Татар батыры нинди була?
Татар әкиятләрендәге нинди батырларны беләсез? Таңбатыр, Турай батыр, Дутан батыр, Камыр батыр... гафу итегез, Мырау батыр... Хәтергә килгәне шулар. Фольклор белгечләре тагын өстәр, бәлки, аз белә дип ачуланыр да. Халык әкиятләре белән бүгенге көнгә килеп җиткән батырларыбызга тагын берсе өстәлде – Туган батыр.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы эшмәкәр Радик Абдрахманов һәм күренекле язучы Зөлфәт Хәким «өчлеге» татар дөньясында яңа герой бүләк итте. «Туган батыр» бренды ТР Милли китапханәнең Күргәзмәләр залында тәкъдим ителде.
Радик Абдрахманов: «Әкият аша шушы сыйфатларны сезнең балаларыгызга күчерәсебез килә»
«Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы эшмәкәр Радик Абдрахманов: «Күп командалар катнашында башкарылган зур эшне күрсәтәсебез килә. Мөфти хәзрәт безнең рухи остазыбыз иде, барысы да аның командасы белән берлектә башланды. Командага гаҗәеп шәхес Зөлфәт Хәким кушылды – ул әкият-легенда язды.
Безнең проект кешеләрне берләштерә: балаларны, бөтен дөнья татарларын гына түгел, ә талантлы кешеләрне дә берләштерә ала. Китап татар телендә язылды. Зөлфәт абый аны русчага да тәрҗемә итте. Аннары инглиз теленә тәрҗемә ителде. Камил хәзрәт ярдәме белән гарәп теленә тәрҗемә ителде. ImCompany брендинг агентлыгы брендбук ясады. Брендның нигезендә сигез почмаклы йолдыз ята – бу Камил хәзрәт идеясе. Бу ислам символы Туган батырны сыйфатлый. Болар – шәфкатьлелек, юмартлык, мәрхәмәт, Аллаһны ярату, сабырлык, гаделлек, сер саклый белү, тугрылык. Әкият аша шушы сыйфатларны сезнең балаларыгызга күчерәсебез килә. Алар, дөрес тәрбия алып, безнең традицияләрдә, безнең кыйммәтләрдә тәрбияләнсен иде.
Без «Туган батыр» брендына «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» икътисади саммитында презентация ясадык. Китапны гарәп телендә чыгарып кунакларга бүләк иттек. Сувенир продукциясе дә чыгарырга ниятлибез. Моның өчен сыйфатлы итеп нәрсәдер эшли белгән талантлы кешеләрне эзлибез. Футболка ясадык, логотип белән су чыгардык. «Туган батыр турнирлары»н ясый башладык. Фестиваль дә ясарга җыенабыз. Аудиокитап ясадык, сайтыбыз әзерләнеп бетеп килә.
Без балалардан Директорлар советы оештырдык. «Бала-сити» мәгариф оешмасында укучы балалардан фикер белешәбез. Китапның дәвамы ясалды. Хәзерге вакытта комикслар китабы эшләү турында сүз бара. Мультфильм ясарга әзерләнәбез. «Маша и медведь» мультфильмын ясаучылар белән сөйләшүләр бара. Компьютер уены да булачак».
Камил Сәмигуллин: «Балаларның алдында матур образлар булырга тиеш»
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Мәрҗани хәзрәтнең бер сүзе бар: өч әйбер диндә булмаса да динебезне саклый – гореф-гадәт, тел, кием. Мәдәниятебезгә карыйбыз да, безнең мәдәниятебезнең күпмедер дәрәҗәдә хәзер формалашуын күрәбез. Балаларыбыз Марвел, Дисней мультфильмнарын карый. Кызганыч, аларда безнең асылыбызга туры килмәгән күренешләр дә бар. Без, традицион кыйммәтләребезне традицион булмаган фикерләүдән сакларга тиешбез, дип уйлаштык. Татар батыры образы шулай туды.
Уйлап карагыз әле – нинди батырларны беләсез? Камыр батыр искә төшә. Безгә геройлар кирәк. Үрнәк кирәк. Йөрәктән йөрәккә юл бар. Балаларның алдында матур образлар булырга тиеш.
Радик Абдрахманов импортны алыштыру гомумтенденциясен тоеп алды. Без аның белән татар батыры үрнәге турында уйлаша башладык. Татар кылычы нинди булган? Без шашка нинди булганын, хәтта һинд коралын да күз алдына китерә алабыз, татарныкын белмибез. Татар сугышчысы нинди булган? Белмибез. Татар батырының образы безнең йөрәкләрдән кысрыклап чыгарылган. Ул юк. Без шушы әһәмиятле сорауларга җавап эзли торган зур юлга чыктык кебек. Безнең горурланырлык эшләребез бар. Онытылган күп шәхесләребез бар. Аларны искә төшерәсебез бар. Татар батыры – шуларның җыелма образы.
