ТАССР: Яңа республика мәдәнияте Юнысов мәйданыннан башланган. Мәйдан әлегәчә буш
2020 елда яңа төзелгән милли тормыш ничек башланган - безнең хәбәрчебез тарихи вакыйгаларны яңа гасыр белән бәйләп карый.
1920 елның 25 июнендә Татарстан республикасында хакимият тантаналы рәвештә Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Вакытлы революцион комитетына тапшырыла. Яңадан төзелгән республиканың беренче җитәкчесе итеп РКП (б) ҮК Политбюросы Сәхибгәрәй Сәид-Галиевне раслый. Нәкъ шушы көн татар халкының дәүләтчелеге игълан ителгән көн дип билгеләнә.
ТАССР төзелү Казанда милли-мәдәни яктан символик ике тантана белән билгеләп үтелгән:
- Юнысовлар мәйданында Мулланур Вахитов һәйкәленә таш салына;
- Шул ук мәйданда Татар Совет милли театры бинасы өчен нигез ташы салына.
Сүз уңаеннан, ТАССРның рәсми игъланы уңаеннан төзелгән программага Театр мәйданында урнашкан Опера театрының агач бинасы янгыны урынында һәм башка урыннарда өмә дә кертелгән була. Биредә — Театр мәйданында хәрби парад уза. Аннары — Кызыл армия сараенда банкет (чакыру билетлары белән) һәм Сөембикә манарасы янында Татреспублика игълан ителү уңаеннан митинг. Программа тантаналы утырыш һәм концерт белән төгәлләнә.
Әлбәттә, Юнысов мәйданында хәзер һәйкәл дә юк, милли театр бинасы да төзелмәгән. Алар бар, ләкин Казанның башка урыннарында.
Татар энциклопедиясеннән: Юнысовлар мәйданы — Казанның Иске татар бистәсендәге борынгы мәйдан. Эре фабрикант һәм сәүдәгәр Юнысовлар исеме белән атала. 20 йөз башында мәйдан ансамбленә Шамил йорты, Апанаевлар йорты, Бәхтиев йорты һ.б. керә. 1960 елларда Г.Тукай исемендәге кинотеатр һәм торак йортлар төзү мәйдан ансамбленең бөтенлеге бозылуга китерә.
Юнысовлар мәйданы хәзерге Тукай һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә урнашкан. Биредә 1913 елда Тукайны озату мәрасиме үтә. 1920 елда Мулланур Вахитов бюсты урнаштырыла һәм ул Вахитов мәйданы дип атала башлый. Биредә егерменче елларда "Чаткы" беренче татар кинотеатры булганлыгы да билгеле. Тукай исемендәге кинотеатр нәкъ "Чаткы" урынына төзелгәнме - бу хакта төгәл мәгълүмат табылмады. 1986 елда мәйданга Тукай исеме бирелә, 1997 елда Юнысов мәйданы исеме кайтарыла. 2000 елларда кинотеатр сүтелә, элиталы тораклар төзелә.
Мәшһүр татар композиторы Сара Садыйкова һәйкәле комплексы заманында шушы мәйданда урнаштырылырга тиеш иде. Әмма күренекле скульптор Рада Нигъмәтуллина проектлаган һәйкәл бирегә урнаштырылмады. Ул әлегә беркая да урнаштырылмаган. Һәйкәл комплексының яңа урыны Сара Садыйкова урамы дип билгеләнгән. Рада ханым үзе дә вафат инде, 2019 елда аны җәмәгатьчелек соңгы юлга озатты.
Ә Юнысов мәйданына гомумән бернәрсә дә урнаштырылмаган. Хәер, мәйдан дигәнебез Габдулла Тукай һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә калып, дүрт өлешкә бүленеп, нәни скверлар рәвешен алган. Берсе — Тукай әдәби музее янындагы бакча. Икенчесе — «Бәхетле» кибете алдындагы сквер. Өченчесе — 7нче шәһәр поликлиникасы алдындагы сквер. Дүртенчесе дә нәни генә бер бакча.
Яшеллек ягыннан, бакчалар үз бурычын үти. Әмма биредә моннан 100 ел элек татарның мәдәни тормышы кайнап торган һәм ул мәдәни перспективалар вәгъдә иткән дип ышану авыррак.
