«Татар богемасы» нигә акценттан көлә?
Татар телен студент булгач кына өйрәнә башлаган журналист Регина Яфарова сорау куя - нигә кайбер татарлар татарча акцент белән сөйләшүчеләрдән көлә? «Интертат» Регинаның фикерләрен сорашты һәм бу темага экспертлар фикерен тәкъдим итә.
Регина Яфарова татарча сөйләшә генә түгел, яза да. «Интертат» өчен фикерләрен ул үзе язды — без аның хаталарын бераз төзәттек кенә.
Хәзер мин: «Ой, син татар телен белмисең икән, ниндидер акцентың бар. Үзең кайдан?» — дип ничә мәртәбә сораганнарын исемә дә төшереп бетерә алмыйм.
Беренче тапкыр андый хәл университетка укырга кергәч булды. Ул вакытта өлкән яшьтәге бер укытучы апа мине беренче мәртәбә күреп: «Ник килдең монда татар телен белмәгәч?» — дип дәште. Нигә ул шундый дип уйлап куйдым…
Мин үзем балачактан ук рус телендә сөйләшеп үскән кеше. Минем әнием рус, әтием татар. Безнең өйдә карт әби генә татар телендә сөйләшә иде, без аңлый идек, ләкин татарча сөйләшмәдек. Университетта минем дусларым күп иде, мин алар белән татарча аралаша башладым, алар миңа булыштылар. Әйе, шуны да әйтәсем килә: укытучылар миңа телне яхшырту өчен кирәкле китапларны тәкъдим иттеләр, үзләренчә булыштылар.
Ник мин моның турында язырга булдым, дип сорасагыз, күңел кушканга язам. Бу — минем күңел әрнүе, «крик души». Инде вакытлар узды, эшкә урнаштым, һәрвакыт яңа кешеләр белән очрашып торам. Беркөнне теге университет укытучысы кебек өлкән яшьтәге ике кеше очрады — ир-ат һәм хатын-кыз. Әйе, олы яшьтә инде алар, минем яшьтәгеләр алай итми. Мин лифтка кергәч, алар белән исәнләштем, нәрсәдер сорадым. Ир кеше нидер җавап бирде, ә мин аны аңлап бетермәдем һәм кабатлап сорадым. Мөгаен, ниндидер сүзне дөрес әйтмәгәнмендер. Алар ул сүздән һәм минем хаталы әйтүемнән көлделәр. Беренче катка төшеп җиткәч, ул абзый: «Син татар телен белмисеңмени?» дип сорады. Мин: «Беләм», — дидем. Ә ул тагын минем дөрес әйтмәвемне үчекләп, пародия ясап көлде.
Югыйсә ул ир-ат та, ханым да безнең матбугат тирәлегендә билгеле, хөрмәтле кешеләр иде.
Мөмкин кадәр күбрәк телләр белергә омтылу хөрмәткә лаек гамәл түгелмени? Миңа ул ана сөте белән бирелмичә, мин аны соңрак өйрәнә башлавым начармыни? Мәсәлән, мин кытай, испан, француз телләрен дә өйрәнә башладым. Ул телләрнең кайберләрен безгә шул телләр үзләренең ана теле булганнар укытты. Алар безгә гел ярдәм иттеләр һәм беркайчан да көлмәделәр! Акцент турында cүз дә юк иде.
Нишләп кайбер «татар богемасы» кешеләре һәр кирәк-кирәкмәгән почмакта татар телен һәм мәдәниятен саклау турында кычкыралар, ә башка милләт кешесе яки үз милләте кешесе аны өйрәнә башласа, аннан көлә башлыйлар? Ник? «Аларның татар теле» — аларныкы гынамы?
Ниндидер шикле «татар богемасы» кемгә аны өйрәнергә, ә кемгә өйрәнмәскә икәнен сайлап утырса, тел ничек үсәр һәм популярлашыр икән соң?
Әйе, мин эмоциональ кеше — яшермим! Ни өчен кайбер кешеләрнең башка кешене мыскыл итәргә, аның өстеннән көләргә теләге бар икән соң, нигә ул кешене бәхетсез итәргә омтыла — һәрвакыт шундыйларга гаҗәпләнәм!
Регина «Интертат» өчен кыска гына интервью да бирде. 18 яшенә кадәр татар телен өйрәнмәгән дип әйтерлек (рус телле мәктәптә исәнмесез-саумысызны өйрәнүдән кала) кызның татар телен белү дәрәҗәсе соклангыч икәнен үзегез дә күрә аласыз.
Кинорежиссер Илдар Ягъфәров, фольклорчы галим Рәшит Ягъфәровның улы: «Мин «Байгал» фильмында акцент темасы белән очраштым. Анда минем төп рольдәге актерым акцент белән сөйләште, башка тавыш яздырып уенын бозасым килмәде — органика югалыр иде. Икенче яктан караганда, сәер акцент театраль актерлар дөньясын бозды кебек. Яшьләр анда яңа образ күрделәр. Мин бит башка тавыш яздырып карадым, килеп чыкмады. Бәлки, ул миңа ниндидер тормыш сабагы да биргәндер: яңа фильмымда — «Исәнмесез»дә чиста матур татар теле яңгырый.
Мин бит үзем дә биш яшемә кадәр бөтенләй русча белмәгән малай идем. Балалар бакчасына киткәч кенә хәл үзгәрде. Ә күпмедер вакыт Мәскәүдә яшәп кайткач, татар телендә чыгыш ясаудан курку барлыкка килде. Миңа сүзләр запасы җитми, җөмләне бит дөрес төзим. Тагын бер проблема — мускуллар хәтере, чөнки алар рус теленә өйрәнгән һәм кайбер татар сүзләре дөрес әйтелми. Әмма болар минем гаеп, мин бернигә карамыйча татарча сөйләшергә тиеш. Бәлки үземне юкка интектерәмдер дип тә уйлыйм, минем өчен татар киносы төшерү әһәмиятлерәктер. Әмма минем артымда әтием тора, мин бит Рәшит Ягъфәров улы.
Хәзер мин дөрес сөйләшмәгәннән көлү сизмим. Киресенчә ярдәм итергә теләү сизәм. Телне белмәүчеләргә ярдәм итергә кирәк. Алда халык санын алу торганда бу мәсьәләдә аеруча сак булырга кирәк.
Журналист, шагыйрә Зөләйха Камалова, халык язучысы Нурихан Фәттахның оныгы:
Мин Регина белән бергә укыдым һәм аңа шулай дип әйткән укытучыны да беләм. Ул фонетика укытучысы иде, Регинага начар билге куеп аның өйрәнү дәртен юкка чыгарды кебек.
Тәрбияләүдә дә шундый кагыйдә бар бит инде — башта мактыйсың да, аннары кимчелекне дә әйтергә мөмкин.
Көлү дә төрлечә була бит, ачы итеп көлү дә була, рәхәт итеп яратып та. Татар теле өйрәнүнең кыен булуын аңламаган, авылдан килгән кешеләр көләргә мөмкиннәр. Ә чит телләр өйрәнгән кешеләр өчен акцент табигый, чөнки алар үзләре дә чит телләрдә шулай сөйләшәләр.
Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев:
«Эт өрә тора, бүри йөри тора. «Собаки лают, ә караван идет». Мәкальләр бераз аерылса да, асылы бер. Кызганыч, шундый мыскыллау аркасында күпме тел белмәгән татарлар акцент аркасында көләрләр дип аны өйрәнүдән баш тарта. Киресенчә, мактарга, ярдәм итергә кирәк бит инде, алга таба да өйрәнсен өчен тырышырга кирәк. Өйрәнүчеләрдән көлгәнче аз булса да телләрне белүең хәерле. Афәрин, Регина! Тырышлыгың һәм омтылышың сокландыра.
Журналист Рәмис Латыйпов:
Минем шуңа игътибар иткәнем бар — башкаларның акцентларыннан үзләре чит телләрне белмәгән кешеләр көлә. Чит телләрне белгән кеше акцент булу ихтималын кабул итә, шуңа күрә аңа бик тыныч карый. Акценты бар икән кешенең ул байлык — димәк ул чит телне белә дигән күрсәткеч, ул кеше рухи яктан баерак булып чыга. Шул сәбәпле бу күренеш чит илләрне өйрәнергә бер дә яратмаган Россиядә еш күзәтелә дә. Үзләре бер чит тел дә белмәгән булдыксызлар да «удащливый» дип татардан көлеп яза бит.
Акценттан көлүчене башка кешенең уңышын, тырышлыгын аңламаган кеше дип тә әйтергә була. Акцентлы кеше тырышып чит тел өйрәнгән, ә көлүче шушының байлык икәненә төшенерлек акылга ия түгел.
Тагын бер әйтергә теләгән фикерем: сәбәп акцентта түгел, кешеләрнең наданлыгында да. Көлүчееләр — гомумән наданнар, шуңа күрә алар һәрвакыт башкалардан көләргә тырышачак, шул рәвешчә рухи канәгатьләнү алачак. Шуңа күрә акцент белән сөйләшүче акцентыннан котылса да, аннан көләчәк ул андый кеше. Акцентың бар дип әйтә алмаса, чәчең ямьсез, буең кыска, аягың кәкре дип булса да ниндидер сәбәп табачак һәм көләргә тырышачак. Чөнки аның үзен өстен санап башкалардан көләсе килә. Шуңа да ул тиз генә төзәтеп булмый торган әйбергә — акцентка каныга.
Бу очракта нишләргә? Билгеле, көлүчеләргә игътибар итмәскә кирәк. Әмма мин анысын да беләм — яшь чакта игътибар итәсең инде ул, үзеңнән көлүне авыр кичерәсең, үзеңнән күпкә өлкән кеше, хөрмәтле булып саналган кеше көлгәнгә игътибар итмәү бик авыр. Әмма шулай да шуны аңларга кирәк — тәрбияле кеше беренчедән гомумән акценттан көлми. Ә тәрбиясез кешегә үпкәләүдән ни мәгънә?