news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар артистлары Кәрим Тинчуринны искә алды: «Без әле дә ул күрсәткән юл белән барабыз!»

15 сенябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, режиссер, актер Кәрим Тинчуринның тууына 139 ел тулды. Шул уңайдан татар театры әһелләре Архангел зиратында режиссер җирләнгән урынга җыелды. Истәлекле чарадан «Интертат» репортажы.

news_top
Татар артистлары Кәрим Тинчуринны искә алды: «Без әле дә ул күрсәткән юл белән барабыз!»
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Һәр көз татар җәмәгатьчелеге бүгенге татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринны искә ала. Шундый чараларның берсе Казанның Архангел зиратында үтте, биредә Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салынды, аның рухына дога кылынды.

Кәрим Тинчуринның язмышы фаҗигале – 1937 елның 15 сентябрендә ул 50 яшьлек юбилеен үткәрә, ә 17 сентябрьдә НКВД хезмәткәрләре аны кулга алырга килә. Гаепләү пунктлары җидәү була, шуның бишесе Гаяз Исхакый белән бәйле, чөнки алар яхшы таныш булган.

Кәрим Тинчурин Гаяз Исхакый оештырган «Ил» газетасында да хезмәткәр булып эшләгән. НКВД хезмәткәрләре тарафыннан бер елга сузылган җәберләүдән соң, Тинчурин 1938 елның 15 ноябрендә Спас манарасы янында атып үтерелә. НКВД архивларында сакланган Үлү турында таныклыкта үлемнең сәбәбен «Рак пищевода» диелгән белешмә нигезендә теркиләр.

Кәрим Тинчуринның күмелгән урыны төгәл билгеле түгел, кабер ташы да юк. Аны, шул вакыттагы башка күп кенә сәяси репрессия корбаннары кебек үк, туганнар каберлегендә җирлиләр. Бүген Архангел зиратында 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре язылган мемориаль стела куелган. Анда Кәрим Тинчуринның исеме дә бар.

Бөек әдипне искә алу чарасында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм журналистлар катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Театр өлкәсендәге кеше өчен иң олы бәхетсезлек – аның исеме онытылу»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров:

«Без Кәрим абыйны олы драматург буларак беләбез. Ләкин мин инде бер ел театр җитәкчесе, баш режиссер булып хезмәт иткәч, мин аны шул яктан ача башладым. Аның нинди ачышлар ясаганын, режиссер буларак нинди эшләр эшләгәнен укыйм.

Холкы ягыннан ул кырыс җитәкче булса да, беркайчан да өйрәнүдән туктамаган, бервакытта да үз теләге буенча гына яшәмәгән. Әгәр дә артистлар аңа ниндидер тәкъдим белән килсәләр, ул үз фикерен үзгәртә алган, төрле фикерләрне кабул иткән.

Театрның төп кагыйдәсе бар – туктарга ярамый, ул моны белгән. Ул гел өйрәнеп торган. Театр өлкәсендәге кеше өчен иң олы бәхетсезлек – ул киткәч, аның исеме онытылу. Бу яктан Кәрим абый тыныч, чөнки без аның дәвамчылары һәм без аны не подведем!».

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Без Кәрим Тинчурин күрсәткән юл белән барабыз!»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, педагог, режиссер, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин:

«Нинди якты, нәтиҗәле иҗат юлы һәм нинди дәһшәтле, фаҗигале үлем. Көз Кәрим Тинчуринның тормышында аерым урын алып тора, көз көне ул дөньяга килгән, көз көне ул иҗатының таҗы булган «Зәңгәр шәл»не язган, көз көне ул шушы репрессияләргә эләгеп, үлемгә дучар була.

Ул безгә нәрсәсе белән кадерле? Хикмәт нәрсәдә? Чехов «Чайка»ны язып, рус театрына эмблема тудырса, Тинчурин «Зәңгәр шәл» пьесасын язып, татар театрының эмблемасын тудырган. Ул үзенең пьесаларында телебезнең матурлыгын күрсәтә, халкыбызның образларын сурәтләп, безгә иҗади юнәлеш биргән, юл күрсәткән. Без, Аллаһка шөкер, әле дә шул юл белән барабыз.

Кызганыч, без аның каберен, кайда күмелгәнен белмибез. Ярый, шунда мемориаль һәйкәл бар, монда килеп, аны искә алабыз, аңа багышлап догалар укыйбыз. Бу сәваплы эш, ләкин иң беренче чиратта, бу безнең үзебезгә кирәк, без үткән хаталарыбызны кабатламас өчен тарихыбызны белергә тиеш».

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Айрат Шамс:

Мәктәп елларында Кәрим аганы бөек драматург буларак белгән булсак, театр училищесын тәмамлап, театрда эшли башлагач, аның бөек режиссер, артист, педагог һәм бөек кеше икәненә инандык. Кәрим Тинчурин театры артистлары гына түгел, барлык татар артистлары да аның дәвамчылары. Без аны онытмаячакбыз!

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Кәрим Тинчуринның тормышында ак таплар бар»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче, педагог Әлфәт Закирҗанов:

«Әлеге зур шәхесләр турында сүз алып барган вакытта аларның аралашкан даирәсен белү һәм аларга йогынты ясаган социаль-иҗтимагый, тарихи хәтта шәхси фактларны белү, аларның әсәрләренең язылу тарихына килүен ачабыз, дигән сүз. Бу яктан караганда XX гасыр башында яшәгән, иҗат иткән зур шәхесләребезгә нисбәтле фактларны табып бетерү мәсьәләсе тора. Кәрим Тинчуринны без артист, драматург, оештыручы буларак беләбез. Аның беренче әсәрләренә килүе тарихы кызыклы, аның беренче әсәрләре сакланып та калмаган бит.

1920 еллар гаҗәеп авыр еллар, Кәрим Тинчурин шул вакытта театр оештырырга алына. Аның Салих Сәйдәшев белән хезмәттәшлеге, шуңа бәйле күңелендәге истәлекләре кызыклы. Ничек килгән ул бу адымга? Ничек ул татарның нәкъ менә музыкаль әсәрләргә, музыкаль драмаларга мөкиббән китүен аңлаган?

Белгәнебезчә, ул 1928-1929 елларда Әстерханда яши, аның театрдан китүе эчке каршылыкларга бәйле икәнен беләбез, ә аның сәбәбләре әле шулай ук ачык түгел. Әстерханда ул ниләр иҗат иткән? Кемнәр белән аралашкан? Шәхси тормышы, яшәү рәвеше буенча мәгълүматлар бик аз. Һәр әдипнеке кебек Кәрим Тинчуринның да тормышында ак таплар кала бара. Ләкин өйрәнүләр дәвам итә. Юк-юк та ябык архивлар ачыла, яки аерым шәхесләрнең архивын өйрәнгәндә алар белән аралашкан кешеләрнең ниндидер истәлекләр, язмалар килеп чыга.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Казанда театр аллеясы барлыкка килде

Соңрак чарага килгән барлык катнашучылар Тинчурин исемендәге паркка юл алды. Биредә әлеге истәлекле көндә Россия театр әһелләре аллеясына нигез салынды. Ачылу тантанасында Казанның төрле театрларыннан артистлар һәм режиссерлар катнашты, алар бергәләп Тинчурин исемендәге паркта сирень куакларыннан аллея утырттылар.

Мондый беренче аллея 25 февральдә Сочида барлыкка килгән. Бүген проект географиясе Сочидан Барнаулга кадәр, Санкт-Петербургтан һәм Мурманскидан Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләренә кадәр сузыла.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Бу аллеяны бөек Кәрим Тинчуринның туган көнендә булдыруыбыз символик мәгънәгә ия. Без Казанда Театр аллеясының кайда барлыкка килергә тиешлеге турында озак уйландык. Әмма язмыш үзе барысын да бик төгәл хәл итте», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар