Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина: «Бәллүр каләм» эшләргә стимул бирә»

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина – «Бәллүр каләм» республика журналистлар бәйгесе финалисты. Унбиш ел буе һөнәренә тугрылыклы калган хезмәттәшебезнең тырышлыгы бәяләп бетергесез. Язма геройлары хәтта телефон аша да аның нинди булуын сизәдер дип уйлыйм. Сезне дә аның белән якынрак таныштырырга булдык.

news_top_970_100
«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина: «Бәллүр каләм» эшләргә стимул бирә»

«Татар-информ»га килгәч, Гөлнар Гарифуллина белән: «Ул монда 15 ел эшли», – дип таныштырганнар иде. Сайлаган һөнәренә шундый тугры кеше икән, дип уйлап куйганым әле дә истә. Ничә ел инде кара-каршы утырабыз, туганлаштык диярлек. 

Гөлнар чарадан кайтып керә дә, әле утырып та өлгермәгән була - бармаклары клавиатура буйлап йөгерә башлый. Шуннан, бөтен дөньясын онытып, әллә ничә хәбәр язып ала. Чара булган урында да бер колак белән яздырганны тыңлый, берсе белән хәзер сөйләгәнне, шул ук вакытта яза. Рәсми темаларны авылдагы әби дә аңларлык итеп, хәвеф-хәтәрне үзәккә үтеп керерлек итеп, сәламәтлек белән бәйле темаларны һәркемгә файдасы тиярлек итеп яза.

Без Гөлнар белән кара-каршы утырабыз. Аның минем өчен билгеле берничә халәте бар: бөтен дөньясын онытып шатыр-шотыр хәбәр яки мәкалә яза, фаҗигагә эләккән берәр кешенең туганы белән чын психолог сыман салмак кына сөйләшә, моңланып утыра. Әйе, бик матур итеп җырлый да әле ул. «Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да», – дип җырлаганы күңелгә кереп калды: ул чыннан да туган ягын бик ярата.

Унбиш елда күпме кешедән интервью алган Гөлнар, үзе интервью бирүче кеше ролендә булгач: «Ай-яй авыр икән ул интервью бирү», – дип елмайды.

«Безнең Шәҗәрә агачының бер тармагы Тәлгат хәзрәт Таҗетдинның җәмәгате Сания ханым нәселенә барып тоташа»

Гөлнар, җырлавың турында сораудан башлыйм әле. Нәселегездә җырчылар бармы, сиңа ул сәләт кайдан килде?

Әй, сәләт дип, көйләп утырам инде шунда, үтереп җырлыйсы килеп китә бит кайчак, ләкин халык арасында түгел, ә шулай ялгызың гына... Табак-савыт юганда да сузып җибәрәсең шулай, рәхәт булып китә. Менә монда эштә дә моңландыра кайчак. Әни ягыннан да, әти ягыннан да җырларга яратучылар бар. Элекке җырларны күмәк җырлыйбыз. Элегрәк авыл, район концертларында сәхнәләргә дә чыга идем, хәзер алай чыгасы килми инде. Җырчылык минем һөнәр түгел икән ул.

Ә болай мин Чаллыда музыка мәктәбен дә тәмамладым. Журфак белән параллель Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына актерлык осталыгы факультетына да имтиханнар тапшырып йөргән идем дә, әле баяннар күтәреп барган истә шунда имтиханга... Тик соңгы, дүртенче имтиханнарның көне, вакыты туры килде дә, КДУ ны сайладым. Әти-әни дә артист булуны теләмәде кебек...

Сезнең гаилә бик актив дип аңлыйм, былтыр гына республика күләмендә бәйгегә әзерләнеп мәш килеп йөргән идең. Нинди бәйгеләрдә катнашасыз?

«Без тарихта эзлебез» бәйгесендә катнашып, нәселебезне тәкъдим иткән идек. 415 кешелек шәҗәрә агачын төзегәндә, бик күп кызыклы мәгълүматлар белдек. Безнең ата-бабаларыбыз тарихы Арча, Балтач якларына барып тоташа, Арча районы Яңа Кенәр авылына безнең бабайлар нигез салган булып чыкты. Карт әбиебез Балтач районы Бөрбаш авылында туган.

Шәҗәрәне төзегәндә безгә Татарстанның Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та булышкан иде. Баксаң, безнең Шәҗәрә агачының бер тармагы Тәлгат хәзрәт Таҗетдинның җәмәгате Сания ханым, шулай ук Камил Исхаков нәселенә дә барып тоташа икән. Менә шундыйрак мәгълүматлар белдек.

