
Бүген Теләче районы Баландыш авылында «Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе» бәйрәме узды. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән танылган татар блогерлары җыелган иде.
Быел беренче тапкыр бәйрәм кысаларында блогерлар арасында көрәш ярышы да оештырылды. Көрәштә баш батыр булып танылган блогер Рәмис Гыйльметдинов калды. Рәмис «Дневник татарина» сәхифәсен алып бара. 2 урында – Марат Клубника. 3 урынны – Талип Миннегалиев яулады.