«Тәртип» радиосы концерты: «Башкару ысулы турында «грамм да» уйлаучы юк безнең заманда»
17 апрель көнне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Тәртип» радиосының 10 еллык юбилей концерты гөрләде. «Тәртип»ле башкаручылар, тамашада яңгыраган үзенчәлекле фикерләр турында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен концерттан репортаж тәкъдим итә.
«Тәртип» радиосының юбилей – бәйрәм концерты икәне әллә каян күренеп тора иде, барлык тамашачылар да күтәренке кәефтә, чәчәк бәйләмнәре тотып филармониягә үтәләр. Анда аларны җыр-биюләр белән «Татар гармунчылары» халык ансамбле каршы алды. Килгән кунаклар да кыстатып тормый аларга кушылдылар: өздереп биеделәр, халык җырларын җырладылар. Мин видео төшереп, читкәрәк китеп утыргычка утырган идем, яныма остазыбыз, күренекле галим Хатыйп абый Миңнегулов килеп утырды. Аңа «Исәнмесез, Хатыйп абый» дип дәшү җитә калды, ул, кызыклы итеп, «Тәртип» радиосында үзе алып барган «Әдәби мирас» тапшыруы турында сөйләп китте – чак микрофонымны кабызып өлгердем.
– «Әдәби мирас»ны атнага 2 мәртәбә әзерлим, 10-15 минут. Әдәби әсәрләр турында сөйлим, инде электән алып хәзер XX йөзгә, Совет чорына килеп җиттем. Азрак чит илләргә дә «кереп чыгам», алар да кызыклы. Соңгысын Марсель Әхмәтҗанов турында әзерләдем, алдагы атнада Әмирхан Еники иҗатын караган идек. Бүген бик күп йөреп арыган идем инде, үзебезнең «Тәртип» булгач – килдем.
– «Тәртип» – яраткан радиогыз, димәк.
– «Татарстан» радиосын да тыңлаштыргалыйм, «Болгар», «Татар радиосы»н бик тыңларга туры килгәне юк. Алай яраткан радиом бар дип кистереп әйтмим. Яраткан дип, алай мин бер әйбергә дә әйтмим, ләкин хатыным белән 60 ел торам, анысы. Аның һәммәсе үз урынында бит. Хәзер менә бездә җырчыларны тәнкыйтьлиләр, 3 сүзле җырлар, диләр, аны халык сайлый бит. Вакыт үз эшен итә инде, кемдер җырлана, кемдер төшеп кала. Талантлар алар һәрвакыт бар.
«Тәртип» радиосы Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның да яраткан радиосы икән. Ул бәйрәм концертын карарга килгән иде:
– Минем яраткан радиом! Концертларын, тапшыруларын тыңлыйм. Алар сыйфатлырак, әйбәтрәк. Матуррак җырлар куялар. Тапшырулар миңа күбрәк ятышлы, шуңа күрә бәйрәмгә килдем дә, «Тәртип» радиосын яратканга күрә.
– Тагын нинди татар радиоларын яратып тыңлыйсыз?
– «Болгар»ны тыңлыйм. Радионы бик алай әйтә алмыйм әле, менә телевидениедә юньле җырлар юк хәзер. Килде-киттеләр. «Мәйдан»ны карыйсыңмы... Җырчылар артык күп. Дөресрәге, Илһам әйтә иде: «Җырчылар күп түгел хәзер, җырлаучылар күп», – дип. Дөрес!
«10 яшьлек юбилеена килә алмаучыларга 20 яшьлек юбилеена килергә язсын, 20 яшьлеккә килмәсәгез, 50 яшьлеккә кертмим!»
Концерт «Тәртип» радиосы хезмәткәрләре яздырган видеолар һәм җырчылар чыгышлары белән үрелеп барды. Чараны алып барырга аерым кешеләр чакырылмаган, чыгыш ясаучыларны «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева игълан итеп барды. Ул килгән тамашачыларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде:
– Иң зур рәхмәт, хөрмәтле тамашачылар, сезгә, ничек кенә матур эшләсәң дә, әгәр дә сине тыңлаучы булмаса, синең эшең нульгә чыга, шуңа күрә гел бергә булыйк. «Тәртип» радиосының 10 яшьлек юбилеена килә алмаучыларга, Алла боерса, 20 яшьлек юбилеена килергә язсын, 20 яшьлеккә килмәсәгез, 50 яшьлеккә кертмим. Бергә бик күп юбилейларны үтәргә насыйп булсын, бергә булып, бердәм булып, матур итеп эшләргә, матур итеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын, – диде ул.
