«Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасы: 31 лауреат, форс-мажор һәм...
«Пирамида»да XIII «Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасы үтте. «Интертат» хәбәрчесе Милена Новикова елның төп вакыйгасыннан репортаж тәкъдим итә.
Милли премия башланырга 40 минутлар тирәсе, ә «Пирамида» холлы инде тамашачылар белән тулган иде. Имеш, иртәрәк килдем. Ә юк, инде бераз үземне соңга калган кебек тойдым. Буфет тирәсендә кешеләр инде нидер капкалый, кемнәрдер, диваннарга утырып, концерт башланганын көтә иде. Хәтта бәдрәфтә чират бар иде. Гадәттә, мондый нәрсә 10-15 минутлык тәнәфес вакытында гына буладыр, дип уйлый идем. Юк икән. «Хатын-кызның шул булыр инде аның», – диде берәү, чиратны күреп алгач.
Халык темасыннан башлап бәдрәфкә кадәр барып җитүем өчен гафу үтенәм. Никадәр күп кеше килүен һәм бәйрәмнең күпкә алдан башлануын күрсәтәсем килгән иде.
Затлы бәйрәм, затлы җырчылар, затлы тамашачылар
Тамашачылар залында бар да тәртип, бәйрәм рухы сизелә. Ә сәхнә артында нинди хәлләр бар икән дип, артистларны күрергә кереп киттем. Иң беренче очраткан артистларым Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсе иде. Узган ел да алар премия алган. Быел – бишенче тапкыр катнашулары.
Фото: © Милена Новикова видеосыннан скрин
«Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасы соңгы елларда ничек үзгәрде дип әйтә аласыз?
Гөлназ Шәрипҗанова:
Елдан-ел тагын да затлырак. Глобаль үзгәрүләр булмаска да тиештер, миңа калса. Чөнки шул ук тамашачы. Ул ел саен шушы премияне көтеп ала. Шул ук затлы сәхнә бизәлешен, затлы алып баручыларны күрә.
Илсур Шәрипҗанов:
Тамашачылар үзләре дә затлы итеп киенеп килә. Мин моны тамашачы ягыннан сөйлим хәзер, артист ягыннан түгел. Әгәр дә мин тамашачы булсам, үземнең шифоньерда эленеп торган иң кыйммәтле костюмымны киеп, хатынга иң кыйммәтле матур күлмәк алып киертеп, кулга-кул тотынышып, Казанның нәкъ үзәгенә барып, үземне дә күрсәтеп кайтыр идем. Бу фестивальдә елның хитлары гына яңгырый. Шушы хит җырларны тыңлап дөнья күреп кайту өчен менә дигән мөмкинлек итеп күз алдыма китерәм.
Гөлназ Шәрипҗанова:
Әле шунысын уйлап куйдым. Әйе, фестивальдә җырлар бик күп. Син чыгасың, җырлыйсың да кайтып китәсең. Бу бит әле – шагыйрьләрне, композиторларны да популярлаштыру.
Илсур Шәрипҗанов:
Данлый торган бер фестиваль.
Гөлназ Шәрипҗанова:
Әйе. Кемдер аның шигырен белергә мөмкин, ә авторның кыяфәтен белмәскә дә мөмкин. Аларга да диплом, чәчәк бәйләме бирәләр. Бу инде – үзе бер күңелле мизгел...
Узган елда номинацияләрне бетерделәр. Моңа карашыгыз ничек? Кирәк идеме алар?
Илсур Шәрипҗанов:
Номинацияләр – режиссерлар ягыннан бер идея кертер өчен генә уйлап чыгарылган әйбер, дип уйлыйм. Ниндидер җыр, җырчы өчен генә номинация уйлап чыгару кирәк түгел.
Гөлназ Шәрипҗанова:
Без «Иң шаян», «Тиктормас гаилә» гаилә дуэтлары булдык...
Илсур Шәрипҗанов:
Монда барысы да аңлашыла бит. Әгәр дә син бу фестивальдә катнашасың икән, димәк, ниндидер үрләргә ирешкәнсең. Шушы «Болгар радиосы» Милли премиясенең алтын статуэткасына лаек.
Алар тантанада Дилүс Шәйхразиев көенә, Резидә Ситдикова сүзләренә язылган «Кабат гашыйк» җырын башкарды.
