Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эзләре буйлап Мурманскига сәяхәт

Бу көннәрдә «Интертат» хәбәрчесе Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан иң эре шәһәр – Мурманскида булып, милләттәшләр, Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашып кайтты. Ул сәфәрдә күргәннәрен язды.

news_top_970_100
Татар эзләре буйлап Мурманскига сәяхәт
Салават Камалетдинов

Самолеттан чыгуга, Мурманск салкын һәм саф һавасы белән каршы алды. Кышкы суыкта каткан керләрне өйгә алып кергәч, бүлмәгә салкын исе тарала. Арктика исе дә нәкъ шундый. Нольдән нибары 1-2 градус түбән температура минус 10-15 булып тоела. Бөтен дөньяны җиңелчә генә ак кар каплаган. Төньяк җирләренә тәүге тапкыр аяк басканда, күңелдән: «Менә нинди икән ул Арктика», –- дип уйлап куясың. Төнлә яуган кар көндез эреп тә бетте.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мурманскига баруымның сәбәбе – Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкләгән делегация составында Арктика башкаласында яшәүче милләттәшләргә хөрмәт күрсәтү, Төньяк флотта хезмәт итүче якташларның хәлен белү иде.

Мурманск – ул Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан шәһәрләр арасында дөньяда иң зурысы. Ул әле яшь кала. Аңа 1916 елның 4 октябрендә генә нигез салынган. Ул тарихка Россия империясе төзегән соңгы шәһәр булып кереп калган. Бүгенге көндә биредә 270 меңнән артык кеше яши, шуларның 6 меңгә якыны – татарлар.

«Атомфлот» оешмасын төзегән Әнвәр Ибраһим улы Тумпаров

Тарихи ватаныбыз булмаган җирдә, кырыс шартларда, безнең өчен ят климатта шулкадәр милләттәшнең яшәве сокландыра. Алар анда җан асрап кына ятмый, ә үзләренең хезмәте белән тирә-якта дан тота. Шундый якташларыбызның берсе – дөньяда тиңе булмаган «Атомфлот» оешмасын төзегән, 30 елга якын анда җитәкчелек иткән Әнвәр Ибраһим улы Тумпаров (01.08.1927-04.05.2007).

Фото: © Салават Камалетдинов

Сәфәребезнең төп миссиясе дә Әнвәр Тумпаровның истәлеген мәңгеләштерү, татарларның абруен, җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтү иде. Без, Васил Шәйхразыев җитәкләгән Татарстан делегациясе вәкилләре, Мурманск өлкәсе җитәкчелеге катнашында 24 октябрьдә «Атомфлот» идарәсенә кергән урында тантаналы рәвештә Әнвәр Тумпаровка истәлек тактасы ачтык.

Фото: © Салават Камалетдинов

Тантаналы чарада катнашкан Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Евменьков Әнвәр Тумпаровның хезмәт батырлыгын югары бәяләде.

«Әнвәр Тумпаров – 1950 елда Кола ярымутравына килеп, биредә белем алган, мастердан завод директорына кадәр данлы хезмәт юлы үткән шәхес. Без бүген аңа зур җылылык белән ихлас хөрмәтебезне күрсәтәбез. Ул – төрле милләт кешеләренең, төньякка килеп, авыр шартларда Мурманск өлкәсенең потенциалын үстерүдә күрсәткән хезмәт батырлыгының ачык мисалы. Әнвәр Тумпаров кебек шәхесләр, Аркитиканы уңышлы үзләштереп, Мурманск өлкәсен Россиянең төньяк форпостына әверелдерде. Әнвәр Ибраһимовичның истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыккан Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтебезне белдерәбез», – диде Владимир Евменьков.