Алмаз Хәмзин: «Башкару ысулы турында «грамм да» уйлаучы юк безнең заманда»
Концертта Алмаз Хәмзин «Вәгъдә» һәм үзе көй иҗат иткән «Әле түзәм» җырларын башкарды. «Татарстанның халык артисты Алмаз Хәмзин», – диде сәхнә артыннан Ризәлә Исмәгыйлева.
– Ризәлә ханым, анысын бирмәделәр бит әле, – дип елмайды Алмаз абый тамашачыларга.
– Безнең өчен сез күптән халык артисты, Алмаз абый, – дип дәвам итте Ризәлә ханым.
– Сез биргәч, җиткән инде, бетте минем, дуслар, – диде җырчы һәм, үзенә генә хас «походкасы» белән, сәхнә артына китеп югалды.
Соңыннан Алмаз абыйның да «Тәртип» турында уй-фикерләрен сорадым:
– Үзе үк әйтеп тора – «тәртипле». Элек аның бер ачылып, бер ябылып алган чаклары булды. Аңа каршы чыккан кешеләр дә бик күп булды, хәзергесе озын гомерле булсын. Хәзер бит кухняларда да радиолар юк, теге тәүлек буе эшләп тора торганнар, сирәк ишетелә, машинага утыргач әзрәк эзләнәм, кайсы радио нәрсә кылана икән дип, шуларны да карыйм.
– Кыланулар ошыймы соң?
– Әзрәк кыланырга кирәк инде, аннан башка булмый. Ләкин артыгын кыланырга ярамый. Мәгънәсенә карарга кирәк, җырның мәгънәсенә карап килештерә белү, ача белү – ул башка әйбер. Кылану хәзер бик күп бездә. Миңа әйтәләр,Алмаз абый, безнең популяр буласы килә, җыр язып бирмәссезме, дип. Мин карыйм – тавышы нинди аның, ишеткән булсам, сорап та тормыйм. Буен, хикмәтен, сөйләм телен карыйм. Кайберәүләргә әйтәм инде, менә сиңа яздым – моңа яхшы фонограмма эшләтә алсаң, мине чакыр, өйрәтермен, дим. Алар кош тоткан кебек китәләр дә, аннары инде Алмаз абый кирәк тә түгел. Алар көйне җырлап чыга, ә башкару ысулы турында «грамм да» уйлаучы юк безнең заманда. Җыр башкару – ул бер әсәр. Аның һәр куплеттагы сүзен ничек әйтергә, тавышны ничек киметергә, сәхнәдә дөрес хәрәкәтләр ясау – болар барысы да мөһим. Безнең 1нче сыйныфта укыган вакыт, 1954 ел, укытучы апабыз безгә «Вәгъдә» җырын өйрәтте. Без инде нәрсәдер аңлаган кебек «хи-хи-хи» киләбез. Ләкин аның музыкаль төзелеше бик эчтәлекле, менә шул музыканың көче ул безнең җанга, күңелгә бик нык сеңеп кала. Менә нәкъ ул куәт, көч бирә.
«Радиода мәртәбәле җырлар булырга тиеш»
Таишевлар гаиләсе концертта тулы составта чыгыш ясады. Римма Ибраһимова, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев бергәләп «Әниемә» җырын башкардылар. Аннары соң әти-әнисенә Ләйлә дә кушылды: «Сезнең каршыгызда Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова һәм булачак халык артисткасы Ләйлә Таишева!» – диде Фәрит Таишев, елмаеп.
Римма апа Ибраһимова «Тәртип» турында үзенең фикерләре белән дә бүлеште:
– «Тәртип» радиосын яратам, чөнки җырлары матур, мәртәбәле. Радиода гомумән мәртәбәле җырлар булырга тиеш, әгәр инде кеше, чыгып, халык алдында җырлар җырлый икән, җырлар мәртәбәле, уйланып эшләнгән булырга тиеш, дип саныйм мин. Шуңа күрә җырларны «тукта, монысын җырлыйм», «тукта – менә монысын» дип кенә сайлап булмый».
– Бүген радиолардан яңгыраган җырларның сыйфатын ничек бәялисез?
– Бүген башкача инде, без радиога кереп җыр яздыра идек, ул җырны бездән алалар иде. Без җырлыйбыз, ул шунда кала иде. Элек акча түләп җыр бирү дигән әйбер бөтенләй юк иде. Хәзер акча түлисең дә, теләсә нинди җыр белән радиога керәсеңме, телевидениегә барасыңмы – ирек. Хәзер теләсә ничек, теләсә нәрсә җырласаң да була, дип беләм мин, дөресе ничектер... Акчаң булса, радиода да көн-төн җырлап торырга була, менә шулайрак. Мин элекеге вакытка ияләнгәч, моны дөрес дип әйтә алмыйм. Чөнки барыбер акча түләп җырлап әллә кая китеп булмый. Болай чын мәгънәсендә радио аркылы үткән, чын мәгънәсендә үзенең урынын тапкан җырлар булса әйбәтрәк булыр иде, дип уйлыйм.
«Кызганыч, гел «шырдый-бырдый»га гына корылган радиолар да бар»
Татарстанның халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар концертка «Гаилә елы» уңаеннан тәртипле гаилә буларак чакырылган. Җәвит абый янына килгәч, ул мөлаем гына: «Зөлфия апаңнан да интервью ал, ул матур сөйли, мин бик алай әллә ни түгел», – дип елмайды, аның шундый мәхәббәтле, ихлас сүзләреннән мин дә ирексездән елмайдым. «Әллә ни» булмаса да, бик кызыклы фикерләр әйтте Җәвит Шакиров:
– Радио – ул бит тәрбия чарасы, кызганыч, гел «шырдый-бырдый»га гына корылган радиолар да бар. Әмма дә ләкин, монда аның исеме дә әйтеп тора – «тәртипле». Булсын, радиолар күп булсын, эшләп торсын. Һәркемнең үз тыңлаучысы бар, әмма яраткан радиолар алар күп булмый. Аннары бу радионың тагын бер яхшы ягы – монда җырларны сайлап кына куялар, матур, мәгънәле, уйландыра торган, хатирәләрне яңарта торганнар гына яңгырый. Әле безнең яңа буын, яшьләрнең кайберәүләре, үсә төшкәч, картая башлагач кына, «әһә, мондый җырлар да кирәк икән» дип уйлый, әмма менә безнең яшьләребез мәгънәле җырларны күбрәк тыңласыннар иде, баш миләренә сеңсен – менә мондый җырлар да бар. Инде аннары «Тәртип»тә югалып калган авторларның җырлары яңгырый. Аның авторларын – шигырен, музыкасын кем язганын да белмиләр. Ә кеше бит ул тыңлый да уйлый – бигрәк матур җыр, моны кем язды икән, дип. Кешедә кызыксыну уяна. Булсын, мин бик шат халкыбызда мондый радиолар барлыгына.
– Тагын кайсы радиоларны тыңлыйсыз?
– Мин гомумән радио тыңларга бик яратмыйм. Гадәттә концертларга барганда репетиция ясап, җырларны кабатлап барабыз. Әмма «Тәртип» радиосына чакыргач тыңладым, минем дусларым арасында да «Тәртип»не яратып тыңлаучылар бар. Аннан машиналарда да еш ишетелә, килеп туктыйсың светофорда, кайсыдыр бер кешенең тәрәзәсе ачык булса – көй яңгырый. Аннары көй беткәч – диктор тавышы. Анда дикторлар бик матур бит. Кешене тавыш иркәли. Әгәр дә алып баручылар ашыкмый гына, матур итеп сөйли икән ул бит, сары май кебек, күңелне йомшарта. Тыңларга рәхәт, колакны иркәли.
– Элек радиога эләгү өчен таләпләр бик җитди булган, диләр...
– Элек сайлап ала иделәр. Аның өчен конкурслар үтә иде. Хәтта мине дә ГТРК вакытында телевидениегә, яңалыклар алып барырга дип, кастингка чакырган иделәр. Мин сөйләп җибәрдем инде – мимика көчле, җитди сөйли торган текстны да елмаеп укыдым. Булды, рәхмәт, кенә диделәр миңа. Син бит яңалык укыйсың, күзләрең көлә, диләр. Радио бит ул – кеше үзе күренмәсә дә, аны тыңлап, күңелен, халәтен аңлап була торган әйбер. Матур тавышлылар алар мәңге онытылмый. Алар синнән читтә торып берәр сүз әйтсә дә, таныш тавыш бит бу дип, борылып карыйсың.
Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Шакирова:
– «Тәртип» радиосы башка радиолардан тәртипле булуы белән бик аерылып тора. Исеменә күрә җисеме, монда барысы да тәртиптә. Эфирда 20 тапшыру бара, аларның һәрберсенең үз урыны. Шуңа күрә, көне буе җыр тыңлатып утыру гына түгел, кирәк андый әйберләр дә. Җырларны сайлаган вакытта да алар барысының да сүзләрен карап, аңлап, халык күңеленә барып җитәрлек итеп сайлый беләләр. Чөнки, мин аңламыйм инде, бүгенге көндә безнең күп яшьләребез үзләре җырлаган җырларының мәгънәләрен үзләре аңлап бетермиләр дә бугай. Безгә барып җитми ул... Һәрбер җырчы җырны сайлаган вакытта аның текстына, сүзләренә игътибар итсен иде. Шулай булса гына җыр озын гомерле була, халыкка тиз барып җитә һәм күңелләрдә дә озак саклана.
«Чүп-чар сүзне урамда сөйләүчеләр дә күп, радио югарырак булырга тиеш»
Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан «Тәртип»тә «Галиҗанәп театр» тапшыруын алып бара. Ул радио турында үзенең фикерләре белән уртаклашты:
– 10 ел эчендә безнең халкыбыз «Тәртип» радиосын ихлас яратты. Хәзер әле, шөкер, шактый гына радиолар ачыла бара, аларда китап та, матур сүз дә, зәвыклы җырлар да яңгырый, әмма «Китап» радиосы ул беренчеләрдән булды һәм үзенең кыйбласына тугры калды. Монда – безнең бөтен матур, сирәк ишетелә торган җырлар, «Тәртип»тә хәзер аларны тыңлап туеп булмый. Аннары соң монда бит тәрбияли торган бик күп тапшырулар бар. Сәнгать, дин, дөньяви гыйлем, темалар күп. Мин театр тарихы буенча тапшыру алып барам. «Тәртип»нең аның урыны башка. Ул бик тиз халыкчан булып китте. Бу, әлбәттә, җитәкчеләрдән дә тора. Сайлый белеп, дөрес кешеләрне чакырып, темаларны ача белү, халыкка нәрсә кирәген тоя белү бик мөһим. Хәзер бит яңа – «контент» дигән сүз бар, менә нәрсә белән тула ул программа. Радиолар ачарга мөмкин, теләсә-нәрсә сөйләргә мөмкин, аның белән халык алдында дан казанып та, мәхәббәт яулап та булмый. Аңлап эшләргә кирәк, нәрсә белән без татар халкын күтәрә алабыз, яшәтә алабыз.
Без үскән заманда бер генә радио иде – барыбыз да «Татарстан» радиосын тыңлап үстек. Ул халыкны тәрбияләде, аннан һәрвакыт дөрес тел яңгырады. Әдәбият, матур җырлар, без аннан симфоник әсәрләр дә тыңлап өйрәнә идек, алар бала вакыттан колакка сеңде. Ул – чын зәвыклы, мәгънәле радио иде. Менә шундый булган вакытта – кызыклы, мәгълүмат, яңа әйбер алып булганда мин яратам. Яшьләрнең үзләрнең темасы, аларга, бәлки, кызыктыр инде, ләкин мин радиодан дөрес, матур тел яңгыравын телим, һәм һәрвакыт ниндидер белешмә булсын иде. Юк-бар сүз генә сөйләп утырып, радио дулкыннарын тутырырга ярамый. Кешене баета торган, моңа кадәр ишетмәгән әйберләр яңгырасын иде. Радио – бер яктан, ул бик отышлы, аны кабызып эш тә эшләп була, язып утырып та була, ул шулай колакка кереп тора. Радиолар бик кирәк, әмма аннан камил сөйләм, һәрвакыт дөрес татар сүзе булса иде, урам сүзләре, кызык булсын дип, юктан-бардан көлдерүләрне мин яратмыйм. Чүп-чар сүзне урамда сөйләүчеләр дә күп, радио югарырак булырга тиеш.