Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөрләп яшәгән Кангага сәяхәт: «Безнең авылда шәһәргә караганда да әйбәтрәк»

Татар халкы шулкадәр чәчелгән икәнен төбәкләргә баргач ныграк та аңлыйсың. «Интертат» хәбәрчесе Әстерханның Идел буенда урнашкан, хәзерге вакытта 32 милләт вәкиле дустанә булып яшәүче борынгы татар авылы Кангада булып кайтты.

news_top_970_100
Гөрләп яшәгән Кангага сәяхәт: «Безнең авылда шәһәргә караганда да әйбәтрәк»
Салават Камалетдинов

«Руслар арасында – русча, татарлар арасында татарча сөйләшеп яшибез»

Әстерхан шәһәреннән, Идел елгасы аша сузылган күпер аша, терәлеп кенә торган Нариман районына кузгалдык. Бөкеләр булмаса, 10-15 минутта барып җитә торган Старокучергановка – Иске Канга авылына барышыбыз. Әстерхан өлкәсендәге иң зур татар авылы Канга. Авыл җирлегендә теркәлгән 11 мең кешенең 6 меңе Кангада яши. Шуларның яртысыннан күбрәге – татарлар.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Безнең авыл күпмилләтле. 32 милләт кешесе тора бездә, хәтта чукча да бар. Әлбәттә, халыкның күпчелеге татарлар», – дип таныштырды 25 ел авыл советында эшләүче Галия Яфарова. Нариман районының башка авылында туып, Кангага кияүгә килгән Галия апа. «Шундый зур, шундый яхшы авыл. Бер дә авылга чыгам дип борчылмадым», – диде ул.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Чыннан да бик зур авыл Канга. Бәлки, шәһәргә якын булуы да йогынты ясыйдыр. Дөресрәге, шул шәһәргә бик якын булуы мөһим роль уйныйдыр инде. 32 милләт кешесе яшәсә дә, авылда, йөзгә бәрелеп үк тормаса да, татарлык сизелә. Һәм шундый зур, галәмәт зур.

«Авылыбыз дус-тату. Безнең урамда руслар да, казахлар да, кореецлар да, Кавказдан килгәннәр дә, казахлар да, калмыклар да бар, төрле халык. Бөтенебез бергәләп, бик яхшы яшибез. Бергә бәйрәмнәр, туйлар уздырабыз, бөтен әйбер бергә. Сабантуйлар үткәрәбез. Былтыр клубка Нурания Җамали килгән иде, безгә татарча кино да күрсәттеләр», – дип сөйләп китте 77 яшен тутырып килүче Наҗия апа Измайлова.

Фото: © Салават Камалетдинов

Наҗия апа – Канга кызы. Авылга кияүгә чыккан, балалар үстергән, инде оныклар сөя. Авыл мәктәбендә 45 ел инглиз һәм немец теле укытучысы булып эшләгән. Телефонымны күтәреп, сөйләшергә-сорашырга кеше эзләгәндә дә бөтенесе аңа таба күрсәтте. «Әнә, Наҗиядан сора, ул укытучы кеше», – диделәр.

Әстерхан өлкәсе – күпмилләтле, күптелле төбәк. Шуңа күрә борынгы татар авылларында да кемне генә очратмыйсың. «Руслар арасында – русча, татарлар арасында татарча сөйләшеп яшибез. Авылыбыз соңгы елларны бик үсте. Шундый бәйрәмнәр күрергә насыйп итте безгә», – диде Наҗия апа. Татарстан артистлары ул көнне Канга авылында зур концерт та куеп китте. Татарстанлыларны биредә аеруча сөенеп, куанып каршы алалар.

Фото: © Салават Камалетдинов

Казан малаеның Әстерханда югалуы

Татар халкы шулкадәр чәчелгән, дисәк тә, Әстерханның элек-электән татар җирләре икәнен онытырга ярамый. Хәзәр каһанлыгы, Алтын Урда чорында Хаҗитархан, аннары Әстерхан ханлыгы булган бу җирләрдә. Явыз Иван яулап алуларыннан соң төбәк руслаша башлый. Шуңа да Әстерхан татарлары туган җирләрендә күкрәк киереп яши ала.

