«Тарихта кала торган сәнгать кешесе»: Балык Бистәсендә Хәлим Җәләй исеме мәңгеләштерелде
Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исемен бирү тантанасына Камал театры артистлары белән «Интертат» хәбәрчесе дә барды.
12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә, Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исеме бирелде. Күренекле артист шушы авылда туган.
Тантанага Камал театрыннан бер төркем артистлар килеп, авыл халкы алдында чыгыш ясады, артистны искә алдылар. Равил Шәрәфиев, Әсхәт Хисмәтов, Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Фазылҗанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Айгөл Шәкүрова, Раил Шәмсуаров, Рәйхан Габдуллина, Алмаз Борһанов һәм башкалар бар иде. Чарада «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
Мәдәният йортында район үзешчәннәре Казан кунакларын җыр-моң белән каршылады. Камал артистлары килә- керешкә моңа кушылып, мәдәният йорты фойесында ук тамаша кылып алды. Бәйрәм ишек төбеннән үк башланды, дияргә була. Фойеда Хәлим Җәләловның фоторәсемнәреннән, китапларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде.
Тантана башланганчы ук зал халык белән тулды. Башта рәсми затлар сөйләде, ә аннары сәхнәне Камал театры артистлары тотты.
Мәдәният йортына гомере буе Камал театрында эшләгән артист исемен бирү авыл халкы инициативасы булган. Бу турыда Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова әйтте.
Балык Бистәсе районы – республикабызга һәм илебезгә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бик күп күренекле шәхесләр биргән төбәк, – диде Фирдания Әхмәтҗанова. – Без, якташлары, аларның һәрберсе белән чиксез горурланабыз. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү – бик әһәмиятле бурычыбыз, дип саныйбыз. Шушы Олы Солтан авылы җыеннарының берсендә, Хәлим абыйның исемен мәдәният йортына бирик әле, дигән тәкъдим белән чыктылар. Район җитәкчелеге, Казан шәһәрендәге якташлар җәмгыяте, Хәлим абыйның авылдашлары белән бергәләп киңәшләшкәннән соң, мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исемен бирергә кирәк, дигән фикергә килдек. Олы Солтан авылында шулай ук горурлыгыбыз, күренекле якташыбыз Равил Шәрәфиев исемен йөрткән урам бар. Хәзер инде мәдәният йорты Хәлим Җәләлов исемен йөртәчәк. Балык Бистәсенең үзәгендә якташларыбызның исемнәрен йөрткән урамнар бихисап. Киләчәк буын якташларыбызны белергә һәм алар белән горурланырга тиеш.
Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев мәдәният йортына 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Шатланып килдем. Марат Әхмәтовтан сәламнар җиткерәм һәм 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырам, – диде Камил Нугаев. – Балык Бистәсе районы Татарстанга бик күп зыялы кешеләр биргән. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та монда туган. Бу төбәктән чыккан артистларны, композиторларны, язучыларны санап бетерерлек түгел.
Студент булып Казанга килгәч, беренче мәртәбә Камал театрына бардым. Авыл егете өчен бу – зур горурлык иде. Ул вакытта Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов, Наилә Гәрәевалар уйный иде. Бүген сез Хәлим Җәләлов исемен мәңгеләштерәсез. Татар халкын саклауда бу – бик зур эш. Сезгә зур рәхмәт.
Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, Казандагы Балык Бистәсе районы якташлыгы башлыгы Нурия Хашимова районыннан чыккан шәхесләргә ярдәм итү оештырылганын әйтте.
Шәхесләр туган як тарихын бизиләр. Безнең тарихыбыз нинди бай, нинди матур! Тырыш халкыбыз белән һәрвакыт горурланабыз, – диде Нурия Хашимова. – Якташлар җәмгыяте, мәдәният фонды республикада шәхесләребезне барлау буенча бик күп эшләр башкара. Якташлар җәмгыяте үзебезнең Балык Бистәсе районыннан чыккан шәхесләргә ярдәм итә, аларның эшләрен буыннардан буыннарга күчерү буенча эшли. Район җитәкчелеге белән киңәшләшкәннән соң, мәдәният йортында музей булдыру фикере туды. Музей нинди исемдә буласы әлегә уйлап бетерелмәгән. Бергә уйларбыз.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов театр артистының исемен мәңгеләштерүгә өлеш керткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Хәлим абый безнең хәтердә һәрвакыт акыллы киңәшче, шаян дус булып калды, – диде Илфир Якупов. – Ул яшьләрне бик яратты, алар белән дус иде. Балык Бистәсе талантларга бай. Олег Фазылҗанов та – сезнең якташыгыз. Ул биредә утыра. Театр сөючеләр «Камал театрына барабыз» дигән кебек, «Хәлим Җәләл мәдәният йортына барабыз» дип тә әйтсеннәр иде. Хәлим абыйның исеме онытылмаячак, чөнки без аны яратып, сагынып искә алабыз. Бүген монда сөйләгән барлык сүзләр аңа дога булып барсын иде.
Хәлил Җәлиловның өлкән кызы Дилбәр ханым гаилә исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. – Әтием авыл кешеләрен, туганнарын яратып яшәде, – диде ул. – Әти мөмкин кадәр авылга ярдәм итәргә тырышты, кайткалап торды. Юл салганда, мәчет төзелешендә беренчеләрдән булып ярдәм итте. Соңгы көненә кадәр театрдан аерыла алмады. Әти бик сөйкемле, гадел, әдәпле, ихлас күңелле, туры сүзле, кешеләрне ярата торган кызык кеше, кызык артист иде. Шуңа күрә аның үзен дә бик яраталар иде шул.
