Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташаяк ярминкәсе, пиксельләр, ясак җыю – быелгы «Мин татарча сөйләшәм»нән ниләр көтәргә?

26 апрель көнне Казан Кирмәнендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. Бу мәйданда татар яшьләре беренче тапкыр җыела. Бу кичәдән нәрсә көтәргә? Бөтен серләрне ачып бетерми генә, барысы хакында да оештыручылар сөйләде.

news_top_970_100
Ташаяк ярминкәсе, пиксельләр, ясак җыю – быелгы «Мин татарча сөйләшәм»нән ниләр көтәргә?
Фото: Рамил Гали

Быелгы акциянең төп яңалыгы – үткәрү урыны. Шулай да, аннан кала да яңалыклар бар.

«Ташаяк ярминкәсе», Казан Кирмәне...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов:

Башта акция цирк янында булыр дип уйлаган идек, ләкин, анда ремонт эшләре барганга, без Казан Кирмәнен сайладык. Кирмән – Казанның йөрәге. Бу – статуслы урын. Быел беренче тапкыр акция кысаларында «Ташаяк ярминкәсе» узачак. Тарихка күз салсак, Казан ханлыгы чорында Кирмән астында ярминкә узган. Бу яңа милли маркет булачак. Безнең аны «Печән базары» кебек кертеп җибәрәсе килә. Килүчеләр саны узган елгыдан да ким булмас дип өметләнәбез. Узган елда меңнән артык кеше концертта катнашты.

Быелгы концепциягә таянып, акция кысаларында төрле чаралар уздырдык. Акция 26 апрель белән генә чикләнә, дип уйлаучылар бар, бу алай түгел. Квиз, квест уеннар, төрле бәйгеләр, чаралар һәм проектлар уза.

Безнең форум канаты астында «Нейротатарлар» дигән IT-төркем оешты. Шул төркем белән бергәлектә без tiztap.tatar дигән агрегатор булдырдык. Ул әлеге көндә «Ютуб»та булган татар телле контентны күрсәтә. Без аның функционалын арттырачакбыз.

Шулай ук соңгы 2 елда ясалма фәһем темасы популярлашты. Шуңа нигезләнеп. Chat GPT нейрочелтәре өчен без «ТукAI» дигән плагин эшләдек. Ягъни, Интернетта Габдулла Тукай турында булган барлык мәгълүматны табып, җыеп, ясалма фәһемгә «өйрәттек». Ул Габдулла Тукай кебек җавап бирә. Җаваплары әлегә күбрәк русча, чөнки татар телен белү дәрәҗәсе азрак. Киләчәктә аны телеграм-бот буларак җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә телибез. Моның өчен финанслар кирәк, – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары менеджеры Ләйсән Фәхриева акция кысаларында балалар өчен уздырылган чаралар турында тулырак сөйләде.

Быел «Qazan Quiz» һәм «Qazan Quest» уеннарының концепцияләрен үзгәрттек. Безнең команда 3 квиз уены оештырды, аннан соң, алар нигезендә квест оештырдык. Квизда 12-13 команда катнашты, 4 команда квест уенына чакырылды. Биремнәр милли контент белән бәйле иде: социаль сораштыру үткәрү, альтернатив музыкантлар ясаган композицияләргә клиплар төшерү һәм башкалар. Уеннарда Казан мәктәпләре ярышты. Җиңүчеләрне 26 апрель көнне игълан итәчәкбез. Икенче мөһим чара – мәктәпләр бәйгесе: монда Татарстандагы барлык мәктәпләр катнаша ала. Безгә 50гә якын гариза килде. Бәйгенең асылы – «ВКонтакте» челтәрендә берәр тарихи шәхеснең сәхифәсен булдыру һәм шул шәхес исеменнән алып бару. Мәсәлән, Габдулла Тукайның сәхифәсе бар. Балалар үз җирлекләрендә танылган шәхесләрне сайлаган. Бик креатив якын килгәннәр, – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

«Мин татарча сөйләшәм» өчен махсус премьера

Сценарист Динара Зиннәтова акциянең концепциясен аңлатты.

Акциянең төп максаты – татар телен урамга чыгару, популярлаштыру иде. Бүгенге көндә урамда татарча сөйләмне ишетеп торабыз. Быел концепциягә үзенчәлек кертергә булдык. Татар телен интернетта популярлаштыру темасын нигез итеп алып, сценарийга кызыклы элементлар өстәргә тырыштык. Интернеттан таныш булган образлар, трендлар, мем, перфоманс элементларын кулланырга булдык. Алып баручылар ягыннан төрле образларда чыгу да булачак. Без сценарийга, алып баручыларга карата интрига сакларга тырышабыз. Бик күп кызыклы элементлар, сюрпризлар була, – дип, ул сер саклады.

