Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар әдипләренең гыйбрәтле сүзләре — шәһәр урамнарында

Казан урамнарындагы реклама щитларында танылган татар шәхесләренең туган телгә багышланган канатлы сүзләрен, шигъри юлларын күрергә була. Шәһәрне милли рухтагы билбордлар белән бизәүне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Татар әдипләренең гыйбрәтле сүзләре — шәһәр урамнарында
Татарстан китап нәшрияты

Туган телгә хөрмәт һәм кызыксыну уяту максатыннан эшләнгән яңа төр алым турында комиссия әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин белән кыскача гына сөйләштек. Билбордларга милли төсмер бирүне оештыру эше белән Татарстан китап нәшрияты шөгыльләнә.

Илдар Камилевич, реклама щитларында туган телгә багышланган канатлы сүзләр, шигъри юллар урнаштыру идеясе каян килде?

Бу идеяне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим итте, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплады. Моны үтәү нәшриятка йөкләнде.

Максаты нинди?

Монда төп максат — татар шәхесләре белән таныштыру, аларның сүзләрен киң аудиториягә җиткерү, туган телдә укуны пропагандалау һәм популярлаштыру.

Щитлар белән туган телгә карата кызыксыну уятып була дип саныйсызмы? Яки бу зур проектның бер элементымы?

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан безгә куелган комплекслы бурычларның берсе — әлеге баннерларны әзерләү. Мондый чара, әлбәттә, татар теленә мәхәббәт, горурлык уятуда уңай йогынты ясый.

Билбордлар кайсы урыннарда урнашкан?

Билбордлар Казан шәһәрнең җәяүле халык һәм транспорт аеруча күп йөри торган урыннарына урнаштырылды. Мәсәлән, аларны Чистай, Вишневский урамнарында, Ямашев һәм Җиңү проспектларында, Оренбург трактында һәм башка урамнарда күрергә була.

Щитлар кайсы вакытка кадәр Казан урамнарын бизәп торачак?

2021 ел дәвамында.

Республиканың башка шәһәрләрендә дә щитлар урнаштырылачакмы?

Әйе. Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабугада да булыр дип ниятлибез.

Кайсы язучыларның әсәрләреннән өзекләр сайланды?

Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Садри Максуди, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова һәм башка әдипләребезнең гыйбрәтле сүзләрен кулландык. Комиссия әгъзалары күпчелек тавыш белән шушы авторларның сүзләрен сайлап алды.

Шәмсия Җиһангирова белән беррәттән, бүген иҗат итүче башка язучыларны да күреп булачакмы? Бәлки, аларның иҗатына кызыксыну уяту өчен, реклама щитлары аша күрсәтү кирәктер?

Әлегә безнең щитлар Казанның сигез урынында бар. Тиздән барлыгы 20 билборд булыр дип көтәбез. Аларга, әлбәттә, бүгенге әдипләребезнең дә канатлы сүзләре керәчәк. Әйткәнемчә, Шәмсия Җиһангированың, шулай ук Газинур Моратның, Марсель Галиевнең, Мөҗәһит Әхмәтҗановның сүзләре күренер.

Халык яңа реклама щитларын ничек кабул итте?

Халык җылы кабул итте, бигрәк тә татар теленә битараф булмаганнар. Җәяүлеләрнең дә, төрле транспорт чараларында йөрүчеләрнең дә уңай фикерләрен ишеттек. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100