Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Татар генералы Гани Сафиуллин турында: «Ул - лаексызга онытылган герой»

«Татар-информ» журналисты Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант, чын татар кешесе Гани Сафиуллин турында истәлекләрне барлады. Аның яшьлеге, беренче мәхәббәте, сугыштагы батырлыклары, Советлар хакимияте белән сүзгә килүе һәм аяныч язмышы турында - әлеге язмада.

news_top_970_100
Татар генералы Гани Сафиуллин турында: «Ул - лаексызга онытылган герой»

Гани Сафиуллин 1905 елда Арча районы Иске Кишет авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Алар унөч бертуган үсә. Ганигә унөч яшь булганда әниләре үлә, унбиштә — әтиләре.

1920 елгы ачлык вакытында Гани абыйсы Вәли белән Казахстан якларына чыгып китә, байга ялланып көтү көтәләр. 1927 елда Кызыл Армиягә алына ул. Шуннан соңгы тормышы хәрби хезмәт белән бәйле.

1941 елда Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. Сугыш башлангач, 930нчы укчы полкка командир итеп билгеләнә. Смоленск янындагы сугышларда катнаша. 1942 елдан — 38нче укчы дивизия командиры, Донбасс өчен сугышларда, Сталинградны саклауда, Харьков операцияләрендә катнаша.

1943 елның апрелендә 25нче гвардия укчы корпусына җитәкчелек итеп, Гани Сафиуллин Днепрны кичүдә катнаша. Корпус, 1943 елның 25 сентябренә каршы төндә Днепрны кичеп, фашистларны җиңүгә ирешә. Шушы батырлыгы өчен Гани Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнә.

Сафиуллин 1945 елның мартында 57нче укчы корпусы белән җитәкчелек итә башлый. Корпус Братислава, Прага янындагы сугышларда катнаша. 1945 елның җәендә корпус Ерак Көнчыгышка җибәрелә, Япония гаскәрләренә каршы Хингано-Мукденск операциясендә уңышка ирешә.

Сугыштан соң Гани Сафиуллин Ворошилов исемендәге югары хәрби академияне тәмамлый. 1947 елда 38нче гвардия корпусы җитәкчесе итеп билгеләнә. Шул вакытта ул бер солдатны дезертирлыкта гаепләүгә каршы чыга. Аны партиягә каршы сүзләр әйтүдә гаепләп, 1949 елда вазифасыннан азат итәләр.

Шул ук елны 10нчы гвардия укчы дивизиясенә, 1950 елда 16нчы гвардия укчы корпусына, 1956 елны 112нче укчы корпусына командир урынбасары итеп билгеләнә. 1957 елның июнендә отставкага китә.

Гани Сафиуллин 1973 елның 14 октябрендә Казанда вафат була. Арча зиратына җирләнгән.

«Гани Сафиуллин кебек якташ булу — зур горурлык»

Гани Сафиуллин — татарлар арасында зур дәрәҗәгә ирешкән хәрбиләрнең берсе. Әмма аның исемен хәтта Татарстанда да белмиләр дияргә була.

Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, туган авылы Иске Кишеттәге төп нигездә 2015 елның 6 маенда Гани Сафиуллинның музее ачыла. «Таттелеком» җитәкчелеге тырышлыгы белән аның турында документаль фильм да төшерелгән.

Фильмның режиссеры, полковник Рөстәм Гомәров фикеренчә, Гани Сафиуллин кебек онытылып баручы геройлар бик күп.

Гани Сафиуллин кебек якташ булу — ул зур горурлык. Шуңа өстәп, мин үзем дә хәрби кеше, — дип башлады сүзен Рөстәм Кәримулла улы.- Без Гани Сафиуллин турында фильмны үзебез өчен, яшь буын өчен төшердек. Мин бу эштә профессионал түгел. Мәгълүматны интернеттан, сугыш турындагы фильмнардан өзекләр алдык. Татарның шундый данлыклы кешесе булуын белсеннәр иде дигән теләктә, биографиясе буенча эшләдек ул документаль фильмны, акча өчен түгел.

«Ул — ике фашист генералын әсирлеккә алган кеше»

Рөстәм Гомәров сүзен дәвам итте.

— Гани Сафиуллинның язмышы, бик күп геройларныкы шикелле үк, бик авыр булган. Ул армиядән китәргә мәҗбүр ителгән. Чөнки ул вакытта кыю, акыллы генераллардан котылу ягын караганнар. Гани Сафиуллинны 1957 елда, формаль сәбәп табып, авыру дип, отставкага җибәрәләр. Генераллар өчен 51 яшь — ул бик аз. Шуңа өстәп, аңа хәрби киемен дә кияргә ярамаган. Жуковның да язмышы шулай булган бит.

