«Татар булу – трендта»: Россия төбәкләрдәге татар яшьләре бүген ничек яши?
«Интертат» төрле өлкәләрдә яшәүче һәм татар телен, мәдәниятен алга этәрергә тырышкан милләттәшләребезнең тәҗрибәсе һәм фикерләрен тәкъдим итә.
Россиянең төрле почмакларында яшәүче яшь милләттәшләребез татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калу өчен зур тырышлык куя. Алар үз төбәкләрендә милли бакчалар ача, чаралар оештыра һәм актив яшьләрне бергә җыярга тырыша. Яшьләр төрле, аларның кызыксынулары да, яшәү урыннары да, үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләре дә нык аерыла. Кайберәүләр туган телдә иркен сөйләшә, берәүләр диалекттан бераз ояла, кемдер исә телне киләчәктә ныклап өйрәнергә вәгъдә итә. Әлеге яшьләрне бер әйбер – милләткә мәхәббәт һәм аны үстерү, таныту теләге берләштерә.
«Балалар белән эшли башлагач, эшнең нәтиҗәсе 5 тапкырга артты»
Владимир өлкәсе татар автономиясе шурасы рәисе Мөкаддәс Мортазин:
Казанга мәхәббәт 2002 елда, Бөтендөнья татар конгрессына беренче тапкыр килгәч уянды. Икенче елын Бөтендөнья татар яшьләре форумына кайттык. Биредә беренче тапкыр татар мәдәниятен, туган телебезнең камил һәм гүзәл яңгырашын ишеттек. Мин хәзер татар телендә иркен сөйләшә алам, ләкин телне өйрәнү җиңелләрдән булмады: Владимирда туган телне укытырга әзер булган укытучыны озак эзләдек. Мин үзем Азнакай районыннан килгән белгеч белән 7 ел дәвамында шөгыльләндем. Иң зур нәтиҗәләребезнең берсе – Владимир өлкәсендә дәүләт балалар бакчасы базасында беренче татар милли компонентлы төркем ачу булды. Балалар белән эшли башлагач, үз гаиләңдә дә шушы мохитне булдыргач, эшнең нәтиҗәлесе 5 тапкырга артты.
Мин 2005 елдан оешманың рәисе булып торам. 2017 елда без Татар милли-мәдәни автономиясе белән берләшеп, эшне бергәләп дәвам итәбез. Без хәзер яшьләр өчен генә түгел, бөтен яшьтәге милләттәшләребез өчен дә төрле мәдәни һәм иҗтимагый чаралар оештырабыз.
Фото: © «Идел» яшьләр үзәге матбугат хезмәте
«Проблемалар була, бу сер түгел»
Самара өлкәсе Сызрань шәһәреннән Элина Шестеркина:
Казан яраткан шәһәрем – монда бик еш киләм. Кайчак күңелем төшсә, болай гына да килеп китә алам. Казан – минем мәхәббәтем, монда килгәч, кибеткә кергәч тә татарча сөйләшергә тырышам, чөнки монда татарча җавап бирәләр, бездә андый мөмкинлек юк. Сызрань кечкенә шәһәр, бездә халыкның алты проценты гына татарлар, 160 меңнән алты процент – бу бик аз. Без үзебездә яшьләрне җәлеп итү өчен төрле чаралар уздырабыз, күптән түгел яңа формат – кызлар өчен милли бизәнү әйберләрен ясау буенча остаханә оештырдык. Аена бер киносеанслар уздырабыз, анда төрле татар киноларын карыйбыз. Август аенда «Мишәр форум» дигән чара уздырдык, анда 9 төбәктән татар яшьләре җыелды. Хәтта Ямал-Ненец автономияле округыннан да килүчеләр булды, якынча 40 кеше идек. Бик еш кына безнең татарлар арасында төрле аңлашылмаучанлыклар туа, бәхәсләр килеп чыга, безнең форум аралашуга, төрле төбәкләрне берләштерүгә корылган иде. Тренинглар уздырдык, без булган тәҗрибәбез белән уртаклаштык, кунаклар безгә яңа мәгълүмат җиткерде. Әйе, проблемалар була, бу сер түгел, башка төбәктә яшәүче барлык татарлар да моның белән очрашадыр. Ләкин һәр авырлыктан соң үзебезнең эшебезне күргәч, күңелдә рәхәтлек туа. Барысы да онытыла.
Элина киенү стилендә милли бизәкләргә зур игътибар бирә: «Безнең шәһәрдә болай йөрүче кеше мин генәдер», – ди ул, елмаеп.
Мин журналистика юнәлешендә белем алам һәм үзебезнең телевидениеда журналист булып эшлим. Эшкә дә татар милли бизәкле бизәнү әйберләре тагарга, татар язулы киемнәр кияргә яратам. Сәерсенеп караучылар да, кызыксынып килеп сораучылар да була, ләкин иң мөһиме мин горурланып: «Мин татар кызы!», – дип әйтә алам.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Түбән Новгородта татарча дискотекаларны кире кайтардым»
Түбән Новгородтан Руслан Әхмәров үз шәһәрендә төрле бәйрәм чараларын алып бара – туйлар, юбилейлар, чыгарылыш кичәләре, барысына да алына. Ләкин Русланның төп үзенчәлеге милләтендә: «Миннән бәйрәмнәрдә милли үзенчәлек өстәргә сорыйлар», – ди ул.
Татар туйларын алып барганда милли үзенчәлекне заманча форматта өстәргә тырышам – юмор, җырлар, үзара аралашу аша. Татар булу хәзер трендта, шуңа күрә миңа бик күп яшьләр мөрәҗәгать итә, алар үзләре татарча белмәскә дә мөмкин, ләкин шундый сорау бар. Бездә заманча милли форматтагы туйлар бик матур уза. Төбәктә төрле рәсми чараларны да алып барам. Шулай ук мин Түбән Новгородта татарча дискотекалар оештыруны кире кайтардым, алар элек узган, ләкин берникадәр вакыттан соң туктатылган, хәзер без яшьләр белән бик еш җыелабыз. Казаннан да төрле җырчылар килгәли, бергә күңел ачабыз, бу да яшьләрне бик берләштерә.
Бездә татар мәктәпләре юк, әти-әнием авылдан, алар мишәр диалектында сөйләшә, мин дә татар әдәби телен Казанга килгәч кенә ишеткәнмендер. Баштан нык шакката идем, монда танышканда ук кызык хәлгә дә юлыктым – бездә: «Исемең ничек?», – димиләр. «Атың нинди?», – диләр. Казан татарларына шулай дигәч, рәхәтләнеп көлгән иделәр. Бездә өчпочмаклар да юк, бездә – «пәрәмәц» пешерәләр.Түбән Новгородта Казандагы кебек өчпочмак турында шаяртмыйлар, мин монда килгәнче, безнең пәрәмәчләрне өчпочмак дип уйлый идем. Минем өчен бу кызыклы ачыш булды.
Фото: © «Идел» яшьләр үзәге матбугат хезмәте
«Яшьләр милләттәшләре белән гаилә корырга тырыша»
Төмәннән Зөфәр Мөхәммәтшин себер татарлары эшмәкәрлек өлкәсенә зур игътибар бирүләрен сөйләде:
Казанга килеп туган телне ишетү безнең өчен чын мәгънәсендә рухи азык булып тора. Без үзебезнең татар яшьләре оешмасында бизнес юнәлешен актив үстерәбез. Махсус хәрби операциядәге милләттәшләребезгә даими ярдәм итәргә тырышабыз, спортка зур игътибар бирәбез – бездә бокс, волейбол һәм башка секцияләр актив эшли. Командабызда 30га якын кеше бар, һәркемнең үз эше һәм җаваплы юнәлеше билгеләнгән. Төрле грантларда, конкурсларда актив катнашабыз, Төмәндәге татар эшмәкәрләре дә һәрвакыт ярдәм кулын суза. Үземнең дә шәхси бизнесым бар – авылларда халыктан җиләк-җимешләр җыю, аны эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнәбез. Хәйриячелек юнәлешенә, мәчетләргә булышуга да зур әһәмият бирәбез. Йөрәкне җылытканы – елдан-ел оешмага кушылучылар саны арта. Яшьләр үзләрнең татар милләтеннән булуын аңлап килә, дуслар табарга, милләттәшләре белән гаилә корырга тырыша.
Фото: © «Идел» яшьләр үзәге матбугат хезмәте
«Максатыбыз – һәрбер югары уку йортында татар оешмалары булдыру»
Екатеринбург шәһәренең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов:
Без Россиядә иң зур яшьләр оешмасының берсе. Безнең берлекнең үзенең мәдәни үзәге бар. Ай дәвамында төрле чаралар узып килә, атнасына 10лап чара оештырыла. Бездә бушка спорт белән шөгыльләнеп була, балалар өчен курслар, сөйләшү клубы бар. Шулай ук бию һәм баянда уйнарга өйрәнү буенча остаханәләр бар. Монда теләгән барлык татарлар да килә ала, безгә аена якынча 3 мең кеше йөри. Шулай ук шәһәрнең ике югары уку йортында татар яшьләре берләшмәсе ачтык, максатыбыз һәрбер югары уку йортында оешмалар булдыру. Безнең берләшмәдә 15 кеше, алар һәрберсе үз профессиясе буенча эшли – кемдер табиб, инженер, эшмәкәр, ләкин күпмедер вакытларын алар безнең оешмага багышлый. Бу эш йөкләнгән түгел, безгә күңел кушу буенча киләләр.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров