«Ташлап китмә…» — Минзәлә театры мелодрамасы яки туксанынчы еллар драмасы
Салават Фәтхетдиновның туксанынчы елларда популяр булган «Ташлап китмә» җыры Аманулланың «Җәйге кырау» спектакленнән алынган. Бу әсәр кабат сәхнәдә.
Минзәләдә ике яңалык! Беренчедән, Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры премьера чыгарды — «Ташлап китмә…» мелодрамасы Аманулланың «Җәйге кырау» пьесасы буенча куелган. Икенчедән, театрга Булат Бәдриев кайтты — тамашачы йөри торган мелодрама кую эше аңа йөкләнгән иде.
Булат Бәдриев 1996-2002 елларда Минзәлә театрының баш режиссеры була. Ул әлеге театрның күренекле артистлары Илүсә һәм Булат Бәдриевларның улы. 2002 елда ул Чаллы театрына күченә. Ул куйган спектакльләр Чаллы, Әлмәт, Оренбург татар театрлары тарихында калган.
Мелодраманың сюжеты болайрак. Зөфәр исемле егет армиядән кайта, аны сөйгән кызы Нәргизә көтә. Егет авыл сабантуенда батыр кала, аннары тиз арада Россия чемпионы да була. Дустының 18 яшьлек сеңлесе Регина алдаштырып, аны үзенә өйләндертә. Дуслары белән чираттагы җиңүен бәйрәм иткән көрәшче егет суга җайсыз сикереп билен сындыра — йөри алмаслык булып кала. Регина аны ташлап китә.
Пьеса буенча һәм Чаллы театры куелышында Зөфәр, бөтен тамашачыны елатып, асылынып үлә. Наргизәсе кайта, әмма ул аны коткарып өлгерә алмый.
Ә менә Минзәлә версиясе бераз башкачарак. Тик ул хакта соңрак.
Салаватның туксанынчы еллар хиты
«Җәйге кырау» — Аманаулланың беренче әсәрләренең берсе. Ялгышмасам, ул аның беренче куелган әсәре — 1992 елда ул аны үзе Чаллы театрында куя. Бу шактый еллар Чаллы театрын «ашаткан» спектакль. Аны заманында биредә Аманулла үзе куйган була. Салават башкаруындагы «Ташлап китмә» җыры да шушы спектакльдән.
Хәтерлисезме? «Миләш җиләкләре бик әче — Ташлап китмә, ялгыз итмәче», дип өзгәләнде Салават абыебыз заманында. Дөрес, ул вакытта Салават «абыебыз» түгел, япь-яшь егет иде. Җырның сүзләрен Әмир Камалиев (Аманулла) язган. Көй авторы — Илгиз Закиров. Бу Салаватның туксанынчы елларда җырлаган җыры. Әмма яңа куелышта җыр алгы планга чыкмый. Режиссер Салават тавышлары һәм аранжировкалары белән спекуляция ясамый.
ххх
Кыскасы, беренче карашка «Җәйге кырау» дип аталган пьеса гап-гади мелодрама. Теге моны ташлаган, бу тегене алдаган, теге егылган, бу сыгылган…
Булат кайткан
«Җәйге кырау» пьесасы Булат Бәдриевка театр җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән. Әлеге әсәрне театр артистлары сәхнәдә күрергә теләгән. Театр директоры Илнур Гайниев Минзәлә театрына спектакль куярга Булат Бәдриевны чакырган. Димәк, «Ташлап китмә…» мелодрамасы гына түгел, ә Булат Бәдриевны кайтару да Минзәлә театры директоры Илнур Гайниевның беренче проекты.
Булат кайткан һәм бу әсәргә алынган.
ххх
Төп герой Зөфәр роленә театраль белеме булмаса да, театрга гашыйк, нык гәүдәле, ихлас күзле Илназ Хисмәтуллин алынган. Нәргизә ролендә — театрның примасы Динара Акматова. Регина — Илсинә Миннемуллина.
Спектакльдә кызыклы бер образ бар. Хәйбулла исемле авыл агае ролендә — Фоат Зарипов. Кулында баяны. Үзе гел аракы соранып йөри. Яшь чагында ул Зөфәрнең әнисе Рәзиләгә гашыйк булган икән. Әмма Рәзилә көрәшче Гатаулланы сайлаган. Пьеса буенча Хәйбулла бигүк уңай булып күренмәгән, әмма режиссер аны ничек тә уңайлатырга тырышкан. Фоат аганың ихлас елмаюы да өстәлгәч, уңайланган да куйган героебыз.
Кайчандыр Әлмәт театрының йолдызы булган Фоат Зариповның югалмавын, Минзәлә театры сәхнәсенә балкып килеп чыгуын күреп күпләр җиңел сулапр куйгандыр. Яшә, уйна, Фоат абый!
ххх
Спектакльне халык озак алкышлады. Спектакльдән соң әле премьерада катнашкан артистларның берсен — Хафиз Хамматуллинны да котладык. Чөнки нәкъ менә премьера көнне аның 60 яшьлеге икән.
«Булат, Булат кайткан…» — дип мәңгелек «Зәңгәр шәл» спектакле җыры белән сүзне Булат Бәдриевтан башлады актерны котларга чыккан Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев. Аннары гына Хафиз Хамматуллинга күчте.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да чыгышын Минзәлә егете Булат өчен сөенүдән башлады.
Кем соң ул бөтенесен сөендергән Булат һәм кайларда йөргән — бу хакта без киләчәктә Булатның үзе белән сөйләшербез. Әлегә спектакльгә күчик.
Югалган буын язмышы
Иң гаҗәбе шул — шушы әсәр эченә режиссер үз язмышын салып куйган түгелме?
«Ташлап китмә…» дип аталган мелодраманың «гади мелодрама» гына булмавы турында беренче булып драматург Равил Сабыр әйтте. Премьерага үзе дә Минзәлә районы егете булган Равил Сабыр да килгән иде: «Карыйм — мелодрама. Булат кадәр Булат елак мелодрама гына куялмый бит инде, дим. Шуннан сәхнәдә телевизор тавышы ишетелде һәм Ельцинның: „Сегодня, в последний день уходящего века, я ухожу в отставку…“ дигән сүзләре яңгырый башлады. Аннары Путинның „Мне доверили страну“, — дигәнрәк сүзләре. Ягъни, бер эпоха җимерелеп икенчесе башланган вакыт, җәмгыятьтә тектоник хәрәкәтләр чоры. Безнең буын турындагы спектакль бит бу! Яшьлеге туксанынчы елларга эләккән буын турында. Еш кына „югалган буын“ дигәнне дә ишетергә туры килә. Имеш, бу буыннан беркем чыкмады: бөек галим дә, язучы да, беркем дә!..»
Әйе, Булат Бәдриев үзе буыны — безнең буын турында спектакль куйган. Булат үзе дә шул буын вәкиле. Үзе дә җиңгән, танылган, югалган, табылган…
Әсәр сәхнәгә чыккан 1992 ел — Булат Бәдриевларның, Әмир Камалиевларның яшьлеге. Иреккә омтылган, әмма икътисади яктан авыр еллар. Бу буынның бөек буласы шәхесләре буталчык дөньяда югалып калган, кемдер үлгән, кемдер үтерелгән…
Әлбәттә, пьесаның өске катламында болар берсе дә юк. Аманулланың туксанынчы елларга яшьлеге туры килгән бәхетсез буын язмышын язганын 30 елдан соң үзе 50гә җиткәч театрына әйләнеп кайткан Булат Бәдриев ачкан.
Билен сындырган егет күз алдыбызда айнудан куркып упкынга тәгәри. Кое сиртмәсе колгасына асылынып юкка чыгармы? Әмма спектакльнең финалында ул аягына баса.