Фото: © Солтан Исхаков

Концертның музыкаль продюсеры Ильяс Гафаров сүзләренчә, быел концертта 20гә якын артист чыгыш ясый. Экслюзив премьера да булачак.

Алар арасында әле генә беренче адымнарын ясап килүче һәвәскәр артистлар да, дистәләгән еллар дәвамында сәхнәдә булган профессиональ артистлар да бар. Узган елда музыкаль бәйгедә катнашкан җырчылар була. «АлияНур, «Дышать», «Искан» кебек артистлар да безгә кушыла. Зур заллар җыя торган «Gauga», «Qaynar» «Yummy Music» төркемнәре була. «Juna» төркеме Сәидә Мөхәммәтҗанова белән бергә махсус уртак чыгыш әзерли. Аны әле беркем дә ишетмәгән. Бу – «Мин татарча сөйләшәм» өчен махсус премьера, – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Афишалардагы лалә чәчәге һәм хәрефләр юкка гына бәләкәй шакмаклар – пиксельләрдән тормый. Дизайн шундый – пиксель арт. Быелгы акциянең дизайны – рәссам Назыйм Исмәгыйлев эше. «Пиксельгә карата бер мәгънә таптык. Татар теле Интернетка әле тулысынча кереп китмәде. Ул пиксель кебек», – диде Райнур.

«Мин татарча сөйләшәм»нең төп символы – «Ә» хәрефе дә пиксельләрдә

Ясак җыю

– Тагын бер кызыклы күренеш бар, – дип дәвам итте Райнур. – Без афишаларда, роликларда «Казан Кирмәне» дип күрсәткәч, күп кенә кешеләр: «Кайда Казан Кирмәне? Нәрсә ул Кирмән?» – дип сорый башлады. Акция аша без яшьләр арасында яңа сүз кертеп җибәрдек. Хәтта без социаль челтәрләрдә сүзлек кебек контент куйдык. Анда «Ташаяк ярминкәсе», «Казан Кирмәне» «гавәми урыннар», «дивар», «сәүдәгәр» сүзләренең аңлатмасын бирдек, – диде ул.

«Яңа сүзләр» темасын Динар дәвам итте. «Сценарийда да яңа сүзләр күп булачак. Интернетта популяр булган терминнарны да татарчага тәрҗемә итеп, юмор форматында кертеп җибәрәбез», – диде ул.

«Кызыклы күренеш»ләр моның белән генә тәмамланмый. Мәсәлән, «ясак җыю» була. Ничек аңларга? Һәр килгән кеше лотереядә катнаша ала. Моның өчен лотерея барабанына кәгазь салырга кирәк, ә ул кәгазь бушка бирелми. Хәзерге вакытта мондый күренешләргә карата «донейшн», «донат» дигән терминнар кулланыла. Ирекле түләү кебек. Акцияне оештыручылар бу күренешне «ясак җыю» дип атаган.

Акциягә килүчеләр өчен төрле бәйгеләр оештырабыз. Берсе – лотерея. Анда сыйфатлы бүләкләр булачак. Кичә дәвамында лотерея берничә тапкыр узачак. Ясакны исә күпме бирә аласың, шуның кадәр бирәсең. Ул 1, 5, 10 сум да була ала. Бу акчалар чыгымнарны каплар өчен кулланыла, – дип сөйләде оештыручылар.

Юбилейга хыяллар: «Акция 3 шәһәрдә узса, зур уңыш булачак»

Киләсе елда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 20нче тапкыр узачак – юбилей. Райнур, дәүләт күбрәк ярдәм күрсәтсен иде, дип мөрәҗәгать итте.

Киләсе елда акциягә 20 ел була. Шуңа бәйле рәвештә, киләсе елда дәүләт тарафыннан күбрәк ярдәм булсын иде. Без зур итеп үткәрергә ниятлибез, Казан белән генә чикләнмисе иде. Татарстанның башка шәһәрләренә дә чыгып, зур концертлар оештырырга кирәк, дип уйлыйм. Акция дәүләт программасына кергән. 2014 елдан бер сумма каралган, әмма ел саен чыгымнар арта бара. Хәзер анда каралган суммага зур, матур фестиваль эшләү авыр. Без өстәмә ярдәм сорадык. Мәдәният министрлыгына рәхмәт, безгә ярдәм күрсәтелде. Дәүләт программасы кысаларында чараны уздыруга ел саен 1 миллион сум бирелә. Быел тагын шул сумма тирәсендә өстәмә ярдәм булды, – диде ул.

