Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасы җырчысы Америкадагы иреннән бала көтә: «Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләк»

news_top_970_100
Татар эстрадасы җырчысы Америкадагы иреннән бала көтә: «Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләк»
Социаль челтәрләр

Бүгенге көндә Америкада яшәүче җырчы, «Ямьле» төркеменең элекке солисты Гөлназ Батталова тиздән әни булачак.

«Тормышыбызда һәм фигурамда зур үзгәрешләр көтелә. Без Алекс белән әти-әни булачакбыз. Әлеге искиткеч яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешүемә чиксез шатмын. Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләкне йөрәк астымда йөртәм», – дип язган ул инде «түгәрәкләнеп» килгән видеосын күрсәтеп.

Гөлназ бүгенге көндә Америкада яшәп иҗат итә. Ул тормыш иптәше Алекс белән Америкага баргач танышкан. Яшьләр 2022 елда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. Быел Лос-Анжелесның бер банкетлар залында зурлап туй мәҗлесе уздырдылар. «Гарәп, татар, рус традицияләрен берләштергән бик күңелле туй булды, Россиядән әнием һәм туган апам да килә алды», – дип сөйләгән иде җырчы «Интертат» хәбәрчесенә.

Шушы көннәрдә Гөлназ белән Алекс Чаллыга кайтты һәм татарча мәҗлес уздырды. Гөлназның сторисларыннан күренгәнчә, ачык һавада үткән «вечеринка» 3 бәйрәмне берләштергән. Якыннары һәм дуслары Гөлназның туган көнен, туен бигеләп үткән һәм… гендер-патида туачак сабыйның малаймы, кызмы икәнлеген белгән, дип фаразлый алабыз. 

Мәҗлесне Гөлназның иҗатташ дуслары – «Ямьле» төркеме кызлары, Артур Маузер һәм Лия Шәмсина, Рамил Закиров, Марат Галимов һәм Линара Батталовалар гөрләткән. Элекке вакытларын искә төшереп, Гөлназ үзе дә җырлаган. Татарча туйда Алекс та татарлашып беткән. Кияү егетенә түбәтәй кидертеп, татарча биеткәннәр. «Алексны татарлаштырдык, хәзер ул Искәндәр», – дип шаярткан Гөлназның дуслары.

Кунаклар арасында җырчының Буся исемле эте дә бар. Кәләш киеме кигән кечкенә маэмай әллә каян игътибарны җәлеп итә.

Яшьләргә чын күңелдән бәхетле, тигез тормыш телибез!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100