«Аманулла язган пьесада герой үлә. Ләкин без аның исән калуын теләдек. Тамашачыда өмет калдыру кирәк. Аманулла үзе исән булса, безнең белән килешер, төп геройның аякка басуы белән ризалашыр иде», — ди Булат Бәдриев.
Ул үзенең Минзәлә театрын сагынуын, бирегә үз өенә кайткан кебек килеп керүен әйтә.
Сабантуй колгасыннан кое сиртмәсенә
Спектакльнең сценографиясе дә шушы югалган буын язмышын чагылдыра. Сәхнәдә — сабантуй колгасы. Армиядән кайткан алыптай Зөфәр үзе дә шушы колга кебек мәгърур.
Шул ук колганың сиртмәле кое-колгасына әверелгәнен күрәбез. Монысы инде сынган колга. Ул коега төшеп бара…
Шунда ук сабантуй мәйданын карарга көйләнгән берсеннән берсе югарырак итеп баскычлап тезелгән эскәмияләр. Алар әйләнеп киртәгә дә әверелә, тамашачы өчен эскәмияләргә дә.
Театр директоры Илнур Гайниев декорацияләрнең ике варианты булуын әйтә. Премьерада тәкъдим ителгәне — оригиналы — үз сәхнәләре һәм район үзәкләрендәге зуррак мәдәният сарайлары өчен булса, авыл клублары өчен җиңеләйтелгән, кечерәйтелгән версиясе бар.
Экспериментлардан — мелодрамага
Соңгы елларда Минзәлә театры шактый үзгәрешләр кичерде — экспериментлар белән үзен яңача ачырга теләде. Эксперимент шуның өчен эксперимент та инде ул: йә уңасың, йә маңгаең белән бәрелеп, кирегә борыласың… Мөгаен, Минзәлә театры алдагы экспериментларыннан нәтиҗә ясап, бәргәләнүләреннән туктап, бераз уйланып алырга булгандыр. «Җәмилә» кебек (Минзәлә театрыныд Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган спектакле. Авт.) формага гына корылган әсәрләр дә кирәктер — аларны татар театрын Россия театрының бер өлеше итеп күрергә яраткан тәнкыйтьчеләребез мактый, эчендә тирән мәгънә — буыннар язмышы яткан мелодрамаларның да үз урыны бар. Профессионал кулына керсә, аларга да тирән мәгънәләр салына.
Кыскасы, Минзәлә театры үткәненә һәм гомумән үткәннәргә карап рефлексия кичерә. Эзләнә, уйлана…
Милли көрәш театры
Театр директоры Илнур Гайниев «Казан гастрольләре» проекты кысаларында спектакльне Казанга алып килергә дә җыена. Бәлки, спектакльгә көрәшчеләрнең, Көрәш федерациясенең дә игътибарын җәлеп итеп булыр.
Һөнәри спектакльләр — татар театрларында бүгенге көннең тренды. Бу үзен күрә бер маркетинг алымы да. Театрга тамашачы җәлеп итүнед бер ысулы да. Тинчурин театры прокуратура хезмәткәрләренә багышланган спектакль чыгарып («Шах… мат!»), аларның игътибарын җәлеп итсә, Кариев театры табиплар һөнәренә багышланган спектакль чыгарды («Ак чәчәкләр кебек»). Ә ни өчен Минзәлә театрына көрәшчеләрне үз тирәсенә тупламаска?!.
Ххх
«Ташлап китмә…» спектакле алдыннан Минзәлә театры үзенең «позывноен» тәкъдим итте. Бу — Әлфия Авзалованың «Минзәлә» җыры. Спектакль алдыннан тамашачыны залга чакыры,п шушы көй яңгырый. Аның аранжировкасын театрга композитор Илгиз Закиров эшләп биргән.
Театр шушы көй белән тамашачысын залга чакыра. Колакта Әлфия Авзалова тавышы яңгырый кебек: «Әйдә, дуслар, Минзәләгә, Минзәлә юлы такыр шул…»