«Тәртип»ле «Калеб» концерты: «Талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут»
«Тәртип» радиосы, 10 еллыгы уңаеннан, концертлар циклын дәвам итә. «Тәртип» радиосы белән бергә үскән, яшьләр өчен мәйдан булган «Калеб» тапшыруына да 10 ел. Шул уңайдан «Чулпан» мәдәният үзәгендә талантлы яшьләр катнашында «Тәртип»ле «Калеб» концерты булды. «Интертат» концерттан репортаж тәкъдим итә.
«Тәртип» – үткән белән көткән арасында күпер салучы»
– 10 ел эчендә радиоэфирдан ишетеп, яратып өлгергән талантлы яшьләребезне бер сәхнәгә җыеп, «Тәртип»ле киләчәкнең нинди буласын тамашачыларга да күрсәтергә булдык. Концертка килеп караган тамашачы бик күп йөзләр, исемнәр ачты. «Тәртип» – үткән белән көткән арасында күпер салучы. Без моны хәзер гамәлдә күрсәтергә булдык. Чөнки үткәндәге моңлы җырларны бүгенге көн яшьләре ничек матур итеп башкара! Үткәннән – бездән алда килгән буыннан алган мирасны без яшьләргә тапшырабыз.
Һәр концерт – бер мәшәкать. Күңел яратып эшләгәнгә күрә генә аның мәшәкатен сизмисең.
Артистларыбыз сәгать 11дән бирле монда – репетицияләр үткәрде, чыгышларын кабатладылар. Яшьләр концертка бик җаваплы, тәртипле әзерләнде.
10 ел – үзенә күрә бер матур юбилей. Әлеге концерт – яшьләргә мәйдан бирү иде, бу – бик җаваплы һәм тәвәккәл адым булды. Чөнки исеме бер дә таныш булмаган яшьләргә аудитория дә җыясы булды. Ләкин яшьләр шулкадәр талантлы һәм ярты сүздән куәтләп алалар! Яшьләр белән күбрәк «Калеб» тапшыруы алып баручысы Миләүшә Ризванова эшләде, чөнки алар «телендә» сөйләшә, аңлый, тыңлый белергә кирәк.
Аннан соң, ел азагында тагын бер зур чара булыр, дип өметләнәм. Аллаһы Тәгалә саулык бирсен. Милләткә, халыкка үзебезнең эшчәнлекне ачып күрсәтер өчен мөһим чара булачак, – диде сәхнә артында радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Катнашучыларның географиясе бик зур иде. Башкортстаннан килгән татар җырчылары да бар: Илнар Шәрәфетдинов, Руслан Габбасов. Алар – авыл егетләре, музыка көллияте һәм консерватория тәмамлаганнар, үз эшләренең осталары. Татарстаннан – Арча, Саба, Теләче, Лениногорск һ.б. районнардан иҗат кешеләре катнашты. Аларның һәрберсе икешәр номер башкарды – шулай итеп, концерт 3 сәгатькә сузылды. Гомумән, һәр иҗатчы белән аерым концерт ясап булыр иде!
Концертка эштән соң килгән кешеләрне дә аңлап була – кайбер кешеләрнең күзләренә йокы төшкән иде, ә кайберләре концерт азагында тизрәк өйләренә ашыкты.
Концертны ике чорның 2 зыялы кешесе – Миләүшә Ризванова һәм Зөлфәт Вәлиуллин алып барды. Беренче коймак төерле була, диләр бит, бу концерт исә Миләүшә һәм Зөлфәт өчен тамашачылар алдында чын имтихан булды. Безгә композитор, аранжировщик буларак таныш булган Зөлфәт үзен бик тыныч тотты, әле җырлап та күрсәтте әле, һич көтмәгәндә! Менә монысы – көтелмәгән сюрприз иде, чөнки Зөлфәт Вәлиуллин моңлы итеп җырлый да белә икән. Шук-шаян, елмаеп-көлеп торган Миләүшәгә рәхмәт, ул инде кемнең нинди осталыкка ия икәнен чамалый, шуңа да тамашачылар алдында Миләүшә нинди сорау бирсә дә, җавап бирүдән баш тарта алмадылар. Миләүшә дә, дулкынлануына карамастан, якты йөз белән, кояш нурларын төрле якка яктырткандай, якты йолдыз булып балкыды.
Концертта җырчылар Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Мәрданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Заһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәммәтҗанов катнашты. Биючеләрдән – Алсу Мәгъсүмҗанова, «Яз» бию ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, Камил Сәлахов, «El Deseo» бию төркеме.
Инструменталистлар – Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сафиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайнуллина. Нәфис сүз осталары һәм шагыйрьләр: Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов, Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясады.
Махсус кунакларның берсе – Илгиз Мөхетдинов иде. «Тәртип»ле «Калеб»тә Муса Җәлилнең «Төрмәдә төш» шигыренә төшерелгән клип премьерасы тәкъдим ителде. Кариев театрында эшләгән вакытта «Муса. Моабит» спектакленә берничә җыр язылган иде. Композитор Миләүшә Хәйруллина шагыйрь Муса Җәлилнең берничә шигыренә көй язды, алар социаль челтәрләрдә бар. Илгиз исә бу җырны үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды, ә 4 минут тирәсе барган клип безнең күз алдында зур экранда тулы фильм кебек күрсәтелде – сагыш, сагыну, моң, әрнү, сызлану, өмет, хыял – барысы да шушы клипка, җырга кереп беткән иде…
Миләүшә Ризванова: «Калеб» аша яшь иҗатчылар турында күбрәк беләләр»
«Тәртип» радиосында «Калеб» тапшыруы алып баручысы Миләүшә Ризванова бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният институтында укуын, билгеле шәхесләр, яшь иҗатчылар белән һәрвакыт аралашып торуын, төрле проектларда күрешүен әйтте.
– Аларны «Калеб» тапшыруына чакырам. Үзләре дә тәкъдим итеп шалтыраталар. «Бездә шундый егет, кыз бар, аларны чакырыгыз әле, ишетсеннәр иде, сөйләсен иде», – диләр. Бик рәхәтләнеп чакырабыз.
2021 елдан «Калеб» тапшыруын алып барам. «Калеб» – уникаль тапшыру, чөнки безгә һәрвакыт яшь иҗатчылар гына килә. Алар – төрле юнәлешнең (музыка, әдәбият, җыр-моң һ.б.) үз остасы. Барлыгы 126 тапшыру чыкты. Йөзгә якын яшь шәхесне ачтык. Яшь иҗатчыларның күзләре янып тора, аларның максат-хыяллары шулкадәр күп! Фикерләре белән уртаклашалар. Минемчә, ул – бик тә кирәкле тапшыру, чөнки яшь иҗатчыларны «Калеб» аша күбрәк танып белә башлыйлар.
«Калеб» яшьләргә уйлары, хисләре, хыяллары турында сөйләргә мөмкинлек тудыра. Алар безгә бик теләп килә, кайберләрен берничә тапкыр чакырам, яңа проектлары турында сөйлиләр. «Калеб» тапшыруы аша алар турында күбрәк беләләр, кызыксына башлыйлар, социаль челтәрләрдә яза башлыйлар. Аларның да үз тыңлаучылары, тамашачылары күбәя, – диде тапшыруны һәм концертны алып баручы.
Илнар Шәрәфетдинов: «Яшьләрнең иҗатын тыңлаучыларга җиткерү өчен бик яхшы мөмкинлек»
Башкортстаннан килгән талантлы егет, кавер-җырлар яздырып танылган блогер, Башкорт дәүләт консерваториясен тәмамлаган Илнар Шәрәфетдинов белән күрешүгә дә бик шат калдым:
– «Тәртип» радиосы ачылган вакытта интервьюга килгәнемне хәтерлим. Миндә бары тик уңай тәэсирләр генә калды, радиода җырларга булган караш игътибарны җәлеп итте. Шуңа күрә бу – яшьләр өчен бик яхшы мәйдан, яшьләрнең иҗатын тыңлаучыларга җиткерү өчен бик яхшы мөмкинлек. «Тәртип» радиосының булуы – үзе бер шатлык. Җырчы һәм сәнгать кешесе иң әүвәл иҗаты белән кызыклы булса иде.
Концертта «Тәфтиләү» һәм «Исеңдәме» җырларын җырладым. Башкортстанда да яшьләр өчен мондый мөмкинлек бар дип беләм, – диде ул.
Зилә Гайнуллина: «Тәртип» радиосы һәм «Калеб» тапшыруы татар сәнгатен саклауда үз өлешен кертә, һәм әлеге мөмкинлек яшьләргә дә бирелә»
Скрипкачы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Зилә Гайнуллина белән дә аралашып алдык:
– «Тәртип» радиосы турында күптән белә идем, яратып тыңлый идем. Әмма радионың үзендә булганым юк иде. Миңа «ТӘРТИПле КАЛЕБ» концертында катнашу тәкъдиме белән Миләүшә Ризванова шалтыратты. Шуннан соң радио белән якыннан танышу бәхете елмайды. баянчы дустым Айбулат Харисов белән «ТӘРТИПле ИРТӘ» тапшыруында кунакта да булган идек. Радио белән танышу менә шулайрак хәтергә сеңеп калды.
«Калеб» тапшыруының яшьләргә мәйданчык бирүен уңай күренеш дип саныйм. Чөнки бу тапшыру яшьләргә үзләрен күрсәтергә, танылырга ярдәм итә. Шунысы куандыра: «Тәртип» радиосы һәм «Калеб» тапшыруы татар сәнгатен саклауда үз өлешен кертәләр, һәм әлеге мөмкинлек яшьләргә дә бирелә.
Концертка бик тырышып әзерләндек, репетицияләр ясадык. Әзерләнү процессында яңа иҗатчылар белән таныштык, дуслар таптык, бербөтен коллективка әверелдек. Концерт искиткеч матур, җанлы, хатирәләргә бай булды. Үземнең чыгышымнан канәгать калдым, миңа бик ошады. Барлык оештыручыларга, әлеге концертта катнашырга чакыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга зур рәхмәтемне белдерәм.
Киләчәктә янә шундый матур концертлар уздырырга язсын иде, – дигән теләктә калды адашым.
Ильяс Фәрхуллин: «Халкыбызда югалган уен коралларын кайтаруга, үстерүгә, яшьләр арасында кызыксындыру өстендә эшлим»
«Тәртип»ле «Калеб» концертында Казан дәүләт музыка көллиятен, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин да катнашты.
– Дистәгә якын музыка уен коралларында уйный беләм. Хәзер күбрәк халкыбызда югалган уен коралларын кайтару, үстерү, яшьләр арасында кызыксындыру өстендә эшлим. Концертта 2 номер белән чыгыш ясадым. Биюче Алсу Мәгъсумҗанова белән күмәк номер әзерләгән идек. Шулай ук, төрле уен коралларында борынгы көйләр уйнадым, – диде ул.
Хатыйп Миңнегулов: «Миллилекне саклыйлар, яклыйлар, яңа буынга тапшыралар»
Концерт 2 өлештән торды. Беренче өлеш тәмам булганнан соң, «Чулпан» мәдәният үзәге фойесында җыр-биюләрдән торган тамаша башланды. Тамашачылар бар мәшәкатен онытып, гармун-баян моңнарына кушылып, гөрләтеп бии башлады. Биючеләргә кызыгып карап торучылар да хәтта түзә алмыйча хәрәкәтләнде, ә аннан соң инде икенче өлеш башланыр вакыт килеп җиткәч, бии-бии тиз генә туктап та булмады, халык рәхәтләнеп аралашты, күңел ачты, зал ишегалды кайнап торды!
Тәнәфестә КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловны күреп алдым:
– Сизелми дә калды үткән гомер, дигән шигырь юллары искә төшә. «Тәртип» радиосының эшли башлавына да 10 ел үтеп киткән икән... Мин дә инде 10 ел радио тапшыруларында катнашам. Ризәлә ханым, Ләйлә ханымнар – үз эшләренә мөкиббән киткән кешеләр. Алар – профессионал, миллилекне саклыйлар, яклыйлар, яңа буынга тапшыралар, төрле катлам тыңлаучысын җәлеп итәләр. Анда Сәидә ханым Аппакова кебек өлкән буынны да, яшьләрне дә өйрәтәләр.
