Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчы Вячеслав Данилов: «Керәшен татары түгел, татар керәшене дип әйтелергә тиеш»

1975-1985 елларда Апас районы райкомының икенче секретаре булып эшләгән Вячеслав Данилов үзенең туган җирендә — Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында Тау як татар керәшеннәре музеен ачкан. «Интертат» хәбәрчесе музейны карап, керәшеннәр тарихын өйрәнеп кайтты.

news_top_970_100
Тарихчы Вячеслав Данилов: «Керәшен татары түгел, татар керәшене дип әйтелергә тиеш»
Салават Камалетдинов

2020 елның язында ул музей булдырырга йөрүен «Интертат»ка сөйләгән иде. Аның хезмәт җимешен күреп кайтырга да насыйп булды.

Вячеслав Данилов үз авылы тарихын өйрәнү өчен Казан, Чабаксар, Мәскәү, Санкт-Петербург архивларыннан тарихи документлар эзләп тапкан һәм үз авылы керәшеннәренең үз теләкләре белән түгел, мәҗбүри христианлаштырылган татарлар икәнен исбатлаган шәхес. «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китабына ул тапкан бөтен документларның күчермәләре кергән. 1710-1762 елларда халык санын алган ревизия кенәгәләрендә чукындырылганчы татар исемле кешеләрнең чукындырылганнан соң урыс исемнәре алыштырылуы аермачык күренеп тора.

Шушы еллар арасында тол калган хатыннарның, атасыз калган яшь балаларның аеруча күп булуы аерым игътибарга лаек. Ир-атлар чукындыруга каршы сугышып, күпләп һәлак булган дигән фикер туа. Алар патша армиясе сафларында сугышып, җан биргән булсалар, «умерший» түгел, «погибший» дип язылган булыр иде.

Мин Вячеслав Даниловтан: «Интертатта» мәкалә чыкканнан соң, керәшеннәрне аерым халык итеп күрсәтергә теләүчеләр каршылык күрсәтмәдеме?» — дип кызыксындым.

— Мамадыш районыннан минем фикер белән килешмәүче булды. Мин аңардан: «Ничә буын бабаңны беләсең?» — дип кенә сорадым. Ул үз бабасын да белми булып чыкты. Биш еллар чамасы элек Питрәч районыннан Петров фамилияле бер кеше миңа җикеренеп йөргән иде. Мин аңа Мәскәүгә барып «Русия Дәүләт Борынгы язма Актлар Архивында» эзләнергә тәкъдим иткән идем. Аннары Мәскәү архивларына барып, нәселен, авыл тарихын барлап кайтты да, минем кебек китап язды. Аның да бабайлары татар булып чыкты.

Ник керәшеннәр аерым халык булсын ди? Чукындырылган татар бит без. Марилар да, чувашлар да чукындырылган халык. Православие динендәге гарәпләр дә бар. Диннәре башка, ләкин алар гарәп булып калалар. Аңа карап алар аерым милләткә әверелмәгән.

Татарлар чукындыруга каршы көрәшкәч, безнең тирәдәге татарларны приход кенәгәләренә чуваш дип теркәгәннәр. Шулай итеп миссионерлар безне диннән дә, милләттән дә аерырга теләгән.

Кулланышка ялгышлык белән кергән «керәшен татары» сүзтезмәсе бар. Керәшеннең татары берничек була алмый. Татар керәшене дип әйтелергә тиеш ул. Русча «крещеный татарин» дип дөрес әйтелә бит. Бездә аны дөрес тәрҗемә итмәгәннәр, — дип сөйләде ул.

Вячеслав Данилов аңлатканча, татарларны чукындыру Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң башлана. Аның беренче дулкыны әллә ни зур нәтиҗә бирми. Петр I һәм аның кызы Елизавета башлап җибәргән икенче дулкын куәтлерәк була. 1731 елда Зөя шәһәрчегендә «Яңа чукындыру конторасы» («Новокрещенская контора») төзелә, ә 1740 елның 11 сентябрендә кабул ителгән указ нигезендә мөселманнарны, мәҗүсиләрне тоташ христианлаштыру башлана. Хуҗа Хәсән авылы халкын көчләп чукындыру нәкъ шушы чорга туры килә.

«Музей дәүләт карамагына күчсә, аның киләчәге өчен борчылмас идем»

Музей карарга килгәч, аның белән дә таныштырырга кирәк. Ул ике катлы яңа бинада урнашкан. Бина Вячеслав Данилов һәм аның улы Эмиль акчасына төзелгән. Беренче катта Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләреннән чыккан мәшһүр шәхесләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук биредә Хуҗа Хәсән кешеләренең узган гасыр урталарында төзелештә, ындыр табагында, урак өстендә, истәлекле чараларда төшкән фоторәсемнәре бар.

Хатын-кызларның алтмыш-җитмеш еллар элек милли киемнән төшкән фотолары стенага эленгән. Идәндә бер кешелек ат чанасы — «кошевка» һәм «уфалла» арбасы урын алган.

Папкаларда XVIII гасырда халык санын алганда язылган документларның күчермәләре саклана. Шулай ук чиркәүләрдәге приход кенәгәләренең һәм башка кыйммәтле документларның да фотокүчермәсе җитәрлек. Араларында XIX гасырга караган документларның оригиналлары да бар. Пыялалы стеллажлар алынгач, аларга да урын табылачак.

Икенче катта авыл халкының эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары, агач савыт-сабалар урын алган. Узган гасырның урталарында кулланышта булган берничә төрле милли костюмнар, чигелгән тастымаллар эленгән.

Гомумән, экспонатлар күбесенчә XX гасыр урталарына кадәр кулланышта булган әйберләрдән тора. Вячеслав Даниловтан нинди генә эш коралы турында сорасам, барысының да кулланылышын аңлатып бирде, алар белән эшләп күрсәтте. Бала һәм үсмер чагында ул нәкъ шундый кораллар белән үзе дә, әти-әнисе дә эшләгән. Бу әйберләр мин үскән заманда кулланыштан төшеп калган булгач, алар белән музейларда гына танышырга туры килә. Өлкән буын кешеләре бирегә килсә, бала вакытларына кайткан кебек булалардыр. Вячеслав Данилов та экспонатларны караганда бала чагыннан бер вакыйганы исенә төшерде.

— Мин малай вакытта үгез җигеп эшләгән кеше. Сугыштан соңгы елларда атлар җитмәгән булгандыр инде. Үгез җигү ат җигүгә караганда күпкә авыррак. Ул бер туктаса, кузгалмый, эссе көнне бигрәк каты көйсезләнә. Аннан теләсә нәрсә көтәргә була. Бервакыт арба тагып барган җиреннән кисәк күлгә сикерде. Ничек исән калганмындыр? Үгез шундый холыксыз хайван ул. Өлкәннәр үгезне көйсез вакытында кузгалту өчен, бер уч саламга шырпы сызып, койрык астына китерәләр иде. Бүгенге көндә бу кыргыйлык булып тоелса да, ул заманда чарасызлыктан шулай эшләнгән инде, — диде ул.

Экспонатларның күбесен музейга Вячеслав Даниловның туганнары, дуслары, авылдашлары тапшырган. Кайбер әйберләр аның үзенеке. Бер бүлмәгә 2000нче елларга караган җиһазлар урнаштырылган. Алар да әкренләп тарихка кереп бара инде. Хәзерге әйберләрнең искереп, кулланыштан төшкәне сизелми дә кала. Музейның ачылганына бер ел гына булганга, аны әлегә бай дип әйтеп булмый. Иң мөһиме, эш башланган. Шәхси музеен булдырган тарихчы Нурулла Гариф әйтмешли, бераздан халык үзе борынгы әйберләрне китерә башлаячак.

Вячеслав Власович үз көче белән җиткергән Тау як татар керәшеннәре музеен Татарстан Милли музееның филиалы итеп рәсмиләштерергә хыяллана. Бу турыда язып, ул Татарстан Президентына, аның администрациясе җитәкчелегенә 6 сентябрьдә хат юллаган. Мөрәҗәгатьне 26 татар интеллигенциясе вәкиле дә имзалаган. Хатка әлегә уңай да, тискәре дә җавап юк икән.

Вячеслав Данилов аның хакимият коридорларында югалып калуыннан шикләнә.

— Музей дәүләт карамагына күчсә, аның киләчәге өчен борчылмас идем. Миннән соң электрга, газга кем түләп барыр да, кем андагы тәртипне саклап һәм яңалык кертеп торыр? Музей халыкка кирәк. Монда күрше-тирә авыллардан, районнардан мәктәп балалары, туган як тарихы белән кызыксынучылар килә башлады. Татарстанда татар керәшеннәренә багышланган башка музей юк.

Әгәр шушы бик матур музей дәүләт статусы алса, татар халкының бердәмлеген ныгытуда бик зур өлеш кертелер иде. Керәшеннәр татар халыкының бер төркеме икәне монда яхшы күренә, — диде Вячеслав Данилов.

Музей эшен алып бара алырдай кешесе дә бар. Ул — Хуҗа Хәсән авылы урта мәктәбенең тарих укытучысы, төбәк тарихын өйрәнүче, хәзерге вакытта читтән торып аспирантурада белем алучы Азат Раззаков.

«Балалар фәннәрне татар телендә яхшырак үзләштерәләр»

Музей мәктәп ишегалдына терәлеп үк тора дияргә була. Килгән килеш, уку йорты белән дә танышып чыктык. Ул ике авылдан килеп укучы 81 балага белем бирә. Мәктәпнең бинасы төзек, заманча җиһазландырылган, һәр кабинетка интерактив такталар куелган, уку өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Фәннәр татар һәм рус телләрендә укытыла. Балалар татарча аралашкач, фәннәрне татар телендә яхшырак үзләштерәләр, дип аңлата тарих укытучысы Азат Раззаков. Терминнар рус телендә аңлатыла һәм имтиханнарга әзерлек рус телендә бара.

«Авыл халкы чиркәү салуга каршы чыга»

Авылда чиркәү юк. Православ миссионерлар Совет хакимияте урнашканчы Хуҗа Хәсәндә күп мәртәбәләр чиркәү салырга талпынып карый, тик авыл халкы моңа каршы чыга. Иң көчле һәм иң соңгы омтылыш 1914 елда була. Чиркәү өчен җир дә бүленеп бирелә. Бу эшкә башта Беренче Бөтендөнья сугышы, аннары инкыйлаб комачаулап кала. Халык чукындырылган булса да, 1914 елга кадәр берничә дистә кеше өйләрендә качып кына намаз укыган. Әлеге фактлар теркәлгән документлар, руханиларның рапортлары архивларда саклана. Миңа аларның күчермәләрен Вячеслав Данилов күрсәтте. Советлар Союзы заманында халыкны дингә тарту бетә һәм мондый эшләр рәсми документларда теркәлми.

Чиркәү салынырга тиешле урында борынгы мөселман зираты бар. Монда гасырдан артык җирләнүче булмаса да, авыл халкы аны тәртипләп саклый. Ул койма белән әйләндереп алынган. Зиратта кабер ташлары калмаган. Урта бер җирдә метрдан артык киңәеп үсеп утыручы каен агачы чардуган белән әйләндерелгән. Бу урында авылга нигез салучы Хуҗа Хәсән күмелгән икән. Авыл картлары аны зур акыл иясе булган дип белә.

— Мин малай вакытта, озак яңгыр яумый торса, авылдашлар шушы бабайлар зираты янына килеп, яңгыр боткасы оештыралар иде дә, урамнар буенча йөриләр иде. Ни гаҗәп, шуннан соң яңгыр ава торган иде, — дип искә алды Вячеслав Данилов.



Галерея: Вячеслав Даниловның Тау ягы татар керәшеннәре музееннан фоторепортаж

Татарстан Республикасы Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылындагы «Тау ягы татар керәшеннәре музеен» төзүче һәм оештыручы Данилов Вячеслав Власович шушы авылда 1937 елның 30 октябрендә дөньяга килә. Ул үзенең 83 яшендә соңгы акчаларын җыеп һәм төпчек улы Эмиль Вячеславович ярдәме белән ике катлы музей бинасы салдырып, аны җиһазлар белән тәэмин итеп, экспонатлар туплап 2020 елның 6 октябрендә тантаналы рәвештә эксплуатациягә тапшыра.

Ул хезмәт ветераны. Аның хезмәт юлы 1951-1953 елларда Хуҗа Хәсән авылындагы колхозда башлана. 1953-1957 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Совет Армиясеннән кайтканнан соң Казан финанс институтын тәмамлый. 1957 елда Бондюг (хәзерге Менделеевск) МТСында, 1960-1961 елларда Ширәмәт (хәзерге Нижнекамск) районында, 1963 елда Тәтеш районында, ә 1964-1985 елларда Апас районында эшли. 1985 елдан башлап, аның тормыш юлы Казан белән бәйле. Башта «Татсельхозхимимя» берләшмәсе рәисенең урынбасары, аннан соң «Госагропром”ның мәгълүмати үзәге директоры, соңрак «Тасма» берләшмәсе гендиректорының урынбасары — совхоз директоры, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мәскәүдәге вәкиле була.

Вячеслав Влас улы «ТАССРның атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем иясе, запастагы подполковник. Ул Советлар Союзы маршалы Шапошников Б.М. исемендәге «Выстрел» дип аталган хәрби «1нче югары офицерлар курсын да тәмамлаган.

Пенсиягә чыккач ул төрле архивларда казынып, эзләп табып үзенең ике тарихи китапларын бастырган. Бу китапларда Хуҗа Хәсән авылы халкының тормышы белән беррәттән күрше һәм тирә-як авыллары турында да мәгълүматлар җитәрлек. Шушы китапларның бер төркеме Мәскәүдә, Россия Дәүләт китапханәсендә, тагын бер өлеше Татарстан Республикасы милли китапханәсендә дә саклана. Даниловның тарихи мәкаләләре бик күп газета һәм журнал битләрендә басылган.

Данилов Вячеслав Власович 22 буе Апас районында хезмәт иткән. Анда ун елдан артыграк Апас районы партия комитетының икенче секретаре дә булган. Ул елларда Кайбыч районы Апас районы составында була.

Вячеслав Даниловның турыдан-туры катнашы белән туган авылы Хуҗа Хәсәндә мәдәният йорты, бик күп терлекчелек биналары төзелә, Гөбенә һәм Инеш елгалары аркылы өч тимер-бетон күпер салына, урта мәктәп һәм балалар бакчасы проекты эшләнеп куела. Муса Җәлил исемендәге колхозда дуңгыз үрчетү комплексы төзелә. Куйбышев исемендәге колхозда нәселле таналар комплексы, урта мәктәп, мәдәният йорты сафка баса. «Память Ленина» исемендәге колхозда мәдәният йорты, урта мәктәп, хастаханә барлыкка килә. Ул елларда районда төзелгән объектларның монда уннан бер өлеше дә кермәгән.

Вячеслав Власович үзенең озак еллар нәтиҗәле эшләве дәверендә күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була.

1. 1970 елның 22 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы исеменнән «В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә;

2. 1974 елның 7 гыйнварында СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.

3. 1974 елның 18 гыйнварында Социалистик ярышта 1973 елның нәтиҗәләре нигезендә җиңүче булып «ЦК КПСС, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ исеменнән истәлекле значок» белән бүләкләнә;

4. 1984 елның 1 декабрендә ЦК ВЛКСМ исеменнән «В. И. Ленин исеме белән 60 ел» дигән истәлекле билге белән бүләкләнә;

5. 1985 елда Татарстан АССР исеменнән «Татарстанның атказанган хезмәткәре» дип аталган медаль белән бүләкләнә;

6. 1997 елның 27 октябрендә Татарстан Президентының Мактаулы грамотасы белән бүләкләнә;

7. 2001 елның гыйнварында Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә;

8. 2005 елның 13 декабрендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә;

9. 2012 елның 30 октябрендә ТР Президенты указы нигезендә «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә;

10. 2017 елның 23 октябрендә ТР Президенты указы нигезендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә;

11. 2017 елның октябрендә ЦК КПРФ исеменнән «Бөек Октябрь революциясенә 100 ел» дип аталган истәлекле медаль һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә;

12. 2018 елда «Кызыл Армиягә 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнә;

13. 2018 елда «Ленин Комсомолына 100 ел» дип аталган истәлекле орден белән бүләкләнә;

14. 2020 елның 13 февралендә Мәскәүдәге «Татар штабы» үзәге исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

15. 2020 елның октябрендә Бөтендөнья Татар конгрессының «Татар халкы алдында Олы фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә;

16. 2020 елда «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы» дип аталган Россия Федерациясе медале белән бүләкләнә.

17. 2021 елның 10 февралендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел медале белән бүләкләнә.

Данилов Вячеслав Влас улы 16 ел берөзлексез Апас район Советы депутаты һәм аның Башкарма комитеты булып эшләгән. Шулай ук 18 ел дәверендә Татарстан Өлкә КПСС комитетының штаттан тыш инструкторы булып та эшләгән.

Төрле районнардан, министрлыклардан һәм аерым шәхесләрдән килгән күпсанлы «Рәхмәт хатлары», «Мактау грамоталары» һәм башка бүләкләргә лаек булган хезмәткәр дә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100