Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары

8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, татар дөньясындагы иң күренекле гүзәл затларның исемнәрен барларга булдык. Без төрле өлкәләрдә эшләгән белгечләрдән иң күренекле татар хатын-кызларын атауны сорадык. Җаваплар нигезендә татар тарихында иң танылган хатын-кызларның исемлеген әзерләдек. 

news_top_970_100
Татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары

Безнең экспертлар - 

Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин
Театр белгече Нияз Игъламов
Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова
Татар районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов
Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин
Язучы, драматург Рабит Батулла
Бөтендөнья татар конгрессының Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов 

Алып баручы Зөлфәт Зиннуров

Аларның һәрберсеннән "Татар хатыны" дип аталырга лаеклы биш кешене атауларын сорадык. Шулардан чыгып, без исемлекне төзедек.

Сөембикә ханбикә өчен 6 тавыш бирелде. Сөембикә (якынча 1516 – 1557) – Казан ханбикәсе. Ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.

Сөембикә һәм аның улы Үтәмеш. Билгесез автор рәсеме. Салават Камалетдинов фотосы

Мөхлисә Бубый – 4 тавыш

Мөхлисә Бубый (1869 – 1937) – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә. Хатын-кызлардан беренче казый, педагог.

Әлфия Авзалова – 4 тавыш

Әлфия Авзалова (1933-2017) — Татарстанның халык, РСФСР атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Нурсолтан ханбикә – 3 тавыш. Нурсолтан ханбикә (якынча 1451 елда туган) - Казан ханбикәсе, Мәскәү белән килешү төзеп, ханлыкның мөстәкыйльлеген ныгытуы белән билгеле.

Нурсолтан ханбикәнең Мәскәүгә килүе. Билгесез рәссам

Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская - 3 тавыш

Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская  (1892-1974) - беренче татар актрисасы. 

Сара Садыйкова – 3 тавыш.

Сара Садыйкова (1906-1986) — татар композиторы, актриса, җырчы.

Гәүһәршат ханбикә – 2 тавыш

Билгесез рәссам сурәте

Гәүһәршат ханбикә (1481 – 1546) - Казан ханбикәсе, Казан ханлыгының сәяси тормышында зур роль уйнаган шәхес.

Фатиха Аитова – 2 тавыш

Фатиха Аитова (1866 – 1942) – 1907 елда татар кызлары өчен дөньяви белем бирү йортын ачкан хатын-кыз.

Ольга Санфирова – 2 тавыш

Чыгышы белән Самарадан булган татар кызы (1917-1944). Советлар Союзы Герое. Белоруссия фронтының 325нче төнге бомбардировка авиация дивизиясенең авиацион полк командиры

Сәкинә Шәймиева – 2 тавыш

Сәкинә Шәймиева (1939-2018) - Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны.

Берешәр тавыш җыйган хатын-кызлар 

Тайдулла (? − 1361) – Үзбәк ханның хатыны;

Сүзге бикә (? - 1598) – Себер ханы Күчемнең хатыны;

Җаникә (1380-1437) – Туктамыш ханның кызы, Идегәйнең хатыны;

Газизә Сәмитова (1862— 1929) - шагыйрә.

Алимә Абденнанова (1924-1944) – кырым татары, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) – җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.

Хәния Фәрхи (1960-2017) – Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы.

Фәүзия Бәйрәмова (1950 елда туган) – сәясәтче, язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап актив эшчәнлек алып барган шәхес.

Йолдыз Миңнуллина (1985 елда туган) - шагыйрә.

Зилә Вәлиева (1952 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, хәзерге вакытта «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры.

Флера Сөләйманова (1939 елда туган) - җырчы, Татарстан Республикасы халык артисты.

Софья Гобәйдуллина (1931 елда туган) – композитор, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Камәрия Хәмидуллина (1949 елда туган) – Казан шәһәре Мәскәү районының 2нче номерлы татар гимназиясе директоры.

Чулпан Хаматова (1975 елда туган) – Россиянең театр һәм кино актрисасы.

Шәмсия Җиһангирова (1951 елда туган) - шагыйрә.

"Сөембикә иң атаклы татар хатыны"

Безнең экспертлар исемлеккә кергән хатын-кызлар хакында фикерләрен дә белдерде.

Нияз Игъламов: 

– Сөембикә, минемчә, иң атаклы, иң популяр татар хатыны. Калганнар – әдәбият һәм сәнгать өлкәсеннән, чөнки минем өчен шушы өлкәләрдән кыйммәтлерәк нәрсә юк. Алар арасында беренче татар һәм мөселман дөньясында актриса, беренче шагыйрә һәм фольклорчы, безнең арадан иртә киткән минем иң яраткан татар жырчысы һәм, аллага шөкер, әлегә исән булган иң талантлы татар шагыйрәсе.

"Сәкинә Шәймиева үзен Ханбикә кебек тота белде"

Рабит Батулла:

– Себер ханлыгы башлыгы Күчем хан хатыны Сүзгебикә, Сүзге ханым. Ул бик мәшһүр. Казахлар аның турында легенда, романнар язды. Безнекеләр өлгерә алмый әле, мине көтеп яталар булса кирәк. Күчем хан урманнарга чыгып китә дә, Ермак урап ала, ныгытмада Сүзге бикә кала. Манарадан кычкыра: “синең янга төшәм, әгәр Армияңне ерагайтсаң” ди. “Мин картларга, балаларга котылырга ирек бирер идем” ди. Ермак үти, Сүзге бикә бөтен карт-корыларны, бала-чагаларны чыгара. Ермак аның янына менгәндә, Сүзге бикә күкрәгенә хәнҗәр кадап үлгән була. Шулай итеп, туганнарын, хәзинәсен коткарып калган һәйкәл куярлык шәхес ул .

Сөембикә җәберләүләргә түзә алмыйча Касыйм ханлыгы манарасыннан сикергән дигән фараз бар.

Нурсолтан бик зур сәясәтче, Мәскәү белән дус яшәргә тырышкан. Көчле рухлы, абруйлы булган. Халыкара сәясәттә дан казанган хатыннарның берсе. Стратегиясе, тактикасы булган. Ул Казан һәм Кырым ханлыкларын дус яшәтә алган.

Мөхәммәт Әминнең кызы Гәүһәршат. Бик зур сәясәтче, интригант. Казан һәм Кырым, Казан белән Мәскәү арасында хәйләкәр сәясәт кыла белгән кеше.

Минтимер Шәймиевнең хәләл җефетен Сәкинә Шакир кызын үрнәк итеп куям, Илбашының хатыны була алганына күрә. Горбачевның хатыны иреннән алда йөри иде. Татар җитәкчеләренең хатыннары бик алга чыкмый – бу борынгыдан килгән. Сәкинәбикә зур бер Илбашының хатыны була алды. Артык алга да чыкмады, җәмәгать эше дә башкарды, киенә, үзен тота белә иде. Ханбикә кебек тота белә иде. Олы дәрәҗәдәге ирнең хатыны була белү өчен ул шундый тәрбия алган булырга тиеш. Президент хатыны дип теләсә нәрсә эшләп йөри торган хатыннар да бар.

Тагын Мәгубә Сыртланова шаккаткыч батырлыклар эшләгән татар очучысы. Исән кайткан, үз үлеме белән үлде. Фашистлар аларны "төнге убырлар" дип атый торган булган. Алар фашистлар самолетларына гел төнлә һөҗүм итәләр. Алар түбәннән оча торган вак самолетларда очалар да, күзгә күренмиләр, нәкъ убырлы кебек.

Ольга Санфирова дигән тагын бер татар кызы бар. Советлар Союзы Герое. Ул да шаккаткыч батырлыклар кылган.