Старокучергановка – Канга авылына Касыйм һәм Казан татарларын 18 нче гасырда күчереп утырталар. Ул чорда Россия хакимияте Пенза, Казан, Рязань губернасы крестьяннарын Иделнең түбән өлешенә күчерү белән шөгыльләнгән. 382 татар Кучергановка елгасы янына урнашырга тиеш була. 70кә якын кеше биредә төпләнсә, халыкның күбесе күптәнге татар авылы Царевта, калганнары шулай ук татар авыллары Солянка, Осыпной Бугор һәм Әстерханның Ак мәчете янына күченә.

Эшкәртерлек җир, гомумән, бүлеп бирергә җир булмау сәбәпле, Канга авылы озак вакыт аякка басалмый яши. Бары 1870 елларда гына авыл мәчете, училище, янгын сүндерү хезмәте барлыкка килә. Халыкның күпчелеге балыкчылык белән көн күрә башлый. Советлар заманында «Коммунизмга юл» дигән хуҗалыгы да була.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Халык Казаннан, Идел буеннан качып киткәндә, минем бабай югалган. Аны шушы Иске Канга авылында табып, уллыкка алганнар. Мин бары тамырларымның Казаннан икәнен генә беләм», – дип сөйләп китте Әстерхан өлкәсе Канга авылында гомер итүче Әзһәм абый Мулюков.

Ул бабасының Әсәт исемле булуын һәм Казаннан икәнлеген генә белә. 7-8 яшьлек Әсәт качып китү чорында (күрәсең, 19нчы гасыр азагы – 20нче гасыр башындагы мөһаҗирлек) Әстерхан өлкәсендә югалып кала. Кечкенә Әсәтне биредә уллыкка алалар, биредә өйләнә, уллары – Әзһәм абыйның әтисе туа. Тик Әсәт тагын бер кат югала, тик бу юлы мәңгелеккә – 1942 елны фронтка алынып, Сталинград янындагы сугышларда хәбәрсез югала. «Аның турында бернинди мәгълүмат юк. Кызганыч, мин тамырларымны белеп бетермим», – ди Әзһәм абый.

Шулай да башындагы түбәтәен салмыйча, татарчалы-русчалы сөйләште Әзһәм абый. Ул гомере буе эчке эшләр бүлегендә эшләп, пенсиягә чыккан, хәзер адвокат булып эшли, шуңа өстәп, Нариман районы депутаты булып та сайланган.

10 яшькә кадәр без күрше авылда яшәдек, аннары гына Кангага күчендек. Бөтен аңлы тормыш шушында үтте. Хатыным да шушы авылныкы, клуб директоры булып эшли. Бер улым Әстерхан өлкәсе балет мәктәбен егетләр арасында беренче бетерде, хәзер театрда эшли. Икенче улым 1 июльдә армиягә китте. Татарстанга бер тапкыр эш буенча барган идем. Бернәрсә дә карый алмадым. Аллаһ бирса, киләсе елда барып киләсе иде, – дип сөйләде Әзһәм абый.

Фото: © Әзһәм Мулюков хатыны белән

Авыл җире яшәсен өчен яшьләр калу кирәк. Шәһәргә якын булганга Канга авылы гөрләп диярлек тора.

Шәһәргә якын торабыз бит, анда барып яшәүдән мәгънә дә юк инде. Шәһәр янында гына булгач, авыл яши. Совет заманында колхозлар да бар иде. Хәзер алар юк. Һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Яшьләр шәһәрдән авылга кайтырга тырышалар, – диде Әзһәм Мулюков.