«Һәрбер җырчы өчен бу – бик зур дәрәҗә»
«Затлы» сүзенә тагын әйләнеп кайтсак, концертта катнашкан иң затлы җырчыларның берсе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Винера Ганиева булгандыр. Ул әлеге премияне 13 нче тапкыр ала.
Мин 13 нче мәртәбә бу премияне алам. Әгәр дә беренче премия белән чагыштырсак, күк белән җир арасында кебек үзгәрешләр булды. Хәзер техника, тавыш, сценография, режиссура ягыннан мөмкинлекләр дә башка. Бу проект камилләшкәннән-камилләшә барды. Шулай булырга тиеш тә. Проект тамашачыга да кызыклы. Концертка билетлар инде күптәннән сатылып беткән. Бу инде проектның популярлыгын күрсәтә.
Бүгенге премиягә килгәндә, һәрбер җырчы өчен бу – бик зур дәрәҗә. Җырчыларның башкаруларын ел буе тыңлап, худсовет аша уздырып, бүгенге көнгә килеп җиттеләр. Һәм бу – аларның профессионал һәм халыкның күңелен яулап алган җырчылар булуларын дәлилли, – дип сөйләде премия лауреаты.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Концертта Винера Ганиева үзенең патриотик «Алга» дип аталган җыры белән катнашты. Зал аны бик җылы кабул итте.
Интервью алган мәлдә, «Булды, башлыйбыз!» дигән тавышлар ишетелде. Мин тизрәк сәхнә залына йөгердем. Әмма башына ук өлгермәдем. Экранда тантананың төп темалары турында видео күрсәтелеп ята иде.
«Татарның җанында гына, табигатьнең дүрт көче – җир, һава, ут һәм суны берләштергән, үзенә сыйдырган тагын бер серле һәм могҗизалы көч бар», – дип сөйләнде видеода. Аңлагансыздыр инде бу сүз – моң турында. Концерт 5 блокка бүленгән иде. Болар – «һава», «су», «җир», «моң» һәм «ут».
Җылы сүз җитмәде...
Иң беренче булып сәхнәгә «Болгар радиосы» директоры Илфар Кәримов чыкты. Ул түргә атлаганда, сәхнә кызыл төсләр белән яктыртылган, тирә-юньдә ясалма «томан» таралган иде. Ә кырыйдагы экраннарда «Болгар радиосы» Милли премиясенең «Алтын йолдызы»ның 3D версиясе әйләнеп тора. Шундый ук «Алтын йолдыз»ны кулына Илфар да тоткан иде.
Кызыл төс ул, куркыныч билгесеннән кала, энергия, көчне дә аңлата. Бәлки, бу төсләр әлеге премиянең татар эстрадасында тоткан урынын күрсәтү өчен дә кулланылгандыр. Шәхсән минем өчен бу мизгел бик тәэсирле булды. Татарның «Грэмми» премиясен тапшыралармыни! Сәхнә, ут, тавыш эшләнеше югары дәрәҗәдә иде.
Җырчыны сәхнәгә чыгар алдыннан игълан итү юк. Җырларның исеме дә күрсәтелми. Артист җырлап бетереп тамашачылар алдында баш ия дә, бүләкләү тантанасы башлана. Шунда ук җырчы янына җырның авторлары да чыга. Аларга да дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшыралар. Шуннан соң җырчылар авторлары белән бергә кереп китә.
Фото: © Татар информ, Рамил Гали
Әлеге моментта нидер җитми кебек тоелды. Беләсезме, нәрсә? Җылы сүз икән ул. Җырчыларга һәм авторларга сүз бирелсен иде. Аларның үз тамашачыларына яисә бер-берсенә әйтер сүзләре юк микән соң?! Беләм, вакыт сузыла, ләкин ул җылылык өстәп җибәрер иде. Чит ил премияләрен тапшыру тантаналарын искә төшерсәк, анда шундый нәрсәгә вакыт бирелгән. Һәм шул мизгелләр аеруча да истә кала торган була. Чөнки анда чын эмоцияләр, ихласлылык күренә.
«Мин декретта утырсам, Алмазга да декретта утырырга туры килә»
Иң беренче сәхнәгә чыгучы җырчы Татарстанның атказанган артисты Зөлфирә Мирзаянова булды. Аны танымаучылар бик аздыр. Җыры буенча дип әйтмим, тавышыннан. Чыннан да үз йөзе булган артист бит ул. Өстендәге костюмын күрсәгез иде! Милли орнаментлар, чәчкәләр белән бизәлгән матур образ. Ә җырының исеме «Хәтерлисеңме?» дип атала. Айдар Тимербаев көе, Марат Кәбиров сүзләренә иҗат ителгән салмак һәм бик моңлы җыр. Кыскасы, образы, үзе дә, җыры да искитмәле булды.
Әле Зөлфирәнең яңа гына әни булуын да онытмаска кирәк. Бала табу – хатын-кыз организмы өчен күп ресурслар таләп итә торган бәхет бит ул. Аннан соң янәдән формага килү җиңелләрдән түгелдер. Монда төз буй-сын турында гына сүз бармый. Эмоциональ халәт, тавыш, әзерлек. Зөлфирә исә һәрвакыттагыча бик профессиональ чыгыш ясады. Ә премиядә, каушаудан, сүзләрен онытучылар да, бераз гына тавыш өзелдерүчеләр дә булды.
22 декабрьдә кызыбыз Гүзәлгә 3 ай була. Гаилә мәшәкатьләре белән эш мәшәкатьләрен бергәләп алып барырга тырышабыз. Өебездә балабызны карап торучы кешебез – әниебез бар. Балаларыбыз, Аллаһка шөкер, сау-сәламәт булып тудылар. Әни булмаса, балалар авырып, чирләп торса, рәхәт булмас иде, эшләп тә булмас иде. Ирем белән икебез дә бергә эшлибез бит. Мин декретта утырсам, Алмазга да декретта утырырга туры килә, – дип бүлеште Зөлфирә. Монда теләсәң-теләмәсәң дә формага килерсең. Эш спецификасы шундый булгач.
Фото: © Татар-информ, Рамил Гали
Бу кичтә дә балалар әбиләре белән калган. Ә Алмаз Балтачка эшкә киткән. Зөлфирә дә премиядән соң шунда юл тотуы турында әйтте.
31 лауреат – исемлек
Быелгы премиядә 13 саны бар. Бу сан турында алып баручылар Эльвира Вилдан һәм Рөстәм Гайзуллин да фикер алышты. «31 санын кирегә әйләндереп кара әле, 13 була түгелме соң?» – ди Рөстәм. «Ырым-шырымнарга ышанмыйсыңдыр бит?» – диде Эльвира Вилдан. Рөстәм Гайзуллин: «Юк инде, Эльвира, туры килүен әйтәм», – ди. 31 – бу быелгы премия лауреатларының саны. Сценарийда алып баручыларга сөйләргә сүз булсын өчен генә куелган сан түгелдер инде. Чыннан да шулай туры килгәндер, дип уйлыйк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
31 лауреат – Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Рифат Зарипов, Эльмира Кәлимуллина, Фирдүс Тямаев, Вадим Захаров, Марат Яруллин, Гөлназ Асаева, Ильмира Нәгыймова, Ләйлә Галиева, Илнат Фәрхуллин, Зөлфирә Мирзаянова, Миләүшә Закирова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илшат Сафин, Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Сәлахова, Чулпан Йосыпова, Дилә Нигъмәтуллина, Энҗе Егорова, Алинә Давыдова, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар XIII «Болгар радиосы» Милли премиясенең «Алтын йолдыз»ын алды.
Кызганыч, җырчыларның бөтен чыгышларын да күрә алмадым. Чөнки ул минутларда сәхнә артында җырчылардан интервью аласым бар иде. Ә анда минем кебекләр бик күп. Берсенә – фотолар, икенчесенә – кыска роликлар төшерергә, өченчесенә интервью алырга кирәк...
Әмма шунысы кызык икән: монда җырчыларның чыгышларыннан соң чын эмоцияләрен күрергә була. Мисал өчен, Татарстанның атказанган артистлары Зинира һәм Ризат Рамазановларны күзәттем. Алар үзләрен тамашачының бик җылы кабул итүенә бик сөенгәннәр иде. Хәтта, ни өчендер, гаҗәпләнгәннәр дә. Шуңа, тамашачылар, үз эмоцияләрегезне яшермәгез. Җырчыларның күңелләренә хуш килә икән бит!
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Алар тантанада «Бергә картаясы килә» дигән җыр башкардылар. Бергәләп картаерга теләк тудырган кеше табу – зур бәхет инде ул. Рамазановлар исә чыннан да бер-берсен тапкан. Пар сәхнәдә дә бер-берсенең кулын тотып кына җырлады.
Образларына килгәндә, Зинираның күлмәге бик матур иде. Мин – яшел төс фанаты. Ә аның күлмәге яшел төстә дә түгел, ә затлы зөбәрҗәт төсендә иде. Бу – күпкә яхшырак. Итәкләре шундый төстәге пайеткалар белән бизәлгән. Ире исә кара костюмнан. Гади генә кара костюм түгел. Ике яклап иңбашына һәм күкрәк тирәсеннән өскә кулларына таба зур пыяла стразалар һәм ак төстәге мәрҗәннәр, бисерлар белән бизәлгән элементлар беркетелгән иде.
Алар белән аралашып булмаса да, кыска гына ролик төшердем. Яңа ел алдыннан безнең социаль челтәрләрдә чыгачак, карап барыгыз.
Бер музыкант «эмиграциясе» турында
2025 ел – җырчы Ләйлә Галиеваның иҗатында, тормышында да бик зур үзгәрешләр китергән ел. Ул ел башында Рөстәм Галиевтан аерылуы турында хәбәр иткән иде. Шуннан соң иҗатында да үзгәрешләр сизелде. «Болгар радиосы»ның премиясе дә юкка гына бирелмәгәндер. Бу – аның беренче премиясе. Тантанада ул «Йөрмә саклап» җырын башкарды. Авторлары – Гөлчәчәк Садретдинова (сүзләре) һәм Айдар Тимербаев (көе).
Чыгышыннан соң Ләйләнең хис-кичерешләрен сораштым.
Интеллигент халык утыра. Ир-атлар да, хатын-кызлар да бик матур киенгәннәр. Җырлаганда карыйсың бит инде. Мин һәрбер тамашачыга карап җырлыйм, эмоциональ рәвештә эшләргә тырышам, – диде Ләйлә Галиева.
Ләйлә Галиеваның үз образы да үзенчәлекле иде. Көмеш төстәге озын костюм һәм әллә вуаль, әллә шифоннан кара төстәге үтәкүренмәле әллә чалбар, әллә итәк. Аңлашылмый. Ләкин бик заманча образ килеп чыккан.
Җырчының образы гына түгел, бергә чыгыш ясаган музыканты – саксофончысы да күзгә ташланды. Чөнки ул Татарстанның халык артисты Вадим Захаров командасында эшләгән Айрат Закиров иде. Аны күрми дә мөмкин түгел бит. Бик хәрәкәтчән һәм харизмасы көчле егет.
Айратның бер җырчыдан икенче җырчы командасына «эмиграция»сен иҗатындагы яңа этабы итеп кабул итеп була. Вадимны да, Айратны да яратабыз. Иҗат юллары уңышлы булсын!
Фото: © Татар-информ, Рамил Гали
Уңышлы да, уңышсыз да, яисә кем ничек киенгән?
Җырчының сәхнәгә киеп чыккан киеме дә бик мөһим роль уйный. Күпләр, җыры белән булмаса да, үзләренең экстравагант образлары белән истә калырга тырышалар. Премиядә дә моңа мисаллар булды.
Гөлназ Сәлахова, «Елмай» җырын башкарганда, тамашачыларга ике образын күрсәтергә өлгерде. Баштан ябык пәлтә сыман, ләкин кыска шәмәхә төстәге күлмәктән чыкты. Кырыенда, күзгә ташланып тормасыннар өчендер инде, соры төстәге киемнәрдән булган биюче егетләре бар иде. Бераздан шушы егетләр Гөлназны урап алдылар да, икесе каплап торды, икесе тиз арада чишендереп тә китте. Ләкин курыкмагыз. Күлмәк астында икенче күлмәк бар икән. Монысы караңгы зәңгәр төстә, ләкин шулай ук кыска, иңбашлары ачык иде.
Фото: © Татар-информ, Рамил Гали
Шуннан соң Марат Яруллинның образын истә калдырганнардыр дип уйлыйм. Ул элеккеге мультфильмдагы Стервелла Де Виль хыялын чынга ашырган иде. 101 долматин токымлы эт балалары турында мультфильмны хәтерлисезме? Шунда тискәре рольне башкаручы Стервелла Де Виль шушы этләр тиресеннән пәлтә тектерергә тели иде. Этләрнең тиресенең үзенчәлеге нәрсәдә – бу токымлы этләрнең ак йонында кара төстәге таплар бар. Марат Яруллинныкы да шундый иде. Бу шикләрне бетерер өчен, янда басып торучы журналист пәлтәсенең (накидкасының) нәрсәдән булуын сорады. Марат: «Чебурашканыкы», – диде. Марат совет мультфильмнарын карамаган икән. Әле яңасы да чыкты бит. Вакыты юктыр инде.
Фото: © Татар-информ, Рамил Гали
Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның образы да үзе шикелле «дерзкий» иде. Начар мәгънәдә әйтүем түгел. Яшьләр әйтмешли, кыю образ. Кызыл күннән костюм. Ясалма күндер дип ышанасы килә.
Фото: © Татар-информ, Рамил Гали
Иң ошаган образларга килгәндә, ул – Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованыкы булгандыр. Образ тантанада башкарган «Чалмагөл» җырына (Айдар Тимербаев көе, Сания Әхмәтҗанова сүзләре) туры килә торган итеп сайланган. Җырчының күлмәге соры төстәге чалмагөлләр (пионнар) белән бизәлгән иде. Колагына да чәчәк төсле алкалар таккан. Җырчы бу образда бик назлы һәм нәфис күренде.
Илсөя Бәдретдинова командасының киемнәренә дә зур игътибар бирә. Алары исә ялтырап торган яшел төстәге тукымадан тегелгән костюмнар кигәннәр иде. Әллә кайдан күренеп тора – «ИБ командасы» икәне! Бер шиксез, бик дәрәҗәле, көчле төркем. Аларның энергетикасы да икенче төрле кебек.
Шундый ук назлы һәм нәфис образдан татар эстрадасының иң популяр артистларының берсе, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова да булды. Аның күлмәгендә ал төснең берничә төрен күрергә була иде. Дөресрәге, фуксия төсенә якынрак. Караңгырак төстә озын күлмәк һәм ачыграк төстә озын шлейфлы накидка кигән иде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Концертның иң ахырына эстраданың иң-иңнәрен генә җыйганнар, дисәң дә, ялгыш булмас. Бер-бер артлы «текә» йолдызлар чыгышы булды. Болар – Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова һәм Фирдүс Тямаев, аңа хәтта 2 җыр җырларга бирделәр. Бу – тәмамлаучы, нокта куючы артист хокукыдыр инде.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концертында булган кеше түгел мин. Шуңа миңа аны каравы аеруча кызык булды. «Энергиясе ташып тора», – дип, шундый кешеләр турында әйтәләрдер инде. Мөмкинлеге булса, космоска кадәр очып та китәр иде. Шуның кадәр энергияле җырчы икән. Әлегә андый супер-көче юк, шуңа үз энергиясе белән бүлешә, кешеләрне дәртләндерә генә ала. Аның чыгышы вакытында кеше җырлады да, рәхәтләнеп биеде дә.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кечкенә генә форс-мажор
Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллинның «Болгар радиосы» Милли премиясен беренче тапкыр алуын белгәч, гаҗәпләндем. Радиодан да җырлары яңгырап тора, танылган хитлары да булды. Ярар, гомер буе җырлап бер тапкыр да эләкмәсәң, бик үкенеч булыр иде. Ә Илнат үзенекенә, ниһаять, ирешкән бит. Котлыйбыз аны! Ә шулай да, үзенең беренче премиясе истә калырлык булды. Җырчыны, ни сәбәпледер, иртәрәк сәхнәгә чыгарганнар. Сәхнәдә сер бирергә тырышмаса да, сәхнә артына чыккач, бераз бу хәлдән риза булмавын белдерде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Мин беренче тапкыр сәхнәдә түгел. Репетициядә ул кеше юк иде бит (сәхнәгә чыгарган – авт.иск.). Ул мине төртеп чыгарды да, «дурак» кебек басып тордым сәхнә уртасында 10 секунд. «Мин чыктым, кул чабыгыз миңа», – дип әйтергә иде мәллә? Сәхнәгә кайчан чыгасын мин беләм бит. Икенче момент: микрофоннан, ничектер, бер сүзем ишетелде, икенчесе юкка чыкты. Аннары эшли башлады. Мин әйберләрнең төгәл булуын яратам, – дип әйтте Илнат.
Җырчының күңелен бераз төшерсәләр дә, тамашачыга аның чыгышы ошагандыр әле, дип уйлыйм. Сары костюмы гына да ни тора бит. Җырчы әйтүенчә, аның образларын тормыш иптәше Регина әзерли икән. Ләкин шунысын гына уйлап бетермәгәннәр: образ әзерләгәндә, коллегалар белән дә сөйләшү кирәк икән. Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов та сары костюмнан иде бит. Җитмәсә, чыгышлары да бер-бер артлы булды. Без, хатын-кызлар өчен, бу бик күңелсез нәрсә булыр иде, мөгаен. Ә ир-атларга көлергә сәбәп кенә. «Без көлешеп алдык та шуның белән таралыштык», – ди Илнат. «Безнеке – сары, Рифатныкы – «горчичный»», – диде хатыны Регина.
«Буранга, бөкеләргә эләктек, ләкин барыбер килергә тырыштык»
Иң чын һәм ихлас комментарийны тамашачы гына бирә аладыр. Ул монда начар, яхшы якларны күрергә, кимчелекләрне барлап утырырга килми. Үзенең дөнья мәшәкатьләреннән берничә сәгатькә онытылырга, яраткан җырчыларын тыңларга килә. Теләче районы Олы Нырсы авылыннан Мөхлисә Дәүләтгәрәева да «Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасына шул максатлар белән килгән.
Беренче тапкыр килдем. Билетны бүләк иттеләр. Җырларны, артистларны беләбез бит инде. Шуңа рәхәтләнеп, сөенеп утырам. Без – авыл кешесе, авылдан килдек. Буран аркасында юллар да бик начар булды, бөкеләргә эләктек. Ләкин барыбер килергә тырыштык, – диде Мөхлисә апа.
«Яраткан артистларыгызны күрергә килгәнсездер?» – дим. «Әйе. Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегетне бик яратам. Пар килгәннәр. Бер-берсен күтәрәләр», – дип сөйләде ул.
Икенче комментарий бирүчем студент егет Кәрим Газизуллин булды. Ул бирегә эшләргә дип килгән. Нинди эшләр майтарып йөргәнен әйтмим. Яхшы эшләр. Тамашаны башыннан ахырына кадәр игътибар белән караучы буларак, аның да фикерен беләсем килде.
«Аудио-визуаль ягы бик ошады. Ягъни куелыш ягыннан. Заманча эшләнелгән. Җырчы чыкты да җырлады түгел, ә аның җырлавына ут көйләнеше, экран яклары туры килеп барды. Бу – үзенә күрә өстәмә атмосфера биреп торды. Җырчыларына килгәндә, һәрвакыттагыча барысы да югары эшләнелгән – матур, эчтәлекле җырлар, хореография», – дип бүлеште ул.
«Яшьләр татар эстарадасын тыңлыймы?» – дип сорыйм Кәримнән. «Татар эстрадасы белән бөтен җаным-тәнемне биреп кызыксынам дип әйтә алмыйм. Мин күбрәк альтернатив сәхнә ягын карыйм. Эстрада үсә ул. Чөнки аның тыңлаучысы һәрвакытта да табыла. Чөнки алар мәхәббәт, ярату, авыл, туганлык җепләре кебек татар халкына якын темаларга җырлыйлар. Шуңа күрә ул беркайчан да актуальлелеген югалтмаячак», – дип әйтте Кәрим Газизуллин.
«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы тамашачы алдында үзенең дәрәҗәле урынын алган чара булуында шигем калмады. Заллар тулы, сәхнәсендә популяр җырчылар чыгыш ясый. Дәвамлы гына булсын. Үссен, елдан-ел камилләшсен, күбрәк җылы сүзләр өстәлсен. Теге мин алдан әйткән җылы сүзләр инде.
Сәхнә артында җырлар авторы Айдар Тимербаев, автор-башкаручы Гүзәлия, саксофончы Айрат Закиров, җырчылар Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев һәм башкалар белән дә сөйләштем. Әңгәмәләрне тиздән безнең сайтта укый алырсыз.