Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар халкы – комплекслы халык» яки юморист нидән курка?

Татар юморы нинди була? Яңа гасыр юморы үткән гасырныкыннан ни белән аерыла? Нинди темага шаяртырга ярамый? «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә заллар җыя алган популяр юмор осталары юмор турында иң җитди фикерләрен әйттеләр.

news_top_970_100
«Татар халкы – комплекслы халык» яки юморист нидән курка?
Салават Камалетдинов

Матбугат конференциясендә «Мунча ташы» юмор театры лидеры Гамил Әсхәдулла, юмор остасы һәм җырчы Җәвит Шакиров, яшь буын юмористлары — Данир Сабиров, Рифат Зарипов һәм Әбри Хәбриев катнашты.

Юмор осталары зары, ягъни, коронавируслы вазгыятькә бер караш

Гамил Әсхәдулла: «Билетлар сатылып беткән иде — бик күп концертлар калды. Команда ял итә. Иҗат белән шөгыльләнеп булмый».

Җәвит Шакиров: «Иҗат тукталмый. Яңа җырлар, яңа мәзәкләр туа. Инстачы буларак күзәтеп барам — артистлар видеолар куялар. Тамашачы көтә. Юмор хисен югалтмыйк! Оптимист булыйк! Яшерен-батырын түгел, барыбыз да кайчан концертлар башланыр дип көтә».

Әбри Хәбриев: «Авылга кайттым да, җәй буе эшләнәсе эшне ике айда башкарып чыктым: коймасын кордым, сарай идәне ясадым, яңа бәдрәф ясап ятам. Моңаерга вакыт булмады».

Рифат Зарипов: «Мартта концертларны туктатканда, без Сургут якларында идек. Концерт куймыйча, 2 мең чакрым араны борылып кайтып киттек. Төркемдә 14 кеше. Барыбызның да ипотекасы, кредиты бар. Запасларым белән төркемдәге егетләрнең бер-ике айлык кредитларына булыша алдым. Алга таба нәрсә булыр?! Запаслар кимеп бара».

Данир Сабиров: «Бездә дә хәлләр шулай. Плюслары — үз өеңдә үз хатыныңны сөясең».

СССР юморы һәм бүгенге юмор

Гамил Әсхәдулла: «СССР юморы икенчерәк иде. Анда сантехникларны, колхоз рәисләрен күрсәтә идек. Хәзерге юмор оперативрак — актуаль теманы күрсәтәбез. Пенсия реформасы килеп чыкты — күрсәттек, чөнки бу халыкка якын тема. „Мунча ташы“ — тормыш көзгесе».

Җәвит Шакиров: «СССР юмористы белән бүгенгесе арасында — җир белән күк аермасы. Элек язучы язганны чыгып сөйләү бар иде. Халык көлә иде. Хәзер монолог сөйләү бетте. Бүгенге яшьләрнең амплуасы икенче — алар „три в одном“ — җырлап та, биеп тә алалар. Бу яңача. Артист төрле яктан камил булырга тиеш».

Әбри Хәбриев: «Монологның асылы нидә? Анда сюжет бар, кульминациясе бар, кеше образда эшли. Хәзер монолог сөйләсәң, халык аңламый. Райкин, Хазанов, Петросянның башлангыч чорындагы монологларын без әле кабул итә алабыз — алар жанр үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган номерлар. Аларда сатира, сарказм, ирония бар. Хәзерге буын аны аңламый. Хәзерге заман тамашачысына фикерләү, нәрсәдер уйлау, сөйләгәнне эшкәртеп, нәтиҗәсен чыгару кирәк түгел — аңа җиңел әйбер булсын. Әйтте. Ха-ха. Бетте! Тиз кирәк.

2010 елларда булса кирәк, «Барс медиа» Зөлфәт абый Хәкимнән монологлар сатып алды. Мин аларны башыннан ахырына кадәр укыдым. Туксанынчы еллар булса, алар ха-ха булыр иде, ә инде 2010 елгы тамашачы өчен ул шарж булып кына күренде һәм аны сәхнәгә чыгып сөйләү хы-хы дип кенә кабул ителер иде.

Бүгенге көнгә туры китереп язучы Илфак абый Шиһапов иде. Ул да юк. Язучылар бар, ләкин алар язганны сәхнәдә сөйләп булмый. Тамашачы кабул итми».

Данир Сабиров: «Хәзер тыгыз юмор сорала. Элек сөйлисең-сөйлисең дә, шушы җирендә көлеп куялар иде. Хәзер озак аңлатырга ярамый. Бер-ике сүз һәм шалт — кызык булырга тиеш. Импровизация зур роль уйный.

Әмма элеккеге юморны да өйрәнергә кирәк. Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор”ын Рәшит абый Сабиров күпме сөйләде! Аларны өйрәнеп, минем дикция эшләнде».

Татар юморы

Әбри Хәбриев: «Татар халкы — комплекслы халык. Бездә бу ярамый, теге ярамый. Болай киенергә ярамый, болай сәхнәгә чыгарга ярамый… Мин Америка стендапларын карарга яратам — анда икенче атмосфера. Аларда кысалар юк: аңлаганы аңлый, аңламаганы аңламый. Аңламаган кеше шар ярып: „Мыскыл итте“, — дип кычкырып йөрми. Ошамады икән — үткәрә дә җибәрә. Каядыр язып, тәнкыйтьләп утырмый. Безнең тамашачыда, бигрәк тә журналистларда шундый әйбер бар — син сәхнәдән кечкенә генә китек әйбер әйтәсең икән, өч полоса тутырып зур мәкалә язып чыга».

Гамил Әсхәдулла: «Татарның юморы булмаса, безнең театр тулы заллар белән 40 ел яши алмас иде, Җәвит 30 ел юмор сөйләп йөрмәс иде. Татар юморы бар ул! Татар халкы итагатьлерәк. Безнең Рәшит Шамкай, Равил Шәрәфиләр, Алмаз Хәмзиннар бар!

Мин татар, рус, чуаш юморы дип бүлмәс идем. Юмор — ул нинди телдә булса да, кешенең кәефен күтәрә торган әйбер. Иран кешеләре белән сөйләшеп утырганым бар: алар да без сөйләгән мәзәкләрне сөйлиләр. Әмма һәр халыкның үз этикеты була барыбер. Безгә: «Нигә исерекләрне күрсәтәсез?» — диләр. «Без тормышны күрсәтәбез. Урамда исерек бетсә, күрсәтмәбез», — дим. Аллага шөкер, исерекләр кими. Кеше дингә ышана башлады. Без җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне күрсәтәбез һәм без аны бетсен дип эшлибез».

Җәвит Шакиров: «Татар юморы булыр — татар иң авыр вакытта да көлә белгән. Татар юморы бар, ләкин аның сөйләүчеләре аз. Аны сөйләү өчен күпме эшләргә кирәк! Бөтен кеше юморист була алмый, әмма тырышып караучылар бар. Хәзер бөтен кеше туй алып бара, биредә утырган артистларның мәзәкләре белән туйны ерып чыгалар алар. Мин туйга килеп утырам икән, кайсы артистның юморын алганлыгын санап утырам. Шулкадәр җайланды эшләре. Безгә язучылар мәзәк язып бирми бит».

Әбри Хәбриев: «Хәзер җырчылар сөйли беләләрме-юкмы — концертларында анекдот сөйли башладылар. Бу колакны ерта, күзләрне кисә торган әйбер. Илнар Сәйфиев мәзәк сөйли башласа, ярты сәгатькә сузыла…

Татар төрле җирдә юморны төрлечә кабул итә. Хәзер юмор номеры төрле-төрле приколлардан тора. Әйтик, биш приколдан, ди. Беренче икесе атты бер төбәктә, калган өчесе атмады. Шушы ук номерыңны икенче төбәктә күрсәтәсең — теге атканы монда атмый, тегендә атмаганы монда ата. Хурлаучылар шул аңламаган өлешен язып чыга инде».

Актуаль юмор яки юморист фәлсәфәсе

Әбри Хәбриев: «Юморның нигезендә актуаль материал ята. Нәрсә дөньяга шаулый — шуның турында көлергә кирәк. Вакытында бу материалны номерларыңа кыстырып калмыйсың икән — аның актуальлеге юкка да чыгырга мөмкин. Бәлки, элегрәк глобаль проблемалар алай күрсәтелмәгән булгандыр — юмор да тормышчанрак булгандыр: исерекләр, хатын-кызлар, сантехниклар, әби-чәби, бабайлар һәм башкасы, һәм башкасы…»

Рифат Зарипов: «Хәзер концертлар башлану белән бөтен артистның телендә коронавирус булыр инде».

Гамил Әсхәдулла: «Без журналистлар белән бер үк стильдә эшлибез шикелле. Яхшы журналист тема таба да, шуны ачып сала. Безнең дә оперативлык шуңа тиң, ләкин икенче төрле күрсәтелә. Юмор — ул ял иттерү чарасы да: акчасын түләп килгән кеше ләззәт алып кайтып китәргә тиеш. Элек бер чор булып алды — бер җитәкче дә юморга йөрмәде. Хәзер администрация башлыклары да килеп утыра, министрлар да… Курыкмыйлар! Чөнки начарлыкка әйтелмәгәнен аңлыйлар. Җитәкчеләр юмор хисле була башлады. Хәзер оешмада утырганда анекдот сөйләшү бетте. Кеше басылдымы, юморга карата үзгәреш сизелә».

Җәвит Шакиров: «Юмор сөйләү өчен кешенең кәефе булырга тиеш, кәефе булсын өчен тормышы яхшы булырга тиеш. Өйдә бикләнеп ятып, юмор сөйлисе килми. Хәзер юмор осталары өчен иң актуаль тема — шушы афәт, эшсезлек турында сөйләү булачак. Эшсезлек темасы 15 еллар элек актуаль иде. Күреп торасыз — күпләр эшсез калды.

Миннән бер мәзәк. «Бабай, ничә балагыз бар?» «Дүртәү, балакаем». «Кемнәр булып эшлиләр?» «Берсе — профессор, берсе — инженер, берсе — укытучы, берсе — карак». «Нишләп куып чыгармыйсың анысын?» «Юк, әлегә ул ашата», — дип әйтә ди. Кыскасы, тема җитәрлек — урынлы һәм матур итеп шаяра белү кирәк. Иң мөһиме — халыкның эше булсын, халыкның эше булса, безнеке дә булыр».

Гамил Әсхәдулла: «Хәзер кеше сатираны кабул итми башлады. Безнең өйләргә су килә — без аңа акча түлибез. Әмма эчәргә суны сатып алабыз. „Нигә чиста су килми?“ — дип сорамыйбыз. Бу — сатира. Әмма кеше мондый мәзәкне кабул итми».

Данир Сабиров: «Гамил абый темасын дәвам итеп, краннан су эчәргә ярамый — пычрак, җиләк-җимешне шул суда юарга кирәк — чиста була».

Тыелган темалар турында

Данир Сабиров: «Милли сәясәт темасы белән бик сак булырга кирәк. Минем башкорт биюе белән эләккәнне хәтерлисез инде. Номерның гомуми концепциясеннән бер кисәген генә кисеп куеп, нәрсә килеп чыкты?! Дин темасы белән сак булырга кирәк: аңлаганы аңлый, аңламаганы аңламый. Бер тапкыр Мәскәүгә самолет утыра алмаганны сөйләгән идем. Самолет 40 минут аэропорт өстендә очып йөрде. Мин моны сәхнәдән сөйли башладым: „Мөселманнар намаз укый, руслар чукына, мин на всякий случай икесен дә“, — дип. Көлгән тамашачы көлде. Берничә хәзрәт: „Нигә алай әйтәсең?“ — диде».

Рифат Зарипов: «Безнең тамашачы билдән түбән юмордан үзе хи-хи көлеп утыра инде ул. Ә чыккач: „И оятсызлар, шуны сөйлиләр бит“, — ди».

Әбри Хәбриев: «Әле алай гына да түгел, рәхәтләнеп көлә дә, „Концертмыни бу?!“ — дип кайтып китә».

Җәвит Шакиров: «Көлергә ярамаган әйберләр күп инде, һәр нәрсәне мәзәккә кайтарып калдырырга ярамый. Хатын-кыздан да көләбез, әмма ул яратып көлү булса иде. Югары даирәдәге кешеләрдән дә чама белән генә көлергә кирәк. Матур итеп кенә булдыра аласың икән — рәхим ит! Каш ясыйм ди күз чыгарырга шулай ук ярамый».

Гамил Әсхәдулла: «Мин һәрвакыт шәхесләргә кагылырга ярамый дип әйтәм. Без чиновникның, министрның кәнәфиенә кереп утырмаган. Ул бөтен җанын-тәнен биреп эшлидер. Безнең театрда гомер-гомергә Гали Галиеч образы булды. Башта Шәмси Закиров уйнады аны, хәзер мин уйныйм. Проблема бар икән, син аны Гали Галиеч аркылы күрсәт! Кирәк кеше үзе күреп ала ул. Диннән дә көлергә кирәкми. Яңа аяк басып килгән, әле аягында нык басып тормаган диннән дә көлә башласак, әйбәт түгел. Динебез ныгып бетсен, тигезсезлекләр күренә башлый икән — карарбыз». 

Әбри Хәбриев: «Бездә сәясәт темасына, рус юморы белән чагыштырганда, бик шаярып булмауның сәбәпләре бар. Шуның берсе — „игра слов“, ягъни төрлечә ишетелә торган сүзләр. Татар телендә аны бик кулланып булмый. Безнең тел сай, кысан. Бездә ул әйләнешләрне ясау авыр».

Гамил Әсхәдулла: «Безнең тел бай ул. Ләкин озын, ә юморда кыскалык сорала. Әйтик, рус: „Ты съездил?“ — ди. Татар: „Син барып кайттыңмы?“ — ди».

Юморист зары яки артисттан нигә көләләр?

Гамил Әсхәдулла: «Соңгы вакытларда артистка караш үзгәрде — алардан көлү башланды. Сез артистлар череп баеп беттегез, тегеләй-болай… Син мең кеше алдына чыгып, бер генә юмор сөйләп кара! Җиңел хезмәт түгел ул. Беренчедән, материал табып булмый. Миңа бер ханым язган иде: «Әсхәдулла шул кадәр саран — билетын газета кәгазенә баскан», - дип. Соңыннан үзе килгәч, чыгымнарны санап күрсәттем. Күзе шар булды: «Сезгә дәүләт акча бирмимени?» - ди. Безгә бер тиен бирмиләр. Без бөтен салымнарны түләп барабыз. Заманында милициягә бәйләнделәр, хәзер артистка бәйләнәләр. Татар ул бик четрекле. Һәрвакыт гаеп табарга тырыша. Чеметергә тырыша, берсе калкып чыга башласа, көнләшү китә.

Безгә кыюланырга кирәк! Дөресен генә әйткәндә, без бераз шөллибез, егетләр! Без үткенләнергә кирәген сизәбез…»

Әбри Хәбриев: «…ләкин куркыта».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100