news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар эшмәкәрләре Казанда җыелды: «Исәнлек булса, калганын барысын да бергә булдырабыз!»

Кичә Казанда 24-26 ноябрь көннәрендә узган XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы тәмамланды. 3 көнгә сузылган форум пленар утырыш белән йомгакланды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең 59 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән 400 татар эшмәкәре катнашты. «Интертат» чарада яңгыраган төп фикерләрне җиткерә.

news_top
Татар эшмәкәрләре Казанда җыелды: «Исәнлек булса, калганын барысын да бергә булдырабыз!»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус әзерләгән фотокүргәзмә белән танышты, әлеге күргәзмәдә 2025 елда узган «Милләт җыены»ннан фотолар тәкъдим ителгән иде. Алга таба кунакларны 2025 елда халыкара «Татар кызы» бәйгесендә җиңүчеләр каршылады. Быел «Татар кызы-2025» исемен яулаган Төрекмәнстаннан Алсу Рафикова барлык катнашучылар исеменнән әлеге конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Һәр татар кешесе өчен Татарстан – тарихи, рухи Ватаныбыз, таяну ноктасы»

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул узган елның төп вакыйгаларына кыскача нәтиҗә ясады:

2025 елның төп чараларының берсе – 14 сентябрьдә узган Татарстан Республикасы Рәисен сайлау булды. Ул көнне республикабыз халкы Рөстәм Нургалиевичка үз ышанычын белдереп, 88 процент тавыш белән, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов яңадан Татарстан Республикасы Рәисе итеп сайлады. Бер үк вакытта Россиядә сайланган 21 төбәк башлыклары арасында бу – иң югары нәтиҗә булды. Бу – Татарстан Рәисенең Россиянең төбәк җитәкчеләре арасында иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе булуын күрсәтә. Мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич дөнья буйлап сибелеп яшәүче күп миллионлы татар халкының яңадан Президенты булды.

26-28 августта Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының 2 корылтае арасында уза торган «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында Милләт Җыены узды. Һәр татар кешесе өчен Татарстан – тарихи, рухи Ватаныбыз, таяну ноктасы, ә Казаныбыз – татар дөньясының мәркәзе. Бу тарихи чарада Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән, 27 чит иленнән 1000 күренекле вәкил катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Самарада җитештерелгән онны Татарстанга да җибәрәбез»

Самараның «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «1 нче он тарту заводы»на нигез салучысы Рамил Әюпов пленар утырышта шәһәрдә алып барылган эшмәкәрлек хезмәте турында сөйләде:

Мин 1998 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. 2021 елда Самара шәһәрендә «1 нче он тарту заводы»н булдырдык. Безнең заводта икмәк тә җитештерелә. Онны Самара, Татарстан һәм башка Россия төбәкләренә җибәрәбез. Күптән түгел заводта зур вакыйга булды – безгә Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев килде. Алар безнең эш белән танышты, татарлар белән очрашты. Мондый очрашулар безгә көч өсти, дөрес эш белән шөгыльләнүебезгә ышанычны арттыра.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«300 бала өчен заманча белем алу шартлары булдырылачак»

Рамил Әюпов Самарада төзеләчәк «Яктылык» мәктәбенең яңа корпусында 300 бала өчен заманча белем алу шартлары булдырылачагы турында да сөйләде. «Бу – татар телен һәм мәдәниятен саклау эшендә зур адым булачак», – диде ул.

Безнең киләчәк – яшьләр кулында. Самарадагы «Яктылык» татар мәктәбе – Россиядә иң уңышлы эшләп килүче 100 мәктәпнең берсе. Бу мәктәптә белем алырга теләүче балалар бик күп, күптән яңа бина кирәк иде. «Яктылык» мәктәбенең яңа корпусын төзүне озак еллар дәвамында бюрократик киртәләр тоткарлап торды. Узган айда мәктәпкә Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев килде, безнең эш белән танышты. Хәзер процесс тизләнәчәк. Проект 300 бала өчен заманча белем алу шартлары булдырачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«XV Бөтенроссия авыл Сабан туе безгә зур мирас калдырды»

Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, «Молот-Оружие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Равил Нургалиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка быел Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә узган XV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыруда күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Сабантуйны үткәрүдә күрсәткән ышаныч, финанс ярдәм һәм кыйммәтле бүләкләр өчен рәхмәт белдерәм – бу микроавтобус һәм яңа төзелгән татар ихатасы. Без дә читтә калмадык, мин шәхсән үзем Киров өлкәсенең 7 мәктәбенә балаларга милли киемнәр алу өчен акча бүлеп бирдем. Бик җитди эш башкарылды, нәтиҗәдә, якты милләтара бәйрәм узды. Безнең шәһәр өчен Сабантуй бик зур мирас калдырды. Мондый зур чарага шәһәр төзекләндерелде – юллар, тротуарлар, социаль инфраструктура ремонтланды. Киров өлкәсендә 1 миллионнан артык халык яши, аларның 40 меңе – татарлар. Сабантуйга илебезнең 70 төбәгеннән кунаклар килде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Әнием мине кечкенәдән кунакка бүләксез йөрмәскә өйрәтте...»

Татарстан кебек күршеләребез белән горурланабыз һәм үз төбәгебезне, Нократ Аланын, безнең шундый күршеләребезгә мөмкин кадәр охшатырга омтылабыз. Әнием мине кечкенәдән кунакка бүләксез йөрмәскә өйрәтте, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, минем дә сезгә бүләк тапшырасым килә, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Равил Нургалиев Татарстан Рәисенә махсус хәрби операция барышында дошман БПЛА-ларына каршы көрәш алып бара торган җайланмалар алу өчен сертификат тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ауга һәм балык тотарга – Красноярск краена»

Красноярск краеның үзәк төбәге урман сәнәгате берләшмәсе президенты, эшмәкәр Илдус Гәрәев исә Рөстәм Миңнехановны кунакка – ауга һәм балык тотарга чакырды.

Рөстәм Нургалиевич, бик теләп, Сезне, конгресс һәм форум командасын Красноярск краеның Казанка авылына урман хезмәткәрләре көнендә узачак VI аучылык этләре күргәзмәсенә чакырырга телим. Сезнең минем белән төп мавыгуларым – аучылык һәм балык тотуны уртаклашуыгызны теләр идем. Минем өчен бу бик зур дәрәҗә – сезгә Себер халкының кунакчыллыгын һәм искиткеч табигатен күрсәтәчәкбез, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле Казан белән Луганск ике район арасы кебек кенә тоела»

Пленар утырышта иң ихлас чыгыш ясаучы – «Чишмә» Татар мәдәни үзәге Луганск региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлфия Кәбирова булды. Гөлфия ханым чыгу белән, каушаудан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның исемен онытып җибәрде: «Исәннәрмесез... менә, дулкынланып, исемегезне дә оныттым инде, дулкынланам, хәзер үземне кулга алам, бар да яхшы була», – дип елмайды ул Татарстан Рәисенә, кунаклар да ирексездән көлешеп куйды.

Үз чыгышында Гөлфия Кәбирова Луганск татарларының мәдәни тормышы турында сөйләде:

1995 елда тормыш иптәшем Нурислам белән Луганскида «Чишмә» Татар мәдәни үзәген оештырдык, хәзер инде 9 шәһәрдә филиалыбыз бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Казан белән Луганск – ике район арасы кебек кенә тоела башлады. Барлык ДНР һәм ЛНР шәһәрләрен, шефлык итү өчен, Россия шәһәрләре бүлешеп алды, ә Татарстанга иң авыр районнар, фронт линиясендәге шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное туры килде. Барлык җибәргән гуманитар йөкләрегез, акчаларыгыз, шәһәрләрне төзекләндерергә түккән көчегез өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм барлык Татарстан халкына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Васил Габтелгаяз улы ничә тонналар йөк китергәнен, бездә ничә тапкыр булганын инде үзе дә оныткандыр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сез ут булгач, без ник юк булырга тиеш?!»

Гуманитар йөк кенә түгел, Татарстанлылар безнең халыкның рухын күтәрергә дә мөмкинлек таба. Нинди авыр вакытлар булса да, безгә иң матур татар киемнәрен тектереп, китереп кигезделәр. Үзләре килгән саен, кунакка Татарстанның халык артистларын, җырчыларны алып киләләр. Зәйнәб Фәрхетдинова, Сөмбел Билалова, Рим Кәлимуллин – бик күп җырчылар Луганск татарларын җырлатып, биетеп күңелләрен күрде, халкыбыз җырлап-биеп, кулларына күчтәнәч – чәкчәк тотып кайтып китте. Бөтендөнья татар конгрессы, кунакка килгәндә, беркайчан да бүләксез килми.

Төрле шәһәрләрдә бик күп чаралар үткәрәбез, алма төшәргә дә урын булмый. Күптән түгел генә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле кунакка килде. Бәйрәмдә 800 урынлык залда бер буш урын юк иде, шатлыгымнан елар дәрәҗәгә җиттем. Халкыма да зур рәхмәт, гомердә булмаган – артистларны чәчәккә күмделәр. Килгән кунаклар тагын күчтәнәчләр – чәкчәк белән кайтып китте. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә – сез ут булгач, без ник юк булырга тиеш? Җитәкчебез ут булгач, без дә юкка калырга тиеш түгел, дип уйлап яшибез. «Ут булмасаң, юк бул» девизы астында эшлибез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов: «Бергә булыйк, дус булыйк!»

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында форумда катнашкан барлык эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сез шундый уңышлы эшмәкәрләр, шул ук вакытта үзегезнең татарлыгыгызны, телебезне, динебезне, Республикабыз белән элемтәне саклауда зур эш башкарасыз. Без сезгә бик рәхмәтле, мондый очрашулар безнең өчен шатлык! Шундый булган кешеләр, нинди генә өлкәләр юк, чит илләр дә безнең белән. Бергә булыйк, дус булыйк! Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим! Дөньялар җиңел түгел, ләкин бергә булганда авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, монда бернинди дә шик юк. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек бирсен, сез – тырышлар, булганнар, исәнлек булса, калганын барысын да булдырабыз!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Россиянең ике төбәгендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары урнаштырылачак»

Чарада Россиянең 2 төбәгенә бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары тапшырылды. Аларны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Габдулла Тукай бюсты – Омск өлкәсе Усть-Ишем районы Әшевән авылында, Муса Җәлил бюсты – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында урнаштырылачак:

Белгәнегезчә, Әшевән борынгы татар авылын 2024 елның маенда су басты, авыл халкы зур зыян күрде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, республикабызда гуманитар ярдәм оештырылды. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез. Киләсе елда иң борынгы татар авылларының берсе булган Әшеванның 800 еллыгын Федераль Сабантуй алдыннан, Аллаһ боерса, зурлап бәйрәм итәрбез. Ә Муса Җәлил бюсты аның туган җирендә – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында урнаштырылачак, – дип искәртеп узды Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бердәм булып, милләтебезне кайгыртканыгыз өчен, һәрберегезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-сау туган якларыгызга кайтып, җирле оешмалар активы белән очрашып, аларга шушы Форум эчтәлеген җиткерүегезне сорар идек. Алдагы елларда да милләтебезгә, динебезгә хезмәт итеп яшәргә насыйп булсын! – дип йомгаклады пленар утырышны Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Утырыш традицион рәвештә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар