Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар эстрадасы йолдызлары арасында уңышлы пиар үрнәге дип Илсөя Бәдретдинованы саныйм»

Узган атнаны Россиядә «пиарщиклар» көнен бәйрәм иттеләр. Шул уңайдан «Интертат» пиарның нинди һөнәр булуы, әлеге һөнәрнең серләре һәм татар эстрадасы йолдызлары пиарны ничек куллануы турында белеште.

news_top_970_100
«Татар эстрадасы йолдызлары арасында уңышлы пиар үрнәге дип Илсөя Бәдретдинованы саныйм»
freepik.com

Товар, кеше, компания турындагы фикеребезне формалаштыручы, аңыбызга тәэсир итүче кешеләрне «пиарщик» дип атыйлар. Гади генә итеп әйткәндә, шулай. 28 июльдә Россиядә PR-белгеч көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, пиар-белгеч Рәйсә Борһаниева Казанда коллегаларын җыйды. «Интертат» Татарстан Республикасының «Экспертлар берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы президенты, продюсер, PR һәм бизнес чараларны оештыручы Альбина Курбанова белән сөйләште. Ул 90нчы елларда гына барлыкка килгән һөнәр серләре һәм татар эстрадасы йолдызларының нинди пиар-адымнар куллануы турында сөйләде.

Альбина, сез PR өлкәсенә ничек килдегез?

– Мин карьерамны матурлык индустриясендә башладым: үземнең матурлык салоным бар иде; чәчтараш, имиджмейкер, визажист һөнәре буенча курслар алып бардым. Кияүгә чыгып, 2 балам тугач, онлайн-маркетинг белән кызыксына башладым һәм Казан Федераль университетының аспирантурасын төгәлләдем. Хәзерге вакытта «Эфир» телеканалында «Эксперт киңәше» дигән үземнең рубрикамны алып барам, продюсер булып эшлим, берничә концерт оештырдым. Мәсәлән, Альбина Апанаева белән Илнур Гомәровның концерты.

Фото: © Оксана Юдина

Пиар ул – кешегә тәэсир итү генә түгел, ә шул тәэсирне саклау да әле. Бу – реклама кебек, сез гел мине күрергә, хәтта күзегезне йомгач та минем рәвешем сезнең күз алдына килергә тиеш. Мин артистларга шул юлны күрсәтәм. Аларның да төрле вакыты була бит: акчасыз, аларга ихтыяҗның түбән булуы, энергия җитмәү, иҗади кризис...

Сезнеңчә, уңышлы пиар ул нәрсә?

– Уңышлы пиар – ул кешенең эчтәгесен, индивидуальлеген ача алу. Һәрбер кешедә дә үзенчәлеге бар, кайчак ул аны үзе дә белми. Мәсәлән, кайбер артистлар башкаларга охшарга теләп, алар кебек киенә, сөйләшә, кылана башлый, ләкин аларның үз үзенчәлекләре дә бар. Һәм пиар шул үзенчәлекне чыгарып, дөрес итеп әзерләп, халыкка бирүдән гыйбарәт.

Тамашачы артистның кемдер булып уйнавын сизә. Шуңа күрә, артистның үз-үзе булып калуы һәм көчле энергетикасы уңышлы пиарга китерә. Бөтен кешене дә бизәндерергә, матур киендерергә була, әмма тамашачыларны җәлеп итә алырлык энергетиканы тудыра белү мөһим.

Татар эстрадасыннан пиар адымнарны иң уңышлы кулланучы артист дип кемне атар идегез?

– Мин үземнең мәхәббәтемне Илсөя Бәдретдиновага белдерәм. Ул чын, кыланмый, ничек бар – шулай үзен тота. Аңа карагач, «Ничек арымый икән ул?» дип уйлыйсың. Гел эшли дә эшли ул. Аның төркеме дә бик көчле. Аны туплауга, оештыруга бик күп көч кертүе күренеп тора. Халык аңа карагач, «ул бит гади гаиләдән чыккан, димәк, мин дә шулай булдыра алам», дип уйлый. Ул хатын-кызлар өчен үрнәк, мотивация чыганагы булып тора. Шуңа күрә, татар эстрадасы йолдызлары арасында уңышлы пиар үрнәге дип Илсөя Бәдретдинованы саныйм.