Владимир Евменьков

Фото: © Салават Камалетдинов

Васил Шәйхразыев Әнвәр Тумпаровка истәлек тактасын куярга теләктәшлек белдергәннәре өчен Мурманск өлкәсе җитәкчелегенә һәм «Атомфлот» оешмасына рәхмәтен җиткерде. «Әнвәр Тумпаров Әстерханда туган, берникадәр вакыт Үзбәкстанда, Одессада яшәгән, ә 1950 елдан бирле аның тормышы Мурманскида үткән. Ул эшли башлаган дәвердә биредә буш кыр булган. Әнвәр Тумпаров җитәкчелегендә кечкенә генә завод дөньяда тиңе булмаган атом бозваткычлары флотына әверелгән. Нәтиҗәле хезмәте өчен, ул Советлар Союзының иң дәрәҗәле бүләкләренә лаек булган, «Мурманскиның мактаулы гражданины» исемен йөрткән», – диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев

Фото: © Салават Камалетдинов

«Атомфлот»ның генераль директоры вазифаларын башкаручы Леонид Ирлица мондый бозваткычлар флоты Россиядә генә түгел, дөньяда бүтәнчә булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, шушы флоттан башка Арктиканы өйрәнүне күз алдына да китерә торган түгел.

Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев Әнвәр Тумпаровны маяк белән чагыштырды. «Безгә, Мурманск өлкәсе татарларына, Әнвәр Тумпаров үрнәк булып тора. Аның исемен мәңгеләштерү безнең өчен бик мөһим иде», – диде Раил Биккиняев. Ул да, үз чиратында, Татарстан һәм Мурманск хөкүмәтләренә, Бөтендөнья татар конгрессына, «Атомфлот» оешмасы җитәкчесенә рәхмәтен белдерде.

Раил Биккиняев

Фото: © Салават Камалетдинов

17 катлы йорт кадәр биеклектәге бозваткыч

Тантаналы чарадан соң, без барыбыз да «Җиңүгә 50 ел» дигән атом бозваткычына экскурсиягә юнәлдек. Казан аэропортында самолетка ничек тикшереп уздырсалар, бозваткычка да шулай кертәләр. Чит илләргә чыкканда алдан рөхсәт аласы юк, ә монда – кирәк. Без килгәнче үк биографияләребез тикшерелгән иде. Атом белән эшли торган объектка кергәндә шундый тәртип.

«Атомфлот»ның Россия икътисады һәм куркынычсызлыгы өчен әһәмияте әйтеп бетергесез. Атом бозваткычлары Төньяк боз океаны буйлап илнең көнбатышыннан көнчыгышына кадәр хәрби һәм сәүдә корабларына су юлы ярып бара. Суэцкий каналы аша Мурманскидан Япониягә кадәр юл озынлыгы 12 мең миля булса, Төньяк боз океаныннан – 2 тапкыр кыскарак. Кораблар 37 көнлек юлны боз аша 18 көндә үтә.

Без кергән «Җиңүгә 50 ел» атом бозваткычы, 2017 елның 25 августында Мурманскидан Төньяк полюска кадәр 3 тәүлек йөзеп, дөнья рекорды куйган.

Фото: © Салават Камалетдинов

Озынлыгы 160 метр, киңлеге 30 метр, биеклеге 55 метр (17 катлы йорт кадәр), ә авырлыгы 26 мең тонна тәшкил иткән корабль 75 мең ат көченә ия һәм 30-40 км/сәг тизлек җыя ала.

Фото: © Салават Камалетдинов

Реактордагы атом төше суны парга әйләндереп, генераторны хәрәкәткә китерә һәм электр энергиясе эшләп чыгара. Шул энергия корабльне йөртә.

Сулда – Дмитрий Лобусов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бозваткыч калынлыгы 3 метрлы бозны ватып барырга исәпләнсә дә, кайвакыт каршыга 20шәр метрлы айсберглар килеп чыга. Корабль аларны балта белән чапкан кебек яра», – ди бозваткычның капитаны Дмитрий Лобусов. Шулкадәр куәтле машинага заправка 5-6 елга бер генә ясала. Азык-төлек запасы җитсә, 90 кешелек экипаж еллар буе йөзәргә мөмкин. Шулай да, эш графигы биредә 4 ай эшләп, 4 ай ял итүгә көйләнгән.

Бүгенге көндә «Атомфлот»ның 7 бозваткычы бар. Капитан сүзләренчә, флот 2 заводтан берничә яңа буын бозваткыч чыкканын көтә.

Мурманск татарлары белән очрашу

Фото: © Салават Камалетдинов

Ярты көнне «Атомфлот»та үткәргәннән соң, без кичке якта Мурманск татарлары белән очрашырга мәдәният йортына киттек. Делегациядә Казан филармониясе артистлары да бар иде. Җирле үзешчәннәр белән Казан артистлары бер-бер артлы чыгыш ясап торды, ә концерт дәвам иткән саен халык залга агыла барды. Шул арада Васил Шәйхразыев залдагы халыкны микрофонга җырлатып йөрде, үзе дә кушылып җырлады.

Фото: © Салават Камалетдинов

Берзаман, утырырга урын калмагач, хуҗаларга өстәмә урындыклар тезәргә туры килде. Концертларда я артистлардан, я телефоннан күз ала алмыйча утырсам, монда тамашачыдан күз ала алмадым. Мурманскидагы кебек көчле алкышларны минем моңарчы бер җирдә дә ишеткән юк иде. Тамашачыдан ташып торган сөенү хисе залны тутырып, тәрәзәләрдән, ишектән бәреп чыгар төсле тоелды. Менә шундый көчле энергетикалы концерт күрергә дә насыйп булды. Бер тәүлек йокламаган арыганлык үзеннән-үзе юкка чыкты.

Фото: © Салават Камалетдинов

Концертка контр-адмирал, Кола флотилиясенең штаб җитәкчесе Илдар Әхмәровның килүе бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәреп җибәрде. Кайда гына булса да, татар югалып калмый. Ул үзенең тырышлыгы, акылы, үҗәтлеге белән һәрвакыт югарыга омтыла. Мурманскида Әнвәр Тумпаров һәм Илдар Әхмәров исемнәре – моның ачык мисалы.

Илдар Әхмәров – уңнан икенче (кулында микрофон)

Фото: © Салават Камалетдинов

Төньяк флотта хезмәт итү дәверендә мин һәрвакыт Татарстан белән тыгыз бәйләнешне, якташларның ярдәмен тоям. Бүген дә көтелмәгәндә концертка, зур компаниягә чакырылдым. Туган телне, милли моңнарны ишетү рәхәтлек бирә. Мин әлеге мизгелдә үземне Казанда ялда кебек хис итәм, – диде Илдар Әхмәров.

Төньяк флотның Илдар Әхмәров җитәкләгән Кола флотилиясе Полярный шәһәрендә урнашкан. Хәзерге моментта флотилиядә Татарстаннан чакырылган 22 егет хезмәт итә. Бу исәпкә контракт хезмәтендәгеләр керми. Контр-адмирал Татарстан егетләренең Төньяк флотка күбрәк килүен теләде.

Төньяк флотта хезмәт итүче мактаулы Татарстан егетләре

Сәфәребезнең икенче көне тулысынча Төньяк флотка багышланды. Башта Васил Шәйхразыев Төньяк флот командующие, адмирал Александр Моисеев белән очрашты. Очрашуга Татарстан делегациясенең бөтен кешеләрен дә кертмәделәр. Анда бары тик Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев, Диңгез флоты ветераннарының Татарстандагы иҗтимагый оешмасы – «Диңгезчеләр җыены» рәисе Шәүкәт Сөнгатов һәм 2 флот ветераны гына катнаша алды.

Васил Шәйхразыевның Александр Моисеев белән очрашуы

Фото: © Салават Камалетдинов

Очрашу тәмамлангач, Васил Шәйхразыев безгә Төньяк флот командующие флотта хезмәт итүче Татарстан егетләрен югары бәяләгәнен әйтте. Безнекеләр кайда да сынатмый инде.

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, без барыбыз да Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очраштык. Араларында башка төбәкләрнең татар диңгезчеләре дә бар иде. Татарстан диңгезчеләренең күбесе диңгездә булу сәбәпле, очрашуга 20ләп кеше килде. Алар Казан кунакларына сөенде. Мин Саба районы егете Радик Газизов белән аралашып өлгердем. Ул хезмәтнең әйбәт барганын, флотта татарларга хөрмәт барлыгын, татарлар үзләрен уңай яктан күрсәтергә тырышуын әйтте. «Якташларны күргәч, өстән авырлык төшкән кебек булды. Әтиемә, әниемә, апама, бөтен туганнарыма, дусларыма кайнар сәлам әйтәсем килә. Мин аларны бик каты сагындым, яратам. Аллаһ бирсә, 8 айдан кайтып җитәм», – дип, «Интертат» хәбәрчесе аша туган ягына мөрәҗәгать итте Радик Газизов.

Диңгезчеләр белән уртак фотога төшкәннән соң, без хәрби корабльләрнең берсенә экскурсиягә юнәлдек. Хәрби объектта фото һәм видео төшерү өчен рәсми рөхсәт кирәк, ә смартфоннар куллану тыела. Корабльнең торган урынын да күрсәтергә ярамый, чөнки анда бик куәтле кораллар, ракеталар саклана. Бер корабль илне дошман самолетлары һәм корабльләре һөҗүменнән 300 км радиуста саклый ала. Пулеметының ату тизлеге шулкадәр көчле ки, якын килгән объектны, лазер белән кискән кебек, урталай ярырга сәләтле.

Фото: © Салават Камалетдинов

Биек һәйкәлләр шәһәре

Шушы экскурсия белән Мурманскига сәфәребез төгәлләнде. Арктика башкаласында игътибар иткән үзенчәлекләргә дә тукталасым килә. Октябрь азагы бездәге ноябрь азагын хәтерләтә. Кышка аяк басмаган әле, ләкин алтын көз киткән инде. Иртәнге тугызынчы яртыларда таң ата да, кичке бишенче яртыда кояш бата. Күктә еш кына кара болытлар хөкем сөрә, шәһәр соры төскә чума. Болытлар таралган мизгелдә исә кояшта, яз көнедәй, күзләр чагыла.

Декабрь башында биредә 40 тәүлеккә сузыла торган поляр төн урнашачак, ягъни төнне төн алыштырып торачак. Кышын поляр төнгә түзгән халыкка җәен табигать поляр көн бүләк итәчәк. Якты төннәр санын 20 тәүлеккә арттырып, 62 кояшлы төн бирәчәк.

Мурманск – ул биек һәйкәлләр шәһәре дә. Алар ераклардан күренеп тора. Сынчылары бездәге кебек вакланып тормаган. Ни өчен шулай эшләгәннәре аңлашыла да: кеше буенда ясасалар, соры көннәрдә һәйкәлләр күзгә күренмәс тә иде. Анда, чыннан да, вак-төяк әйберләр күзгә чалынмый.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мурманскиның тарихы да үзенчәлекле. Үзенең 50 еллык юбилеена ул 2 мәртәбә төзелгән. Бөек Ватан сугышында фашистлар Мурманскины кулга төшерә алмагач, самолетлардан бомбага тота. Шәһәрнең дүрттән өче җимерелә, ләкин дошманга бирелми. 1952 елда ул кабат тулысынча төзекләндерелә. Юкка гына Мурманскины «батырлар шәһәре» дип атамаганнар.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бүгенге көндә Мурманск өлкәсе, башлыча, диңгезчелек белән яши. Бер яктан, ул оборона вазифасын үтәсә, икенче яктан, илне диңгез балыгы белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы юк дәрәҗәсендә диярлек. Игеннәр үсмәгәч, терлек тә тотып булмый. Шунсы кызык, 2 ай дәвам иткән җәйдә бал кортлары бездәгедән күбрәк уңыш бирә икән. Соңгы елларда туризм үсә. Төньяк балкышны, Арктикадагы тормыш шартларын күрергә безнең ил халкы гына түгел, кытайлар да бирегә агыла башлаган. Дөньяның иң төньяк шәһәре шундый шартларда яшәп ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100