Радио эфирында гына түгел, махсус залларга тамашачыны җыеп, концертлар оештыралар. Минем аларның берничә концертында катнашканым бар, 3 сәгатьлек концерт сизелми дә уза. Шуңа күрә мин «Тәртип» радиосына шундый игелекле, саваплы эшләре өчен, халкыбызда рухи традицияләрне дәвам иттерүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Алга таба шушы юнәлештә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телим, – диде галим.
Фоат Галимуллин: «Концертның яшьләргә генә багышлануы радионың дөрес үсештә булуын күрсәтә»
Хатыйп абыйдан ерак түгел КФУ профессоры, әдәбият галиме, диктор Фоат Галимуллинны да күреп алдым:
– «Калеб» тапшыруы башланып киткән вакытта, аны оештыручылар, җәлеп итүчеләр чагыштырмача яшьләр иде. Без дә 80не узып китмәгән идек әле... Шуңа күрә, телебезгә һөҗүм вакытында, без «Тәртип» радиосы барлыкка килгәнгә искиткеч сөендек. Аны яшәтү, көчәйтү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Радионың программаларында катнаштык, төрле тапшыруларның идеяләре белән чыгыш ясадык, турыдан-туры тапшыруларны алып баруда да катнашып килдек. Бүгенге көндәге концертта куанып утырам: безнең эшебез дәвам итә!
Сәхнәгә чыккан һәр егет, кыз шулкадәр талантлы, аларның иҗаты халкыбызның традицион сәнгать җәүһәрләренә нигезләнә. Шул ук вакытта яшьләргә хас булганча алар яңача җырлый, хәрәкәтләнә, яңа сүз әйтә. Үсеш шулай гына була ала. Шуңа күрә концертның нигездә яшьләргә генә багышлануы – «Тәртип» радиосының чын мәгънәсендә дөрес үсештә булуын күрсәтә, – диде ул.
«Ризәлә ханым үз янына яшьләрне туплап, радионы алып бара»
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашкан кызларны «Тәртип»ле «Калеб» концертына алып килгән:
– Бөтендөнья татар конгрессы каршында 11нче ел халыкара «Татар кызы» бәйгесе үткәрелә. Бәйгенең ярымфинал туры бара. Ул «Тәртип» радиосының 10 еллыгы көненә туры килде. Көне буе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйгенең сайлап алу туры булды, кичен әлеге концертка чакырулы идек. Бик теләп килдек, чөнки монда яшьләргә юл куелган, сәхнәдә – яшьләр. Ә аларга ул кызык, аларның күбесе җырлый, бии. Аларга бүгенге чара бик кызык тәэсирләр калдыра. Алар – нәкъ «Калеб»челәр яшендәге кызлар.
«Тәртип» радиосына, Ризәлә ханымга рәхмәт. Ана корт кебек, үз янына яшьләрне туплап, радионы алып бара. Бу – бик зур әйбер. Сәхнәдә яшьләр берсен-берсе уздыра-уздыра җырлый. Сокланып карап утырабыз. Тере тавышка, рәхәтләнеп, баяннарга кушылып җырлыйлар, сәхнәдә үзләрен бик матур тоталар, искиткеч гүзәл тамаша. 5 чит илдән, Россиянең 25 төбәгеннән килгән кызларыбызга әлеге концертны күрсәтеп җибәрәсе килде. «Шундый ошый, апа», – диделәр. Кызларыбыз белән шатланып тамаша кылдык, – диде ул.
Алмаз Хәмзин: «Инициатива ясаулары – зур нәрсә. Безгә андый мөмкинлекләр булмады»
Концертның икенче өлеше башланыр алдыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, артист Алмаз Хәмзин белән сөйләшеп киттек. Кырыйдан караучыга һәрчак яхшырак күренә, дигәндәй, ул да режиссер, артист буларак үзенең киңәшләрен бирергә омтылды:
– Радио булып, үзләре «яшьләргә мәйдан бирергә кирәк» дип инициатива ясаулары – зур нәрсә. Безгә андый мөмкинлекләр булмады... Ә монда рәхәтләнеп иҗатыңны күрсәтү мөмкинлеге бар, килегез генә! Менә сезгә урын, менә сезгә мәйданчык!
