка белән шөгыльләнәсең. Көнеңнең төнгә тоташкан вакытлары да аз түгелдер. Ничек барысына да вакыт җиткерәсең?

Без журналистларның төгәл эш графигы юк. Ул гел үзгәреп тора. Кирәк икән, син ял көнендә чарага чыгып чабасың, берәр хәл була калса да көнен-төнен уйлап тормыйсың. Өстәвенә, мин музыкага булган мәхәббәтем белән дә кырт кисеп араларымны өзә алмадым. Институтта укыганда күңелемә, җаным-тәнемә музыка җитми башлады. Музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң да әле мин 1 ел факультатив дәресләр алдым бит. Аптырагач, музыка укытучым Гөлнара Беляевага мөрәҗәгать иттем. «Миңа музыка җитми», – дидем. Ул миңа үзем укыган КФУдагы «Татар халык хоры»на барып карарга киңәш итте. «Ирнис абыйга минем исемне атасаң, ул сине ике дә уйламый кабул итәр», – диде.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Берничә курсташ кызым белән, хорга керергә дип, тыңлауларга бардык. Ирнис абый безне җырлатып карады. Соңыннан килгән һәр кызга блокнотка исем-фамилиясен язарга кушты. Миңа исә: «Ә син Зилә, исем-фамилияң янына өндәү билгесе дә куй», – дип өстәде. Ул сүзләрдән минем тагын да күңелем җылынып китте, җырларга дәрт уянды. Шулай итеп, хор репетицияләренә атнага 4 тапкыр йөри башладым. Ул миңа шакката иде инде. Тырышуымның нәтиҗәсе дә булды. Мин йөри башлаган елны ук хорның юбилей концертында Ирнис абый мине солист итеп билгеләде. Шөкер, институт елларында да мин музыкадан аерылмадым.

Мәктәптә укыганда ук, буш вакытымда мәкаләләр язгалап, аларны «Ялкын» журналына җибәрә тордым. Апам Эльвира Шакирова «Интертат»та эшләгәч, анда да язмаларым чыга иде. Беренче курсны тәмамлап, җәй көне үземне кая куярга белми эшсезлектән интеккәндә (көлә), «Ялкын» редакциясенә кунакка барып чыктым. Бер язмамның «язмышын» сорап, Алсу апа Исмәгыйлевага яздым. Ул вакытта Алсу апа «Татар-информ»да шеф-редактор булып эшли иде. Ул мине редакциягә чакырды. Язмам буенча киңәшләрен бирде, үзгәртәсе урыннарын күрсәтте. «Теләгең булса, иртәгә дә кил», – дип чакырып калды. Беренче тапкыр редакция бусагасын атлап керүем 2017 елның 3 июле булды. Мин ул датаны истә калдырдым. Шулай, әкренләп, редакциядә дә эшли башладым. Берара укырга, җырларга, редакциягә килеп, язарга өйрәнергә, матбугат сәркатибе вазифасын башкарырга, фитнес залга йөрергә дә туры килде.

Мондый темпта яшәү арытмыймы? Син характерың белән бик тыныч кеше кебек.

Бу темпка күнегергә туры килде. Яраклашмый хәл юк, чөнки монда эшләгәч, синең тормышың да шул темп белән бара. Журналистика ул оперативлыкны, җитезлекне таләп итә. Дөрес, мин моңа шунда ук күнекмәдем, вакытлар узган саен гына ияләштем.

Баштарак мондый режимда эшләвемне әти-әнием кабул итеп бетермәде. «Син хәзер өйдәге эшләрне дә эшләмисең, безгә булышмыйсың», – ди торганнар иде. Тора-бара, мин барысын да җайладым. Өй җыештыруларны, төрле тәмле әйберләр пешерүне хәзер ялларга калдырам. Әкренләп, әти-әниләрем дә килеште. Мин якыннарыма моның өчен бик рәхмәтле, чөнки беләм, һәр гаиләдә дә мондый темпта эшләүгә ризалашмаслар, «эшеңне алыштыр» диярләр иде.

«Татар-информ»га бер килеп эләккәч, аннан инде аерылып булмый»

Зилә, инде ничә еллар «Татар-информ»га тугры булуыңның да сәбәбе бардыр.

«Татар-информ»га бер килеп эләккәч, аннан инде аерылып булмый. Ул – үзенчәлекле бер мохит. Мин килгәндә, «Татар-информ»да баш мөхәррир Рәмис абый Латыйпов һәм шеф-редактор Алсу апа Исмәгыйлева иде. Алар – үз эшләренең фанатлары. Алар безне дә эшебезне яратырга өйрәтте. Мин хәзер тормышымны хәбәр яки мәкалә язудан башка күз алдына китерә алмыйм.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

«Татар-информ»ны алыштырмый эшләвемнең төп сәбәбе шушы җитәкчеләребезнең безгә карата яхшы мөнәсәбәте булса, икенчедән, коллектив та мине яхшы кабул итте. Теләсә кайсы коллективта эшләп булмый бит ул. Коллектив аркасында эштән китәргә мәҗбүр булган кешеләр күп. Мин килгәндә, редакциядә Мәрьям Насыйрова, Алмаз Шиһабетдинов, Алмаз Биккол кебек яшь журналистлар эшли иде. Алар да миңа беренче адымнарымны ясарга ярдәм итте, кайда нәрсә урнашканлыгын, кайсы очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген өйрәтте. Бергә эшләгән мизгелләрне сагынып искә алам.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Журналистика өлкәсендә остазларың дип кемнәрне саныйсың?