Әбием Зәләфрүз берничә ел элек «Ел хатын-кызы» бәйгесендә дә катнашып җиңүче урыннарның берсен яулаган иде.

Фото: © Гөлнар Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Безнең ишле нәселебез хәзер дә бик тату. Без эштә дә, бәйрәмдә дә җыелырга яратабыз. Мин моның белән чын мәгънәсендә горурланам. Без авылдагы туганнарыбызга бер тартынмыйча кайтып керәбез. Бергә бәрәңге утырту-алу, печән җыю, «ә» дигәнче табын корып, тамак ялгау, аннары кабат эшкә керешү. Каз өмәләре, бәби ашлары, Коръән укыту һәм башка бик күп чаралар шулай бергә... Үземнең туйны гына искә төшерәм – әнинең бертуган энесе «Казан» милли-мәдәни үзәге, Кремль тирәләрендә сәгатьләр буе баянда уйнап, җырлатып-биетеп йөргән иде. Хәзер шулай Казан үзәгендә баянга биеп йөргән кунакларны күргәнең бармы синең? Юктыр, ул чакта да шул без генә идек, хәтта чит туйларның кунаклары да безгә кушылып, татарча биеп яттылар әле.

Миңгол Галиевтан интервью алганда «моңлы кешеләр бәхетсез була дигән сүзләр белән килешәсезме» дип сораган идең. Син дә моңлы бит, үзең килешәсеңме соң?

«Моңлы кеше бәхетсез була» дигән сүз бар ул. Бөтен кешене бер калыпка салу дөрес булмас. Үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм: моңлы танышларым арасында бәхетсезлек кичергәннәре күп, тормышлары җайлы гына бармый, соңрак кайсыларының тормышлары җайланып та китә. Мин үземне ул кадәр моңлылар рәтенә кертмәс идем анысы, шулай да үземне бәхетсезрәк тойган чаклар булды. Ләкин ул бик хаталы уй булган, яшьлектәге ялгыш фикерләр генә...Әти-әнисе исән-сау булып, үз аякларында йөргән, акылы төзек булган, гаилә корып, әни булу бәхетенә ирешкән кеше бәхетсез була алмый! Бүгенге тормышым өчен Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер укырлык!

Кызың Мәдинә дә иҗатка тартыла бугай, киноларда төшәсез.

Әйе, Мәдинәнең кинода төшү тәҗрибәсе бар. Гимназиябезгә режиссер Нәсүр Йөрешбаев эшкә килгәч, үзе сценарий язып, балалар катнашында «Авторучка» дигән татарча фильм төшерде. Башта кастинг үткәргән иде, шул сынауны Мәдинә уңышлы узды, татарча матур итеп сөйләшә – жюри күңеленә бик хуш килгән. Мәдинә төп рольдәге Асияне уйнады. Биектауга да, Югары Осланга да, Мари Эл Республикасына да бардылар съемкаларга. Беренче коймак төерле була дигән кебек, кытыршырак җирләре бар инде анысы. Ләкин фильмның айфонга төшерелүен, пандемия аркасында съемкалар кичектерелүен, финанс кыенлыкларын исәпкә алганда, гыйбрәт алырлык, кызыклы фильм булып чыкты ул. Әле Нәсүр абый тагын сценарийлар язып, яңа фильмнар төшерәчәкләрен дә әйтте. Мәдинәнең киноактер тәҗрибәсен дәвам итү теләге бар.

Шулай ук, 180 нче гимназиядә актер осталыгы буенча «Мирас» театр студиясенә дә, «Елмай» хореография студиясенә дә йөри.

Фото: © Гөлнар Гарифуллинаның шәхси архивыннан

«Төркем тәртипле саналса да, дәрестән качкан идек»

Шундый талантларың була торып, ничек журналистикага килеп эләктең?

Үзем Казанда тусам да, миңа өч яшь булганда әти белән әни Чаллыга күченгән. Яшь белгеч буларак, әтине «КамАЗ»га конструктор буларак эшкә чакырганнар. Малосемейка биргәннәр, без шунда яшәдек. Тугызынчы сыйныфка укырга мин 52нче мәктәптән Гали Акыш исемендәге яңа лицейга килдем. Анда өч юнәлеш тәкъдим иттеләр: юридик, икътисад һәм журналистика сыйныфы. Шунда журналистиканы кулай күрдем, үзем иншаларны да әйбәт яза идем, әти дә хуплады.

Укыганда лицей газетасына, «Көмеш кыңгырау»га яза идем. Класстан бердәнбер кеше булып Казанга укырга киттем. Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетына, татар журналистикасы кафедрасына кердем. КДУның филиалы Чаллыда бар иде, әмма анда татар журналистикасы бүлеге юк иде.

Син Зөлфәт Зинуров белән бергә укыган дип беләм. Төркемегез нинди иде, шук булдыгызмы, тыныч идегезме?

Алия Исрафилова, Зөлфәт Зиннуров, Нияз Рахман, Сәрия Хәбибуллина, Фәйрүзә Мәҗитова  белән бергә укыдык. Бик дус төркем булдык, укытучылар да соклана иде. Зөлфәтнең өенә төркемебез белән берничә тапкыр кайтып кунак булганнарны әле дә искә алабыз. Саба Сабан туена кайткач та әтисе мәрхүмкәем Шамил Зиннурович үзләренә чакырып чәйләр эчертеп кунак итә иде. Сабаның Кызыл Мишә авылында әби-бабам, әтинең туганнары күп булгач, студент вакытта атна саен диярлек шунда кайтып йөрдем. Дус кызлар белән бергә электричкада кайткан да булды. Шундый бердәм идек.

Беренче курста укыганда факультет деканы Флорид Әгъзамов дәресеннән бөтен төркем белән качып китәргә җөрьәт иттек. Төркем тәртипле саналса да, шундый тәртипсезлек эшләдек, аның өчен безгә бик эләкте... Барыбыз да аңлатма яздык. Бу безгә зур сабак булды. Шуннан соң дәрескә килмәү дигән әйбер булмады. Имтихан, зачетларны әйбәт бирә идек, төркемнең 70 проценты укуны кызыл дипломга тәмамлады.

«Татар-информ» беренче эш урыны идеме?

2005 елда укуны тәмамладым, яз ахырында китап кибетенә эшкә урнаштым. Өч айлап анда эшләдем. Сентябрь айларында «Татар-информ»га килдем. Ул вакытта редактор Дания Фатыйховна Тямаева иде. Биремнәр биреп, төрле җирләргә җибәреп сынадылар, штатка хәбәрче итеп алдылар. Берничә айдан Президент катнашындагы чараларга йөртә башладылар, журналистларның Президент пулына керттеләр.

Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев, матбугат хезмәте белән районнарга чыгып китә идек. Ул вакытта эшләгән журналистлар хәтерлидер – бөтенләй үзгә вакыт иде. Минтимер Шәрипович кайгыртучан, игътибарлы бит инде, аның белән барган җирдә безне бик яхшы каршы алалар. Ул безне күрүгә: «Сезне ашаттылармы», – дип сорый иде. Шундый кайгыртучан булды. Кичке киңәшмәләрдән соң төнге уникеләргә кадәр текстлар язган вакытлар да булды. Яшь вакытта хәйран йөргәнбез, ару да сизелми иде. Хәзер дә йөрибез, әмма барыбер яшь сиздерә, бераз алҗыта.

«Үзсаклану сыйфаты миндә хәзер дә бар – гел сак йөрим»

«Татар-информ»дагы кайсы еллар, кайсы чор бик истә калды? Кайсы җитәкчеләр?

«Татар-информ» га эшкә килгән 2005 ел мәңгегә күңелгә кереп калган инде. Казанның 1000 еллыгы булган иде. Татар редакциясе баш мөхәррире Тямаева Дания Фатыйховна, аның урынбасары Миңнуллина Маһирә Борһановнага мин гомерем буе бурычлы. Алар мине эшле, ашлы итте. Тырышлыгымны күреп, тиз арада эшкә дә алдылар. Оператив, дөрес мәгълүмат бирү – төп таләп иде. Ул вакытта бит әле телефон диктофонына яздырып, аны редакциягә җибәрү мөмкинлеге юк, төймәле телефоннар гына. Цифрлы диктофоннар да юк, кассеталы диктофон белән эшлибез. Әйткәнемчә, районнарга командировкаларга еш чыктык, мәгълүматны да тиз генә җибәрәсе килә. Минтимер Шәрипович бер барган җирендә әллә ничә урынга керә бит. Әйтик, фермадан чыгабыз, эш сәфәре программасындагы чираттагы пунктка барган арада, шул фермада ишеткәннәрне, Шәймиевнең иң истә калган мөһим сүзләрен тиз генә блокнотка теркисең дә, эш телефонына шалтыратасың. Анда инде Маһирә апалар «громкая связь»га куеп, минем әйтеп барганнарны үз диктофоннарына яздыра да, аннан соң кызлар расшифровка ясап, хәбәрне элеп тә куя. Менә шундый вакытлар бар иде.

