
Элек Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән, хәзер үзе аерым иҗат белән шөгыльләнүче яшь җырчы, Салават Фәтхетдинов укучысы Лия Морисның иң бәхетле көннәре. Гашыйклар бәйрәменнән соң аңа сөйгәне Аяз кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Лия матур видеоларны социаль челтәрләрдә күрсәтте
Аяз Лиягә тәкъдимне урамда ясаган. Аның яраткан кызына искиткеч матур сүзләр белән мөрәҗәгать итүе сокландыра
«Лия, матурым, синең минем тормышымда барлыкка килүең минем бөтен дөньямны үзгәртте. Мин моны ничек аңлатырга да белмим. Күңелемә, җаныма якын кешене күпме эзләп йөрдем. Ә ул янәшәмдә генә икән.
Хәтерлисеңме безнең ничек танышканны. Ул төндә күктән йолдызлар атылды. 2 ел элек дус кызыңның бәйрәмендә. Аннан соң мин сиңа язылдым. Күпме җавап көтеп утырдым. Беренче күрешүне ничек көтеп йөрдем. Бергә паркларга, киноларга барганыбыз һаман күз алдында.
Тагын әллә ниләр әйтәсем килә, сүзләрем җитми. Бу хисне бары тик сүз белән генә аңлатып булмый. Яратам! Рәхмәт матур хатирәләр, бәхетле көннәр өчен! Һәм мин ул бәхетле көннәрнең мәңгелеккә сузылуын телим. Ә син минем белән бергә бәхетле булырга ризамы?» – дип сорый Аяз Лиядән һәм көтелгән «әйе» җавабын ишетә
Яшьләрне котлыйбыз!