Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермьда туып-үскән татар егете Африка кызына икенче тапкыр өйләнергә җыена

news_top_970_100
Пермьда туып-үскән татар егете Африка кызына икенче тапкыр өйләнергә җыена
Марат Дәүләевнең социаль челтәрдәге битеннән

Пермь өлкәсе Седяш авылыннан Марат Дәүләев исемле блогер егет икенче тапкыр Африка кызына өйләнергә җыена. 

«Хәзер мин Замбиядә. Мин монда өйләнергә дип килдем, чөнки сөйгәнем биредә яши. Монда килгәнче, Төркиядә эретеп ябыштыручы булып эшли идем. Әлегә сөйгәнем белән вакытлыча Замбиядә яшәчәкбез, аннары Россиягә күчеп кайтабыз, чөнки миңа эш кирәк. Ә Замбиядә эш табарга бик авыр», – дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.

Марат Замбиядәге тормышы белән социаль челтәрләрдә таныштырып бара. Ул сөйгәнен беренче тапкыр пикникка алып барды һәм шунда аңа тәкъдим ясады.

«Ул аның гомерендә беренче тапкыр пикникка баруы, без анда палатада куначакбыз, мин балык тотачакмын. Без бара торган җирдә су бик чиста, әмма крокодиллар бар. Әле мин сөйгәнемә сюрприз да әзерләдем» – дип сөйләде блогер.

Марат Дәүләев бер тапкыр Замбия кызы белән туган ягында никах укыткан иде инде. Хатыны Замбиягә укуын дәвам итәргә кайтып китте, соңрак Марат та анда барды. Әмма аларның аралары бозылды һәм юллары аерылды.

Блогерның язылучылары аның беренче хатыны һәм балалары булу-булмау турында сораган. «Мин аның турында бернәрсә дә белмим. Сорамагыз. Аерылышканнан бирле аралашканыбыз юк», – дип җавап биргән ул.

«Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыяллана идем», – дип сөйләгән булган Марат «Интертат»ка. Тиздән Маратның хыялы икенче тапкыр чынга ашачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100