Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәртип» радиосында «урамнан кергән» җырлар юк»

Бу концерт күпләр өчен көтеп алынган моңлы кичә булды. 3 сәгать дәвамында без яратып өлгергән җырлар, күңелләрне тынычландыра, кайчак уйга сала торган шигырь юллары яңгырады. «Интертат» хәбәрчесе «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концертыннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Тәртип» радиосында «урамнан кергән» җырлар юк»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар җыры уята һәм уйлата!»

Концерт карарга килгән тамашачы өс киемен тапшырып, «Чулпан» мәдәният үзәге фойесында тукталып калды. Йөзләп кеше булгандыр, мөгаен. «Риваять» этно төркеме егетләр-кызларын урап, аларга кушылып җырлый, ут чыгарып бии башладылар. Әйтерсең, 40-80 яшьтәге абый-апалар өчен, бер мизгелгә генә булса да, яшь вакытлары кире әйләнеп кайткан! Әйтерсең, аларга хәзер 18-20 генә яшь: дәртле хәрәкәтләр ясап, вакыт дигән төшенчәне онытып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алар өчен фойе сәхнәгә әверелгән иде. Каушау бөтенләй юкка чыккан – бер-береңнән оялып тору юк! Күңелгә рәхәт булганда, үзебезнең җыр-моңнар яңгыраганда, әйлән-бәйлән әйләнгәндә, «Җомга», «Их, алмагачлары», «Казан кичләре»н җырлаганда дулкынлану турында уйлап торырга вакыт бар димени?!

Үзенә күрә бер «пятачок»ка әйләнгән иде бу кичә. Тик... «Концерт башлана!» – дигән игълан гына барысын да туктатты да куйды. Халкыбыз җәүһәрләренә сусаган тамашачы теләмичәрәк кенә концерт залына үтте. Утлар сүнде, концерт башланды.

Кичәне Салих Сәйдәшевның «Кояшлы вальс»ы бизәп торды. «Татар җырлары җырчыларыбызны, халкыбызны җылыта. Татар җыры уйлата. Ә башка уй керде исә, кеше йокысыннан кала. Димәк, татар җыры уята! «Тәртип» радиосы яңа буын тәрбияләргә өнди. Шөкер, безнең теләк-омтылышларны хуплап, иҗат итүче яшь буын җырчыларыбыз һәм аларны үз үрнәгендә үстерүче олпат шәхесләребез бар», – дип кунакларны сәламләде Илфак Хафизов. Айгөл Нәбиуллина исә, бүгенге очрашу истәлеге итеп, артистларның матур җырлар бүләк итүләрен билгеләп үтте. «Бер җыр калдырасыбыз килә сезгә – җылы бирсен өчен җаныгызга...», – дип, тамашачыларны илһамландырып, шигырь юлларын укып үтте ул.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Рамил Курамшинны да искә алдылар. Узган елның декабрендә көтмәгәндә арабыздан китеп барган Искәндәр Биктаһиров шушы концертта чыгыш ясарга тиеш булган. Ләкин, ни кызганыч, язмаган бит…

– «Тәртип»тә һәрвакыт тәртип, дип әйтә алам. Милләтебез яраткан җырчыларны, җырларны бирергә тырышасыз. Милли байлыгыбызны, милләт җырчыларын, милләткә булган мөнәсәбәтне, дини сәхифәләрне зурайтып күрсәтә беләсез, күтәреп аласыз. Шушы юнәлешегездә эшләвегезне, дәвам итүегезне теләр идем. «Тәртип» тәртип белән яши, – дип сөйли экранда Искәндәр Биктаһиров.

Әле күпләр аның киткәненә ышана алмыйча, күз яшьләрен сөртеп, экрандагы видеоязмага төбәлеп карап утырды. Ниндидер сәбәпләр чыгып, концертка килә алмаган гына төсле. Халкыбызның яраткан җырчысы инде беркайчан да чыгып җырламаячак дип, һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Рамил абый Курамшин да нәкъ шул... Без бу халәткә озак күнегербез инде.

