Татар эстрадасында төрлелек бармы: Айдар Тимербаев һәм Гүзәлия фикере
XIII «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы сәхнәсендә иң күп тапкыр күренгән кешеләр – алып баручылар булса, алардан соң Айдар Тимербаевны атап буладыр. Айдар абый – татар эстрадасында гына түгел, «Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасында да күп кенә җырларның көй авторы иде.
Җырлар хәзер бертөрле, дигән фикерләр ишеткәнем бар. Кайбер җырларны тыңлагач, чыннан да, аларның охшаш яклары күренә. Эстрадада бер зур авторлар белән генә эшләгәч, шундый бертөрлелек барлыкка килмиме соң? Шундый сорауны Айдар Тимербаевка бирдем.
Бик күп төрле авторлар белән эшлибез. Минем үземнең 25 кешедән торган командам бар. Шулар белән дә эшлим. Яңа җырчылар белән дә эшлибез. Сез әйткәнчә түгел инде. Минем кешеләргә бәя биреп, алар турында сөйләргә хакым юк, дип уйлыйм. Үзем белгәнне генә эшләп йөрим. Калганнар турында сүз әйтә алмыйм, – диде ул.
Шундый ук сорауны автор-башкаручы Гүзәлиягә дә бирдем. Аның премиядә 2 җыры катнашты. Болар – Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова башкаруында «Сөенеп яшик» һәм Энҗе Егорованың «Яратканга» җыры.
Мин килешмим. Иң беренче бәяне халык бирә. «Сезнең җырлар бер-берсенә охшамаган», – диләр. Монда ниндидер комплимент та, дөреслек тә бардыр, дип уйлыйм. Чөнки ул кешенең эчке дөньясыннан тора. Холкым бик кызыклы. Шуңа күрә дә җырлар төрле килеп чыгадыр, – дип сөйләде автор-башкаручы.
– Шулай да автор почеркы сизелә бит инде ул? – дим.
– Кайбер авторларның сизелә, – ди Гүзәлия.
– Ә Сезнең?
– Сизелә, диләр. Бар ул. Почерк бит ул – җырлар бер-берсенә охшаган була, дигән сүз түгел. Җырның ниндидер үзенең бер яңгырашы, стилистикасы, фикере була. Эстрада да төрлелек, игътибар белән тыңласаң, бар... – дип әйтте ул миңа.