«Ташла заводны, йолдыз ясыйм». 40 яшендә сәхнәгә чыккан Әлфинә Әзһәмова федераль каналда
Андрей Малахов «Россия-1» телеканалындагы «Песни от всей души» тапшыруында «Ә хәзер безнең музыкаль картада – Чаллы!» дип, танылган җырчы Әлфинә Әзһәмованы игълан итте. Телевизор караучыларга ул шоу узган якшәмбе күрсәтелде. Җырчы үзенең хитка әверелгән җырларын башкарды һәм Малаховның сорауларына җавап бирде.
Әлфинә Әзһәмованың татар телендәге беренче җырыннан соң ук Андрей Малахов «Такой зажигательный номер» дип куйды. Әлфинә Әзһәмова татарча – «Төнге урам», русча «Не надо печалиться» җырларын башкарды. Телестудиядәге түгәрәк өстәл артына утырганда җырчы белән саф татарча «исәнмесез» дип исәнләшүче кунак та булды.
«Бу җырыгыз нәрсә турында?» – дип сорады Андрей Малахов.
«Минем бөтен җырларым да мәхәббәт турында гына», – диде Әлфинә Әзһәмова.
«Ләкин образыгыз һәм без күргән кадрлар һинд киносын хәтерләтте», – ди Малахов.
«Бүгенге көндә мин Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшим. Татарстаннан һәм Башкортстаннан сәлам! Мин балачактан ук җырчы булырга хыялландым. Әмма, мәктәпне тәмамлагач, университетка – чит телләр бүлегенә укырга кермәкче идем. Немец телен өйрәндем. Ләкин укырга керә алмадым һәм 26 ел буена гомерем юллары завод – өй – балалар белән үтте дә китте», – дип, үзе белән таныштырды Әлфинә Әзһәмова.
Телетапшыру барышында Малахов: «40 яшендә генә Әлфинә сәхнәгә чыккан», – дип тә искәртте һәм студия экраннарында җырчының узган гасырның 90 нчы елларында өй шартларында төшерелгән видеоязмасы күрсәтелде.
«Мине җыр дөньясына кереп китәргә дуслар этәрде. Чаллыда татар радиосы ачылгач, җырлар яздырып, анда яңгыратырга тәкъдим иттеләр. Аннары продюсер да әйтте: «Әлфинә, ташла заводтагы эшеңне, җырла! Мин синнән йолдыз ясыйм», – дип. Шуннан миңа клип төшерделәр», – дип сөйләде җырчы.
Шоу вакытында Андрей Малахов берничә тапкыр җырчының җырларында, образында булуына да ишарәләде һәм берничә сорау бирде. «Ә оныкларыгызга вакыт җитәме?» – диде ул.
«Җитә, әлбәттә, җитә. Менә 4,5 яшьлек оныгым – копия мин!» – диде Әлфинә ханым.
«Ә рус телендә җырлыйсызмы?» – дип сорады Малахов.
«Минем яшьлегем күбрәк «Самоцветы» төркемен тыңлап үтте», – диде Әлфинә Әзһәмова һәм рус телендә дә җырлап күрсәтте.