“Тарихтан - мин, физикадан - Рәйхана, химиядән - Рәхимә өчәр тапкыр имтиханга кердек”
Үзеңә бер тамчы су кебек охшаган кешең булу – могҗиза. Лениногорск районы Иске Иштирәк авылы кызлары Рәхимә, Рәйхана, Рәмзия дә шундый могҗизага ия. Илле ел элек Рәхилә һәм Үзбәк Әхсәновлар гаиләсендә берьюлы өч игезәк туган.
Без туганда 20нче гыйнварда бик салкын булган. Инәй өч игезәк туасын белмәгән. Алдагы көнне чишмәдән су алып кайткан да, өйгә керүгә лап итеп утырган. Корсак зур булган бит инде, икенче көнне больницага алып киткәннәр, - дип сөйли башлады Рәмзия.
Төнге икедә туа башлаганбыз. Беренче булып ике килограмм авырлыкта Рәйхана, ярты сәгатьтән соң Рәхимә туган. Ул туганда ук чая булган. Ике күкрәкне дә имеп бетерә иде, дип сөйләде инәй. Рәхимә белән мин ике кило ярым авырлыкта булганбыз.
Ике бала тугач, бетте дип уйлаганнар бит инде. Иртәнге сигезенче яртыда инәйнең тагын тулгагы башлана. Һәм мин дөньяга килгәнмен. Рәйхана белән Рәхимә икесе бергә, мин аерым урнашкан булганмын, күрәсең.
Кызлар тугач, әтигә хәбәр иткәннәр. Әти, зинһар, утны сүндерегез, ут яктысына чыгалардыр, алар, дигән. Хәзер дә кызык итеп искә алалар әле ул вакытта бала тудыру йортында эшләүчеләр. Әти бик шаян кеше иде. Без тугач Хәмидә әби, өч сыер савучы туды дип бик шатланган.
Менә шулай көтелмәгән шатлык булып туа кызлар.
Инәй ике яшькә кадәр бернәрсә ашатмаган, күкрәк сөте белән генә туендырып үстергән. Мич алдында коендыра идем дә, караватка алып килеп салам, үзем идәнгә фуфайка җәеп ятам, бер ел шулай идәндә йокладым, ди. Бик яхшы караган безне инәй, шуңа күрә авыртмаганбыз. Әбиләребез, күрше әбиләр дә бик тәрбияләште. Без аларга бик рәхмәтле. Зиратка каберләренә дә барып йөрибез, төшкә дә керәләр, – ди кызлар.
Тырыш гаиләдә үстек без. Дүртенче классны бетергәч, өчебез дуңгыз фермасына барып эшкә кердек, шәһәрдә официант булып та эшләдек, савыт-саба да юдык. Уку башланганчы август азагына кадәр акча эшләп, үзебезне үзебез киендереп үстек. Уфага кадәр бара идек матур киемнәр алырга.
Унынчы классны бетергәч, безне гәзиткә чыгардылар. Шуннан күргәндерме, Рабит Батулладан сезнең йөзегез үк театрга батып тора, имтихансыз да алабыз, Казанга килегез, дигән хат килеп төште. Бардык без Казанга, туганыбызга килеп кердек. Шуннан туганыбыз, театр училищесына керсәгез тулай торак бирмиләр икән, мин сезнең өчегезне дә фатирга кертә алмыйм, ди. Өчебез дә кире авылга кайтып киттек.
Әле ул елны мәктәп тәмамлаган егет-кызларны авылда калдырырга, шәһәргә җибәрмәскә, дигән закон да бар иде бит. Сиксән бишенче еллар бу.
Без дә кайтып фермага сыер савырга урнаштык. Һәркайсыбыз иллешәр сыер саудык. Тырышып эшләдек, Рәйхана беренчелектән төшмәде. Яшьтән үк гел җырлап йөрдек, конкурсларда катнаша идек. Лауреат, дипломант та булдык. Инәй дә безнең белән җырлап йөрде. Төрле чак була бит инде, концертларда катнашырга чыгып китәбез, соң гына төнлә кайтып керәбез.Әти кырыс кеше булса да, бервакытта да җырлап йөрүебезгә сүз әйтмәде. Хәзер дә җыр конкурсларында катнашабыз, “Җырлыйк әле” тапшыруында да катнашып, беренчелекне алган идек. Шулай җырлап яшибез.
Укытучыларыгыз аера идеме?
Мәктәптә укыганда шигырьне гел мин ятладым, иншаларны да мин яздым. Кичтән өйрәнәм дә, иртән кабатлап дәрестә үзем өчен сөйлим. Дәрестән соң калып, Рәйхана белән Рәхимә өчен сөйлим. Өч кеше өчен ятлагач, бик хәтердә кала икән.
X класста имтихан биргәндә тарихтан мин, физикадан Рәйхана, химиядән Рәхимә өчәр тапкыр кердек. Укытучылар аермады безне. Шаяртмыйсызмы соң сез, дип сорыйлар иде. Юк инде, дибез. Чыгарылыш кичәсендә сөйләп бирдек.
Бертөсле киенә идегезме?
Бертөсле киенергә ояла идек, әллә ничек - бөтен кеше карый, игътибар итә. Лениногорскига баргач та кибеткә керсәк, инәй артына кача идек. Ул елларда кибетләрдә киемнәр юк иде бит. Авылда тегүчегә тектерә иде инәй. Мәктәптә укыганда чәч кистерергә, алка тагарга ярамый иде бит, прическалар да бер төсле булды. Сыер сауганда өчебез дә бик каты ангина белән чирләдек. Сиземләү бик көчле бездә. Нәрсә буласы төшебезгә дә керә.
Гаиләдә тагын кемнәр бар?
– Үрнәк, Ирек, Азат исемле абыйларыбыз бар. Инәй иң олы абыебыз белән төп йортта яши. Абыебыз бик акыллы, тәртипле, инәйне тәрбияләп тора. Ирек абый моряк булып хезмәт итте, унике ел буе чит илләрдә йөрде, хәзерге вакытта Түбән Камада яши. Азат абый хәрби кеше иде, мәрхүм булды.
Аның үрнәгендә Рәйхана һәм Рәхимәнең малайлары да милиция эшен сайлады. Игезәк сыңарларым малай тапты, миндә ике кыз. Өчебез дә әби инде хәзер, оныкларыбыз бар. Рәйхана белән Рәхимә Хабаровскида эшлиләр, мин - Лениногорскида гимназиядә.