Сигез почмаклы йолдыз дидек, анда күрсәтелгән сыйфатлар һәр татарда булырга тиеш. Символларга зур мәгънә салынган. Лалә чәчәге, роза гөле дә – шундый символлар. Лалә чәчәге «Аллаһ» язылышын хәтерләтә. Роза гөле пәйгамбәребезнең яраткан чәчәге булган. Мәчет өстендәге ай кай якка карый? Сул якка. Чөнки без эшнең азагын түгел, башын күрсәтәбез. Бу безнең өметебезне билгели. Кешеләр элек символларны укый белгән. Бу кодлар безнең халкыбызга салынган. Аларны укый белергә генә кирәк.
Мондый проектлар күбрәк булсын иде. Идея ыргытырга була ул. Ә менә аны тормышка ашыруы бик кыен.
Зөлфәт абыйга рәхмәт. Без ахырзаманга кадәр утырсак та, андый әсәр язып чыга алмас идек. Комикслар да карарбыз, мультфильм да булыр. Бәлки, кино да төшерелер».
Зөлфәт Хәким: «Туган батырда – минем балачактагы затлы малайларның сыйфатлары»
Язучы, «Туган батыр» китабы авторы Зөлфәт Хәким: «Миңа бу тәкъдим кергәч шунда ук ризалаштым һәм шул ук көнне язарга да утырдым. Мин элеккеге традицион әкиятләрдән китәргә тырыштым. Кызганыч, безнең әкиятләрнең күбесе примитив язылган. Балалар аңласын өчен шулай язылган алар.
Минем балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә язасым килде. Яшәү мәгънәсе турында язасым килде. Кайбер урыннарны бала аңламаса, әти-әнисе аңлата ала. Аларга элеккеге кебек әкиятләр язарга кирәкми – бу минем шәхси фикерем.
Туган батырны үз балачагымнан язарга тырыштым. Без үскәндә авылларда үрнәк алырдай малайлар бар иде. Башка төрлеләре дә бар иде. Миңа балачагымны искә төшереп язу бик җиңел булды. Миңа хәзер 62 яшь. Туган батырда – минем балачактагы затлы малайларның матур сыйфатлары.
Укыган кешеләргә ошады – мин яхшы бәяләр ишеттем. Бүгенге балалар яратып кабул итсә, чорлар элемтәсе өзелми дигән сүз.
Беренче китапта малайга 9 яшьтән 16 яшькә кадәр. Хәзер әсәрнең дәвамын язам. Анда вакыйгалар да кискенрәк булачак. Алга таба Туган батырны «тәүфыйклы песи» итеп кенә күрсәтәсем килми. Балаларга кызык булсын өчен, ул киләчәктә ялгышырга да тиеш, кайчакта тискәре эш тә эшләп ташларга тиеш. Кире әйләнеп кайтып шул хаталарын төзәтергә тырышырга да тиеш. Чөнки тормышта гел туры юлдан гына бару мөмкин түгел.
Без балачакта ук нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен беләбез. Каядыр яктылыкка илтә торган юл барын беләбез. Кайчакта караңгыда тигәнәккә батып, абына-сөртенә, башка юлдан китәбез – сукмакны таба алмыйбыз.
Без бу дөньяга үз теләгебез белән килмибез, үз теләгебез белән китмибез. Безгә шушы вакыт аралыгында яшәргә насыйп булган. Кешеләрне гаепләргә ашыкмаска кирәк...
Бу китап – Радик Абдрахманов башлаган зур проектның әдәби өлеше. Тикмәгә риза булмаганмын, бу – зур проект!»
Кем алып өлгерә алды – шулар тышы затлы итеп эшләнгән китапны эләктереп өлгерде. Мөгаен, залдагылар күңеленә килгән сүзне Миңгол абый әйткәндер.
Миңгол Галиев: «Татар батырының нурлы йөзе булырга тиеш»
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев: «Мондый проектлар телебезне, моңыбызны саклауга юнәлдерелгән. Зөлфәт Хәкимнең таланты алдында баш иям. Ул – гаҗәеп кеше. Мин, сөйләгәндә, сөйләүче кешенең йөзенә карыйм һәм авазларны тыңлыйм. Кешенең ягымлы йөзе булырга тиеш.
Ә китаптагы йөзләр нинди тәрбия булсын?! Кайда монда матур татар йөзе? Рәсемнәрдә татар батырының ягымлы рухы булырга тиеш».
Әйе, төп персонажның визуаль образы әлегә эшләнмәгән. Китаптагы иллюстрацияләр – бары тик иллюстрацияләр генә. Бәлки, брендны Туган батыр образын визуальләштерүдән башларга кирәк булгандыр?! Брендның уңышы моңа, һичшиксез, бәйле, нык бәйле.
Аның киеменә һәм коралларына килгәндә, монысы, һичшиксез, галимнәр белән бергә эшләнер, рәссамнарның консультанты тарихчы галимнәр, этнографлар булыр, дип өметләнәм.
Туган көнең белән, Туган батыр!