Ә соңрак инде мөмкинлекләр үзгәрде – ноутбуклар да булды, урыннардан язып җибәрә башладык.

Күңелле яшәдек ул вакытта. Академическая урамындагы бинага төрле төбәкләрдән милләттәшләр – милли династия вәкилләре килеп торды. Керәләр, үзләрендәге хәлләрне сөйлиләр, чәйләр эчәбез... Алар җиткергән яңалыклардан шул арада хәбәр дә әвәләп атабыз...

2016 елны да мәңге онытасым юк. Җитәкчелек алмашынды – редакциягә баш мөхәррир итеп, Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәтовичны билгеләделәр. «Татар-информ»га «Интертат»ны да куштылар, хәзер инде мәкалә жанрында ешрак эшли башладык. Дөрес, элек тә язгалый идек, ләкин бик сирәк, төп бурыч – «Татар-информ»ның яңалыклар лентасын тутыру иде безнең. Рәмис Латыйпов проблемалы мәкаләләр язарга өйрәтте, бик күп язу серләренә төшендерде. Аның җитәкчелегендә эшләү зур тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Моңа бик рәхмәтлемен.

Эш вакытында булган берәр кызыклы хәлне искә төшер әле

Менә аны хәзер кызыклы итеп сөйлисе килми әле, кайчан да булса шулай сөйләргә язсын анысы. Лаештагы начар күрүче балалар өчен мәктәп-интернатта бер күңелсез хәл турында язарга туры килде. Бер үсмер егетнең Арчада яшәүче туганнары, проблеманы яктыртуны сорап, редакциягә мөрәҗәгать итте. Әлегә бу проблемалы материал эше судта карала.

Аннары һәр герой – үзе бер дөнья инде ул. Йөзләгән материал язылган бит, ул геройларның һәркайсы белән аралашып алгач, үзеңә бер гыйбрәт аласың. Журналистны кире боралар икән, менә монысы кызганыч очрак була инде.

Кайбычта төлке урынына кеше үтергән бер очрак булды бит әле. Суд утырыш буласы көнне махсус иртәрәк кайтып, шул үлгән ханымның йортына кереп, ире, туганнары белән аралашмакчы идем. Борын төбендә үк капканы ябып куйдылар. Аннары 175 нче гимназиядәге фаҗигадә һәлак булган малайларны җирләгән көнне дә туганнары арасында ябырылучылар булды.

Чүпрәледә кош гриппыннан өч мең казы үлгән апа борчылудан хастаханәгә кереп яткан булган, аның номерын эзләп табып, җайлап кына эндәшкәч, шуннан хастаханәдән үк бөтен хәсрәте белән уртаклашырга риза булды. Елан чаккан бер яшь ханым белән дә Казанда хастаханәдә яткан чагында ук сөйләшергә туры килде. Хәле авыр булса да, сөйләшүдән баш тартмады.

Ә ниндидер уңайсыз, авыр хәлгә калу турында сүз барса, минемчә, ул кечкенәдән канга салынган була. Менә була бит әле шундый балалар: гел егылалар, пычраналар, имгәнәләр, я башы ярыла аның, я кулы сына... Миңа калса, андый балада үзсаклану сыйфаты булмый. Аңарда сагаю дигән нәрсә юк. Ул акайган, ипсез...Ә кайбер бала бер имгәнми үсә. Менә без гаиләдә өч бала үстек, яшь аралары да өч кенә яшь безнең – бер тапкыр имгәнгәнебез, хастаханәдә ятканыбыз да булмады, шөкер. Әти-әнине ул яктан борчымадык дияр идем. Менә ул сыйфат миндә хәзер дә бар – гел сак йөрим, ике-өч запас кием алсам алам, тик иң мөһиме – туңмаска. Кеше менгән җиргә дә менми калырга мөмкинмен – аягың җиргә тиеп йөрүгә ни җитә! «Сакланганны Аллаһ саклар» дигән нәрсә нык кереп урнашкан миңа.

Янаганнары бармы?

Юк, шөкер, янаганнары юк.

«Дизайн өлкәсе миңа бик якын кебек»

Редакциядән китәргә теләгән вакытлар, талпынулар булдымы?

«Татар-информ» нан китәргә талпынган чаклар булды, ләкин «Татар-информ» ул шундый урын – аннан китеп булмый. Хәтта җитәкчелек алмашынгач та китмәдем. Китүчеләр булды, ләкин мин холкым белән «тотрыклы» кеше диимме. Монысы да каннан киләдер аның – әти безнең гомер буе бер урында «КамАЗ»да фәнни-техник үзәктә конструктор булып эшләде, шуннан беркая китәсе килмәде.

ТНВ га чакырып карадылар – телевидение минем урын түгел ул. Яратмагач яратмыйм инде, укып бетергәч, барып карадым – күңел тартмады. Газета редакцияләренә дә барасы килмәде, үзебезнең агентлыктан да дәрәҗәлерәге юк дип уйлый идем.

Казан дәүләт медицина академиясенә матбугат хезмәтенә тәкъдим иттеләр – озак уйладым да, шулай ук бармадым. Күңелсез булыр төсле иде. Гомумән, кая гына барсам да «Татар-информ»дагы кызу тормыш, җитмәс шикелле иде. Дөресен әйтергә кирәк, табиблардан куркам мин, каушыйм, «ак халат» синдромы диләр бит әле, менә миндә бераз бар ул, яшермим. Шуңа бармадым.

Фото: © Гөлнар Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Тагын үзеңне кайсы өлкәдә эшли алыр идең дип уйлыйсың?

Кечкенә чакта авылда чормада нинди босоножки бар, шуларны төяп, берничә мендәр челтәрен, җәймәләрне озын күлмәк итеп киеп, әби белән елгага барып, печән чапкан әбекәемә концертлар куйганмын инде анысы. Ләкин әйтүемчә, җырчы һөнәрен әти өнәмәде бугай, үземнең дә балачак хирыслыгы сүнде аннары.

Нигәдер элегрәк тагын берәр һөнәр алырга тәвәккәлләмәгәнмен. Тагын берәр өлкәдә белемем булса, комачауламас иде. Дизайн өлкәсе, мәсәлән. Миңа якын кебек ул. Кайчак йокларга яткач та, ниндидер кием образлары күз алдына килеп баса, «менә болай итеп тегәргә булыр иде» дип уйлаган чаклар була. Кайчак психолог та буласы килеп китә. Психолог осталыгы журналистикада да бик кирәк ул.

Бүгенге яшь журналистлар турында нәрсә әйтерсең?

Бүгенге яшь журналистлар күпкә кыю, ничектер җиңелрәк алар, үзләрен иркенрәк хис итә. Безнең чор балалары кебек үк җитди дә түгел төсле. Моңа шаккатасы юк инде. 80-90 нчы елларда һәм 2000 нче елларда яшәү, тәрбия мохите дә аерыла бит. Хәзер эш башлаучы журналистлар мәктәп елларында ук Интернет мөмкинлекләреннән киң файдаланган, үсеш, тема табу өчен хәзер күпкә җиңел.

«Ирем көнчел түгел, моны зур бәхет дип саныйм»

Хәвеф-хәтәрләрне язганда күңелгә якын алмаска өйрәндеңме, әллә өйгә кайткач елаган вакытлар буламы?

Элегрәк елый идем, аннары еламаска өйрәндем, өйдәгеләр белән уртаклашам да, Аллаһ сакласын дип, күргәннәргә сабырлык телибез дә, шулай онытырга тырышам.

Былтыр көзен Минзәләдә парашютчылар утырган самолет һәлакәте мәңге онытылмаслык. Илнар исемле үлгән егетнең апасының сүзләре әле дә истә:

«Сездән соң әллә ничә корреспондент язды, шалтыратты, тик сезнең кебек сөйләшкән кеше булмады. Үз эшегезне генә ярату түгел, сез кешенең халәтенә кереп, үз йөрәгегез аша бөтен кайгыны кичерәсез. Бик олы җанлы, җылы йөрәкле кеше сез. Сезнең белән аралашу да җиңел һәм рәхәт. Кешене хәтта белмичә, күрмичә, аңлап, хөрмәт белән карыйсыз. Сезнең белән танышуыма бик шатмын», - дип хат язып салган иде. Менә шул рәхмәт сүзеннән дә рәхәте юктыр.

Югары Осланда газ шартлап, янгын чыккан өйдә ис тиеп, дүрт кеше үлгән фаҗига булды. Ире, ике кечкенә улы, әтисен югалткан Альбина белән дә без соңрак та языштык, мин аны хәзер дә еш искә алам, нәни кызы хакына акылдан язарлык кайгыга йөрәге түзсен, дип телим.

Төркиядә суга батып үлгән «Сәләт» хәрәкәте лидеры Айдар үлеменнән соң мәкалә язылгач та туганнарыннан кайтавазлар булды. Ел башында Тукай районында туйдан соң кияү кәләшен, кәләшнең туганын атып үтерү белән бәйле канлы фаҗига да бик тирән тәэсир иткән иде. Күрәчәк булмасын инде...

Командировкаларга еракка берничә көнгә китәргә туры килә, ирең ничек карый, көнләшмиме?

Ирем көнчел түгел, моны зур бәхет дип саныйм. Өйгә башка яктан кайтып кердең бит дип, бәгырьләренә үтеп, күзләренә әллә ниләр күренгән кешеләр дә бар бит. Ул беркайчан «ник соң кайтасың, ник ял, я бәйрәм көнне эшлисең, командировкага барма» дип каныкканы булмады. Әгәр көнче булса, бу һөнәрдә эшләп булмас иде дип уйлыйм. Ул үзе дә, мин укып бетергәч тә, сине Чаллыга җибәрмим дип, миңа шушы һөнәрем буенча эш эзләшкән кеше бит. Шуңа күрә алдан ук әзер булгандыр дип уйлыйм. Аннары үзе дә элекке эш урынында командировкадан кайтып керми иде, миңа да кечкенә бала белән ялгызыма җиңел булмады.

Мин менә, аннан аермалы буларак, аның озак вакытлы командировкаларына ризасызлык белдерә идем. Чөнки колакка гел шундыйрак сүзләр керде: «Командировкалы тормыш гаиләне боза». Кайберәүләр «командировка сагындыра, мәхәббәтне көчәйтә» дигән була, мин бу фикер белән килешмим, «мәхәббәтне суыта» ул. Әти-әнинең гел бергә, аерылмас булуын күреп үсүем дә тәэсир иткәндер инде. Алар кая барсалар да, нәрсә эшләсәләр дә – гел бергә, гомер буе берсен берсе кайгыртып яши.

«Үзем турында «мин – үрнәк хатын» дип әйтмәс идем»

Әти-әниең кемнәр?

Әти-әнигә килгәндә, әни умартачы нәселеннән минем. Әтисе, бертуганнары – умартачылар. Үзе дә бал кортларына гашыйк кеше. Ярата аларны, «тырышларым минем» дип яратып эндәшә. Әтине дә корт карарга өйрәтте, кышын Чаллыда фатирда торсалар, башка ел фасылларында алар Тукай районындагы Наратлы бакчачылык оешмасындагы йортта яши. Умарталары да бар. Хәзер тормышлары Аллаһка шөкер инде – балалары урнашкан, үзләре өчен яшисе... Ә без үскәндә бар иде авыр чаклар – юклык заманасы, двигательләр заводы янгач, «КамАЗ» да еллар буе рәтле хезмәт хакы түләмәгән чакта, әнигә базарга чыгарга туры килде. Кышкы суыкларда әнинең итекләрен әти бик әйбәтләп җылыта иде, үзен шәлләргә төрә иде. Ул яктан әти кайгыртучан булды. Аннары мин әнигә кайнар бәрәңге, я аш һәм чәй төшерәм…

Үзең турында «үрнәк хатын» дип әйтә аласыңмы?

Юк, «мин үрнәк хатын» дип әйтмәс идем үзем турында. Үрнәк булгач, ул иренең бөтен кимчелекләренә күз йома белгән, үзенең дә җитешсезлекләре булмаган хатын дип уйларга кирәктер. Без, гомумән, икебез ике төрле тәрбия алган, төрле мохитләрдә үскәнбез. Дөньяга, тормыш кыйммәтләренә карашлар үзгә булуыннан аңлашылмаучанлыклар да килеп чыккалый, ләкин мин бик тиз суынам, үпкәне дә бик тиз онытам.

Миңа бәхет өчен күп кирәкми. Әгәр кешедән яхшы караш тоям икән, мин үзем икеләтә яхшы мөгамәлә белән җавап бирәм. Мин иремә дә әйтәм: сүземне генә тыңла, мине санласаң, мин сиңа икеләтә яхшырак мөнәсәбәттә булам дим (көлә).

Нинди әни син?

Яхшы әни нинди була? Баласының өсте пөхтә, бөтен, тамагы тук, сәламәтлеге, акыл ягыннан үсеше кайгыртылган, яман тискәре күренешләрдән, явызлардан, җәбер-золымнан сакланган булса – әни кешенең төп бурычлары шулдыр. Шуларны үтәргә тырышабыз инде. «Сез ашасагыз, мин шуңа тук» дия иде әнием без кечкенә чакта. «Ана балага авызыннан өзеп каптырыр» диләр бит.

Нәрсә булса да, йөрәк өзелеп тора инде ул – мәктәптә контроль эше булса да, әзрәк сырхап китсә дә, берәр мәшәкатьләре килеп чыкса да. Ләкин кирәк вакытта мин кырыс та була беләм. «Ә» дигәненә «мә» дип, бәбиләп, иркәләп торып кына булмый ул.

Бу сорауга җавап биргәндә, үз әнине күз алдына китерәм. Аның кебек үк яхшы хатын, яхшы әни була алырмынмы икән дим, аның кадәр үк булдыра алмыйм төсле.

Нинди начар сыйфатың бар?

Начар сыйфатым – хафалырак инде мин, бер дә юкка борчылып йөрим кайчак. Мине Зөлфәт һаман «хәвеф» дип йөри. Укыган чакта шулай дип әйтә башлаган иде инде ул. Имтихан-зачет вакытларында да хафалаганмындыр инде. Төрле чак була бит инде.

Күңелгә якын алу, борчуларга, проблемаларга салкын карый белмәү дә комачаулый тормышта. Катырак бәгырьле, күп нәрсәгә исе китми торган, күбрәк үзен яраткан, кайгырткан кешеләргә яшәве рәхәтрәк дип уйлыйм. Аларның сәламәтлекләре дә какшамыйдыр төсле.

Буш вакытыңда нәрсәләр эшләргә яратасың?

Безнең эш графигы белән хоббиларга әллә ни вакыт калмый инде ул. Җәен шул бакча утырту, яшелчәләр, чәчәкләр үстерергә яратам. Элегрәк мәктәп елларында чигәргә бик ярата идем. Кошлар, чәчәкләр чигелгән мендәр тышларын һаман да өйдә кулланам. Искерәк гадәт калдыклары бар инде миндә.

Аннары вакыт бушрак чакта күп итеп ашарга пешереп куярга яратам – салатын, ашын, берәр итле ризык, чәйгә тәм-том. Әзер ризык күп булса, рәхәт.

«Бәллүр каләм»гә милли журналистика белән бәйле номинацияләр кертергә кирәктер»

Ничә ел журналистикага багышланган, сорамый кала алмыйм: татар журналистикасының киләчәге бармы?

Татар журналистикасының киләчәге бар дип уйлыйм. КФУда татар журналистикасы бүлегенә урыннарны күпме генә кыскартырга тырышсалар да, бу мәсьәләдә уңай якка үзгәреш бар кебек тыела. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та бу юнәлештә зур тырышлык куя. Яшьләрне журналистикага җәлеп итү өчен күп проектлар эшләнелде. Безгә дә яшьләр килеп тора, журфакны гына түгел, татар филологиясен, башка юнәлешләрне тәмамлаган кызлар да яхшы гына эшли. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе комиссия белән хезмәттәшлек тә зур нәтиҗәләргә китерер дип уйлыйм. 

Татар журналистикасының киләчәк максатларын нидә күрәсең? Нинди проблемаларның хәл ителүен теләр идең?

- Быел Россия Хөкүмәте “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программаларына үзгәрешләр керткән. Элек читтән авыл-район җирлекләренә күченеп кайткан кешеләргә генә бирелсә, хәзер югары яки урта һөнәри белем алгач, үзләре яшәгән урынга кайтып эшкә урнашкан табибларга да бирелә бу акча. Фельдшерларга – 500-750 мең сум, табибларга – 1-1,5 млн сум. 

Менә мин шуны уйлыйм: без районнарда редакцияләргә журналистлар җитми, укырга киткәч, шунда кайтсыннар иде дибез. Ничек кайтсын инде алар?! Әле монда Казанда татар журналистына акча әз дип зарланабыз, хет бераз кулга сизелерлек хезмәт хакы алыйм дисәң дә, көн-төн чабып эшләнгән гонорар хисабына гына арта бит ул. Көненә 12 шәр сәгать компьютердан өзелмәгән чаклар була бит инде.

Укып чыкты ди, мәсәлән, журналист һөнәренә Сарманнан берәү, үз авылына кайтып, шундагы редакциягә кимендә биш ел эшләү шарты белән эшкә урнаша икән, түләнсен аларга да шул “подъемный” акчалары. Һичьюгы, эш хакына ниндидер өстәмә акчалар... Башка һөнәрдә яшь белгечләргә каралган бит ниндидер ярдәм чаралары. 
Аннары кайбер һөнәр ияләренә отпуск та 28 көннән күпкә артык, зыянлы эш шартларында, төнге сменаларда, нормасыз эш режимы буенча эшләгәннәргә бар бугай инде ул. Ә журналистлар ник ул категориягә керми икән? Без дә бит төнге 3 тә дә чыгабыз, ял, бәйрәм көннәрендә дә чыгарга туры килә. Әле кайчак гомерен, сәламәтлеген дә куркыныч астына куя ул.