Миннән еш кына: «Син татар журналистикасы факультетын тәмамладыңмы?» – дип сорыйлар. Күпләрдән аермалы буларак, мин татар филологиясе юнәлешен сайладым. Филология ул – күпкә колачлырак өлкә. Монда син журналист та, алып баручы да, диктор да, тәрҗемәче дә, укытучы да була аласың. Мин университеттагы барлык мөгаллимнәремне дә остазларым дип әйтер идем. Аерып кайсын да булса күрсәтәсем килми хәтта. Ә инде журналистика өлкәсенә килгәндә, Рәмис абый Латыйпов, Алсу апа Исмәгыйлева – остазларым.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Журналистның язмалары гел бер калыпта гына языла башлаган, алга китеш сизелмәгән чор булып ала. Син үзең дә моның сәбәбен аңламый башлыйсың. Әнә шундый вакытымда редакциябезгә Лилия апа Заһидуллина килүе минем өчен бик файдалы булды. Ул минем язмаларны энәсеннән-җебенә кадәр анализлап, аңлатып, эзлеклелегенә төшендереп бирде. Шуннан соң минем язмаларымда үсеш сизелде, аны күпләр әйтте. Шуңа күрә ул да – минем остазым, мин аңа чиксез рәхмәтлемен.

«Интертат»та эшли башлавыма журналист апам Эльвира Шакирова да сәбәпче. Аның язмаларын укып, миңа илһам килә иде. Кечкенә чагымда мин аның янына эшкә барып утырып, апамның төрле биремнәргә йөрүен кырыйдан күзәтә идем. Аның белән чараларга да ияреп барганым булды. Шуңа да мин журналистика дөньясында балачактан ук кайнаганым икән, дип әйтә алам. Ә менә кайчан да булса үзем дә шулай апам кебек чабып йөрермен дип башыма китермәдем. Эльвира апаның блокнотына тиз-тиз мәгълүмат теркәп куюын күреп шакката һәм «мин болай булдыра алмас идем» дип уйлый идем.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

«Кара» пиар аша, җиңел юл белән генә танылуны хупламыйм»

Журналист үзен-үзе популярлаштырырга тиешме? Татар журналистлары үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә беләме?

Журналист үзен язмалары аша таныта ала. Ә аның өчен баш күтәрми эшләргә, яңа фактлар табарга, эзләнергә, күп йөрергә кирәк. Тик исемне танытуның башка юлы да бар – «кара» пиар аша. Күп еллар артистлар турында язып, үзенә дә «йолдыз чире» сеңгән журналистлар бар. Әйе, аларның үз юлы. Әмма мин «кара» пиар аша, җиңел юл белән генә танылуны хупламыйм. Шуңа да кешегә акыл биреләдер инде ул: кем ничек таныласы килә, үзе сайлый.

Аннан соң, кайчак кирәкле вакытта кирәкле моментта мөмкинлектән файдаланып та, исемеңне танытып була. Ул очраклы рәвештә, бер дә син көтмәгәндә була ала. Мәсәлән, 2017 елда безнең редакциягә опера җырчысы, «Клон» сериалында уйнап, «Luna tu» җырын башкарып танылган Алессандро Сафина килгән иде. Әгәр бөтен кыюлыгымны җыеп, аңа сорау бирмәгән булсам, аның турында хәбәр язмас идем, исемем дә чыкмас иде. Фотога да төшмәс идем (елмая). 2018 елда итальян опера җырчысы Валерио Сгарджи филармониягә килеп, Рөстәм Яхинның «Күңелдә яз» җырын татарча башкарды. Ничек инде шундый мөмкинлектән файдаланмыйсың, ди? Валерио белән күрешеп, инглиз телендә интервью алырга туры килде. «Клон» сериалын бик яратып карадым, интернет аркылы булса да, кызык өчен һәр актерга язып чыккан идем. Кайберләре җавап бирде! Шуннан китте-китте инглизчә язышулар... Алардан интервью алырмын дип башыма китермәдем. Бу да – үзеңне халыкара дәрәҗәдә таныту, күрсәтә белүнең бер алымы.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан 

«Клон» сериалында төшкән, дөньякүләм танылган опера җырчысы Алессандро Сафина «Татар-информ»га килгәч

«Милли журналистикада халыкара дәрәҗәдә тәҗрибә алмашуны торгызып җибәрер идем»

Татар журналистикасы турындагы фикерләреңне беләсе килә, Зилә. Милли журналистиканың алдагы максатлары турында сөйләшик әле. Син нәрсәләрне үзгәртер идең?

Кызыксындыру чаралары булырга тиеш. Кеше гомере буе, журналист булып, гел бер хезмәт хакына эшләп йөри алмый. Миңа калса, милли журналистикада үз эшенең фанатлары гына эшлидер. Ә ул фанатлар берзаман китеп барса, журналистика кемнең кулына калыр? Бөтен бәла шунда. Мәсәлән, укытучыларның, полиция хезмәткәрләренең стажы бар – күбрәк эшләгән саен, стажга карап, өстәмә хезмәт хакы түләнә. Журналистлар да көн-төн дип тормый, кирәк икән, бара, яза, укучыга мәгълүматны җиткерә. Шул рәвешле, журналистка да хезмәт хакы эшләү елына карап түләнсен иде. Бу бит стимул!