ХХ гасыр башында данлыклы булган Юнысов мәйданы XXI гасырда элеккеге данын югалткан, үзенең яңа заман йөзен тапмаган.
ТАССР төзелгәндә үк милли мәдәният учагы дип билгеләнгән мәйдан әлегәчә мәдәни тормыш кайнап торган урын була алмаган.
1920 елдагы мәдәни программага кайтыйк. Димәк, 100 ел элек игълан ителгән Татарстан мәдәни яктан эшен, беренчедән, милли геройлар булдырудан һәм аларның исемен мәңгеләштерүдән, икенчедән, милли театрдан башлаган.
Милли геройлар
Татарның бөек шәхесләре күп. Аларның исеме төрлечә мәңгеләштерелә: һәйкәлләр, бюстлар ачыла; алар яшәгән, иҗат иткән биналарга истәлек такталары урнаштырыла; музейлар оештырыла; исемнәре төрле мәдәни учреждениеләргә, Казандагы һәм республиканың башка торак пунктларындагы урамнарга, мәйданнарга, бакчаларга бирелә; шәхесләр исемендәге фестивальләр, конкурслар оештырыла; документаль фильмнар төшерелә, әдәби әсәрләр иҗат ителә.
Татар дәүләт филармониясе, Әтнә дәүләт театры, Дәүләт премиясе, Казан федераль университетының Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе, Татарстандагы район Тукай исемен йөртә. Казан аэропортына да Тукай исемен алуга ирештек.
Опера һәм балет театры Җәлил исемен йөртә. Республикада Җәлил исемендәге яшьләр премиясе бар. Җәлил исемен йөрткән самолет та оча башлады.
Бакый Урманче исемендәге республика премиясе бар — ул рәссамнарга һәм сәнгать белгечләренә тапшырыла.
Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев исемен йөртә. Казанда Сәйдәш мәдәният үзәге дә бар. Түбән Камада музыка көллияте Сәйдәшев исемен йөртә.
Казан дәүләт консерваториясе Нәҗип Җиһанов исемен йөртә.
Татар тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галимҗан Ибраһимов исемендә.
Тарих институты Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә.
Археология институты Альфред Халиков исемен алды.
Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев, Сабир Өметбаев, Туфан Миңнуллин исемнәре татар дәүләт театрларына бирелде. Актерлар йорты Марсель Сәлимҗанов исемендә.
Илһам Шакиров исеме яңа ачылган зур тамаша залына бирелде.
Әпсәләмов урамында язучының популяр әсәрен хәтерләткән «Ак чәчәкләр» бульвары бар.
Театр әһелләре өчен Дамир Сираҗиев, Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр бар.
Татарстан Язучылар берлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә Абдулла Алиш, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин һәм башкаларның премияләрен булдырды.
Казанда Рудольф Нуриев, Рөстәм Яхин, Рәшит Ваһапов, Әлфия Авзалова, София Гобәйдуллина исемен йөрткән фестивальләр үтә. «Идел-йорт» халык театрлары фестиваленә Шамил Закиров исеме бирелде.
Республиканың дәүләти мәдәни учреждениеләрен алсак, әле Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Чаллы, Әлмәт һәм Буа театрлары, Дәүләт симфоник оркестры, Дәүләт фольклор ансамбле, Традицион мәдәниятне саклау республика үзәге, Казан яшь тамашачы театры, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт театр училищесы, әлеге уку йортының Өйрәнчек театры, Сынлы сәнгать музее, Заманча сәнгать галереясы, Татарстан рәссамнар берлеге һәм рәссамнарның остаханәләре урнашкан бина, Татарстан язучылар берлеге бинасы, Татарстан композиторлар берлеге бинасы әлегә исемсез. Димәк, күпме шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү мөмкинлеге бар.
Миңа калса, исем бирелү һәйкәл куюга караганда үтемлерәк тә, арзанлырак та юл. Чөнки шәхесләребез шулкадәр күп ки, без барыбер аларның бөтенесенә һәйкәл куеп бетерә алмаячакбыз.
Фольклор үзәгенә Нәкый Исәнбәт исемен бирергә мөмкин. Дәүләт симфоник оркестры аны чирек гасыр җитәкләгән Фуат Мансуров исемен йөртә ала. Фәрит Яхин, Рөстәм Яхин, Сәхибҗамал Гыйззәтуллин-Волжская, Бакый Урманче, Фатих Әмирхан исемнәре дә милли мәдәният учреждениеләре йөртерлек данлыклы исемнәр.
100 ел элек мәдәни программа нәкъ менә милли геройга һәйкәлдән башланган икән, традициянең дәвамын күзаллап карыйк.
Бөек шәхесләребезгә һәйкәлләр
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле. Тукай скверында урнашкан. Скульпторлар — Садри Ахун, Лев Кербель, Лев Писаревский. Архитектор — Л.Павлов. Һәйкәл 1958 елда ачыла. 1960 елдан — федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты.
Белешмә. Татар өлкә башкарма комитеты Тукайга һәйкәл куелу турында карарны 1938 елда чыгарган була. һәйкәл 1943 елга куелырга тиеш була, әмма моңа Бөек Ватан сугышы комачаулый. 1949 елда Садри Ахунның һәйкәл проекты ясалуы билгеле була, әмма ул вакытта һәйкәл куелмый. Тукайның беренче һәйкәле 1956 елда Кушлавычта ачыла (скульптор И.А. Новоселов). 1957 елда Кырлайда һәйкәл ачыла.
Тукайның Казандагы икенче һәйкәле Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ышыгында — Театральная урамында урнаштырылган.
Сүз уңаеннан. Бинаның бер ягында — Пушкин, икенче ягында — Тукай, артында — Рудольф Нуриев, алдында, урам аша — Ленин. Тукай һәйкәле янында ел саен шигырь бәйрәме үткәрелә иде.
Тукай һәйкәле Чаллыда да, Әстерханда да, Санкт-Петербургта да, Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә бар. 2019 елда Уфада да ачылды.
Казанда Советлар Союзы герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле — монументаль комплекс — 1 май мәйданында 1966 елда куелган. 1894-1918 елларда бу урында Александр II патшаның һәйкәле торган. Композиция авторлары — скульптор В. Е. Цигаль һәм архитектор Л. Г. Голубовский. 1974 елдан һәйкәл РСФСРның мәдәни ядкарьләре исемлегендә булып, дәүләт тарафыннан саклана.
Мулланур Вахитов һәйкәленең беренче урыны Тукай урамында булса да, без хәзер белгәне 1985 елда — революционерның 100 еллыгы уңаеннан шәһәр үзәгендә ачылган. Мулланур Вахитов һәйкәле — скульптор Орехов проекты.
Бакый Урманче һәйкәле — Татарстан рәссамнар берлеге бинасы каршындагы скверга урнаштырылган. 1997 елда ачылган. Авторы — скульптор-монументалист Мәхмүт Гасыймов.
Яңа гасырда бу юнәлеш ничек дәвам итә?
Татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор, пианист һәм дирижер Салих Сәйдәшевның һәйкәле Татарстан һәм Сул як Болак урамнары чатында, Казан федераль университеты бинасы каршында урнашкан. Һәйкәл кирәклеге турында сүзләр сиксәненче еллардан ук башланган була. Ул 2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан ачыла. Авторлары — архитектор Герман Бакулин һәм скульптор Мәхмүт Гасыймов.
Күренекле татар-болгар шагыйре, данлыклы «Кыйссаи Йосыф»ның авторы Кол Галигә һәйкәл Казанның Меңьеллык паркында 2005 елда ачылды. Скульпторлар - Андрей Балашов һәм Асия Миңнуллина, архитектор - Розалия Нургалиева.
Мәшһүр татар композиторы Фәрит Яруллин монументы композитор исемен йөрткән урамда урнашкан (Казанның Яшьләр үзәгеннән ерак түгел). Бу — өч авыш таш стела, алар фортепиано клавишларының да, хәрби «Катюша»ның да символы.
2017 елда күренекле композитор, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинга һәм мәшһүр татар шагыйре Һади Такташка һәйкәлләр ачылды. Һәйкәлләрнең авторлары — Асия Миңнуллина белән Андрей Балашов.
Рөстәм Яхин һәйкәле Казан консерваториясенең төп бинасы каршында, татар музыкасы факультеты белән янәшә скверда урнаштырылган.
Татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл Казанның Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чатында, Кабан арты мәчете янында урнаштырылган. Сүз уңаеннан, бу ике һәйкәлдән татар җәмәгатьчелеге канәгать калмады. Аның буенча бик күп бәхәсләр барды. һәйкәлне «эконом-класс» дип атадылар.
Казанда тагын бер үзенчәлекле һәйкәл бар. Ул Казанның Меңьеллыгы мәйданында — Үзәк стадион тукталышында меценат Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл. Аны Асия Миңнуллин җитәкчелегендә Казан скульпторлары ясаган.
2019 елда Кабан күле буенда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куелды.
Киләчәктә Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылырга мөмкин. Рифат Фәттахов җитәкләгән Ваһапов фонды бу эш белән актив шөгыльләнә, республика җитәкчелеген бу һәйкәлнең кирәклегенә ышандыра алды.
Инициатив төркем Фатих Кәримгә һәйкәл турында да сүз алып бара.
Бер аяныч нәтиҗә күзгә ташлана — Совет чоры белән чагыштырганда, яңа гасыр һәйкәлләренең сыйфаты белән артык мактана алмыйбыз. Мөгаен, сыннар әвәләргә өйрәнеп җитә алмаганбыздыр. Гаҗәп тә түгел, бу 100 елда гына өйрәнеп була торган эш түгел. Иң мөһиме — бөек шәхесләребез күп. Аларны мәңгеләштерүнең башка юллары барлыгын да онытмыйк.
Милли театр
1920 елның октябрендә ТАССРның Наркомпрос карары белән беренче дәүләт драма труппасы барлыкка килә. 1919-1922 елларда Наркомпросның театр бүлеген Мөхтәр Мутин җитәкли. Үзе үк Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара. Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театры «Сәйяр» һәм «Аң» театр коллективлары артистларыннан төзелә.
Белешмә. 1922 елда ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала. Җитәкчесе артист, режиссер, драматург К.Тинчурин була. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
Театр белгече Айгөл Салихова-Габәши: «Яңа тудырылган театрга бик катлаулы икътисади шартларда эшләргә туры килә. Дәүләт субсидиясе бирелмәгәндә тамашачы мәнфәгатенә туры килгән касса спектакльләре уйнала. Егерменче еллар башында театрның сезонга 80-85 спектакль чыгарган чаклары булган. Әлбәттә, аларның бөтенесе дә сәнгати югарылыкта эшләнмәгән. 1923-25 елларда сәхнә әсәрләре арасында төп урынны революцион эчтәлекле әсәрләр ала.
Драматургиянең сыйфатын яхшырту йөзеннән иҗади конкурслар уздырыла башлый. Бәйгеләрне төгәл критерийлар билгеләп дәүләт оештыра һәм моның өчен субсидия бирә. 1923 ел башында игълан ителгән конкурска 50гә якын пьеса килә, шуның 25е йомгаклау турында катнаша. Конкурс драматургларны активлаштыра, яшь талантларны барлый, шулай ук заманча репертуар алдына куелган таләпләрне төгәлләштерә. 1924 елгы конкурс таләпләре арасында мондые да була: «Әсәрнең төп идеясе һәм төзелеше пролетар идеологиясенә туры килергә тиеш… Форма сайлаганда язучыга тулы ирек бирелә, бары тик бер шарт куела — әсәр киң халык массаларына аңлаешлы булырга тиеш».
Егерменче еллар — яңа социалистик сәнгать барлыкка килү, актив һәм кискен бәхәсләр чоры. Кайбер сәнгать әһелләре театр сәнгатенең җитешсезлекләрен революциягә кадәрге традицияләрдән арынып бетә алмаудан күрә. Алар яңа татар театрын үткәндәге казанышларыннан баш тартырга һәм пролеткульт карашларны нигез итеп алырга әйди. 1921 елда рус театр белгече П.М.Керженцевның «Творческий театр» хезмәте популяр була. (Ул «Пролетариат сәхнәсе. Иҗади театр. Социализм нигезендә корылган театрның юллары» исемендә татарча да басыла). Пролеткульт театр программасын ачык чагылдырган әлеге хезмәт театрның халык өчен түгел, ә халыктан булуын яклаган. Ягъни, театр профессионаллардан түгел, һәвәскәрләрдән оешырга тиеш диелә. Автор иң яхшы театраль форма дип актер белән тамашачы арасында чик юылган халык бәйрәмнәрен санаган».
- 1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә.
- 1926 елда труппага техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗановлар килә.
- 1926 елда Татар профессиональ театрының 20 еллыгы билгеләп үтелә.
- 1930 елда театр Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә.
- 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13 нче йорт).
- 1927 елда Фәтхи Бурнаш инициативасы белән «Татар дәүләт академия театры» дип аталган журнал чыга башлый, аннары ул «Тамашачы» дип атала. Журнал иң яхшы әдәби әсәрләргә конкурслар уздыра, аның битләрендә театр һәм драматургия темасына актуаль бәхәсләр бара. 1927 елда заманның иң яхшы драмасына конкурс уза.
Сүз уңаеннан, 1920 елда дәүләт театрына беренче татар театры актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская да чакырылган була.
Истәлекләреннән юллар: «1920 елны мине Казанга хезмәт итәргә чакыралар. Кайтам. Казанда өч ай хезмәт итәм, шушы өч ай эчендә миңа бары ике роль бирәләр. Мин үземнең кирәксезлегемне һәм бушка ашап ятканымны сизенәм. Ул арада миңа салкын тиеп бронхит эләгә. Тәрбияләнергә хәл булмау сәбәпле Ижауга кайту ягын карыйм. Артист иптәшләр миңа: „Әйе шул, монда артык эш юк. Китү яхшырак булыр“, — диләр. Мин Казанда рәт булмаганын күргәч, Ижауга китәм. Анда яхшы гына даруланам. Иске иптәшләрем мине бик яхшы каршы алып, тергезү юлына кертәләр…»
1922 елда татар театрының музыка бүлегенә җитәкче итеп Салих Сәйдәшев чакырыла. Бу татар театрының музыкаль драма юлындагы иң кызыклы һәм уңышлы вакыты.
Салих Сәйдәшевның сәхнәдәге беренче музыкаль эше — Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакле (1923 ел). Спектакльнең музыкаль бизәлешен ул халык көйләрен оркестр белән эшкәртүгә корган. Шул ук елны Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның тагын бер уртак хезмәте — «Сүнгән йолдызлар» премьерасы дөнья күрә. Драманың музыкаль бизәлеше биредә дә татар халык көйләрен эшкәртүгә нигезләнгән — «Каз канаты» халык көе пьесаның төп музыкаль темасына әверелгән. 1926 елда Сәйдәшев музыкасы белән берничә спектакль куела: М. Фәйзинең «Галиябану» һәм «Асылъяр» пьесалары, Ф. Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә» һәм «Яшь йөрәкләр», Г.Кутуйның «Балдызкай» әсәрләре, К. Тинчуринның «Зәӊгәр шәл»е.
Сүз уңаеннан, академия театрындагы туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга этәргеч була. 1925 елда театрда куелган «Сания» исемле беренче татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр нигезендә (алар арасында драма артистлары да була) 1939 елда Казанда опера театры оеша. Бу ике театр 1956 елга кадәр бер бинада иҗат итә.
Яңа гасырда бу юнәлеш ничек дәвам итә?
Татарстанда 15 дәүләт театры бар. Шуның тугызы татар драма театры, бер опера һәм балет театры, ике курчак театры.
Дөрес, татар театры XXI гасыр башында да бәхәсләр һәм фикер алышулар аша үз юлын эзли. Эксперименталь спектакльләр барлыкка килә. Мәскәү һәм Питер белгечләре килеп, милли театрны яшәргә өйрәтә дә өйрәтә. Татарстан хисабыннан, әлбәттә…
Нәтиҗә. Милли театрларыбыз бар, аларның репертуары бай, Аллага шөкер. Халкыбыз татар театрын ярата, йөри. Яшәсен милли театр!