Журналистикага бүтән эш эшли белмәгәннәр килә дип әйтүчеләр бар. Әйтәләр инде, һөнәрнең абруе зур булмагач. Татар журналистикасын күтәрү өчен берни эшләнмичә, бер урында таптанып торган еллар күп булды, ләкин хәзер боз кузгалды төсле миңа. Күңел шулай сизә.   

Аннары татар журналистларын әзерләү өчен мәктәпләрдә профильле класслар булса да яхшы булыр иде дип уйлыйм. Менә ул журналистика жанрларын азмы-күпме мин 9-11 классларда ук өйрәндем бит, шул жанрлар буенча язмалар язып карадым. Журналистикага мәхәббәт уятуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы да талантлы, көчле булуы мөһим.

Быел син «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесе финалисты. Республика бәйгесенең финалистлары арасына керүгә унбиш ел килгәнсең. Синеңчә, журналист хезмәтен шушындый бәяләү ни дәрәҗәдә мөһим?

«Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесендә икенче ел рәттән икенче турга узучылар исемлегендә мин. Билгеле, һөнәри бәйгеләр кирәк. «Бәллүр каләм» журналистикадан китмәскә, канатланыбрак эшләргә стимул бирә.

Әгәр дә без татар журналистикасын күтәрергә телибез икән, бәлки, милли журналистика белән бәйле номинацияләр кертергә кирәктер ул бәйгегә?

Фото: © Солтан Исхаков

Яшь журналистлар киңәш сорыймы? Аларга ниләр әйтер идегез?

Яшь журналистларның «син ничек киңәшмә, утырыш барган вакытта ук берничә хәбәр язып җибәрәсең, планшеттан җайсыз бит» дип сораганнары бар. Ул вакыт белән килгән тәҗрибә инде. Иң мөһиме – мин спикер русча сөйләгән вакытта ук, әйткән җөмләсен шундук татарчага тәрҗемә итеп теркәп барам. Әгәр аны башта русча басып, аннары татарчага әйләндереп утырасың икән, билгеле, озак була. Ләкин мәгънә дөрес бирелергә тиеш. Әгәр шикләнәм икән, мин аны диктофоннан кабат тыңлап алмыйча биргәнем юк. Бер колагың белән сөйләнгәнне тыңлап аласың, икенче колагың тегендә утырышта «калырга» тиеш, юкса, кайчак Президент, я башка берәр җитәкче мөһим сүз әйтеп куеп, син ишетми калуың да бар.

Хәзер кайбер яшьләр бер урында озаклап утырып, бастырып эшли алмый, Эленке-салынкырак йөрергә ярата, алар бертөрлелектән тиз туя. Ләкин берзаман алар да журналистикада алай эшләп булмавына төшенер.

Яшь журналистлар хатасыз эшләсеннәр иде дип телисе килә. Мин тупас хаталар җибәрүгә бер тапкыр да үземә карата шикаять ишетмәдем, Аллага шөкер. Вак-төяк хаталар була инде ул, җитди хаталар җибәрүдән куркырга кирәк. Һәм беркайчан үзеңне өстен куймаска – игенче белән үзең дә басуда эшләүнең авырлыкларын аңлаган күк итеп, укытучы белән дә – балалар укытуның ничек кыен икәнлеген күз алдына китереп сөйләшергә. Артык мескенләнү дә кирәкми, ничектер алтын урталыкны табу кирәк дип саныйм инде мин.

Шуны да әйтергә кирәк: яшьләр сабыр булсын иде. Кайбер материалны җиренә җиткереп эшләү өчен күп вакыт кирәк.

«Милләтне тел, дин, милли кием саклый дигәндә, мин әле милли журналистиканы да өстәр идем»

Фото: © Владимир Васильев

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы съезды уза. Анда милли матбугатка кагылышлы утырыш та көтелә. Делегатлар матбугатка кагылышлы нинди карар кабул итсәләр, дөрес булыр иде дип уйлыйсың?

Төбәкләрдәге татарлар журналистлар белән элемтәләрен ныгытсын иде. Татар матбугаты белән танышып бару максаты куелсын иде аларга. Төбәкләрдәге кызыклы вакыйгалар, уникаль шәхесләр, проблемалар турында хәбәр итеп барсыннар иде.

Милләтне тел, дин, милли кием саклый дигәндә, мин әле милли журналистиканы да өстәр идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100