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Аннан соң, милли журналистикада халыкара дәрәҗәдә тәҗрибә алмашуны торгызып җибәрер идем. Безнең редакциягә республика районнарыннан, төрле төбәкләрдән журналистлар килә. Без дә кайчак төрле редакцияләргә барып, танышып кайтабыз. Ә элек бу халыкара дәрәҗәдә оештырылган: чит ил журналистлары безгә килгән, ә безнекеләр аларның илләренә барган. Мәгъсүм абый Гәрәев, әнә, 39 ил журналисты белән хезмәттәшлек итүен әйтте. Моны хәзер күз алдына китерүе кыен. Иманым камил: бер-беребезнең тәҗрибәсен өйрәнеп, уртаклашып, үсеш кичерер идек.

Миңа калса, хәзер без үз эчебезгә бикләнгән кебек: үзебез яшәгән тирәлектәге мәсьәләләр турында гына язабыз. Уйлап карасаң, татарлар Гарәп Әмирлекләрендә дә, Канада, Германия, Финляндия, Австралия, Америка һ.б. илләрдә яши. Алар да шул ук татар бит. Хәзер алар белән элемтәләр беркадәр сүлпәнәйде кебек. Анда да журналист булып эшләүче татарлар бар, аларның тәҗрибәсен өйрәнеп, андагы проблемалар белән танышып кайту артык булмас иде. Менә бу элемтәләр кайчан да булса җайланыр, дип өметләнәм мин.

Минемчә, кайбер журналистларга кызыксынучанлык җитми. Журналист эксклюзив материал гына язып калмыйча, аны мөмкин кадәр тулы, аңлаешлы итеп тәкъдим итсен иде. Һәр журналист әңгәмәдәшен игътибар белән тыңларга, аны өйрәнергә тиеш. Фотограф кебек: ул һәр мизгелне камерасына төшереп ала, журналист та шулай, детальләрне тотып ала белсен иде. Кайчак нәкъ шул кечкенә деталь дә язмада мөһим роль уйный бит. Детальне искә алып әйтсәң, кеше кайчак икенче яктан ачыла.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

«Язмаларымның яртысыннан артыгы – татар дөньясы турында»

Үзең нинди темаларга аеруча яратып язасың?

Мин, гомумән алганда, татар дөньяcы турында язарга яратам. Бу – киң колачлы өлкә. Чит ил татарлары, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән бәйле темалар да керә анда. Бөтендөнья татар форумы чаралары, авылларда яшәүче халык белән аралашу, татар мохите, татар сәнгате, мәдәнияте, әдәбияты, тарихы белән бәйле темалар миңа бик кызыклы. Язмаларымның яртысыннан артыгы шул өлкә белән бәйле.

Аннан мин сәяхәтләр турында язарга яратам. Үзем дә мөмкинлегем булганда сәяхәт итәргә омтылам. Мәсәлән, миңа узган ел Татар халык хоры белән Бурятиядә булырга туры килде, Байкал күлендә йөздек. Шулай ук ял итәргә Гарәп Әмирлекләренә бардым. Сәяхәтләрдә үзем белмәгән сорауларга җавап туплап, шуларны язма итеп әзерләргә тырышам.

 

Фото: © Байкал күле. Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Ничек кенә кыен булмасын, тормышыбызны фаҗигале хәлләр дә аяп үтми. Мәсәлән, узган ел Ижау шәһәрендәге бер мәктәптә атыш булган иде. Анда берничә бала вафат булды. Миңа бер фаҗига корбаны булган баланың әнисе белән сөйләшергә туры килде. Ул малайның күңеле чиста булгандыр инде, әнисе дә аралашуга бик ачык булып чыкты. Хәсрәтле вакыты булуга карамастан, минем белән сөйләшергә үзендә көч тапты, язма да бик тиз арада, йөрәккә үтәрлек итеп язылды.

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигане дә үз язмаларым аша яктыртырга туры килде. Кушалар икән, андый җирләргә бармый чара юк, чөнки минем профессиям шул. Гел мәдәният-сәнгать турында гына да язып булмый. Берзаман шундый чор булып алды: ковид зәхмәте вакытында көн саен диярлек мәет озату мәрасименә йөрдем. Баштарак мәрасимгә йөрүне авыр кабул итсәм, аннары ияләшә башладым. Дөньяда яшәү генә түгел, үлем дә бар бит.

Димәк, күңелең тартмаган темаларга да алынасың?

Әйе, «эшләмим» дип әйтмим.

«Күпме үз фикерен әйтергә оялмаган татар журналистларыбыз бар икән»

Үзең дә журналистлар белән язмалар әзерлисең. Кайсы журналистларның нинди фикере аеруча ошады сиңа? Бәлки, берәрсен үзеңә кагыйдә итеп алгансыңдыр?

Өй җыештырганда, гаилә архивыннан бик күп иске газеталар табып алдым. Бу 1980-1990 елларда чыккан газеталар – «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Идел» журналлары. Битләрен ачып карадым да, шаккаттым: аларның тиражлары 250-300әр мең булган икән бит! Журналистларның нинди темалар яктыртканын, аны укучыга тәкъдим итү ысулларын күреп, таң калдым. Минем өчен бу бөтенләй ят дөнья булды. Ачыш ясадым үзем өчен. Күпме үз фикерен әйтергә оялмаган татар журналистларыбыз бар икән, дип уйладым.

Озак та үтми, редакторыбыз миңа: «Элекке татар журналистларыбыз күләгәдә калган кебек, Зилә, әйдә, алар белән әңгәмәләр эшлик», – дип тәкъдим итте. Мин шунда ук ризалаштым. Өстәвенә, аларның кайберләре белән таныш та булып чыктым. Чөнки алар мин җырлый торган «Татар халык хоры»нда җырлаган, хорның юбилей концерты вакытында аралашырга туры килде.

Шуңа да, бу проектка канатланып алындым. Олпат журналистларыбыз үзләре дә бик кызыксынып ризалашты. Әлеге проектның 7 чыгарылышы булды инде. Һәр интервью – минем өчен үзенә күрә бер ачыш. Һәр герой – үзе бер дөнья, аның үз фикере, үз карашы бар, син дә алардан үзең өчен нәрсә дә булса аласың. Алар кабатлаган хатаны кабатламаска кирәк дип, «мыегыңа чорнап» куясың.

Мин моны бик уңышлы һәм кирәкле проект дип саныйм. Аны әллә кайчан башларга кирәк булган икән. Аллаһка шөкер, соңармадык әле. Бер башланып киткәч, алга таба да дәвам итеп алып барырбыз, тагын күп кенә танылган журналистлар белән әңгәмәләр дөнья күрер, дип өметләнәм.

Фикерләргә килгәндә, Нәсимә апа Садыйкованың бер җөмлә белән журналистиканың бөтен асылын аңлатып бирә алганы истә калды: «Журналистика – кешеләрне аңлау омтылышын үстерә торган җан таләбе, кешеләрне язмаларың белән канатландыру хисе, үзең күргән матурлыкны башкаларга җиткерү сәләте». Шәп әйтелгән бит! Аннары, Мәгъсүм абый Гәрәев: «Журналист коеп яңгыр яуган вакытта да яңгыр тамчыларына чыланмыйча, шуннан коры килеш чыга алырга тиеш яисә үткен пычаклар өстеннән аягын кисмичә чыга белергә тиеш», – диде. Бик оригиналь фикер. Һәр журналист – шәхес. Һәрберсе турында озаклап сөйлисе килә. Берсен дә үпкәләтәсем килми. Бер мәкаләгә генә сыймас, ахры…

 

Фото: © Рамил Гали

Зилә, алар барысы да – бик тәҗрибәле журналистлар. Үзең дә әйттең, сез – төрле чор кешеләре. Әңгәмәләр алдыннан борчылгансыңдыр? «Алай түгел, болай язарга кирәк иде», – дип, тәнкыйть утына тотмадылармы?

Кайбер журналистлар белән мин, гомумән, таныш түгел идем. Әлбәттә, интервью алдыннан холыклары нинди икән, җайларын табармынмы, сорауларга бәйләнмәсләрме икән дип, шикләндерде. Ләкин алар барысы да аралашуга ачык кешеләр булып чыкты, күп әңгәмәләремне сорауларыма карамыйча үреп алып бардым.

Текстны укып, төзәтмәләр кертүчеләре дә булды. Тик мин моны аңлап кабул иттем. Сөйләгәннәрен абзацы белән сызып ташлаучылары да булды. Күрәсең, эчен бушаткан да, бик шәхси әйберләрен сөйләгәннән соң, аны кешегә чыгарасы килмәвен аңлагандыр. Андый чакларда кәеф төшсә дә, сүз көрәштереп утырмадым. Ул – тәҗрибәле журналист, белмичә сызмыйдыр, дип уйладым.

Җаен табу өчен, һәр журналист турында күп эзләнергә, иске газеталардан – язмаларын, интернеттан интервьюларын укып әзерләнергә туры килде. Мин бөтенләй башка чор кешесе булганга, сораулар төзегәндә дә беркадәр кыенлыклар булды (алар миңа караганда бик күпкә тәҗрибәлерәк, эшне миннән күбрәк белә). Күпмедер вакыт арасында журналистны шәхес буларак ачып бирерменме? Сорауларны дөрес итеп бирә, интервьюны укучыга ачып бирә алырмынмы? Башымда әнә шундый уйлар булды.

Эш вакытында уңайсыз хәлдә калганың бармы?

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әйтик, 2017 елда, эшләвемә 1 ай булды микән, штаттагы бер журналистыбызга ашыгыч рәвештә каядыр китәргә туры килде, ә интервьюны миңа ышанып тапшырдылар. Герой килергә ярты сәгать вакыт бар иде. Татар дөньясына кагылышлы 3-4 сорау бирерсең, диделәр. Кем ул, ни белән шөгыльләнә? Бөтенләй белмим бит. Бәхеткә, әңгәмәдәшем – үзем кебек үк яшь кеше булып чыкты. Барнаулда «Дулкын» татар яшьләре үзәге җитәкчесе урынбасары Артем Зиннәтуллин иде ул. Аннан соң, бер сорауны бирсәң, үзе сөйли ул, туктата да алмассың, дигәннәр иде. Шулай булып чыкты да! (елмая) Артем белән дуслаштык. Хәзер сирәк булса да, язышып, күрешеп торабыз. Сүз уңаеннан, мин һәр әңгәмәдәшем белән элемтәдә булырга тырышам, номерларыбыз белән алмашабыз, язышып торабыз.

Берсендә, филармония артистларын таныту максатыннан, мәрхүм Зимфира апа Гыйльметдинова тәкъдиме белән, баянчы Айдар Вәлиевтан интервью алырга бардым. Институтта – иртәндән кичкә кадәр лекцияләр, вакытым бөтенләй тыгыз булу сәбәпле, сорауларны әзерләргә өлгермәдем. Юлда барганда 10 минут эчендә Айдарның биографиясен өйрәнеп, сораулар төзедем. Әңгәмә бик җанлы, кызык булып чыкты. Әмма үз-үземә сүз бирдем: болай ашык-пошык әзерләнү дөрес түгел, башка вакытта шәхесне ныклап өйрәнеп, аның әңгәмәләрен укып барырга кирәк. Соңгы елларда шулай эшлим дә, әмма искәрмәләр булмыйча калмый.

Балтачтан Альбина Сибгатуллина белән аралашырга туры килде. Альбина апаның улы, кызы, әнисе, ирендә яман авыру тапкан иделәр. Альбина апа минем белән ничек сөйләшергә көч тапты икән? Аның сабырлыгына шаккаттым. Ул материалны елый-елый яздым. Журналист корыч була алмый, ул да кеше. Һәр язманы үз күңелең, йөрәгең аша чыгарып язасың. Альбина апа белән әле дә элемтәдә.

Аннан соң, баштагы мәлдә вафат булган кеше турында язмалар әзерләү кыен иде. Бер карасаң, ул кеше хәзер инде юк, кайчак ул шәхес белән таныш та булмыйм, якыннарының сүзләренә таянып язарга туры килә. Менә шул вакытта кешенең фотоларына игътибар белән карыйм, социаль челтәрдәге язмаларын, уй-фикерләрен укыйм. Язманы әзерләгәндә исә ул кеше белән әңгәмә коргандай булам, аны исән килеш күз алдына китерәм, билгеле бер халәткә керәм, дисәң дә була. Шул вакытта язмалар җиңел языла. Һәркемнең үз эшләү алымы. Барысы да тәҗрибә белән килә.

«Бәллүр каләм» җиңүчеләренә бирелә торган премия күләме арттырылсын иде»

Син быел «Бәллүр каләм» бәйгесенең финалисты булдың. Хис-кичерешләрең нинди?

«Бәллүр каләм» бәйгесе белән мин таныш, тантананы үзем дә күзәткәнем булды. Анда башка журналистларның хезмәтләре бәяләнүне күреп, күңелемә: «Эх, бу берәр кайчан безгә дә насыйп булырмы икән», – дигән уйлар килә иде. Шуңа да мин быел, тәвәккәлләп, редакция тәкъдиме белән, әлеге бәйгедә катнашып карарга булдым. Башкалар белән чагыштырганда, мин әле яшь журналист. Ләкин үземнең дәрәҗәмне, күпме эшләвемне, профессиямә җаным-тәнем белән бирелеп эшләвемне беләм.

Бу бәйгегә өстән-өстән генә эшләнгән язмалар белән барып булмый. Тәҗрибәле журналистлар белән көч сынашырга алынгансың икән, анда көчле, төпле, үз фикерең курыкмый әйтелгән язмаларың тәкъдим ителергә тиеш. Минем андый язмаларым шактый күп булып чыкты. Соңгы елларда гына әллә никадәр репортажлар әзерләргә, федераль дәрәҗәдәге Сабантуй, KazanSummit, Kazan Forum кебек чараларны да яктыртырга туры килде. Иң көчле язмаларымны бер зур папкага туплап илтеп бирдем.

Үземнең финалга эләгүемне белгәч, бик куандым. Бу шатлыгымны иң беренче әти-әнием белән уртаклаштым. Алардан: «Сине моңа лаек дип тапканнар икән, без моңа шат», – дигән сүзләрен ишеткәч, күңелем тагын да рухланды. Хәзер түземсезлек белән бәйгенең йомгаклау этабын көтәм. Шунысы мөһим: җиңмәсәм дә, кәефем төшмәячәк. Мин инде үземне моңа әзерләдем. Балавыз сыгып ятмаячакмын, булмый икән, үземне башка елларда сынап карармын. Бу бәйгедә катнашып, финалга эләгү – үзе үк зур дәрәҗә. Димәк, минем хезмәтемне күргәннәр, бәяләгәннәр, гаделлек бар икән әле.

Әлеге бәйге тиешле дәрәҗәдә оештырыламы?

Узган ел хезмәттәшем Гөлнар апа Гарифуллина әлеге бәйгенең җиңүчесе булганга бик сөенгән идек. Мин аның, бәйгегә милли журналистикага кагылышлы номинацияләр кертергә кирәк, дигән фикерләре белән килешәм.

Аннан, җиңүчеләргә бирелә торган премия күләмен арттырырга кирәк, дип саныйм. Инде ничә ел шул бер үк күләмдәге премияләр тапшырыла бит. Әлбәттә, акчасы да булгач, бу – бәйгедә катнашу өчен мотивация. Миңа: «Элек аның акчасы бөтенләй бирелми иде әле», – дип тә әйтүчеләр булды. Ләкин замана бер урында гына тормый. Еллар узган саен бәяләр дә үсә тора. Шуңа күрә премиянең күләме заман таләбенә туры килсен иде. Тукай премиясенә үзгәреш кертә алдылар бит. Журналистның да хезмәте тиешенчә бәяләнсен иде.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

«Телгә кызыксыну уяту өчен, мәктәптәге укыту системасын баштанаяк үзгәртергә кирәк»

Зилә, син – татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада җиңүчесе. Шәһәрдә туып-үсеп, телне шул дәрәҗәдә камил белүең сокландыра. Сине бакча белән мәктәп ничек бозмады?

