Татар әдәбиятында шагыйранә бәхәс: «Дәүләт эчләрендә дәүләт»не һәм казларны кем урлаган?
Исемен атарга ярамаган бер социаль челтәрдә татар шагыйрьләре бәхәсенә тап булдым.
Шагыйрь Рәмис Аймәт шәп бер шигырь язган да аны әлеге «челтәр»гә урнаштырган. Аның «Шагыйрь дип аталган бу шигырендә: «Дәүләт эчендәге бер дәүләт ул, чын хакыйкать аның әләме» дигән юллар бар.
Интернет-бәхәстә Марат Кәбиров претензия белдергән: «Мине укып яздыңмы моны, әллә укымыйчамы? Ничек булса да – яхшы түгел. Беренчесе бурлык була, икенчесе – наданлык. Синең дәрәҗәдәге шагыйрь игътибарлы булырга тиеш. Һич югында – минем дәрәҗәдәгеләрнең әсәренә», – дип «чәчрәп» чыккан.
«Марат дустым, шагыйрьне дәүләт эчендәге дәүләт белән чагыштыру, минемчә, зур яңалык түгел. Һәр традицион телдә йөргән гыйбарә кебек. Һич кенә дә сиңа иярдем дип санамыйм. Синдә дә шундыйрак образ бар икән – бик әйбәт. Димәк, җир белән күк арасында уртак катламнарда тибрәнәбез», – дип җавап биргән Рәмис Аймәт.
«Мин дә шигырьләреңдә үз шигырьләремдәге образларны күреп гаҗәпләнгән идем күптән түгел», – дип, Рәмис Аймәтне гаепләү сүзенә кушылган Төркиядә яшәүче татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова-Четин.
«Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам сыман», – дип Маратка дәшкән шагыйрь Фәнил Гыйләҗев.
«Нишләп минем телдә язасыз?» дип Тукай чәчрәп чыкмас иде, әлбәттә», – дип, бу бәхәскә шаккатуын белдергән артист Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.
Шушы урында халык шагыйре Газинур Моратның әле чыгып та өлгермәгән өр-яңа интервьюсыннан юллар искә төшә.
Халык шагыйре Газинур Морат: «Язучы ул, дөресен әйткәндә, дәүләте булмаган халыкның дәүләте. Туфан Миңнуллин әйткән сүз ул. «Тукай – ул безнең дәүләтебез», – диде ул бер чыгышында».
Тукай дигәннән, «дәүләт эчендә дәүләт» фразасына килсәк, аны Тукай да язган икән. «Моның «фәсахәт»еннән «нәмүнә» алмыйбыз инде. Чөнки бөтен журналын күчерергә кирәк. Бу исә, «дәүләт эчендә дәүләт» дигән кеби, хилафе сәясәт бер эш була», – дип язган ул бер мәкаләсендә.
«Дәүләт эчендәге дәүләт» дигән фразаны Роберт Миңнуллинда да очраттым.
«Ә татарга кайчан җиңел булган? –
Заманалар һаман болгавыр.
Шул болгавыр чорда дәүләт тоту
Бигрәкләр дә авыр, мең авыр.
Башың белән җавап бирәсең бит
Милләт өчен, дәүләт өчен дә...
Иң авыры һәм иң катлаулысы –
Дәүләт тоту дәүләт эчендә», – дип язган ул Минтимер Шәймиевка багышланган шигырендә.
«Без – дәүләт эчендәге дәүләт, мәгълүм җырдагы шикелле, «...урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде...» дип көйлисе генә кала», – дип язган Разил Вәлиев бер мәкаләсендә.
«Гаилә – дәүләт эчендәге дәүләт», – дип язган Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрә Клара Булатова.
ххх
Бу фразаның гомумшагыйранә булуына инанып, инде теманы киңрәк колачлыйк.
Әдәбияттагы кабатлаулар темасы бу социаль челтәрдә кабынгалап алгалый ул. Ркаил Зәйдулла шундый бәхәсләрнең берсен «бу – нәзирә» дип туктаткан иде.