«Татарстаннан китаплар сорадык, килмәде»

Татарстан артистлары концерт куйган урын – Канга авылы урта белем бирү мәктәбе ишегалды. Берничә катлы таштан салынган авыл мәктәбе зурлыгы белән шаккатырды. «Безнең мәктәп – зур балалар комбинаты», – ди мәктәп директоры Елена Усманова. Канга мәктәбендә 3 мәктәп, 5 балалар бакчасы берләшкән. Биредә 1500 бала укый. Һәр класста 4 параллель, әле быел 1нчегә 5 класс җыйганнар. Аларга 130 укытучы белем бирә.

Безнең авылда шәһәргә караганда да әйбәтрәк. Шәһәр зонасында яшәгән балалар да безгә килеп укый. Күбесенең әти-әнисе безнең мәктәптә укыган һәм балаларын да безгә урнаштырырга тырышалар.

Шулкадәр кеше белән җитәкчелек итүе авыр түгелме?

Өч кеше белән җитәкчелек итәргә өйрәнсәң, калганнары мөһим түгел. 35 ел бергә эшләгән укытучылар да бар. Безнең мәктәптә үзебездә укып чыккан балалар кире укытырга кайта, анысына бик сөенәбез, – ди Елена Усманова.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ул үзе Әстерханнан Канга авылына кияүгә чыккан. «Шәһәрдән авылга күчендегез инде», – дим. «Минем ирем – фәннәр докторы, профессор, ике дә уйламадым», – ди ул көлеп. Директор булганчы рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.

Мәктәп эчендә музыка, сәнгать мәктәпләре дә эшли. 10нан артык спорт секциясенә балалар бушка йөри. Баскетбол, волейбол, теннис, гимнастика гына түгел, гандбол, бокс түгәрәкләре дә бар икән. «Бездә шундый әйбәт балалар», – ди Елена Усманова.

Ул да мәктәптә укучыларның милли яктан төрлелеген искә алды. «Бездә чегәннәр дә бар. Алар бик тиз социальләшә», – ди директор. Шулай да укучыларның 51 проценты – татарлар.

Мәктәптә укучы 19 милләтнең иң күбе – татар балалары. Узган елдан бирле татар телен фән буларак өйрәнәләр. Укытучылар арасында да төрле милләт кешеләре күп.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Татар китапларын каян аласыз?

Узган ел берничә тапкыр Татар конгрессы аша Татарстаннан китаплар сораган идек, тик алар килмәде. Шундый тискәре тәҗрибәм булды менә. Быел тагын сөйләштек, быел «җибәрәбез, була» диделәр. Дәреслекләрсез бик кыен, быел булыр, дип өметләнәм.

Татар теле укытучысы белән дә кыенлыклар булып алды. Быел бик яхшы укытучы таптым. Бездә биология һәм татар телен укытачак. Хәзер сәгатьләр бик әз, бигрәк тә татар теле буенча. Аны бит әти-әни сайлый. Классның яртысы – татар телен, яртысы рус телен сайлый гадәттә, – дип сөйләде Елена Усманова.

Бөтендөнья татар конгрессы узган ел Иске Канга авылы мәктәбенә татар теле дәреслекләре алып баруы турында язган иде. «Узган ел биредә татар теле төп дәресләрнең берсе буларак укытыла башлаган иде. Бөтендөнья татар конгрессы уку йортына татар теле дәреслекләре дә алып килде. Укытучылар да, укучылар да моңа бик сөенде. Чөнки дәреслекләргә ихтыяҗ зур. Тиздән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да мәктәпкә әсбаплар китерәчәк», – дип язган булганнар конгресс сайтында.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы. 2022 ел

Иске Канга авылы – милләтләр һәм тарихлар киселешендә калган татар җире. Башка милләт йогынтысы көчле булгангадыр, Әстерхан шәһәренә булган сәяхәттә татарның бай һәм борынгы тарихы тапталып калган, дип язган идем. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен татарлык милли кием һәм Татарстан артистларының концерты гына булып калмасын иде.

Арты кычыткан – Әстерханга киткән, яки Балык исе килгән шәһәргә сәяхәт

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100