Мин үскәндә, Казанда татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре күбрәк иде. Гаиләдә гел татарча гына сөйләшкәч, татар балалар бакчасына йөргәч, әти-әнием мине, бер дә шикләнмичә, 27нче татар гимназиясенә укырга бирде. Балалар бакчасында без гел татарча гына сөйләштек. Төркемдәшләрем арасында бер әрмән баласы бар иде. Тәрбияче дә, без дә татарча гына сөйләшкәч, ул да безгә кушылып татарча сөйләшеп үсте! (елмая)

Бөтенебез дә татар гимназиясенә укырга кермәсәк тә, төркемдәшләремнең хәзер дә татарча иркен аралашуын күзәтәм. Еллар узса да, рус мохитенә килеп эләксәләр дә, аларның сөйләмнәре шул балалар бакчасында, гаиләдә формалашып өлгерде. Димәк, тел балалар бакчасында ук формалаша икән. Тәрбиячеләрдән дә бик күп нәрсә тора, тәрбиячеләремә дә рәхмәтлемен. Чөнки алар миңа 6 яшемдә үк: «Беренче сыйныфка барырга әзерсең», – дип әйтте.

Татар гимназиясендә укуым да татар теле, әдәбиятына мәхәббәтем уянуда зур роль уйнады. Мәктәптә без 5нче сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне бары тик татарча гына укыдык.

Рус телен өйрәнүдә беркадәр кыенлыклар да булды. Ләкин мин зарланмыйм, русча да өйрәндем. Татарча укыдым дип, башкалардан калышмадым. БДИны да рус телендә бик уңышлы бирдем.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Нурмиева, татар җанлы булуымны күреп, татар теле һәм әдәбиятыннан район һәм республика олимпиадаларында катнашырга тәкъдим итә иде. Бу, үзенә күрә, Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадага әзерлек булган. Укытучыма рәхмәтем чиксез. Олимпиадада катнашып, дөньям 180 градуска үзгәрде: Япониядән – Мидзуки һәм Юто, Финляндиядән – Наил, Италиядән Сара һ.б. бик күп фикердәшләр, татар теленә мөкиббән киткән яшьләр белән таныштым, дуслаштым. «Мин татарча сөйләшәм», «Татар-дозор» кебек шәһәркүләм акцияләрендә бергә актив катнаштык, шәһәрне татарчалаштырырга тырыштык.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Зиләне олимпиадага әзерләгән Гөлгенә Нурмиева.

Әле дә онытмыйм: 2017 елда, телебез мәктәпләрдән кысрыклана, дигәч, беркемнән һәм бернәрсәдән куркып тормыйча, Әлифба тотып, Татарстан Дәүләт Советы каршына татар теленең язмышына битараф булмаган яшьләр белән чыгып бастык. Бертуктаусыз «Туган тел»не җырлап басып тордык, Әлифбалар тараттык. Менә шул вакытта депутатларыбызның татар телен саклап калуына өмет бар иде. Ләкин, кызганыч, өметләр акланмады. Күңел бик рәнҗеде: күз алдында без укыган бакчалар, мәктәпләр рус теллегә әйләнде... Бу – яшьләр ягыннан республикабызда татар телен саклап калуга соңгы талпыну булгандыр, мөгаен.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Зилә, әйләнә-тирәңдә әти-әнисе татарча сөйләшмәгәнгә телне белмичә үскән кешеләр бармы? Алар моңа кыенсынамы, өйрәнергә теләкләре бармы?

Тирәлегемдә андыйлар бар. Татар теле курслары ачылышында да төрле кешеләрне күзәтергә туры килә. Алар арасында телне белмәгән, әмма өйрәнү теләкләре булып курсларга килгән татарларны күреп, ихлас шатланам.

Әлбәттә, үз телен белергә теләмәгән татарлар да бар. Аларны ерактан эзләргә кирәкми. Шул ук туганнарыбыз арасында да бар алар, институтта студентлар арасында да. Андыйларның татарлыклары аларның исемнәре аша гына күренә. Карап-карап торасың да, алар инде үзләренә пар итеп тә татар милләтеннән булган кешене сайламый. Тел-тамырларына төкереп караган, битараф кешеләр булу кәефне төшерә, әлбәттә. Аларның да вакытлар узгач үзаңнары уяныр, дип өметләнергә генә кала.

Хәзер күп кенә татар шагыйрь-язучылары, галимнәре, татар зыялыларының балалары, оныклары татарча сөйләшми. Хәтта ки, күрәләтә торып, балаларына интернациональ исемнәр бирәләр. Андыйларны әлләни читкә китеп эзләп йөрисе юк.

Татар телен укыту системасы бүгенге дәрәҗәдә калган шартларда, ничек итеп телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга?

Бу сорауга җавапны үземнең дә эзләгәнем бар. Чөнки магистратурага укырга кергәч, мин педагогика юнәлешен сайладым.

Беренче чиратта, телгә кызыксыну уяту өчен, мәктәптәге укыту системасын баштанаяк үзгәртергә кирәк. Эшне төптән башлау зарур. Телне өйрәнү өчен билгеле бер шартлар кирәк, һәм ул шартларны бары тик мәгариф системасы гына тудыра ала! Бүген укытучылар шулхәтле уйланып бетмәгән, катлаулы шартларда эшли. Үзем бу өлкәдә эшләмәсәм дә (практика үткәндә укытып караганым булды), укытучы булып эшләгән төркемдәшләрем белән даими элемтәдә торам. «Бик рәхәтләнеп укытыр идек тә, эшләү өчен мөмкинлекләр юк», – дип, алар моны үз мисалларында яхшы аңлатып күрсәтәләр. Бүген укытучының төп вакыты ата-аналар алдында хисап тоту, чатларда смсларга җавап бирү, кирәкмәгән документлар тутыруга китә. Бүгенге шартларда тел өйрәтү өчен креатив алымнар, төрле презентацияләр, уен формаларын бары тик чын патриот, тел өчен җанатып торган укытучылар гына куллана. Алар аны төн йокыларын йокламыйча эшли. Шушы вазгыятьтә дә телне өйрәтү өчен яңа формалар эзләүче укытучыларны күреп шаккатам мин. Аларга һәйкәл куярлык.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Бер танышым: «Безнең татар классы, әмма анда татар телен белмәгән балалар да бар» – ди. Мәсәлән, татар классында бер азәрбайҗан баласы утыра икән, аңа телне ничек өйрәтәсең? Телне идеаль белгән укучы белән эшләр өчен аерым, белмәгәннәренә икенче төрле ысуллар кирәк. Укытучы шул 45 минут вакытын телне идеаль белүче балага да, начар белүчегә дә, бөтенләй белмәүчегә дә бүләргә мәҗбүр. Бу – фаҗига. Бер милли җанлы ата-ана укытучыдан балалар белән татарча гына сөйләшүен сораса, икенчесе: «Минем балам татарча аңламый, нигә татарча сөйләшәсез?» – дип, үз таләпләрен куя башлый. Ә укытучы нишләргә тиеш?

Укытучы танышларым: «Өстәмә тикшерүләр, контроль булмаса, үзебез уйлап тапкан форматлар белән дәресләр үткәрәбез, эх, шул тикшерүләре булмаса!» – диләр. Чыннан да, бертөрлелек баланы тиз туйдыра бит ул. Телгә мәхәббәт уяту өчен, укытучыларга төрле кызыксындыру чаралары уйлап табарга туры килә. Тематик экскурсияләрме ул, кроссвордлармы. Һәр дәрестә, һәр укытучы тарафыннан шундый алымнар кулланылса, телне өйрәнү хәтта башка милләт балаларына да кызык булыр иде.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

«Миндә мишәрлекнең тамчысы да юк»

Әти-әниең кайсы яклардан синең? Кайтып йөрергә авылың бармы?

Минем әтием – Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш, әнием Әлкинең Алпар авылыннан.

Әтинең авылы бик матур: таулы, чишмәле як. Минем өчен балачакта андагыдан да биегрәк таулар була алмый кебек иде. Аларның иң биек ноктасына менеп, авыл манзарасын күзәтергә яратам. Нигез йортыбызга кайтып йөри алмасак та, авылда туганнарыбыз бар. Алар янында кунак булабыз, аеруча Сабантуйлар чоры барысы белән дә очраштыра.

Әни ягына килгәндә, дәү әтием, берүзе яшәвенә карамастан, бик күп еллар бакча утыртты, сыерлар-бозаулар тотты. Дәү әтигә булышырга, тәм-томнар пешерергә дип, без анда атна саен кайтып йөрдек. Шуңа да мин үземне яртылаш авыл кызы дип тә саныйм. Артык яратып башкармасам да, бакча эшләрен дә чит итмим. Барысын да эшләргә өйрәнеп үстем.

Моннан 4 ел элек дәү әтием гүр иясе булды. Ләкин без барыбер әнинең туып-үскән нигез йортын ташламыйбыз. Бакчабызда ниләр генә үсми – алмагачы, кура җиләге, чиясе, карлыганы дисеңме. Әни минем – чын җир кешесе. Ничек кенә мәшәкатьле булуына карамастан, бәрәңгесе, яшелчәләре белән беррәттән төрле-төрле чәчәкләр дә үстерә. Теплицабыз да бар. Бакчаны утырттың да, үзе үсте түгел бит әле. Яшелчә-җиләк-җимешкә су сибеп, чүбен утап, бакчаны гел тәртиптә тотарга кирәк. Шуңа күрә хәзер дә авылга еш кайтып йөрергә туры килә.

Әни ягыннан мишәр булсам да, миндә мишәрлекнең тамчысы да юк. Дәү әтине белүчеләр дә: «Әнвәр абый бер генә дә Алпар мишәрләренә охшамаган инде», – дип әйтәләр иде. Чыннан да, дәү әтием бик тыныч, ипләп кенә аралаша, һәркем белән уртак тел таба торган кеше иде.

 

Фото: © 

Әтием дә бик тыйнак, артык сүз сөйләшмәс минем. Аларның шушы сыйфатлары минем холкымда да чагылыш тапкан, күрәсең. Кеше белән сүз башлау, авыз тутырып елмаю минем өчен элегрәк, гомумән, ят нәрсә иде. Ләкин «тыйнаклык» белән «журналист» сүзе берничек тә янәшә тора алмый. Мин дә, тора-бара, әкренләп ачыла бардым. Бәлки, гаиләдә үзем генә булганга да шулай булганмындыр. Һәрхәлдә, миңа үз-үземне җиңеп, кеше белән аралашып китү, уртак тел табу һәрвакыт бик кыен булды. Артык оялчанлыгым аркасында «авызым пешкән» вакытлар бик күп булды. Үз-үземне ачарга мохит ярдәм итте. Мәсәлән, 8нче сыйныфта укыганда «Сәләт» лагерына бардым, анда күп дуслар таптым. Үз-үземдә башка сыйфатлар да тәрбияләдем, камилләшүемне дәвам иттем һәм, һөнәрем итеп журналистиканы сайлавым сәбәпле, хәзер дә бу юлны дәвам итәм, дип әйтәсем килә.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Зилә, бу сорауны бирми калсам, укучылар гафу итмәс. Сөйгән ярың бармы?

Сөйгән ярым юк, йөрәгем буш. Күп кеше беренче чиратта үзенең юлын, һөнәрен табарга омтыла. Мин дә, беренче чиратта, үз юлымны табарга омтылдым, башымда егет кайгысы булмады. Уку һәм эш турында гына уйладым. Хәзер инде төрле чараларда еш булырга туры килә, яңа танышулар да күп. Тик әлегә кадәр үземнең тиң ярымны очратмадым.

Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Ул егет минем белән бер уй-фикердә булырга, мине аңларга тиеш. Мин үзем артык күп сөйләшә торган кеше булмагач, бәлки, парымның импровизатор булуы кирәктер. Үз максатларына ирешә торган, әйткән сүзендә тора торган кеше булсын иде. Әйтте дә, сүзе җилгә очты түгел. Мин шулай күзаллыйм үземнең булачак ярымны.

Хәзер яшьләр арасында гаилә кору белән аз гына яшәп алып аерылышучылар бик күп. Шуңа күрә «гаилә» дигән төшенчәгә җиңел карый торган кеше булмасын иде, дип әйтәсем килә.

Синең белән кайда танышырга була?

Мине төрле мәдәни чараларда очратырга була. «Татмедиа» бакчасына еш кына һава суларга чыгам. Эштән ерак түгел бассейнга йөзәргә йөрим. Сәүдә үзәкләрендә дә йөрергә яратам.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Беркөнне социаль челтәрләрдә танышым: «Миңа иң еш бирелә торган сорау – кайчан кияүгә чыгасың?» – дип язган иде. Сиңа да бу сорауны еш биреп аптыраталардыр.

– Алай ук теңкәмә тимәсәләр дә, кызыксынучылар бар, әлбәттә. Укытучыларым, күптән күрешмәгән танышларым бирә ул сорауны, мәсәлән. Мин моны нормаль кабул итәм. Миңа калса, бу турыда сине якыннан белә торган кешенең соравы – гадәти хәл. Ә менә чит-ятларның кызыксына башлавы кысаларга сыймый инде. «Кайчан кияүгә чыгасың инде, яшең бара бит?», «Утырып каласың бит» дигән сүзләр – стереотиплар. Һәр нәрсәнең үз вакыты була, дип саныйм мин. «Утырып» калам бит, берәрсенә кияүгә чыгарга кирәк» дигән фикер белән генә кияүгә чыгу, гомумән, дөрес нәрсә түгел. Янәшәңдәге кешеңнең ышанычлы икәнлеген, аның белән картайганчы бергә яши алачагыгызны аңлагач кына кияүгә чыгарга була. Ярату да тора-бара дуслык, хөрмәт, ихтирамга әверелергә мөмкин.

Аннан кешенең чын йөзен күрәсең килсә, аның ачуланган вакытын, кыен ситуацияләрдә үз-үзен тотышын карарга кирәк. Шуннан чыгып, ул кеше белән тормышыңны бәйләргә кирәкме, юкмы дип нәтиҗә ясый аласың инде. Андый чакта җырчы Хәмдүнә апа Тимергалиеваның: «Миннән көлеп яшәүче, хөрмәт итмәүче ир белән торганчы, ялгыз булуым артыграк», – дигән сүзләре искә төшә. Мин монда «ялгыз яшәргә кирәк» дип әйтмим инде, ләкин кияүгә ашыгып чыгарга да кирәкми, дип саныйм.

«Киләчәктә дә үземне милләтемә хезмәт итүгә багышлаячакмын»

Зилә, тормышыннан тулысынча канәгать кешеләр аздыр ул. Кешегә һәрвакыт нәрсә дә булса җитми бит. Сиңа тулысынча канәгать һәм бәхетле булу өчен бүгенге көндә нәрсә җитми?

Мин тормышымнан бик кәнәгать, бар да җитә, Аллаһка шөкер. Беренчедән, минем Казанда туып-үсүем, яшәвем – үзе үк зур бәхет, дим. Университетта укыганда, безнең төркемдәге 36 кешенең 9-10ы гына Казанның үзеннән иде. Авыл-районнардан килгән дусларым тулай торакка урнашып, үзләре ашарга пешереп яшәде. Институтны тәмамлагач, торыр урын эзләү белән проблемалары да булды. Шул вакытта «мин ничек бәхетле икәнмен» дип уйлаган идем.

Сау-сәламәт, кая теләсәм, шунда бара алам бит мин, дип, Аллаһыма шөкер итеп яшим.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

Үзеңне тагын бер 10 елдан соң күз алдына китер әле.

Бик кыен сорау (көлә). Без иртәгә нәрсә буласын да белмибез бит.

Миңа калса, шулай ук татар дөньясында кайнап яшәүче, милләтемә хезмәт итүче кеше булып калырмын. Мин Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада Гран-при иясе булгач, бүләкләү тантанасында, Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә бөтен кеше алдында: «Киләчәктә татар милләтемә хезмәт итәчәкмен», – дип сүз биргән идем. Аллаһка шөкер, биргән сүземә бүгенгәчә тугры булып калдым. Белмим, журналистика өлкәсендә булырмы ул, башка өлкәдәме, ләкин мин киләчәктә дә үземне милләтемә хезмәт итүгә багышлаячакмын дип уйлыйм.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшинаның шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 май 2023
    Исемсез
    Укый башлагач, аерылып булмый- бик уңышлы килеп чыккан бу дәоң
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100