- Нәзирәчелек – билгеле сюжетны эшкәртеп яңаны иҗат итү. Ягъни, асылында башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә, аңа охшатып, яңа әсәр язу була.
Кайда нәзирә дә кайда иярү, кайда наданлык яки бурлык, кайда бары тик бер дулкында тибрәлү ята – моның төгәл чикләре бармы? Һич кенә дә хөкемдар итеп түгел, ә темага ачыклык кертү өчен, шагыйрьләребезгә мөрәҗәгать иттем.
Шигърият аксакалы Рәдиф Гаташтан башлыйк.
Рәдиф Гаташ: «Дөнья әдәбиятында бөтен әйберләр безгә кадәр әйтелгән инде ул»
Халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Каян алганыңны белгән очракта, Такташтан, Гаташтан, Кәбировтан яки башка берәүдән дип астөшермә куясың инде. Белмичә, механик рәвештә генә алынган булырга да мөмкин – мондый очракта гаепләргә ашыгырга да ярамый. Минем, мәсәлән, үземә гомеремдә дә бер кешенең дә бәйләнгәне булмады. Мәрхүмә Лена Шагыйрьҗан андыйга бик игътибарлы иде, «миннән урлыйлар» дип зарлана иде.
Ә инде киң итеп алсак, дөнья әдәбиятында бөтен әйберләр безгә кадәр әйтелгән инде ул. Кайчагында үзең дә белмичә, ихтыярсыз килеп керә.
Бу очракка килгәндә, монда урлау, плагиат турында сүз бармый инде, әлбәттә. Мин шулай уйлыйм».
Татар әдәбиятының бөтен жанрларын кочаклап эшләгән Марсель Галиев сүзне озынга сузмады.
Марсель Галиев: «Бу фикерне зур ачыш дип уйламыйм»
Халык шагыйре Марсель Галиев: «Дәүләт эчендәге дәүләт» дигән ул фикерне зур ачыш дип тә уйламыйм, бу – гадәти бер образ. Андый әйберләр була инде».
Татар һәм Татарстан язучыларының лидеры Ркаил Зәйдулла, колачын киңәйтеп, шигърият турында фикер йөртүгә күчте.
Ркаил Зәйдулла: «Мин шигырьне гомумән фикер әйтә торган мәйдан дип санамыйм»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Рәмис Аймәттә күп очрый ул кешедән алган фикерләр. Миннән алган урыннар да бар. Владимир Соколовның «Я устал от двадцатого века, От его окровавленных рек. И не надо мне прав человека, Я давно уже не человек» дигән шигъри юлларын кабатлаган шигыре дә бар.
Ә инде бу очракта Марат Кәбировның беренче булу-булмавын да әйтеп булмый бит әле.
Шигырьдә фикер әйтүгә килгәндә, мин шигырьне гомумән фикер әйтә торган мәйдан дип санамыйм. Шигырь ул – экспрессия. Фикер әйтәсең килә икән, фәнни-фәлсәфи трактат яз! Шигырь ул – күңел халәте, атылып чыккан хисләр өермәсе. Ренат Харис: «Беренче фикер булырга тиеш», – дип тә әйтә инде. Ә минемчә, шигырь ул – мантыйкны җимереп яңа мантыйк тудыру, хаосны ритмга кертү. Безнең шагыйрьләр шигырь буе әзерләнеп килә-килә дә азактагы ике юлда фикер әйтеп куя».
Шагыйрәнә проза остасы Рүзәл Мөхәммәтшин монда җинаять күрмәвен әйтте.
Рүзәл Мөхәммәтшин: «Үз оригиналь әсәреңне язарга кирәк!»