Гани Сафиуллин бик тә данлыклы генерал Михаил Степанович Шумилов кул астында эшләгән. Чуйков үз армиясе белән Берлинга юнәлгәндә, Шумилов армиясе Прагага таба барган. Болар — 1942 елда Сталинградны саклап калган армияләр. Чуйков армиясе Сталинградның үзендә сугышлар алып барса, Шумилов армиясе көньяк-көнбатыш юнәлешне каплап тора. Фашистларның иң көчле һөҗүменә Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге 38нче дивизия каршы чыга.

Сугышның беренче көннәреннән үк Сафиуллин үзен яхшы командир буларак күрсәткән. Ул һәрвакыт солдатларның гомерләрен сакларга тырышкан. Сафиуллин хәрби операцияләрне дә төнлә качып кына үткәрә торган булган.

Гани Сафиуллин беренчеләрдән булып, фашистларның ике генералын әсирлеккә алган. (Сталинград янындагы бәрелештә — 371нче пехота дивизиясе штабы җитәкчесе генерал Мориц фон Дреббер, Сталинградный Ворошилов районы территориясендә — генерал-лейтенант Шиллер — ТИ). Шумилов армиясендә ул иң яшь дивизия командиры булган. Фашист генералларның берсенә — 64, икенчесенә 70 яшь була. Алар яшь полковник Сафиуллинны күреп шакката. «Ничек инде шундый яшь килеш безгә каршы бара ала?» — дип әйтәләр.

Казахстанлылар да аны үзләренең милли герое дип саныйлар. Бөек Ватан сугышы елларында Казахстан территориясендә тупланган өч дивизия иң данлыклы дивизияләр булып санала. Беренчесе — Панфиловның 316нчы дивизиясе («28 панфиловцев»), икенчесе — Гани Сафиуллинның 38нче дивизиясе (беренчеләрдән булып, гвардия исеме алып, 73нче гвардия дивизиясе дип атала башлый), өченчесе — 29нчы дивизия. Шушы өч дивизия сугышның хәлиткеч вакытларында һөҗүмгә каршы бара.

Кайбер командирлар сыйфат белән түгел, сан белән сугышканнар. Ягъни, алар төптән уйламыйча, солдатларны жәлләмичә эш иткән. Ә Гани Сафиуллин андый булмаган. Аны данлыклы полководец Суворов белән чагыштырып була.

Гани Сафиуллин — лаексызга онытылган шәхес. Ул үзе язган мемуарларны да хәзер табып булмый. Ул китаплардан Сталинград шәһәрен саклап калу, солдатларның геройлыклары турында күп нәрсә белеп булыр иде.

Сталинград сугышында полководецлар арасында Советлар Союзы Геройлары күп булмый. 1942 елның 28 июлендә Сталинградны саклап кала алмау куркынычы иң югары ноктага җитә. Сталин бер адым да артка чигенмәскә дигән приказ чыгара. 29ы исә полководецларга орденнар бирү турында указга кул куя. Алар — Кутузов, Суворов, Александр Невский орденнары. Бу әйбер юктан гына эшләнелми. Әгәр дә Сталинградны калдырып, артка чигенсәләр, бөтен нәрсә бетте дигән сүз. Суворовның икенче дәрәҗә орденын беренчеләрдән булып Гани Сафиуллин ала. Сафиуллин шулай ук Британия империясе орденына ия булган кеше, — дип сөйләде Рөстәм Гомәров.

«Гани Сафиуллин яшәгән йортта мемориаль такта да юк»

Геройның туган авылында музей да дәүләт күләмендәге тырышлык белән түгел, «Таттелеком» җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән эшли башлаган. «Ул тотынмаса, Гани Сафиуллинның музее да булмас иде», — ди Рөстәм Гомәров.

Ниһаять, Түбән Кама шәһәрендәге кадет корпусына Гани Сафиуллин исеме бирелде. Соңгы елларында Гани Сафиуллин Казанның Адамюк урамы, 4 йортта яши. Тик анда һаман да мемориаль такта юк, күз алдына китерәсезме? Дөрес, Казанда аның исеме белән аталган Сафиуллин урамы бар. Тик аны дөрес итеп «генерал Сафиуллин урамы» дип атамаганнар. Әлеге урамның нәкъ менә генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исеме белән аталуын беркем белми.

Ни өчен шулай килеп чыккан? Чөнки ул чорда күп кенә геройларны таптап изгәннәр. Геройлар — ул бернәрсәдән дә курыкмаучы, үзләрен жәлләмәүче батыр егетләр. Онытылган геройлар — кайвакыт җитәкчелеккә каршы килеп, кайбер мәсьәләләрне үзләре хәл итүчеләр.

Ни өчен шулай килеп чыккан? Чөнки ул чорда күп кенә геройларны таптап изгәннәр.

Батырларның нәтиҗәләре ахыр чиктә дөрес дип табылса гына, аларны исәпкә алганнар. Хата килеп чыкса, йә атып үтергәннәр, йә хәрби дәрәҗәләрен төшергәннәр. Тик беркем дә аларның тормышларын куркыныч астына куеп, шундый рискка барулары турында уйламаган. Ә сугышта барысы да план буенча гына бара алмый. Килеп туган ситуациядән ничек чыгарга икәнен шул кешеләр генә белгән. Тик аларны еш кына санламаганнар.

Безнең күп кенә герой егетләребез онытылып беткән. Күбесе герой булып исәпкә алынмаган. Безнең — һәр кешенең бурычы — алар турында күбрәк сөйләргә, күбрәк белергә. Аларны һичкайчан да онытырга ярамый, — диде Рөстәм Гомәров.

Армиягә — туры музейдан

Гани Сафиуллинның музее 2015 елда аның туып-үскән нигезендә ачыла.

— Ул Казахстан далаларына чыгып киткәч, авылдагы төп йортта аның абыйсы Габдрахаман яшәп кала, — дип сөйләде китапханәче, Гани Сафиуллин музей-утары җитәкчесе Гөлфия Габитова.

Хәзер Гани Сафиуллинның музей-йорты шушы нигездә урнашкан. Ул йортны Гадбрахманның оныклары, Газизнең балаларыннан «Таттелеком» оешмасы сатып алды. Әлеге музей — ул шәхси йорт кебек. Чөнки ул беркайда да музей буларак теркәлмәгән. Музейны «Биектау-Сервис»ның генераль директоры Ренат Гыйбадуллин карап тора.

Йорт каршында — Гани Сафиуллинның сыны. Бакча өлешендә — Җиңү паркы. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында бакчада җитмеш төп агач утыртылды. Әле ел саен армиягә китүче егетләр, чыгарылыш сыйныф укучылары да агач утырталар.

Ишегалдында келәт тә бар. Аны 20нче еллардагыча итеп, яңадан ясадылар. Эчендә хезмәт кораллары, кирәк-яраклар саклана. Өй ике өлештән тора. Беренче өлештә — аш бүлмәсе, икенче өлеш — олы як. Аш бүлмәсендә шулай ук аш-су кирәк яраклары, мич бар. Өйдә Арчадан чыккан дүрт Советлар Союзы Герое турында да мәгълүмат бар.

Музейда Гани Сафиуллинның шәхси киемнәре, кителе саклана. Китапханәсендә булган китаплары, документларның күчермәләре, Сталинград янындагы сугыштан соң табып алынган каскалар, корал калдыклары аерым бүлкәләрдә тора. Аларны кул белән алып, тотып карарга рөхсәт ителә. Гани Сафиуллин турындагы фильмны да һәрбер килгән кешегә күрсәтәбез.

Сугыш башланган вакытта ул полк белән җитәкчелек иткән, аннары 38нче укчы дивизиясен җитәкләгән. Ә Днепрга килгән вакытта аңа корпус тапшырганнар. Аның корпус белән идарә итүе турында телевизордан да әйтмиләр. Ул бит татарлар арасында шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән бердәнбер кеше.

Гани Сафиуллинның үзе язган ике китабы бар. Лотфулла Шафигуллин берничә ел элек Иске Кишеткә килеп, шушы тыкрыкка кермәгән булса, әле бу музей да, моның кадәр мәгълүмат та булмас иде. Аның турында китап та язучы юк. Китап кына түгел, күләмле кинофильм төшерерлек кеше булган ул. Гани Сафиуллин - бәяләнеп бетелмәгән шәхес, — дип сөйләде Гөлфия ханым.

Шуңа өстәп, Арча районында бик матур традиция бар икән. Хәрби хезмәткә китүче егетләрне елга ике тапкыр Гани Сафиуллин музее яныннан алып китәләр. Хәрби комиссариат вәкилләре, әти-әниләр, озатырга килүчеләр дә музей янына җыела. Егетләр хезмәткә туры Советлар Союзы герое туып-үскән нигездән китә.

Энҗе Сафиуллина: «Әтинең бабайга үпкәсе зур иде»

Гани Сафиуллинның шәхси тормышы турында күп төрле имеш-мимешләр йөргән. Гани Сафиуллин 1929 елның ахырында Иске Кишеткә кайтып, авылның Зөлхәбирә исемле кызына өйләнгән. Тик алар бергә яшәп китә алмаган. Хәрби кеше булгач, аны йә бер җиргә, йә икенче җиргә җибәреп кенә торганнар, ә Зөлхәбирә авылда калган. Зөлхәбирә Искәндәр исемле малай тапкан. Искәндәр абый гомере буе Иске Кишеттә яшәгән.

Гани Сафиуллинның биографиясендә аның Зөлхәбирәгә өйләнүе турында бернәрсә дә язылмаган. Ул тагын ике тапкыр өйләнгән. Мәскәүдә 1934 елда Нинель исемле кызы, 1947 елда Казанда Эмилия исемле кызы туа. «Гани авылдагы гаиләсен онытты», — дигән сүзләр дә булган. Гани Сафиуллинның беренче хатыны Зөлхәбирәдән туган улы Искәндәрнең олы кызы Энҗе Ганиева-Фәйзрахманова моны Сафиуллиннар гаиләсенең фаҗигасе дип атады.

— Әти-әни белән Казанга бабайга кунакка барып йөргәнебезне хәтерлим. Безне бик яхшы каршы ала иде, күзләре яшьләнә торган иде. Йомшак күңелле кеше иде. «Ничек шундый йомшак күңелле кеше сугышта геройлыклар эшли, дивизияләр белән җитәкчелек итә алды икән», — дип исем китә.

Авылга сирәк кайтты. Әтинең аңа бик зур үпкәсе бар иде, шуңа күрә дә алар сирәк аралаштылар. Гани бабайның ике кызы булуы документларда теркәлгән, ә әти бер җирдә дә юк. Әти армиядән кайтып, аны эзләп баргач, ул икенче хатыны янында әтигә «улым» дип түгел, «энем» дип эндәшкән.

Балалар белән иншалар язганда да, төрле җирдә чыгышлар ясаганда да без аңа беркем дә түгел сыман идек. Советлар Союзы герое Кузнецовның: «Нигә син һаман йөргән буласың? Ул сезне үзенеке дип кабул итмәде», — дип әйткәне булды. Бабай кабул итмәгәннән түгел ул. Аның безнең белән бик якынаясы килде. Безнең әнине, киленен бик каты ярата иде. Бер сеңлебезне: «Ул баланы миңа бирегез, үзем тәрбиялим», - дип сорый иде.

Әтинең сөйләгәне бар иде — әтисе сугышта булгач, аңа офицер паегы бирә торган булганнар. «Шул паек хисабына тыкрыгыбыз белән исән калдык», — ди иде. Аннары безнең әти Ереванда хезмәт иткән. Анда Сталинның дачасы булган. Кемне саклаганын да белмичә, сакта торган ул. Кайтып киткәндә генә аңа: «Сез Сталинны сакладыгыз», — дип әйткәннәр. Монда Гани бабайның роле булмады микән дип уйлыйм инде үзем.

Әти белән Гани бабай бер-берсенә шундый охшашлар иде. Фотографияләрен рәттән куйсаң, кайсы кем икәнен аерып та булмый. Соңгы тапкыр авылга мин 5-6 классларда укыганда кайтты ул. «10 сыйныфны тәмамлагач, син безгә киләсең, мин сине Казанда урнаштырам», — дип әйтә иде. Мин 10да укыганда көз көне ул 68 яшендә вафат булды.

Әти дә, әни дә: «Үзегезнең герой оныклары булуыгызны беркайчан да онытмагыз», — дип әйтәләр иде. Хәзер мин үземнең оныкларыма шулай дип әйтәм.

«Әби белән бабайны аерган кешене һаман кичерә алмыйбыз»

Энҗе ханым сүзен дәвам итте.

Авылда әтинең (Искәндәрнең) әнисе - Гани Сафиуллинның беренче хатыны Зөлхәбирә дә яши иде. Гани, авылга кайткач, Искәндәрнең хатыны - килененнән Зөлхәбирә белән очраштыр әле дип сораган. Зөлхәбирә икенчегә кияүгә чыккан булган инде, Искәндәр дә үги әти белән үскән. Шуңа аларга барып керә алмаган ул, очраштыруын сораган. Ләкин килене очраштырмаган, авыл халкының сүзеннән курыккан.

Гани авылдагы гаиләсен оныткан икән дигән сүз — безнең гаилә өчен бик зур фаҗига. Онытмаган ул гаиләсен. Безнең әби дә, бабай да бик чибәр булганнар. Бабай, авылга кайткач, әби белән таныша, алар өйләнешәләр. Шул вакытта әбигә күз атып йөргән бер ир-ат була. Шул кеше әбинең бабайга, бабайның әбигә язган хатларын ертып барган. Бабайга: «Ул сине көтми, монда типтереп ята, тугры түгел ул сиңа», — дип хатлар язган. Ниндидер дәрәҗәлерәк урында эшләгән. Шул кеше аркасында әти дә ятимлек ачысын татып үскән, әби дә икенчегә кияүгә чыгып, яман сүзләр ишеткән. Шул кеше аркасында безнең гаилә шундый хәлгә калган. Араларын шул кеше генә өзгән. Онытмаган ул гаиләсен.

Әби дә бик яхшы хәтерли иде. Бабайның фотографиясе бар иде әбидә. «Әби, бу кеше сиңа кем?» — дип сорагач, «Кызым, ул рәсем генә», — дип әйтә иде. Үзе шул фотографиягә карап, бик матур итеп җырлап утыра иде кеше күрмәгәндә.

Ул кешене без һаман да кичерә алмыйбыз. Сугышлар бетеп, дөньялар тынычлангач, ул: «Менә мине санламадыңмы? Көткән булдыңмы? Мин сезне шулай иттем әле», — дип әбигә үзе әйткән. Әтигә дә: «Кичер, улым. Синең каршында мин менә шулай эшләдем», — дип әйткән. Безнең әти дә яхшы күңелле иде. «Ярар инде, булган, беткән», — дип җавап биргән. Әти үзе үги әти белән үскән шул, сыер куеннарында да йоклаган чагы булган. Шундый кешеләр аркасында тормышлар бозыла да инде. Балалар да, сугыш аркасында түгел, шундый адәмнәр аркасында ятим кала.

Язмышы аяныч булган инде аның. Вәли дигән абыйсы белән өйдән чыгып китеп, йөри торгач, Тургай даласына барып чыгалар. Анда нәрсәдер урлап ашаганда, бабайны милиция эләктерә, ә Вәли качып котыла. Ул аны сугыштан соң бик озак эзләде. Инде табып, күрешергә барам дип, юлга җыенганда, Вәли үлеп китә. Исән чакта очраша алмыйча да калалар.

Йөрәгем бик әрни инде, сеңлем, аны сөйләп бетереп булмый. Туры сүзле кеше иде ул… Советлар хакимияте белән дә тарткалашкан чагы булган аның. Шуңа рәнҗетелгән дә. Аның хәрби званиесен дә төшергәннәр бит. Ул үзе өчен йөргән кеше түгел. Сугыш вакытында Туктаров исемле кешегә медален кайтарырга булышып йөргән кеше ул. Аның турында бернәрсә юк. Өстән-өстән генә «менә шундый герой булган, шунда-шунда сугышкан» дип кенә әйтеп китәләр.

Әлбәттә, үпкәлибез дә инде. Үзе язган китаплары да югалып бетте. Китаплар язарга, фильмнар төшерергә лаек кеше, берсүзсез.

«Авылдагы күмәк хуҗалыкның исемен Гани Сафиуллин дип атыйк әле», — дип хуҗалык җитәкчесеннән күпме сорадым. «Ярар, әйтеп карармын», — диде. Бер-ике айдан: «Ой, бик озын була дип әйттеләр», — ди. «Балтачта «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге» хуҗалык бар бит әле, Гани Сафиуллин дигән исем бик озынмы?» — дип сорадым. Җавап бирүче булмады, хуҗалыкны аның исеме белән атамадылар», — дип сөйләде Энҗе ханым. 

Разил Вәлиев: «Гани Сафиуллин кебек шәхесләр турында күбрәк язарга кирәк»

Әйтеп үткәнебезчә, Гани Сафиуллин турында әсәрләр язылмаган. Үзе язган мемуарларын да китап киштәләреннән табып булмый. Халык шагыйре Разил Вәлиев: «Гани Сафиуллин кебек шәхесләр турында күбрәк язарга кирәк», — дигән фикердә булуын белдерде.

Андый шәхесләр турында язарга кирәк. Бернәрсә дә юктан гына бар булмый. Бу мәсьәләне күтәреп чыгарга кирәк. Сез, журналистлар күбрәк язсагыз, бәлки файдасы күбрәк булыр иде. Безнең шикелле вак-төяк җитәкчеләрнең кайсыдыр җирләргә мөрәҗәгать итүе белән генә бу мәсьәләне чишеп буладыр дип уйламыйм, — диде Разил Вәлиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100