Ризәлә Исмәгыйлева: «Концерт онытылган җыр-моңнарны эзләп табу нияте белән оештырылды»

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, әлеге концерт – олыларны яшьләр белән тоташтыра торган күпер:

– Исеменнән күренгәнчә, концерт онытылган җыр-моңнарны эзләп табу нияте белән оештырылды. «Тәртип» радиосы кичәләрен оештыра башлагач, өлкән буынның китеп баруын аңлап алдык. Безнең арада исән булганнары бик аз икән, бармак белән генә санарлык. Шуларны барлап, туплап, алар катнашында концерт оештырырга кирәк, дигән уй килде. Бу ифтар үткәргән вакытта булды. Сүз уңаеннан, без үзебезнең тапшыру алып баручыларны җыеп, ифтар үткәрәбез. Алып баручыларның иң олысы Сәйдә абыстай Аппаковага 89 яшь тула, Хатыйп Миңнегуловка да 80 яшьтән артып китте. Без аларны бер табын артына җыябыз. Аларның ничек итеп бер-берсе белән сөйләшкәннәрен күрсәгез! Шаккатасың! Һәрберсен сәхнәгә чыгарып сөйләтерлек, һәрберсенең әйтер сүзе, фикере бар. Шуңа күрә әлеге концерт һәркемгә күрешү мәйданы булды. «Кабатланмас моңнар» исеме Наилә апа Яхина тапшыруы исеменнән алынды. Шулай итеп, без концертлар циклын башлап җибәрдек.

16 апрельдә «Тәртип» радиосы эшли башлаганга 10 ел була. Юбилей елы булгач, концертларны өч айдан өч айга үткәрергә булдык. Киләсе концерт – 17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була.

Бу концертлар – олыларны яшьләр белән тоташтыра торган күпер. Концертта өлкән, урта һәм яшь буын чыгыш ясый, – диде ул.

Гөлзадә Сафиуллина: «Тәртип» булмаса, зур хәзинәбез, мирасыбыз юкка чыга»

Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина «Тәртип» радиосына озын гомер теләде.

– «Тәртип» радиосын бетерсәләр, татарның моңын, тәрбиясен бетерәбез дигән сүз. «Тәртип» ул – тәрбия. Анда музыка, җырлар ягына яңгырап калмый, тапшырулар да була, намаз вакыты җиткәч, азан яңгыраталар. Тыңла да яшә генә! Музыка, җырларны да бик сайлап кына тәкъдим итәләр, «Тәртип» радиосында «урамнан кергән» җырлар юк.

«Тәртип» радиосы булмаса, ничек булыр иде икән? Күз алдыма китерә алмыйм. Башка радиолар бар, әмма дә ләкин мин берсен дә тыңлый алмыйм. Башка радиоларда яңгыратылган җырлар, сөйләмнәр безнең таләпләргә туры килми. Шуңа күрә мин башка радиоларны тыңлый алмыйм. Без – халык җырларын тыңлап үскән кешеләр, профессиональ композиторларның җырларын җырлап үстек. Музыка белән тәрбияләнгән буын без.

«Тәртип» радиосында чын композиторларның җырларын да ишеттек. Бүгенге композиторларны мин профессиональ композиторга санамыйм, алар – җыр язучылар. Ә монда, өстәвенә, халык җырларын да башкардык.

«Тәртип» радиосының авыр вакытларын, саклап калганны да хәтерлим. Ризәлә ханым булмаса, «Тәртип» радиосы булмый иде. Борынгы җырчылардан башлап, бик күп талантлы җырчыларны, сәнгать, музыка тарихын җыйды.

«Тәртип» радиосына, Ризәлә ханымга озын гомер телим. Аллаһка шөкер, Ризәлә ханымны аңлаучы кешеләр, ярдәмчеләр табылды. Аларга бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар – милләтне саклап калган кешеләр. «Тәртип» булмаса, зур хәзинәбез, мирасыбыз юкка чыга дигән сүз.

Милләтем, халкым, динем, телем, моңым, тарихым дип яшим. «Тәртип» радиосы – милләтне саклаучы радио. Радио байлыгыбызны барлаучы, бөтен мирасыбызны туплаучы булды. Радиога фондны китереп бирүче булмады, тәртипкә салып, җырчылар, музыкантларның биографияләрен туплап, үзенең юнәлешен булдырды. Ул бер радиога да охшамаган! Мин аларга озын гомер телим. Ризәлә ханым булганда «Тәртип» радиосы яшәячәк, – диде ул.

Зөһрә Шәрифуллина: «Тәртип» милләтебезнең асыл егет-кызларын оныттырмый»

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина «Тәртип» радиосын һәрдаим тыңлавын әйтте.

– «Тәртип»нең исеме җисеменә туры килеп тора: тәртипле радио ул! Монда без бөтен жанрны да ишетә алабыз: яшьләр, урта буын, өлкән буынны. Мәңгелеккә киткән элекке җырчыларыбызның язмаларын да тапшыралар. Без аларның барысын да искә төшерәбез. «Тәртип» радиосы шундый шәхесләребезне, милләтебезнең асыл егет-кызларын оныттырмый. Ләкин аны кемдер искә төшереп торырга, кемдер тәрбияләргә тиеш. Яшьләр, киләчәк буын белергә тиеш. Шуңа күрә «Тәртип» радиосының әһәмияте бик зур дип бәялим. Буыннан-буынга килгән традицияләрне үзгәртмичә тапшыру, саклау – «Тәртип» радиосының зур миссиясе. «Тәртип» радиосын тыңлаган кеше тәртипсез була алмый. «Тәртип»не бик яратабыз, хөрмәт итәбез.

Радиода элек бергә эшләгән җырчыларның язмаларын бирәләр. Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Флюра Сөләйманова... Саный китсәң, бик күп. Без яшьлекне, бергә эшләгән чакларны искә төшерәбез. Радиога уңышлар телим. Иң зур теләгем – озын гомерле булсын, озак эшләсен иде, – диде ул.

Клара Хәйретдинова: «Татар халкының мирасын онытырга хакыбыз юк»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова фикеренчә, «Тәртип» радиосы татар халкының бөек композиторларын, аларның җырларын саклап калуда зур роль уйный.

– Без үзебезчә консерваториядә дә, музыка көллиятендә дә татар композиторларының әсәрләрен, халык җырларын студентлардан махсус җырлаттырабыз. Татар халкының мирасын онытырга хакыбыз юк. Эстрада да булсын – заманча җырлар да яңгырасын, анысына да каршы түгел. «Тәртип» радиосы бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен кирәк. Элекке заманда Горький урамындагы радиода классик, халык җырларын яңгыраталар, эстрадасын да онытмыйлар, яхшы җырчыларны да җырлаталар иде. Минемчә, «Тәртип» радиосы нәкъ шушы юнәлештә бара», – диде ул.

Әйтергә кирәк, Клара Әкрәмовна бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясендә, Казан музыка колледжында мөгаллимлек итә, шәкертләрен профессиональ сәхнәгә чыгарга әзерли, вокал дәресләре бирә, шуңа күрә сәхнәгә чыгып җырламаганына да 5 ел үтеп киткән икән. Әле дә ярый «Тәртип» радиосы олпат җырчыларыбыз өчен шундый мөмкинлек тудыра алды.

Клара апасының интервью биргәнен укучысы Айгөл Гардисламова тыңлап торды һәм берничә сүз өстәп:

– Клара апа музыка көллиятендә һәм консерваториядә мине укытты. Минем тавышка 9 ел буе нигез биргән кеше. Бүгенге көндә дә ул безне калдырмый, ярдәм итеп тора. Без матур җырлар, арияләр, халык җырлары өйрәндек. Ә бүген без Клара апа белән беренче тапкыр бер сәхнәдә чыгыш ясыйбыз.

– Имтихан тоткан кебекме?

– Дулкынлану хисләре бар. Имтихан тоткан кебек булмаса да, Клара Әкрәмовнаны тыңлау – минем өчен зур дәрәҗә. Ул да мине тыңлар дип уйлыйм, – диде укытучысына елмаюлы караш белән Айгөл.

Рөстәм Асаев: «Радионы бөтен Татарстанда тыңлап булсын иде»

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, «Тәртип» радиосын FM дулкыннарда булдырырга кирәк, дигән фикердә.

– «Тәртип» радиосы машинада һәрчак яңгырап тора. Элекке ретро-җырлар, халык җырларын, үзебезнең өлкән буын артистларын, тапшыруларны яратып, рәхәтләнеп тыңлыйм. Бер ягы бар – Казаннан ерагайгач, радио тотмый башлый. Мөмкинлек булса, радионы бөтен Татарстанда тыңлап булсын иде, дигән теләгем бар.

Ретро, халык җырларын рәхәтләнеп җырлыйбыз, алар инде классик әсәрләргә әйләнеп беткән. Шуңа күрә халыкка да, безгә дә якын җырлар, мәгънәле җырларны җырлавы һәрвакыт күңелле!

– Концерт саен тамашачылардан хатлар алмадыгызмы?

– «Запискалар» ала идем заманында, хәзер инде алай түгел. Мин үземне ул кадәр үк популяр җырчы дип санамыйм. Хатлар, запискалар кызларның әбиләреннән, дәү әниләреннән килә. Яшь-яшь кызлар килә дә фотога төшәләр. «Минем әбием сезне ярата, әбием өчен төшәбез», – диләр. Минем дә шундый соравым туа: «Кызлар, кайчан үзегез өчен фотога төшәрсез инде?» – дим.

Шундый теләктә калам: концертларга йөрерлек мөмкинлекләре булсын иде. Концертларга йөрсәгез, эч пошулар булмас, күтәренке кәефтә булырсыз!

– Кызыгыз да танылган җырчы. Гөлназга остаз булдыгызмы? Бәлки, ачуланып та аласыздыр?

– Яшьләргә хәзер акыл өйрәтү дөрес түгел, алар акыл өйрәткәнне яратып бетермиләр. Гөлназ яшүсмер вакытта, мин аңа киңәшләремне бирә идем, бик кабул итәсе килмәде. Хәзер исә: «Гафу, әтием, ул вакытта аңлап бетермәгәнмен», – ди. Аны барысы да: «Ай, Гөлназ, бигрәк матур җырлыйсың», – дип әйтә иделәр. Мин аңа вокал ягыннан киңәшләрне әйтә идем.

– Күп артистлар балаларының җырчы булмауларын тели...

– Таланты бар икән, аны берничек тә тыеп калып булмый. Җир ни дәрәҗәдә каты булмасын, әгәр дә аның чишмә булып, халыкны туендырырлык суы бар икән, барыбер ул чишмә бәреп чыга. Бер җирдән булмаса, икенче җирдән. Шуңа күрә Гөлназга бернинди киртәләр куймадык, табиб бул, дип әйтмәдек. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты.

Әгәр аның тавышы, моңы булмаса, әйтерләр иде. Гөлназның музыкаль тоемлавы, халыкка җиткерә торган тавышы бар. Зур, көчле тавыш дип әйтмим. Иң мөһиме – тавышы моңлы, – диде җырчы.

Рәсим Низамов: «Тәртип» радиосына халык җырларына тансыклаган тамашачы килгән»

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Рәсим абый, ни өчен сәхнәдән югалдыгыз?

– Концертлар булып тора, әле менә күптән түгел филармониядә концертта катнаштым.

– Яңа җырлар яздырасызмы соң?

– Яздырабыз. 50 яшьлек юбилей концертымны узган ел декабрьдә «Пирамида»да үткәрдек. Яңа җырлар да, элеккеләре дә яңгырады. 25 елдан артык иҗат дөньясында мин.

– Хәзерге вакытта җырчылар күбрәк корпоративларда, Сабантуйларда акча эшли...

– Минемчә, бу – ваклану түгел. Артист бөтен җирдә эшләргә тиеш. Артистны кая чакыралар, димәк, ул анда кирәк. Сабантуймы, башка бәйрәм булсынмы – димәк, халыкның чакырырлык мөмкинлеге бар, моның өчен сөенергә дә кирәктер. Мин аның бернинди начар ягын күрмим. Артист өчен ул – эш.

– «Тәртип» радиосы концертында күбрәк халык җырлары, ретро-җырлар яңгырады. Ә эстрада күбрәк заманча җырларга өстенлек бирә...

– Заманча җырлар басып алды, сүз дә юк. Заманча җырлар тыңлаучы аерым бер тамашачылар бар. Ә менә «Тәртип» радиосы аудиториясе – өлкән буын, урта буын – халык җырларын тыңлап үскән. Аларның күбесенең чыгышы – авылдан. Бирегә шушы җырларга тансыклаган тамашачы килгән. Халык җырыннан башка татар җыры юк. Халык җыры – бөтен җырларның нигезе.

Фәгыйлә Шакирова: «Клара апа кебек артистларны күбрәк сәхнәләргә чыгарасы, чакырасы иде»

Тамашачылар арасында татар блогеры, журналист, «Бәллүр каләм» иясе Фәгыйлә Шакированы да очраттым. Аның да фикерен белергә теләп, кызыксындым:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– «Тәртип» радиосы концертыннан чыгышларны, фойеда халыкның гармун-баян моңнарына кушылып биегәнен, җырлаганын видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырдым. Ә халык миңа: «Фәгыйлә ханым, нишләп алдан хәбәр итмәдегез, без белмичә калдык, барган булыр идек», – дип язалар. Мин төшергән видео язмалардан үзләрен танучылар булган. «Нишләп өлкәннәр генә?» – дип тә сорап язучылар булды.

Чыннан да, бик тансык концерт иде бу. Тамашачылар арасында өлкән кешеләрнең күпләп килүен нәрсә белән бәйләп аңлатып була? Өлкән буынның, мәсәлән, Клара апа Хәйретдинова, инде 5 ел сәхнәдә чыгыш ясамаган. Аның, үз вакытында, фанатлары булган. Клара апа кебек артистларны күбрәк сәхнәләргә чыгарасы, чакырасы иде. Узган ел «Татар җыры» халыкара фестивалендә булдык. Өлкән буын анда бик аз катнаша. Өлкән артистлар белән бергәләп уздырсалар, халык, чыннан да, күп килер иде. Чөнки өлкән буын – башка, алар – узып баручы чор кешеләре.

Бүгенге көндә хәзерге артистлар өчен беренче урында матди байлык тора. Бу аларның үз-үзләренең тотышларыннан, сөйләшүләреннән күренә. Ә өлкәннәр – үзгә. Алар Советлар Союзы заманында иҗат иткәннәр. Салкын клубларда хәйрия концертлары куеп йөргәннәр. «Акча эшлим» дип түгел, «Мин халыкка хезмәт итәм!» дип йөргәннәр.

Безнең артистлар белән чагыштырганда, өлкән буын артистлары корпоративларда да чыгыш ясап йөрмәгән. Ул вакытта андый әйбер дә булмаган...

Тамашачыларга карадым да, моңсу булып китте. Көчкә йөри торган әби-бабайлар күп иде. Концертта яшьләрне дә күрәсе килде! Әмма, яшьләр дә килсен өчен, аларны ничектер кызыктырып чакырырга кирәктер.

«Тәртип» радиосы командасы зур эш башкарган: өлкән буын артистларны ризалаштырып чакырган. Һәм аларның күбесе бушлай да җырларга әзер, чөнки алар: «Мин авыз ачтым, миңа акча түлә», – дип әйтергә өйрәнмәгән.

«Кабатланмас моңнар» концертының максаты – татар халкының милли мирасы булган җыр-моңнарны оныттырмау. Әлеге концертлардан кергән керем – буыннар чылбырын өзмәүдә гаять зур күләмдә эш алып баручы «Тәртип» радиосын озын гомерле итү һәм үстерүгә зур ярдәм. Димәк, һәр билет сатып алучы радио эшчәнлегенә хәлкадәри өлешен керткән, дигән сүз», – ди оештыручылар. Ишетми, белми калучылар исә янәдән «Тәртип» концерты моңнарын ишетә алачак: 17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә рәхим итегез!

Концертта Гөлзадә Сафиуллина, Клара Хәйретдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Зөлхия Миңнеханова, Алмаз Ишморатов, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Илшат Вәлиев, «Риваять» этно төркеме, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Алсу Сәйфуллина, Әлфис Галиуллин, «Казан» һәм «Мирас» балалар бию ансамбле, Динә Закирова, Айнур Моратов, Илнур Ганиев, Динар Бәдретдинов һәм «Сайдар» баянчылар төркеме һ.б. чыгыш ясады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100