Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар халкының Милләт җыены резолюциясе кабул ителде

Бүген Камал театрында Милләт җыены узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта татар җәмәгатьчелеге резолюция кабул итте.

news_top_970_100
Татар халкының Милләт җыены резолюциясе кабул ителде
Салават Камалетдинов

Без, татарлар күпләп яши торган 64 төбәктән һәм 10 илдән килгән Милләт җыены делегатлары, милли үзлегебезне, туган телне һәм мәдәниятне саклау омтылышында бердәмлегебезне белдерәбез. 

​Милли үзаңны ныгытуда Бөтендөнья татар конгрессының һәм татар милли-мәдәни, агарту оешмалары һәм учреждениеләренең эшчәнлеге берләштерүче көч (фактор) булып тора дип саныйбыз. 

​Татарстан — Россия Федерациясенең бер өлеше, ә татар халкы — күпмилләтле Россия халкының бер өлеше буларак, илнең социаль-икътисадый үсеше, тотрыклылыкны саклау, демократия һәм федерализмны ныгыту, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык өчен җаваплы икәнлекне аңлыйбыз. 

​2021 елның 17-19 сентябрендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашып, Россия татарлары үзләренең актив гражданлык позициясен, Ватаныбызны һәм татар халкының рухи-мәдәни үзәге булган Татарстан Республикасын ныгыту яклы булуын белдерде. 

​Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланыр алдыннан чакырылган Милләт җыенында катнашучылар җанисәп, гражданнарның яшәү шартлары турындагы күптөрле күрсәткечләр белән беррәттән, татарларның төбәкләр һәм торак урыннарда бүгенге көндә ничек урнашуын, туган тел мәсьәләсендә үзбилгеләнүен күрергә мөмкинлек бирәчәк дип саный.

Халык санын алу нәтиҗәләре җәмгыятьтә барган үзгәрешләр динамикасын бәяләүдә, илнең социаль-икътисадый үсеш планнарын формалаштыру буенча дәүләт карарлары кабул иткәндә мөһим нигез булачак. Әлеге нәтиҗәләргә карап, Россия Федерациясендә яшәүче күпмилләтле халыкның, шул исәптән татар халкы вәкилләренең дә социаль-мәдәни ихтыяҗлары ачыкланачак.

​Татар халкының Милләт җыенында катнашучы делегатлар, 2020 елның августында узган Милләт җыенында кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»нең төп нигезләмәләренә таянып, үз эшчәнлекләрендә беренчел бурычлар дип түбәндәгеләрне билгели:

  1. ​Татар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегендә, халкыбызның милли үзаңын саклау һәм үстерү максатын алга куеп, бай тарихи-мәдәни мирасыбызны файдалану. 
  2. ​Татар халкының белем-мәгърифәткә омтылышын һәм рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру мәсьәләләрендә дәүләт һәм хакимият органнары, социаль-мәдәни учреждениеләр белән тыгыз бәйләнештә эшләү.
  3. ​Татар җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга буларак, Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашу. Җанисәп нәтиҗәләренең киләчәктә милли-мәдәни үсешне тәэмин итүгә юнәлтелгән, туган телне өйрәнү, мәдәни мирасны һәм этник үзенчәлекләрне саклау буенча максатчан чаралар күрү мөмкинлеге ача икәнлеген аңлату.
  4. Татар милли-мәдәни оешмалары тарафыннан гражданнарга һәм аларның гаиләләренә җанисәптә катнашуда ярдәм күрсәтү. Шул исәптән, Интернет челтәрендәге «Дәүләт хезмәте» системасы аша катнашуның өстенлекле вариант булуын ассызыклау.
  5. ​Барлык татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында төбәкләрдә татарларның бердәмлеген саклап калуга һәм ныгытуга юнәлдерелгән координацияләүче һәм киңәшче структуралар, милли советлар (Милли шуралар) төзү.
  6. ​Төбәкләрне өйрәнүче татар белгечләренә, оешмаларга авыллар, районнар һәм шәһәрләр, төбәкләр тарихын торгызу, кешеләрнең язмышлары, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар оешмалары эшчәнлеге турында материаллар туплауда һәм бастырып чыгаруда һәрьяклап ярдәм итү.
  7. ​Татар дин әһелләренең илебездәге татар мәхәлләләрендә татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу гамәлләренә теләктәшлек күрсәтү.
  8. ​Идел буе Болгар дәүләтендә Исламның рәсми дин буларак кабул ителүенә 1100 ел тулу бәйрәмен әзерләүгә һәм уздыруга актив катнашу. РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә әлеге бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар оештыру. 

​Милләт җыены делегатлары бай мәдәни мирасны, телебезне һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләрендә татарлар үзләре әйдәп баручы рольне уйнарга тиеш дип инанган. Бу эшчәнлекнең уңышлы һәм нәтиҗәле булуы безнең активлыкка, иҗтимагый берләшмәләрнең активлыгына бәйле.

Без традицияләргә тугъры, без үзебезнең омтылышларыбызда бердәм! Без халкыбызның киләчәгенә ышанабыз! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100