Пиар турында «Кем беренче кычкыра – шул алда», диләр. Сез әлеге фикер белән ризалашасызмы?

– «Кто первый, тому и тапки» дигән шикелле, шуңа мин бу фикер белән килешәм. Мәсәлән, җилем (клей) җитештерүче компания үзенең җилеме иң нык булуын составында билгеле бер матдә булу белән аңлата, әмма ул матдә барлык клейларда да бар булып чыга. Алар беренче булып кычкыралар, шуңа «билгеле бер матдә булганга әлеге җилем – иң ныгы» дигән пиар әлеге компаниягә берегеп кала.

Шуңа күрә, пиар – ул беренче булу, алдан бару, ягъни, оялып, читтә торуның мәгънәсе юк. Эшләмичә торуга караганда, эшләп ялгышуың яхшырак.

Фото: © Оксана Юдина

Рус һәм татар пиарында аерма бармы?

– Дөресен генә әйткәндә, адымнар шул ук. Ул милләттән тормый, татар, рус һәм башка милләт вәкиле булуың мөһим түгел. Аның билгеле бер тәртибе, башкарылырга тиешле гамәлләр бар. Мәсәлән, токмачлы ашны татар пешерсә дә, рус пешерсә дә, шул ук токмачлы аш булып кала бит. Пиарның телебезгә катнашы юк.

Ләкин шулай да бер әйбер бар – тыйнаклык. Безне «башкалардан аерылма», «тыйнак кына утыр» дип тәрбияләделәр. Татарга кыюлык җитми, «әй, мин алай эшли алмыйм инде, кара әле, ул ничек әйбәт сөйли» дип утыра торган әйбер бар бездә. Ләкин алай уйлап утыру дөрес түгел, идеаль вакытны көтеп утырмыйлар, булган әйбер белән эшләргә кирәк. Шуңа күрә, татарга тыйнаклык комачаулый, ә урыс «килешми» дип утырмый, тота да эшли, алар кыюрак.

Китереп биргәннәрен көтеп утырмыйлар, җитезрәк булырга кирәк. «Шустрики съедают мямликов» дип әйтәләр. Оялып торырга кирәкми, барысы дә тәҗрибә белән килә. Начар сөйләшүчеләр дә, чыгыш ясый-ясый, ораторга әйләнәләр, бии белмәүчеләр, бии-бии, иң оста биюче булалар. Ләкин бер нәрсә дә эшләмичә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булмый, «йолдыз» булып беркем дә тумый. Сабыр булырга кирәк. Кайберәүләр «мин бит эшлим», «бер ай буена сөйлим дә сөйлим» диләр, ләкин 1 ай гына түгел, хәтта 1 ел да җитмәскә мөмкин.

Фото: © Оксана Юдина

Хәзер татарга пиар, хайп кирәк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма моңа ничек ирешергә соң?

– Алда әйткәнемчә, уңыш сере – ул тырышлык һәм сабырлык. Ләкин креатив булу, трендлардан артта калмау да мөһим. Мәсәлән, безнең әти-әниләр заманында моңлы җырларны тыңлаганнар, ә хәзер яшьләргә башка төрле җырлар кирәк, алар андый җырларны тыңламый.

Артист кеше трендларны сизәргә, төрле чараларга йөрергә, үзен төрле образларда сынап карарга тиеш. Мәсәлән, Филипп Киркоров яшьләргә ошар, тамашачысын югалтмас өчен, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый бит. Ошыймы, ошамыймы – анысы икенче сорау инде.

Рәхмәт сезгә биргән җавапларыгыз өчен, Альбина!

Фото: © Оксана Юдина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100