Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар артистлары Пермь трагедиясе турында: «Дөнья кая тәгәри…»

Җырчылар әлеге балаларның башларына начар уйлар кертүче, корал алырга, коточкыч гамәлләр кылырга этәрүче кешеләр бар дип саный.

news_top_970_100
Татар артистлары Пермь трагедиясе турында: «Дөнья кая тәгәри…»
https://www.instagram.com/aigul_barieva/

Бүген Пермьдә булган трагедиядән соң татар эстрадасы артистлары инстаграмда үз фикерләре белән бүлеште. 

Артист Ләйсән Мәхмүтованы бу фаҗига аеруча тетрәндергән. Күңелендәге уйлары белән ул инстаграмда бүлешә.

«Ничек куркыныч. Мин бу хәлләрнең кабатланачагын белә идем, ләкин бу кадәр тиз булыр дип башыма да китермәдем. Балаларны зомбига әйләндерүче кешеләрне кайчан табарлар. Бу балалар үзләре шундый дип әйтүдән туктарга вакыт. Мондый вәхшилекне аларның башына кертеп урнаштыручы, корал алырга, бу гамәлләрне кылырга ярдәм итүче кешеләр бар, әлбәттә. Пермьдә дә Казан схемасы кабатлана. 

Казандагы вәхшинең берүзе генә булуына мин ышанмыйм. Барысы да артык җайлы барган, беренче тапкырдан барысы да килеп чыккан, шартлаган һәм бу кыска вакыт эчендә. Аның үзе генә булуына да ышанмыйм! Хәтта аны кулга алган видеода да мәктәп эчендә әле ату тавышлары ишетелеп тора. Безгә дөреслекне беркайчан да ачмаячаклар. 

Фаҗига булганга бөтенләй ярты ел узды. Ә бит андый балалар әле күпмедер. Алар барысы да сөйләшеп, төрле шәһәрләрдә бер көнне атыш оештырсалар? 

Телевизор карап туйдым. Украина белән бәйле теманы куерталар. Мин инде тапшыруларны күчереп куям. Безнең нәрсә, башка проблемалар юкмы? Тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр азмы? Илебездә тәртипсезлек, яшәеш куркыныч була бара. Анда җимерелә, монда җимерелә, өлкәннәр һәм балалар рактан кырыла. 

Дөрес, күпләрнең машиналары, фатирлары бар. Әмма алар барысы да кредитка алынган. Фатирда да барысы да бар кебек, әмма мин без 90 елларга караганда бәхетлерәк дип уйламыйм. Ул вакытта да кая таба баруыбызны һәм алда нәрсә көткәнен белмәгән, бүгенге кебек халәттә идек без. 

Пермь, бик кызганыч, кайгыгызны уртаклашам», — дигән ул. 

Виртуаль дуслары Ләйсәнгә дөреслекне ачып салган өчен рәхмәт белдерә. «Күптән көткән идем бу сүзләрне кем язар икән дип. Рәхмәт»;

«Бигрәк дөрес язгансың. Балаларны мәктәпкә җибәрергә куркыныч бит»;

«Дөрес әйтәсең, үзе генә булмаган Казанныкы. Танышның малаеннан шушы аттымы дип сорагач, белмим, ул бит үзе генә түгел иде дигән», — дип язган бер инстачы. „Әлбәттә, халыкны юләргә саныйлар“, — дип, аның белән килешкән Ләйсән.

«Оештыручылары булу белән килешәм. Әмма очына чыга алмаячаклар. Эзләмәячәкләр дә. Сайлаулар булган саен теракт яки пандемия бездә. Бик сәер бу»;

«Ата-аналар балаларын тыңларга һәм ишетергә өйрәнгәнче бу хәлләр кабатланачак. Телефон, планшет тоттыралар да, бетте. Бала тыныч утыра. Ә аның нәрсә каравы беркемне дә борчымый»;

«Әйе, кызганыч, комплекслы балаларны белгечләр дәваламый, алар кемнеңдер кулындагы уенчыкка әверелә. Сабак алынмый. Бер үк тырмага ике тапкыр басабыз»;

«Мин көллияттә эшлим. Берәрсе килеп кереп, атып үтерер дип куркып яшим», — дип язганнар.

Җырчы Асыльяр бер гаепсез һәлак булган студентларның якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан.

«Якыннарын югалтучыларга Ходай җиңеллекләр бирсен…

Нишләп бер гаепсез кешеләрнең гомерләре шулай вакытсыз өзелә???

Бик авыр…» — дигән.

Әлеге канлы вакыйгадан соң Айгөл Бариева да Пермь университетының аклы-каралы фотосын урнаштырып: «Нәрсә булды дөнья белән. Туктагыз дип кычкырасы килә!» — дип язган. 

«Аллаһым үзең сабырлыклар бир. Булды, бетсен, башка кабатланмасын дип телисең, юк, тагын кабатлана.

Дөнья кая тәгәри? Бу кемнеңдер кулы белән эшләнә бит. Каян чыкты бу вербовщиклар. Хуҗасын ник эзләмиләр? Алда тагын кабатланмас дигән гарантия бармы?

Атна бик авыр башланды. Ата-аналарына, туганнарына сабырлык бир, Раббым», — дигән җырчы Лилия Муллагалиева.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100