news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар батыры Айнур Сыртаев: «Башкортстанда көрәш ике тапкыр азрак үсеш алган»

Айнур Сыртаев әйтүенчә, Башкортстанда көрәш Татарстанга караганда ике тапкыр азрак үсеш алган.

news_top
Татар батыры Айнур Сыртаев: «Башкортстанда көрәш ике тапкыр азрак үсеш алган»
Салават Камалетдинов

Айнур Сыртаев - Башкортстанның иң көчле көрәшчелеренең берсе. Ул 100 кг авырлык үлчәмендә көрәшә, 2018 елда дөнья чемпионы калды.

Айнур Туймазы шәһәрендә яши. Татарстанда үткән турнирларда ул Чистай районы өчен чыгыш ясый. «Әни дә, әти дә татарлар. Мин дә Башкортстан татары», — ди Айнур үзе турында.

«Башкортстанда көрәш Татарстанга караганда ике тапкыр әзрәк үсеш алган. Татарстанда зур турнирлар да бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы призларына уза торган ярыш, Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры, Татарстан беренчелеге һәм Муса Җәлил турниры.

Татарстанда көрәшчеләр дә күбрәк, тренерлар составы да әйбәт. Шулай да, төп сәбәп — ул приз күләменең зуррак булуыдыр. Акча күбрәк булган саен, ярышка кеше дә күбрәк җыела.

Башкортстанда да турнирлар бар, тик акча күләме күпкә азрак. Башкортстан Президенты да көрәшче, киләчәктә ул көрәшне күтәрер һәм без дә Татарстан белән бер дәрәҗәдә булырбыз дип өметләнәм», — ди Айнур.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар