Пермь өлкәсе Седяш авылы егете Марат Дәүләевның тормыш иптәше, Африка кызы Нгамбо татарча җырлап шаккатырган. Интернетта таралган видеодан аңлашлганча, Нгамбо «Уфтанма» җырын авылда «Әниләр көне»нә багышлап уздырылган бәйрәмдә башкарган. Әнисенә ярдәмгә сәхнәгә кечкенә кызы Ясминә дә чыккан.
Үзенең сәхифәсен алып баручы, инде шактый язылучылары булган Нгамбоның матур тавышы, татарча җырлавы күпләрне сокландырган. «Менә бит нинди хәлләр! Замбиядән килеп, матур итеп татарча җырлыйлар. Ә кайбер үзебезнекеләр телне белми»;
«Син шундый молодец! Шулай ерактан килеп, рус телен генә түгел, ә иреңнең туган телен дә өйрәнүең хөрмәткә һәм мактауга лаек. Марат, син мондый зирәк, уңган хатынны кулыңда гына күтәреп йөртергә тиеш. Аның да, синең дә гореф-гадәтләрегезне хөрмәтләп яшәгез»;
«Марат мондый хатын алып ялгышмаган. Әниләр көне белән сезне, Нгамбо»;
«Тавышың да, үзең дә матур»;
«Тавышың бик матур. Россиягә килгәч бик нык үзгәрдең, үзе-үзеңә ышанычың артты», – дип мактаганнар аны.
Нгамбо – Марат Дәүләевнең икенче хатыны. Ул беренче тапкыр шулай ук Замбия кызы белән никахлашкан иде. Ләкин хатыны Замбиягә укуын дәвам итәргә кайтып киткәч, аларның юллары аерылды. Соңрак ул Нгамбо белән танышып, никах укытты. Баштарак яшьләр Замбиядә яшәде. Ләкин анда Маратка эш булмау сәбәпле, Россиягә, аның туган авылына кайтып урнаштылар.
Марат «Интертат»ка әңгәмәдә: «Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыяллана идем», – дип сөйләгән булган һәм хыялын чынган ашырган. Ул үзе дә блогер. «Ике ел яшәү дәверендә минем хатын яхшы гына итеп русча сөйләшергә өйрәнде. Кайбер җөмләләрне татарча да әйтә. Телне аңлый һәм җөмләләрне дөрес төзи белә», – ди Марат.