
Элек Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән, хәзер үзе аерым иҗат белән шөгыльләнүче яшь җырчы, Салават Фәтхетдинов укучысы Лия Морис кияүгә чыккан. Җырчы никах мәҗлесеннән фото-видеолар белән уртаклаша.
Лиянең тормыш иптәше – Аяз исемле егет. Аның Лиягә бик матур итеп тәкъдим ясавы турында да язган идек.
Яшьләр арасында Лиянең «Гомер бер генә», «Туктама», «Карама», «Тик син генә» кебек җырлары популяр. Аның русча яздырган җырлары да бар. Морис – Лиянең тәхәллүсе. Ул аны әтисе, талантлы композитор һәм музыкант, бик күп популяр җырлар авторы Морис Әхәтов хөрмәтенә алган.