Яшьләр өчен көч биреп утырам. Эх, бу өлешендә болайрак булса, ә монда экрандагы фон, фондагы музыка шундый булса, дип, үземчә уйлап утырам. Чөнки филармониядә күп кенә шәхесләрнең, әйтик, Илһам абый Шакировларның концертларында режиссер булып эшләдем, тәҗрибәм булганга әйтүем. Ул нечкәлекләрне беләм. Концертның кайбер номерларында үземчә борчылып утырдым, тавыш режиссерына да борылып карап алдым.
Алып баручыларның сүзләре номерларга кайчак туры килеп бетмәде, кешене үзләренә карата белү, концертка җәлеп итү, шулай ук, зур сәләт. Концертны иркенләп утырып карагыз, дигән кебек, психологик момент бар. Шуны күздә тотарга кирәк, моның әһәмияте зур икәнен беләм, берүк гаеп итә күрмәсеннәр иде.
Шул ук вакытта, мин аңлыйм – өстәмә чыгымнар булыр иде, концерт кую – үзе бер мәшәкать. Шундый киңәшләр әйтер идем, – диде Алмаз Хәмзин.
Ләйлә Гыймадиева: «Тәртип» радиосында бик күп иҗатчыларга юл бирелә»
«Тәртип» радиосының баш мөхәррир урынбасары Ләйлә Гыймадиева фикеренчә, радиода бик күп иҗатчылар өчен ишек ачыла, аларга юл бирелә.
– Бүген дә без исемнәре билгеле булмаган яшьләрне күрәбез. Билгеле бер вакыт үткәч, алар да Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин сыман халык, тамашачы кабул иткән яшьләргә әйләнер, дип ышанабыз. Тамашачылар арасында сораштыру үткәрәбез, «Калеб»не өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. «Яшь иҗатчылар белән таныштырасыз, дәвамлы булсын», – дип телиләр. Тыңлаучыларның сорауларын исәпкә алып, «Калеб» тапшыруларының 10 еллыгына нәтиҗә ясарга булдык. «Тәртип» радиосында яшьләр өчен тапшыру дәвам итәчәк.
Радио штатында 3 кеше генә булса та, тапшырулар тукталып калмый, 3 кеше исәбенә чыга бара. «Калеб» тапшыруы Гүзәл Сәгыйтова тәкъдиме буенча 2014 елдан бирле эфирга чыга башлады. Без аның идеясен күтәреп алдык. Ул вакытта радионың форматы башкачарак иде, ул күбесенчә урта буын һәм өлкәннәр өчен йөз тотты. Безнең форматтан беркадәр тайпылыш булса да, яшьләргә мәйдан кирәклеген аңлап, без «Калеб» тапшыруына бик теләп риза булдык.
Ул вакытта таныла башлаганнар яки исемнәре билгеле булмаган кешеләр – Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех һ.б. атна саен эфирга килеп, әңгәмәләрдә катнаша иде. Бу дәвердә 50ләп тапшыру эфирга чыккан (алып баручы – Эльвина Нәҗипова). 2021 елдан тапшыруларны Миләүшә Ризванова алып бара башлады, 2021 елдан 126 тапшыру эфирга чыккан!
Бүгенге көндә эфирда 27 тапшыру һәм сәхифә эфирга чыга. «Тәртип» радиосы архивында 40лап төрле исемдәге тапшыру бар. 10 ел дәверендә һәр тапшыру 100дән артык тапкыр чыкты. Бүгенге көндә штатта булмаган 20ләп кеше тапшыру алып бара. Алар арасында Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Рүзәл Йосыпов, Сәидә Аппакова, Рәкыйп Гаффар һ.б. бар. Аларның юлын Миләүшә Ризванова, Регина Шакирова һ.б. яшьләребез дәвам итә.
10 ел эчендә 40лап шәхеснең төрле тапшырулар алып бара. Күп кенә тапшырулар җәен чыкмыйча тора. «Мәңге сүнмәс нур», «Тәртипле бакча», «Тузмый торган бүләк», «Мөһаҗирләр», «Тәртипле иртә», «Әниләр һәм бәбиләр», «Әдәби мирас» кебек тапшырулар җәен дә эфирга чыга. Һәр атнаны бер шәхескә багышлыйбыз. Мәсәлән, бу атна Наил абый Касыймовка багышлана. Иҗаты, җырлары, әсәрләре, аның турындагы фикерләрне туплап бирәбез», – диде Ләйлә Гыймадиева.
«Талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут»
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Калеб» тапшыруына кемнәрне чакырулары турында сөйләде.
– Киләсе килеп тә, китермәгән кешеләр бар. Анысын яшереп тормыйм. «Тәртип» радиосы һәм «Калеб» тапшыруының үзенең худсоветы бар. Монда бернинди акча, ротация турында да сүз бармый. Аның үзенең эчке таләпләре бар. Ләкин талантлы яшьләргә – һәрвакыт яшел ут.
Заманында «Калеб» иҗат берләшмәсен беркайда да беркетмәделәр. «Тәртип»кә дә җитәкчелек белән күп каршылыклар белән генә керттек. Күңел сизгән: максатыбызга бара торган юлда шушы юлдашлар кирәк булганын Аллаһы Тәгалә сиздергән. Беренче «Калеб» тапшыруы башланган вакытта алар Марсель Галиевның: «Сәләтлеләрен күтәрмәгән илне сәләтсезләре күтәрәмгә чыгара», – дигән сүзен әйтә иде. Сәләтлеләрне күреп алып, аларга ярдәм итеп булган бөтен хәзинәне яшьләргә биреп калырга кирәк. Безнең кыйблада уртак нурлар бар икән, – диде ул.
«Тәртип» радиосы кыйбласына тугры калып, дөрес юлдан бара
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире радионың эшчәнлеге турында да сөйләде.
– «Тәртип»нең тарихы бик зур. «Кабатланмас моңнар» дип аталган 3 зур концерт оештырганбыз. Монда күпме халык артисты, музыкант, талантлы шәхесләр, «Тәртип» дип, үзләре йөгереп килеп, тыңлаучылар белән тамаша залында очрашырга әзер булып, безнең белән бергә булды! Татарның күренекле шәхесләрен үзенә тартып, берләштерә алганбыз. Тамашачы белән аралашырлык мәйдан булдыра алганбыз икән, «Тәртип» кыйбласына тугры калып, дөрес юлдан бара, дигән сүз.
10 ел эчендә бик күп тапшырулар эшләнгән, аларны санап бетерерлек түгел. 30 төргә якын тапшыру чыккан вакытлар да булды. Тапшыру, җырларыбыз, фикерләвебез дә «үткән белән көткән арасында күпер салучы» шигаренә туры килә. Бишек җырларыннан башлап, яшүсмер, олылар өчен дә, ягъни һәр яшь үзенчәлегенә туры килгән тапшыру бар. Дин, мәдәният, сәнгать, мәгърифәт – барысы да бар. Бу – татарның үзаңын үстерү, калебен яхшырту өчен эшләнелә.
Тапшыру алып баручылар арасында өлкән яшьтәге, олпат шәхесләр дә бар. Мәсәлән, иң өлкән алып баручы – Сәидә Аппаковага 89 яшь тулды. Бөтенесен сәхнәгә чыгарып та булмый. Шуңа күрә, аларны радионың 10 еллыгы уңаеннан оештырылган ифтарга чакырган идек. Арабыздан киткәннәрнең хатыннары, ирләре дә килде. Барысын да җыярга тырыштык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен, бу эшләр дә эшләнде.
Болар барысы да – үткән белән көткән арасында күпер салу, дип башкарыла. Талантлы яшьләргә мәйдан бирү – төп максатларыбызның берсе. Тәвәккәл адым булды, чөнки таныш булмаган исемнәр да бар, әмма алар – бик талантлы, укытучылары зыялы кешеләр. Бу – безнең тынычсызрак дөньяда, борчылып йөргән вакытта өмет чаткысы булып, башкарган эшебезне күрсәтү. Безнең өмет өзелә торган түгел, чөнки бик талантлы яшьләр килә.
Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай заманында да «тел бетә» дигән сүзләр булган, ләкин тел бетмәгән. Бер агым булып, талантлы, өметле яшьләр килеп кергән... Бүгенге көндә дә шундый өметле агым барлыгын, үткәндәге яхшыны киләчәккә алып барып тоташтыра алган яшьләр кирәклеген «Тәртип»ле «Калеб» концертында күрсәтәсе килде, – диде ул.
Ризәлә Исмәгыйлева әлеге концертка килгән һәркемгә рәхмәт белдерде һәм киләсе очрашуларга дип саубуллашты.