Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТАССР: «Шәригать комиссиясе», «Кызыл муллалар» һәм Мирсәет Солтангалиев

ТАССР төзелгән чорда Шәригать комиссияләре дә, «кызыл муллалар» да булган, Мирсәет Солтангалиевның ислам диненә уңай мөнәсәбәтне ныгытырга тырышуы билгеле. Совет иле һәм дин мөнәсәбәтләрен ТАССР яссылыгында карасак...

news_top_970_100
ТАССР: «Шәригать комиссиясе», «Кызыл муллалар» һәм Мирсәет Солтангалиев
Рамил Гали/архив

«1922 елда Автоном республикаларның Үзәк Башкарма Комитетларына РСФСР Граждан кодексына, әлеге республикаларның көнкүреш үзенчәлекләренә яраклаштырып, өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү хокукы бирелә. Татарстан Республикасы өчен бу хокук актуаль һәм вакытлы була, чөнки шәригать кануннары нигезендә бай һәм зыялы татарлар арасында күпхатынлылык күренеше киң таралган була.

«Ошбу сәбәпле һәм РСФСРда законнар белән берхатынлылык кына танылганлыктан, әлеге күпхатынлы гаиләләрдәге мөлкәтне бүлгәндә һәм мирас итеп алганда кыенлыклар килеп чыга. Татарлар арасында шулай ук мирасны еш кына телдән васыять итеп калдырганнар.

Шунлыктан түбәндәге эчтәлекле искәрмә тәкъдим ителә: «ТАССРда яшәүче татар халкы өчен мирас алу хокукына ия затлар даирәсе киңәйтелә: 418 маддәдә күрсәтелгән затлардан тыш, беренче чираттагы варислар (ата-ана, бабай, әби, карт бабай, карт әбиләр) һәм икенче дәрәҗәдән узып китмәгән ян тармак туганнар (ике туган абый-апа, эне-сеңелләр) мирас алу хокукына ия». 420 маддәне түбәндәге искәрмә белән тулыландырырга: «Татар милләтеннән булган ир-ат вафат булганнан соң, аның 1917 елның 20 декабренә кадәр барлык законлы таләпләр һәм формалар үтәлеп төзелгән никахлы ике яисә аннан күбрәк хатыны тол калган очракта, алар Граждан кодексының 418 маддәсендә күрсәтелгән башка варислар белән тигез өлешләрдә вафат булганның мирасын алу хокукына ия булалар». (Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтыннан).

Автономияле милли республикалар төзелгән беренче елларда күпхатынлы хәлле кешеләргә, алар арасында күпчелеген муллалар дип аңлыйбыз, шундыйрак игътибар булса, озак та үтми, алар сөрелә башлаган.

ТАССР һәм дин темасын күзалларга тарих фәннәре докторы, профессор Ринат Нәбиев ярдәм итте.

Ринат Нәбиев: «Егерменче еллар башында дингә бераз йомшаграк караш була, чөнки яңа икътисади сәясәт — НЭП бара. Аның шаукымы белән дини мәктәпләр дә эшләп килә. Шушы йомшаклык 26нчы елларга кадәр бара. Ә 1927 елларда колхозлаштырулар башлангач, дингә мөнәсәбәт кискенләшә. Дини мәктәпләр дә, мәчетләр дә ябыла башлый. Пропаганда көчәя. Шул юнәлештәге газеталар чыгарыла башлый. 1925 елларда «Общество «Друзей газеты «Безбожник» дигән оешма төзелә. 1929 елда ул «Союз воинствующих безбожников» дип атала башлый. Аның республика оешмалары төзелә. Ул Татарстанда да була. Алар атеистик темага бик көчле эш алып баралар. Лекцияләр укыла. Илдә дингә каршы бик көчле сәясәт алып барыла. Шушы оешмалар өченче бишеллыкта бөтен динне бетерәбез дигән фикер белән яшиләр.

Алгарак китеп, шуны әйтергә мөмкин, совет илендә дингә карата тагын бер йомшаклык Бөек Ватан сугышы чорында була. Чөнки хөкүмәт, партия дини карашны, дини аңны халыкны бергә туплау өчен файдалана башлый. Сталин халыкка беренче мөрәҗәгатен үк: «Братья и сёстры», — дигән сүз белән башлый. Бу бит диндә кулланыла торган сүзләр. Шушы чорда дин өчен мөмкинчелекләр бирелә башлый. 1943 елда яңа Ташкентта Урта Азия өчен яңа мөфтият барлыкка килә. 1944 елны Төньяк Кавказ өчен Буйнакскта мөфтият төзиләр. Бакуда — Кавказ мөселманнары өчен. Аңарчы Уфада Екатерина заманнарыннан яшәп килгән бер мөфтият кенә була — Оренбург мөселман дини җыены (1788 елдан нигез салынган). Мөселманнар берләшеп торсыннар дигән фикер белән шуңа өстәп тагын өчне төзиләр.

Сугыштан соң тагын атеистик пропаганда көчәеп китә. Илленче елларда ике карар кабул ителә. Беренчесе — «Фәнни-атеистик пропагандада эре җитешсезлекләр һәм аны яхшырту чаралары». Ярты ел да үтми, тагын бер постановление чыга: «Халык арасында фәнни-атеистик пропаганда алып барудагы хаталар». 1961 елда инде коммунизм төзү программалары кабул ителә. Коммунизм 20 елдан соң булырга тиеш була. Ә коммунизмга ничек инде дин белән керә аласың?! Кереп булмый. Бөтен дәүләтнең доктринасы, идеологиясе — шушы динне бетерү. Чөнки дин коммунистик идеологиягә конкуренция булырга тиеш түгел».

«Диннәр барысы да зыян күрә, әмма ислам диненә бигрәк тә авыр була»

Ул чакларда диннәрнең берсенә дә мәрхәмәт күрсәтелми. Башта исламга саграк караш була. Мирсәет Солтангалиев та: «Ислам - ул халык дине, яшәү рәвеше, - дип яза. - Ул православиегә караганда ярлырак, дәүләттән акча суырып яшәгән дин түгел. Халыкны аннан арындыру авыррак. Бик йомшак эш итәргә, нәрсәләргәдер тими торыргадыр». («Методы антирелигиозной пропаганды среди мусульман»). Әлбәттә, соңрак султангалеевщина дип болар барысы да туздырала.

Әмма ислам башка яктан зур югалтулар кичерә. Бер генә халыкта да ун ел саен алфавит алыштырмаганнар. 1929 елда яңалифка күчерәләр. Бакуда узган киңәшмәдәге чыгышларның берсендә китаплар, газета-журналлар гарәп телендә чыга, димәк, алар дин белән сугарылган дип аңлаталар. Ә яңалифка күчкәч, яңа буын бу дини әдәбияттан читләштерелгән була дип уйлыйлар. Бу бер югалту. 1939 елны кириллицага күчү була. Моны дини сәясәткә дә бәйләп карарга кирәк. Болар бик көчле югалту була.

«Мирсәет Солтангалиев дингә карата мөнәсәбәтне йомшарту өчен көрәшкән»

Сәяси эшлеклеләрдән Мирсәет Солтангалиев дингә карата мөнәсәбәтне йомшарту өчен көрәшкән. Дин халыкка якын дигән. Советлар Союзы, Федерация төзелгәч, Солтангалиев: «Бу дәүләт озак яшәмиячәк, җимереләчәк», - дип әйтә. 70нче елдан ул җимерелде. Көнчыгыш илләрендә аның ислам социализмы идеяләрен дә бик әйбәт кабул итәләр.

Совет чорында дингә уңай карашы сизелгән андый кеше шунда ук юкка чыгарылган. Чөнки коммунистлар партиясе уставы буенча, комсомолныкында да, һәрбер әгъза атеистик пропаганда алып барырга тиеш дип куелган. Әгәр дә алып бармый икән, парткомга яки комсомол оешмасына чакырып, аны шунда ук бик каты тикшергәннәр. Бу 1929 еллардан башлана. 1974-75 елларда фәнни коммунизм бүлегендә укучы ике студент Бохарага мәдрәсәгә укырга керергә барган өчен комсомол оешмасына боларны комсомолдан чыгарырга дип әмер бирәлгәнне хәтерлим. Комсомолдан чыгаруын чыгармадылар, ләкин үзләрен армиягә озаттылар.