Рүзәл Мөхәммәтшин: «Мин нәзирләрне, гомумән, хупламыйм. Әзер сюжетны, вакыйганы аласың һәм шуңа үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерәсең – бу минем өчен кешенең калыбына, аның гәүдәсенә керергә маташкан кебек. Сәер инде – кеше йөрәгенә керергә маташкан кебек. Үз оригиналь әсәреңне язарга кирәк!
Ниндидер кечтеки образлар, метафоралар кабатланырга мөмкин, дип уйлыйм. Чөнки ул зур бер әдәбият дөньясы бит инде: язучы укыганда, аңа нәрсәдер ошарга, нәрсәдер баш читендә «эленеп» калырга мөмкин. Аннары үзгәртелепме, охшаш булыпмы – бумеранг кебек кайтырга һәм әсәренә кереп урнашырга мөмкин. Мин монда зур җинаять күрмим. Шагыйрьләр арасында аз-аз гына фикерләшеп алуны куркыныч дип санамыйм. «Сөйкемле – шикелле» сүзләрен кемнәр генә рифмалаштырып бетермәде! Такташ кабереннән чыгып: «Алай итмәгез», – димәде. Югыйсә, ул башлаган иде. Карны «ак чәчәкләр» дип тә язалар. Аны да ул язган иде. Моннан кемгә нинди зыян? Кабатлап алсалар нәрсә булган? Бигрәк тә өйрәнчек вакытта...»
«Казан утлары» журналының шигърият бүлеге өчен җаваплы шагыйрь Фәнил Гыйләҗев әдәби журналдан мисаллар китерде.
Фәнил Гыйләҗев: «Ул чагыштыру миндә дә булырга мөмкин – шундый шигем бар»
«Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөдире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев: «Марат Кәбиров белән Рәмис Аймәт анда бер-берсен кабатламый. Рәмис шагыйрьне «дәүләт эчендә дәүләт» дип атый. Ә Маратныкы дәүләт темасына язылган шигырь иде кебек хәтерлим. Ул чагыштыру миндә дә булырга мөмкин – шундый шигем бар. Мин бер үк фразаның кулланылуын нормаль хәл дип уйлыйм. Велосипедны бит аны безгә кадәр уйлап тапканнар, безгә аңа атланып йөрергә генә калган. Марат Кәбиров «дәүләт эчендә дәүләт» дигән сүзне патентлаштыра алмый. Аны төрле контекстта һәркем үзенчә куллана ала. Әгәр бер шагыйрь икенче шагыйрьнең канатлы сүзеннән илһамланып язмаган икән, эпиграф куймаска хакы бар. Ияреп язган очракта, нәзирә формасында эшләнгәндә, сылтамалар куела.
Узган ел «Казан утлары»нда Лилия Гыйбадуллина шигырьләре басылган иде. Шуларга кайтаваз буларак, Нәҗибә Сафина: «Бөтен фикерләр Лилиянеке булып киткән», – дип ризасызлык белдерде. Лилия һәр шигыре өстенә эпиграф куйган, ләкин шигырь текстында башка язучыларыбызның канатлы сүзләре бар иде. Бәлки, аларның һәрберсен куштырнакка алу, астөшермә бирү кирәк булгандыр – димәк, минем хата. Ләкин шигырьне артык чуарлыйсы килми – фәнни трактат язмыйбыз. Ә Нәҗибә апаның хәтере калган иде, аеруча Мөдәррис Әгъләм шигырьләренә кагылганда.
Кайчакта шигырь язгач, мин моны кемнәндер ишеткән булырга мөмкин бит, дип уйлап куям. Бер шигыремә әле дә шигем бар – Зөлфәттә юкмы икән миңа этәргеч биргән юллар, дип уйлыйм. Тапсам, эпиграфын куярмын, дим. Чөнки Зөлфәтнең иҗат кичәсен карагач язылды. Кайчакта үзеңә кадәргеләрнең шигырь китапларын укудан зиһен ачылып китергә мөмкин. Минем Газинур Мораттан эпиграф алып язылган шигырьләрем бар. Бу м ияреп язу да түгел, әмма эпиграф шигырьне ача шикелле.
Дөньяда сюжетлар саны күп түгел. Кеше шуннан артыгын тудыра алмый. Хайваннар дөньясы турында язылса, «Алмачуар»ны эзли башлыйсың. Нәрсәдәндер «Фәхрине үтереп ташладылар»ны күрәсең. Бу – типиклаштыру тенденцияседер. Азмы-күпме сюжеты охшаш булса да, язучы хис-кичерешләрен үзенчә итеп бирә, үзенчә тел стихиясе була. Әле бит элгәре язылганы хәзергесеннән кайтышрак та булырга мөмкин».
Бу тема ике архив интервьюсын искә төшерде.
Роберт Миңнуллин интервьюсыннан: «Профессиональ шагыйрьләр бервакытта да бер-берсенең иҗатыннан юллар алмыйлар, андый мисаллар бик сирәк, очраклы рәвештә генә килеп чыгарга мөмкин»
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 2017 елда журналист Рәмис Латыйповка биргән интервьюсында җыр сәнгатендәге урлашулар турында кызыклы фикерләре һәм байтак мисаллары бар.
«Менә гап-гади генә әйбер. Интернетта минем бер чыгышка бәйле бәхәс булып алды. Бер җыр минекенә охшаган, миннән алынган, бу – караклык, дип әйткән идем. Шуннан бәхәсләр китте. Берничә акыллы егет минем сүзләрне яклап чыктылар, ләкин кайбер хатын-кыз бәхәсләшеп алды, янәсе, бер юл, ике юл шигырьне урлаганнан гына судлашып булмый инде, дип.
Мин яшьрәк чакта, телевидениедә эшләгәндә, художество советы әгъзасы идем. Сибгат ага Хәким белән бергә эшләдек. Безгә тексларны бирәләр, укып чыгабыз, бәябезне куябыз. Бер шагыйрь «Әнкәй» дигән җыр язган. Карыйм, Сибгат абыйның кулы: «Әнкәй»не Роберт Миңнуллин язды инде», – дип язып куйган. Һәрбер җырның, китапның, хикәянең исеме – ул авторлар хокукы белән саклана. Син хокуклы ул исемгә. Аны кабатларга беркемнең дә хакы юк.
Җыр мәсьәләсендә инде андый күренешләр шулхәтле күп. Җырларны «минем сүзләр» дип тыңлап утырам, бөтенләй башка авторныкы булып чыга. Берничә юлы минеке алынган.
Әйткәнемчә, җырның бер төше була. Нәкъ менә җырны, моңны, җырчыны «тотып тора» торган өлеше. Яңа җыр язучылар нәкъ шуны эләктереп алалар, чөнки ул аларның күңеленә сеңгән.
Мәсәлән, тагын берничә мисал китерә алам. Әле күптән түгел генә бер җыр чыкты. «Синең өчен мин барысына әзер». Минем Идрис Газиев инде күптән җырлый торган «Мин барысына әзер мәхәббәттә, синең өчен әзер барысына» дигән юллары булган җырым бар. Бу – кабатлаумы? Әлбәттә, кабатлау. Белеп кабатлаганмы ул аны, шагыйрь шулай ук язганмы – мин әйтә алмыйм, ләкин бу җырлар бер үк концертта яңгыраса, бөтенләй көлке килеп чыга бит.
«Без әтинең биш баласы, биш баласы – без биш бармак» дип җырлыйлар Башкортстанда. Минем «Әнкәй» дигән бик популяр җырым бар, классик, Сара апа Садыйкова язган җыр. «Без биш бала үстек – бер йодрык, тик үсмәдек иркә кочакта» дигән юллары бар. Шул ук кабатлау бит инде, аз генә сүзләрен үзгәрткәннәр. Әни урынына – әтинең биш баласы, минеке – йодрык, аныкы – биш бармак, йодрык та шул биш бармак инде ул.
Каян килеп чыга мондый әйбер? Үзешчәнлектән килеп чыга. Профессиональ шагыйрьләр бервакытта да бер-берсенең иҗатыннан юллар алмыйлар, андый мисаллар бик сирәк, очраклы рәвештә генә килеп чыгарга мөмкин».
Җыр очрагында Роберт Миңнуллинның нәтиҗәсе белән тулысынча килешеп – эстрада сәнгатендә кабатлануларны үзешчәнлек бәласенә сылтап, кабат «профессиональ шигърият»кә кайтыйк.
Йолдыз Миңнуллина интервьюсыннан: «Ул образлар тәңгәллеге кайдан килгән? Мин шаккаттым шуңа һәм шул табышмакны чишә алмыйча йөрим».
Йолдыз Миңнуллинаның 2018 елның августында биргән интервьюсыннан юллар:
«...мин бер атна Рәмис Аймәт шигъриятендә яшәдем. Һәм бер әйбергә шаккаттым: аның «Мин китәрмен, шигырь учакларыннан очкыннар очар...» дигән бер шигыре бар, минем моңарчы бу шигырьне укыганым юк иде кебек, гомеремдә дә, беркайчан да, гәрчә Рәмис Аймәт шигъриятен укыган булсам да... Минем күз алдыма үземнең шигырь килә, бөтен образлары, бөтен борылышлары, бөтенесе кабатланган кебек. Һәм мин уйлыйм: ничек инде шулай булырга мөмкин, мин бит инде бу шигырьне укымаган? Мин Рәмиснекен яттан белмим, үземнекен беләм инде:
«Без киткәндә, күк тирмәсе
зәңгәр булыр –
учак очкыннары теткән
зәңгәр тирмә.
Нисан җилләренең төпчек улы
толымнарың тарар –
куа күрмә.
Без киткәндә, август үзе
йөрәк булыр –
такыр сукмакларда күкрәр
алма давы,
алып таулар күкрәгендә бәргәләнер
терек сутның соңгы
сулкылдавы.
Төнге Идел кайнар
уйчан гына –
каймагында чайкалырмын
айга каршы,
син көл булган шигырь учагыннан
яңа йолдызлыклар күккә ашыр.
Колмактан да җиңел калыр кебек
җиргә тартып торган
бәгырь ташы.
Яңгыр булып,
Капу сакчысының
ачкычлары чыңлар:
Кайтуыгыз яхшы!»
Менә шул ачкычларга кадәр Рәмистә дә бар. Мин хәзер уйлап йөрим: ничек шулай булырга мөмкин – белмим, бер шагыйрьләрне укыганга шулаймы икән. Ул образлар тәңгәллеге кайдан килгән? Мин шаккаттым шуңа һәм шул табышмакны чишә алмыйча йөрим».
«Ужастик»
Һәртөрле бәхәс-конфликтларга каршы булган, тынычлык сөюче Йолдыз Миңнуллинаның әле фикере белән темага нокта куеп, азактан, укучыны елмайту өчен, балалар әдәбиятыннан бер мисал китерәм.
Минем өчен, гафу итегез, бу – татар балалар шагыйрьләреннән «ужастик жанры». Бу очракта ул – аларның «бер дулкында» булу мисалымы? Әллә инде...
ххх
«...Йокы алмый,
Йокы алмый,
Йоклый алмыйм һич менә:
Казлар каңгылдашкан тавыш
Килә мендәр эченнән!..»
Ләбиб Лерон, 1984 ел
ххх
«...Рәхәт анда ятуы,
Мендәр назын татуы...
...Җәй, авыл хәтеремдә.
Мин, дәү әни, энем дә
Бәбкә сакладык бергә...
Җәем сыенган мендәр,
Тутырган аны кемнәр?..
...Мендәремнең эчендә
Иртәсен дә, кичен дә
Бәбкәләр пипелдиләр:
«Ник сакламадың», – диләр».
Ленар Шәех, «Авылдан мендәр килгән», 2005 ел