Безне ел саен Чаллы, Әлмәткә чакыралар, – диде Ильяс. – Безнең анда даими рәвештә түгел, ә вакытлыча акцияләр ясап караган бар. Андагы яшьләр Казанда узган кебек зур чара көтә. Ул шәһәрләрдә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр дә, яшь артистлар да бар. Акция 3 шәһәрдә узса, зур уңыш булачак, географиясе үсәчәк, дип ышанам, – диде ул.

Фото: © Рамил Гали

Антипремия алучыларга: «Төзәлсәләр, бик шәп булыр иде»

«Тяжело с татарским» антипремиясе быел да биреләчәк. Премияләрдән кала, шәхес, проект һәм брендка кагылышлы 3 номинация дә билгеләнгән. Алары инде «анти» түгел, ә киресенчә.

Антипремия дәүләт һәм бюджет оешмаларына, ә премия шәхси эшмәкәрләр яки корпорацияләргә бирелә. Антипремияне алучылар «төзәлә». Без Иске Татар бистәсенә 2 тапкыр бирдек, кызганыч, әле дә элмә такталары 2 телдә түгел. Төзәлсәләр, бик шәп булыр иде. Киләсе елда антипремия-бот кушарга телибез. Ул ачык булачак. Татарча язылышта хата тапкан һәр кеше төшереп җибәрә алачак. Берәр корпорация яки шәхси эшмәкәр татар телен куллана башлый икән, шулай ук төшереп җибәреп булачак. Шулай итеп, премия һәм антипремия рейтингы төзеләчәк, – дип аңлатты Райнур.

Квест вакытында балаларга аерым бирем бирәбез. Алар Казандагы элмә такталарның ике телдә булуын тикшерә. Балалар төшереп җибәрә. Без туплап барабыз. Кызганыч, турыдан-туры шалтыратып әйтсәк тә, үзгәртмиләр шул, – дип өстәде Ләйсән.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Кирәкле кешеләр белән танышу, үзеңне күрсәтү, татар дөньясында уңышка ирешү өчен бик яхшы мөмкинлек»

Быел Райнур акцияне рәис буларак оештыра. Каршылыклар, кыенлыклар булмадымы, дигән сорауга ул: «Команда бик көчле», – дип җавап бирде.

Команданың яртысы – яңа кешеләр, яртысы – элеккеге команда вәкилләре. Шуңа авырлыклар булды дип әйтә алмыйм. Соңгы 3 атнада ялларсыз әзерләнәбез. Оештыручылар командасында 23 кеше, шулай ук 60ка якын волонтер ярдәм итә. Безгә кушылырга теләгән волонтерлар өчен мөмкинлек әле бар. Социаль челтәрдә туры эфир алып бару өчен ярдәмчеләр кирәк. Кушылыгыз, без һәрвакыт эш табачакбыз, – дип елмайды ул.

Фото: © Рамил Гали

Динара:

Минем күзәтүемчә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә волонтер булып килгән яшьләрнең күпчелеге татар мәдәнияте, проектлар, оешмаларга кереп китә, карьера төзи, медиа кешесе була. Кирәкле кешеләр белән танышу, үзеңне күрсәтү, татар дөньясында уңышка ирешү өчен бу – бик яхшы мөмкинлек. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе заманча татар мәдәнияте, телнең җәмгыятьтәге бүгенге халәтен чагылдыра торган төп чараларның берсе. Ел саен килгән кеше прогрессны күзәтә.

Райнур:

Килегез, бик кызыклы чара була!

Ләйсән:

Сәгать 3кә үк килегез. Дизайнерлар инде көтеп торачак. Мин элек карарга килә идем, хәзер инде – оештыручы. Проект күңелгә бик якын.

Ильяс:

Үзегез белән яхшы кәефне алып, 26 апрель көнне Казан Кирмәненә килегез. Бергә бәйрәм итәрбез!

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 26 апрель көнне «Казан Кирмәне»ндә уза. Маркет эше 15:00 сәгатьтә башлана, ә концерт 17:00 сәгатьтә. Чара кичке 8-9 сәгатьләргә кадәр барачак, дип вәгъдә итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100