«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Энҗе Габдуллина – «Татар кызы-2022» җиңүчесе
Актаныш районы кызы, «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Энҗе Габдуллина Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә гран-при иясе булды.
Җиңүчегә сәхнәдә милли хәситә, калфак һәм 60 мең сумлык сертификат бүләк ителде. Ул шулай ук «Иң моңлы кыз» номинациясендә җиңде.
Энҗе үзе өчен җанатып торган гаиләсенә, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен әйтте. «Көтмәгән идем, дулкынланып та киттем», – дип елмайды. Бәйгене оештыручыларга да рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйге финалына 11 кыз чыккан иде. Финал алдыннан кызлар әзерлек узды. Алар өчен остаханәләр, Татарстанның билгеле хатын-кызлары белән очрашулар оештырылды.
Финалда һәр кыз үз районыннан чыккан билгеле хатын-кыз турында сөйләргә тиеш иде. Энҗе Россиянең атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданованы сайлаган иде. Көрәш темасына актив язучы журналист кызның бу бәйгедә спорт темасын күтәрүе дә үзенчәлекле булды.
Энҗе Габдуллинаны җиңүе белән котлыйбыз! Тагын да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!