Хәзер Татарстанның музыкаль театры юк. Бәхәсләр озак барса да, Хөкүмәтебез өр-яңа Музыкаль театр ачарга җөрьәт итмәде. Аның каравы, безнең затлы Опера һәм балет театрыбыз бар. Аның репертуарында берничә милли әсәр дә бар. Алар нигездә яңа гасырда язылган заманча опера һәм балет әсәрләре. Бары тик Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты һәм Нәҗип Җиһановның «Җәлил»енең генә сәхнә тарихы бар. Әмма монысы инде бөтенләй башка тема - без аны дәвам итәрбез.
Заманында татар музыкаль театры юнәлешен алмыйча, татар операсы булдырырга тырышуыбыз белән без хаклы булдыкмы? Безнең «Шүрәле» балетыннан башка опера-балет әсәрләребезгә ихтыяҗ зур димәс идем. Без аларны куябыз, әмма үзебезгә кирәкме ул? Аларның берсенең дә Россия күләмендәге музыкаль чараларда, «Алтын битлек» дәрәҗәле премиясе экспертларында да кызыксыну тудырганы булмады. Гомумән, бу спектакльләргә дөньяның музыкаль җәмәгатьчелеге нинди бәя бирүен белмибез. Без ул спектакльләрне гастрольләргә йөртмибез. Без аларның һәрберсенә дәүләт премиясен бирәбез. Үзебезнекен. Эш нидә? Без музыкаль театр һәм милли опера-балет мәсьәләсендә дөрес юлдамы?
Ә тарихи Юнысов мәйданы кайчан да булса бербөтен була алырмы икән?
ТАССР шартларында мәдәниятнең башка юнәлешләре — рәсем сәнгате, кинематография, әдәбият, музыка һәм эстрада ничек үсеш кичерә һәм яңа гасырда бу юнәлештә алга китеш бармы — боларны киләсе сәхифәләрдә күзәтербез.
Әлеге мәкаләне язганда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яңартылган тарихи белешмәләр, театр белгече Айгөл Салихованың «Особенности формирования и развития татарского сценического искусства», ИЯЛИда оештырылган «XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы» фәнни-гамәли конференция материаллары кулланылды.
Милли театрлар:
- Камал исемендәге татар дәүләт академия театры;
- Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры (1933 елда Академия театрының филиалы — Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) оештырыла);
- Кариев театры (1987 елның июле Татар яшь тамашачы театры тууның гомум кабул ителгән датасы булып санала, ләкин аның башлангычына 1919 елда Алафузовларның «Эшчеләр театры»нда балалар театр труппасы төзелү алшарт булып тора);
- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры (1936 ел)
- Әлмәт татар дәүләт драма театры (Дәһшәтле сугыш елларында нефть катламнары ачыла. Әлмәт шәһәренең киләчәктә кара алтын үзәге булачагы күздә тотылып, 1944 елда анда театр булдыру турында карар чыгарыла. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы Әлмәт профессиональ театрын оештыра).
- Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры (1989 елда театр-студия буларак оештырыла. 2007 елда дәүләт театры статусы бирелә).
- Чаллы татар дәүләт драма театры (Театр 1990 елның 21 декабрендә туа. Аңа кадәр дә Чаллыда халык театрлары эшләп килгән. Үзәк урамдагы Нардомда халык театры — 1918 елда, ә «Энергетик» мәдәният сараенда 1976 елда оеша).
- Буа дәүләт драма театры (тарихы 1917 елда һәвәскәрләр тарафыннан куелган спектакльдән башлана. 2007 елда Буа театры дәүләт статусын ала).
- Әтнә театры (Әтнә халык театрына 2011 елда дәүләт статусы һәм Габдулла Тукай исеме бирелә)
Сүз уңаеннан, Әтнә һәм Буа театрлары үзләрен ТАССР яшьтәше дип билгели — туксанынчы еллардан соң гына дәүләт театры статусы алган ике театры үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте.
- «Әкият» татар дәүләт курчак театры. Театрда татар һәм рус труппалары бар. Театр 1934 елда оештырыла. 1937 елда актриса Рокыя Хәбибуллина һәм артист Фуат Таһиров Габдулла Тукай әкияте буенча беренче милли пьеса — «Кәҗә белән Сарык”ны дөньяга чыгара.