Кырым татарларыннан Алинә Абденнанова бар. Фашистлар тылында була, ләкин аннары җәзалауларга дучар була. Җәзаласалар да, үзенекеләрен сатмый. Аннары атып үтерәләр. Кырымда аны бик дәрәҗәлиләр, бюст та куелган. Ул батыр хатынны да үзебезнеке итәргә кирәк. Татар бит ул. Аны зурларга кирәк.

Аннары минем хатын һәйкәл куярлык, дип шаяртты Рабит Батулла.

"Ханбикәләрдә халык гаделлек күргән"

Бөтендөнья татар конгрессының Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандадиты Айрат Фәйзрахманов исемлеккә :

– Тайдулла – Үзбәк ханның хатыны. Җанибәк ханның анасы булган. Алтын Урдага тәэсире зур булган, хәтта үзе дә дәүләт белән идарә иткән диләр.

Ханбикә Нурсолтан – тарихта исеме билгеле өч ханның бер-бер артлы хатыны булган. Ике ханның анасы булган. Казан, Кырым ханлыгы тарихларына, хәтта Русия дәүләт тарихында дипломатия өлкәсендә тәэсире зур булган.

Сөембикә – дәүләтчелегебезне саклап калу өчен көрәшкән ханбикә.

Мөхлисә Бубый татар гына түгел, ислам халыклары тарихында шактый күп эз калдырган кеше. Киң белемле, хәтта казый булып сайланырлык белеме булган хатын-кыз. Белеме, зирәклеге, акыллыгы аркылы хатын-кызның ир белән бертигез булуын исбатлый ала торган хатын-кыз булган.

Бишенчесе Фәүзия Бәйрәмова булсын. Татар тарихына аның да йогынтысы зур. Суверенитет декларациясен кабул итүдә өлеше бар. Халкыбызның символы дип әйтерлек.

Фатыйха Аитова – мәгърифәтче, беренче итеп татар кызлары өчен гимназиягә нигез салган. Аитова гимназия генә ачтырган кеше түгел, ире Салих Аитовның меценат булуына сәбәпче дә булган хатын. Совет заманында ул гомумән хатын-кызларның белем системасын булдырырга өлеш керткән. Аны меценат дип тә әйтеп була. 20 гасыр башы татар хатын-кызлары өчен бер символ булып торган. Аны атаклы мәшһүр шәхес дип әйтеп була.

Җаникә ханбикә – Туктамыш ханның кызы, Идегәйнең хатыны булган. Ире Идегәй үлгәч, Кырымга күчеп киткән. Кырым ханлыгының көчле ханлык булып аерылып китүенә ул да сәбәпче булган. Хаҗигәрәй исемле ханның хан булып китүенә сәбәпче булган.

Зилә Вәлиева – Дәүләт Советында спикер булган, Мәдәният министрлыгын җитәкләгән кеше. 10 елдан артык мәдәни сәясәтне билгеләгән шәхес.

Гәүһәршат исемле ханбикә дә бар. Казан ханлыгына зур тәэсир калдырган шәхес. Сөембикәнең беренче ире Җангалиның анасы булган. Сөембикәне монда китергән. Җангали әле кечкенә чагында, Хөкүмәт белән идарә иткән хатын-кыз. Аны да атау кирәк.

Идарә итүче ханбикәләрдә халыклар гаделлек, халыкчанлык күргән. Үз иренең тугры хатыны булып күзалланган. Ире өчен киңәшче булып кабул иткән үзләрен. Шуның аркылы халыкта ихтирам казанганнар. Гәүһәршат, Нурсолтан, Сөембикә, Җаникә ханбикәләр – шундый сыйфатларга ия булган дип әйтеп була. Әсәрләрдә алар шулай сурәтләнә. Табигый матурлык, нәфислек, гүзәллек, зирәклек сыйфатларын атарга була.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 май 2023
    Исемсез
    бу исемлектә Хаматова, Сулеймановалар ни эшли? алар мәсхәрәлек исемлегендәләр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100