Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таркалмаган Алтын Урда: «Язмыш бумерангы. Казан ханлыгын югалтуга кайгырырга кирәкми»

Милли китапханәдә узган «Мәскәү һәм татар дөньясы» лекциясен Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Рәхимҗанов алып барды. «Интертат» тарихи бранчта яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Таркалмаган Алтын Урда: «Язмыш бумерангы. Казан ханлыгын югалтуга кайгырырга кирәкми»

Алтын Урда чорында дәүләтнең халыкта кулланылган атамасы Олуг Олыс булган

Алтын Урда дәүләт булганда дәүләт исемен төрлечә атаганнар. Халык арасында ул Олуг Олыс дип аталган. Алтын Урда исеме дәүләт булган вакытта бөтенләй кулланылмаган. Дәүләт исемен төрлечә атаганнар. Аны еш кына Җучи Олысы дигәннәр. Тәхеткә яңа килгән идарә итүче аңа кадәр булган идарәченең исемен кушып дәүләт исемен атаган булган. Әйтик, Үзбәкхан Олысы һ.б. Шулай ук бар халык кулланган атама да булган — Олуг Олыс.

Тарихтан билгеле булганча, Алтын Урда дәүләте төзелгән вакытта аның атамасы Чыңгыз ханның олы улы — Җучи исеме белән Җучи Олысы дип аталган. Алтын Урда атамасы соңрак барлыкка килә.

Олы Урда Алтын Урданың төп варисы булып санала. Кырым хәкимнәре ул вакытта үзәк тәхеткә дәгъва кыла. 1502 елда Кырым ханы яулап ала һәм җиңеп чыга. Әгәр дәүләтнең алмашынуы булган икән, мөгаен, исеме дә үзгәргән булыр иде. Чыганакларда Кырым ханлыгының исеме юк. Ул Олуг Олыс дип аталган.

«Казанның рәхимсез рәвештә алынуына кайгырып утыруның мәгънәсен күрмим» яки нәрсә ул язмыш бумерангы?

XIII гасырдан XVII гасырга кадәр булган вакыйгаларны мин язмыш бумерангы дип бәялим. Икенче төрле әйткәндә, син эшләгән бөтен нәрсә кире үзеңә әйләнеп кайта. Барысы да бер вакыйгага корылган. 1237-1241 елларда монгол гаскәрләре Төньяк-көнчыгыш рус кенәзлекләрен яулап ала. Шуннан соң Алтын Урда хакимлеге урнаша. Татар ягы өчен бу плюс, ә рус ягы өчен — һәлакәт. Чиркәүләр җимерелә, кешеләр һәлак була һ.б.

XVI гасыр уртасында барысы да киресе белән кабатлана. Бер як көчсезләнә, икенче як көчлерәк булып чыга. Сакланып калган чыганаклар Казанның рәхимсез рәвештә алынуы турында яза. Мин бу вакыйгаларга кайгырып утыруның мәгънәсен күрмим. Моны яшәгәч кенә аңлыйсың.

Мәскәү көч туплагач, 1783 елда Кырым яулап алына һәм, шунлыктан, хәзер аны чын рус җирлеге дип йөртәләр. Әйе, тик ул 1783 елдан гына рус җирлеге булып санала. Ә моңа кадәр ул 1485 елдан бирле татар территориясе булган. Бу факт мөһим түгел, күрәсең. Бу хәл Ленинград атамасын Санкт-Петербургка үзгәртү тарихы белән охшаш. «Бу бит тарихи атама!» — дигән сүзләр әйтелде. Ә ул Ленинград булып йөртелгәндә, тарих түгелме? Ленинград та Санкт-Петербург кебек үк тарихи атама. Бу аргумент була алмый.

«Монгол золымы» («монгольское иго») юкка чыгуга сәбәпче булган вакыйгалар

1. Куликово сугышы (1380 ел). Дәреслекләрдә әйтелгәнчә, бу сугыш Мәскәү белән татарларның үзара мөнәсәбәтен билгеләгән.

2. Угра елгасындагы басып тору (1480 ел). Бу вакыйга сугышсыз үтә. Әмма бер моментны исәпкә алырга кирәк — Олы Урда (Алтын Урда варисларының төп дәүләте) вәкиле Мәскәүгә ясак түләүне торгызырга килә, тик максатына ирешә алмый. Алар бераз басып торалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында икесе ике якка таралышалар. Дәреслекләрдә бу вакыйга җиңелү дип язылган.

3. Казан һәм Әстерханны яулап алуны да «монгол золымы”ның таркалуы дип карыйлар (XVI гасыр уртасы). Чынлыкта, бу ике вакыйга вәзгыятьне бик нык үзгәртә.

4. Юридик яктан Мәскәү дәүләтенең Кырымга салым түләүдән баш тартуы. Бу хәтта документта да теркәлә: «Моннан соң Мәскәү бәйсез дәүләт булып саналганга күрә, Кырымга түләнә торган ясак башка түләнмәячәк».

Кырым ханының Мәскәүгә соңгы янавы: «Мин синең Мәскәвеңне тиздән алам!»

XVI гасырның икенче яртысында «монгол золымы”ннан котылган Мәскәү хөкемдары, Мәскәү янындарак яулап алынган шәһәрләрне законлаштыру өчен, «югары хуҗа”ның хуплавын сорый. Моның өчен ул Кырым ханының Мәскәү яулап алган җирләрне законлы рәвештә тануын үтенә. Кырым ягының ул вакытта шул җирләрне басып алу өчен көчләре булмый. Әмма традициянең дәвам иткәнлеген күрәбез — Явыз Иван Кырымга хат яза торган була.

Мәскәү Касыйм ханлыгына 1553 елга кадәр салым түләгән, ягъни юридик яктан аннан баш тартмаганнар. Вәзгыять 200 ел дәвамында үзгәрә. XV гасыр уртасында Мәскәү князе Василий II Казан ханы Олуг Мөхәммәдкә әсирлеккә эләгә һәм ул үзен җибәрүләрен сорый. Василий II җибәрелә. Ә инде XVI гасыр азагында бөтенләй башка хәл: Федор Иванович (Иван IV улы) Себер ханына үзен ничек тотарга һ.б. әмерләр белән хат яза.

Сәхиб Гәрәй дигән хан булган (1521 — 1524 елларда Казан ханы, 1532 — 1551 елларда Кырым ханы). Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке булганда (шулай ук Мәскәү белән Кырым мөнәсәбәтләре дә), Сәхиб Гәрәй Явыз Иван белән дипломатик язышуда «вәзгыять шундый», дип яза: «Малай чагымда әнием белән Мәскәүгә барган идем, әтиең Василий III тезләнеп, хөрмәтләп кабул итте. Ә син үзеңне тәртипсез тотасың».

Соңрак ул: «Мин синең Мәскәвеңне тиздән алам! Ә синең, миңа каршы торырга теләсәң дә, көчең булмаячак», — дип яза.

«Алтын Урда таркалганмы соң? Миңа алай тоелмый»

XV–XVI гасырларда Мәскәү һәм татар дөньясы темаларын өйрәнгәннән соң күп сораулар ачык калды, чөнки чыганаклар күп. Бу теманы өйрәнергә теләүчеләр өчен төп мәгълүмат Мәскәү шәһәренең Россия дәүләт борынгы актлар архивында урнашкан. Хәзер инде татар документлары юк диярлек, аларның кая киткәнлеге аңлашылмый. Бәлки, Казанны алганда янып беткәндер, бәлки, юкка чыккандыр. Казан ханлыгы архивы юк һәм бу — факт. Бу очракта без Мәскәү документлары белән эш итәбез

Шул архивта Мәскәү һәм Кырым арасындагы халыкара мөнәсәбәтләр буенча халыкка чыгарылмаган документлар күп. Бу документлар буенча, әйтик, татарларның яшәү рәвешен билгеләү бик кыен.

Ачык калган мәсьәләләр дә байтак. Мәсәлән, Алтын Урданың XV гасырда таркалуы турында анык кына әйтеп булмый. Таркалды дип сөйлиләр инде, чөнки Советлар Союзының тарихи традициясе, идеологиясе шундый булган. КПСС Үзәк Комитетының 1944 елгы карары буенча, Алтын Урда темасы СССРда тыелган була, ягъни Алтын Урда темасын өйрәнү бөтенләй рөхсәт ителмәгән.

Әмма Алтын Урда белән бәйле мәкаләләрен бастырырга теләгән галимнәр хәйлә кора: татар галиме Миркасыйм Госманов китабын бастыру өчен Алтын Урда исемен «Җучи Олысы”на алыштыра. Цензорлар һәр сүзгә игътибар итеп тормый, шуңа да китап чыга. Мөхәммәтҗан Сәфәргалиевның «Алтын Урда таркалуы» дигән китабы дөнья күрә. Әгәр дә ул аны «Алтын Урда тарихы» дип атаса, бастырмаслар иде. Шуңа да карамастан, галимнәрнең аңында ул «Алтын Урда таркалган» кебек аңлашыла.