Солтан авылы халкы мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исемен бирергә теләгәч, район һәм театр җитәкчеләре, Мәдәният министрлыгы бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алып, бүгенге рәсми чараны оештырдылар. Әтиебезнең эше һәм исеме театр тарихында, халык күңелендә озак саклансын иде.
Артистларның чыгышы Хәлим Җәләлов турында истәлекләр концерт номерлары белән үрелеп барды.
РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев:
Без бер авылда, авыр заманнарда туып үстек. Хәлим миннән 2 яшькә кечерәк иде. Мин балачакта ат көттем, ә Хәлим, яшьрәк булса да, акыллырак булды, чөнки әрҗәле арба белән кырдан ашлык ташыды. Өенә кайтканда, аның арбасы төбендә орлык кала иде. Аны тавыкларга да бирергә, үзеңә дә кулланырга була. Аның заманы шундыйрак иде.
Мәктәптә укыганда да без Хәлим белән сәнгатькә катнашыбыз барлыгын күрсәттек. Кичәләрдә икебез клоун Гали белән клоун Вәлине уйный идек. Клоунның нинди икәнен дә күреп белмәдек, нәрсәдер кылана торган кеше, дип кенә ишеткән бар иде.
Мәктәпне бетергәч, мин Мәскәү театр училищесына укырга киттем. Хәлим башта техник институтка керде, ләкин аны барыбер театр тартты, яңадан театр училищесына кереп, сәхнәгә килде. Дөрес эшләде, чөнки теге эшләрне бүтәннәр дә башкара. Ходай сәләт биргән икән, аның әрәм булмавы әйбәт инде.
Хәлим шигърият ярата иде. Бөтен шагыйрьләр белән дус булды. Ул үзе дә шагыйрь иде. Аның шигырьләрен яратып укыйм. Гомумән, безнең район шагыйрьләргә бай. Алар арасында Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин күпләргә танылган. Бу җирлекнең суы шифалымы, туфрагы файдалымы? Театр сәнгатендә һәм шигърияттә шулкадәр күп талантлы шәхесләр чыгуын ничек аңлатырга да белмим.
Хәлим – татар тарихында кала торган сәнгать кешесе. Мин аның исеме мәдәният йортына бирелүенә бик шат, чөнки Хәлим Җәләлов исеме калырга тиеш.
Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов:
Мәдәният йортына Хәлил Җәләлов исемен бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Хәлим абый гомере буе туган авылым дип яшәде. Ул укыган мәктәбе, укытучылары, Олы Солтан авылы кешеләре турында һәрвакыт сокланып, яратып, тәмле тел белән сөйли иде. Ул сезне әдәби геройлар дәрәҗәсенә күтәрде. Безнең күңелләрдә сез Олы Солтан кешеләре генә түгел, ә тәмле телдән төшкән әдәби геройлар булып яшисез. Шушы мәдәният сараена сәнгать кешесенең исемен бирү, минемчә, иң дөрес юл. Хәлим абый гаҗәеп күпкырлы шәхес иде. Ул яхшы күңелле дә, туры сүзле дә, усал да, хәйләкәр дә иде. Әгәр арттырып җибәрсәң, туры сүзе белән шундук урыныңа утырта иде. Боеккан чакларың булса, тәмле теле белән күңелеңне күтәрә иде.
Мин Хәлим абыйны остазым диясем килә. Ул мине Тукайлы итте. Миңа Тукай ролен уйнарга аның ярдәме белән насыйп булды. Тукайның 90 еллыгында «Татарстан» телевидениесе Тукай турында телевизион спектакль төшерергә булды. Тукай роленә режиссер Әхтәм Зарипов билгеләгән артист урынына Хәлим абый мине алдыртты. Тукайның 100 еллыгына театрда спектакль куелды. Хәлим абыйның җиңел кулыннан миңа тагын Тукай ролен бирделәр.
Хәлим Җәләлов 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында ишле гаиләдә 7нче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганлыктан, әнисе тәрбиясендә бала чактан йорт һәм колхоз эшләрендә катнашып үсә.
1957 елда Олы Солтан мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга килә. Мәктәп елларыннан ук әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, үзешчән сәхнәләрдә актив катнашкан Хәлим Җәләй 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, институтта укуын ташлый да, училищега укырга килә. Аны 1965 елда тәмамлый, һәм шул ук елны талантлы егетне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә алалар. Татар театрының күренекле артисты, нәфис сүз остасы булуы өстенә, Хәлим Җәләй шигъри җанлы, йөгерек телле каләм иясе һәм оста тәрҗемәче дә була. Ул – балалар өчен татар халык иҗаты сюжетларына таянып язган «Корчаңгы тай һәм таз малай», «Турай батыр», «Шәрә бүре», «Аю белән төлке», «Пәриле күл буенда» исемле әкият-поэмалар авторы.
Тәрҗемәче буларак та Хәлим Җәләлов – татар театрларының репертуарын баету юнәлешендә бик күп хезмәт куйган шәхес. Ул 1998 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була.
1992 елда Хәлим Бәдри улына Татарстанның халык артисты исеме бирелә. Хәлим Җәләлов 2021 елның 5 июлендә 81 яшендә вафат була.