«Коръән серләре»ннән дә ямьсезрәк китап бармы икән?!

Язучыларның төрлесе булган инде, кайберләре дәшмәскә тырышкан. Гариф Гобәй «Коръән серләре”н язган, әнә. Аннан да ямьсезрәк китап бармы икән, табып буламы икән?! Язучының язмышы бик начар тәмамланган, диделәр. «Коръән турында шулай итеп язганы өчен шулай итеп үлгән», - дип мөселманнар ничек үлгәне турында сөйләп йөриләр иде. Гаиләсе таралып, үзе генә калып, бик газапланып үлгән, диделәр. Атеистик пропаганда — икенче мәсьәлә. Әмма Коръәнгә тотынып, аны юкка чыгарырга тырышу кебек күренешләр язучылар арасында сирәк булган.

«Кызыл муллалар» һәм вәисиләр

Революция башлангач та, бер төркем муллалар булган, аларны «Кызыл муллалар» дип атаганнар. Алар совет хөкүмәтен яклап: «Безнең дин социализм идеяләренә туры килә», - дигән идея белән чыга алар. Андыйлар күп булмаса да, булган. Аларны да әкренләп тигезләп бетерәләр. Вәисиләр хәрәкәте дә булган, мәсәлән. Баһаветдин Вәисов XIX гасыр азагында Болгар дәүләтен күтәрергә, шуңа кире кайтырга, патша әмерләрен үтәмәскә, баш киемнәрен салмаска — шундый идеяләр белән чыккан. Крестьяннар психологиясенә туры килгән бер идея белән яши алар.

Аның улы Гайнан вәисовчылар хәрәкәтен яңадан торгызып җибәрә. Ул үзен Сардар, ягъни җитәкче, хәрби җитәкче дип атый. Гомумән алганда, алар совет мохитен, Совет хөкүмәтен хуплап, шушында кушылмакчы, бергә эшләмәкче булалар. Аларның үз тәкъдимнәре дә була. Оешмага кушылучыларны революция шаукымы дип кенә атыйлар. Толстой да аларга теләктәшлек иткән, Гайнан Вәисов аның янында булган да. 1923 елларда аларны юкка чыгаралар.

Ризаэтдин Фәхретдин һәм мөфтият

Республика төзүгә карата муллалар тарафыннан ниндидер мөнәсәбәт сизелми. Алар битараф булган дип әйтергә була, артык хәрәкәт күзәтелми. Күп кенә муллалар Колчак белән китә. Бер өлеше монда кала. Ризаэтдин Фәхретдин китми. Ул сакланып кала, Галимҗан Барудидан соң мөфти булып 1936 елга кадәр эшли. Ул вакытта инде мәчетләр ябыла. Алар урындагы хөкүмәт белән генә килешү төзеп, биналарны куллана башлыйлар. Бер хокук та юк инде. Укыту процессы бетә. Шуннан соң 30нчы елларда ул Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыга. Дин өлкәсендә менә шундый хәл, бик авыр хәл. Хәлләрне аңлатып, Калининга хат та языла. Шул чорда Ризаэтдин Фәхретдин Мөфтиятне бөтенләй бетерергә дигән фикергә килә. Ни өчен шулай тәкъдим итә? Беренчедән, совет хөкүмәте мөнәсәбәтне үзгәртер дип өметләнә, икенче яктан, чит ил мөселманнары бу яктан битараф булмас дигән фикере була. Ризаэтдин Фәхретдин шундый зур сәяси адым ясарга тырышып караган.

  • Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) - тарихчы, әдип, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе. Ризаэтдин Фәхретдин Уфада дөнья куйган һәм шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэтдин Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Алтмышынчы еллар ахырында гына исеме матбугатта яңадан чыга башлый.
  • Гайнан Вәисов (1878-1918) - дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Вәисиләр хәрәкәте җитәкчесе. Хәзерге Яшел Үзән районы Мулла иле авылында туган.
  • Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) - атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. Мөселман халыклары арасыннан Сталин чорындагы иң югары дәрәҗәдә торган большевик-җитәкче.
  • Гариф Гобәй (1907-1983) – татар язучысы, 1950-1953 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100