Алтын Урда таркалганмы соң? Миңа алай тоелмый. Минемчә, ул бары тик үзгәртеп кенә корылган. Шартлы таркалулар була, Алтын Урда дәүләтләренең үзара мөнәсәбәтләренең дәрәҗәсен билгеләү кыен. Әйтик, Кырым белән Касыйм ханлыклары арасындагы мөнәсәбәтләрнең чиге кайда? Бу ачык тема булып кала бирә.

Тарихчылар бу теманы XVIII гасырдан яктырта башлый. XVI гасыр уртасыннан Казан ханлыгы, дүрт елдан Әстерхан ханлыгы һәлак була. 1783 елда Кырым ханлыгын алалар. Әмма вәзгыять берничә ел дәвамында кискен үзгәреш кичерә. Мәскәү дәүләте идарәчесе татар ханнарыннан бер баскыч булса да өстен, дип сөйлиләр. Минемчә, барысы да башкача булган. Мәскәү хөкемдары нәкъ менә татар ханнарыннан бер баскычка түбән дәрәҗәдә булып саналган.

Мәскәүнең Казан һәм Әстерхан белән XVI гасырдагы мөнәсәбәтләре

Казан ханлыгы шагыйре Шәриф Хаҗитархани 1549 елда Мәскәү дәүләтенең Казанга уңышсыз сәфәрен «Зафәрнамәи вилаяти Казан» («Казан мәмләкәтенең җиңүе») әсәрендә тасвирлап яза: «Илнең (Казан ханлыгының) байлыгын һәм иминлеген, халыкның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итү максатыннан, гүзәл Казан шәһәре идарәчеләре тынычлыкны тәэмин итү өчен дуслар булып кыландылар, илчеләр һәм дәүләт кешеләре (Мәскәү белән) алмаштылар…

… Дөньяның тынычлыгы шушы ике сүзнең мәгънәсендә аңлашыла: дуслар белән тугры һәм дошманга битараф булып кылану.

… Начарлар янында булма (Мәскәү дәүләте янында).

Шуны да истә тотарга кирәк, бу — руханилар карашы. Әгәр, мәсәлән, Иван Грозныйга тәкъдим ителгән Митрополит Макарий язмаларын укысаң, анда да якынча шул ук рухта язылган.

Мәскәү һәм Казан — ике мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән, алар бер-берсенең составына кермәгән. Казан ханлыгының гражданлыгы булган. Халык салымны Казан ханлыгына түләгән.

«Тарихны елъязмаларга гына нигезләнеп язу дөрес түгел»

XV–XVI гасырларда елъязма язучылар XVI гасырда ахырзаман булыр дип ышанган. Шуңа күрә «югары көчләр» өчен бөек патшаны яхшы яктан гына яктырта торган тарих язганнар. Елъязмалардагы вакыйгалар да бары бер яклы гына язылып барган. Миңа калса, тарихны елъязмаларга нигезләнеп язу дөрес түгел. Без тарихның чынлыкта нинди булганын белә алмыйбыз.

Россия Империясе хакимиятенә якын булган Николай Карамзин һ.б. тарихчылар рус елъязмалары белән эш итә.

Алар рус халкын цивилизацияләү ролен үтәүче төп халык итеп карый. Һәр тарихи чыганак билгеле бер максат белән языла. Елъязмалар хронологик тәртиптә языла, тарихчылар өчен бу бик уңай.

XV–XVI гасырларда татар ханлыкларыннан нәрсә сакланган?

1. Касыйм шәһәрендәге манара (XV–XVI гасырда төзелгән)

2. Казан ханнарының берсе, Казанда өч тапкыр, Касыймда дүрт тапкыр хан булып торган, татар халкының хыянәтчесе дип саналган Шаһ Гали төрбәсе. Төрбәдәге берничә каберлек арасында Сөембикә дә күмелгән дигән фикер бар. «Сөембикә Касыймда вафат булган, диләр. Әмма без моны беркайчан да ачыклап бетерә алмаячакбыз», — ди Булат Рәхимҗанов.

3. Архитектура докторы Нияз Халитов тәкъдим иткән төзекләндерелгән хан сарае рәсеме.

4. Кырым ханнары Хаҗи Гәрәй һәм Миңлегәрәйнең каберлеге (төрбә).

5. Миңлегәрәй хан төзеткән мәдрәсә.

6. Алтын Урда сәясәтчесе, Алтын Урданың административ эшләрен алып барган Идегәй бәкләрбәкнең кызы төрбәсе (1437 елда төзелгән)

7. Иртыш елгасы ярында Себер ханлыгының башкаласы Искер шәһәре урыны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100