Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фарух Хәсәнов двигателе ватык самолетны тайга эченә төшереп утырта алган

Томскидан Кедрово шәһәренә юл тотучы Ан-28 самолетының двигателе эшләми башлый. Самолет Бакчар районы тирәсендәге тайга эченә төшеп утыра. Һава судносының экипаж әгъзаларына һәм пассажирларга зыян килми.

news_top_970_100
Фарух Хәсәнов двигателе ватык самолетны тайга эченә төшереп утырта алган
https://www.facebook.com/profile.php?id=100002493336924

«СиЛА» авиакомпаниясе очучысы Фарух Хәсәнов двигателе эшләүдән туктаган самолетны Томск өлкәсендәге тайга урманында ачык урынга төшереп утырта алган. Бу хакта RT на русском телеграм каналы хәбәр итә. 

«СиЛА» авиакомпаниясенең Ан-28 самолеты бүген, 16 июльдә, Томскидан Кедрово шәһәренә юнәлә. Очып киткәннән соң самолет элемтәгә керүдән туктый. Экипаж да борттагы җитешсезлекләр турында хәбәр итми. Тиздән самолетның Томск өлкәсе Бакчар районында аварияле рәвештә төшеп утыруы ачыклана.

Двигатель эшләми башлагач, пилотлар һава судносын тайга эчендәге ачык мәйданчыкка утырта алган. Самолет борыны белән җиргә кадала һәм әйләнеп каплана.

Бортта барлыгы 18 кеше, шул исәптән ике бала да булган. Экипаж һәм пассажирлар җитди җәрәхәтләр алмаган, ә самолетка бик нык зыян килгән. Бортта булган барлык кешеләрне Томскига вертолет белән алып кайтканнар.

«19 кешенең гомерен саклап калган пилот Фарух Хасанов Украина дәүләт очу академиясендә укыган. 32 яшьлек пилот, очыш алдыннан фейсбукта фотосын да урнаштырган була. Фарух бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Ул бүген Ан-228 пассажир самолетында рейсны беренче пилот статусында үтәгән. Фарух Хәсәновның сәламәтлегенә зыян килмәгән, ә икенче пилот — Анатолий Прытковның аягы сынган», — дип яза телеграм канал.

Һәлакәттән соң «Һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу» буенча җинаять эше ачылган.

Моңа кадәр бер татар егете зур каһарманлык үрнәге күрсәткән иде. 2019 елның августында Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә очып киткән самолетның двигателенә кошлар эләгә һәм ул сүнә. Бераздан икенче двигателе дә сүнә. Самолетны татар егете - очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала. Шулай итеп ул "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясенең А-321 пассажир самолетындагы 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100