Тарихчы-эзтабар Фаил Ибраһимов: «Ходайның ярдәмен тоеп эшлим»
Фаил Фаиз улы Ибраһимов — Бөек Ватан сугышы үткән юллардан яңадан кат-кат үтеп, тарих битләрен актаручы, эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче, иң мөһиме, бу изге эшне беренчеләрдән булып оештыручы һәм бүгенге көнгә кадәр җитәкләүче шәхес.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап
Яу кырында хәбәрсез югалган күпме солдатның җәсәден табып, хәбәрсез югалган никадәр исемнәрне ачыкларга һәм тиешенчә җирләргә дә ярдәм иткән эзтабар ул Фаил Ибраһимов. Аның эзләнү төркеме ярдәмендә күпме тарихи мәгълүматлар ачыкланган. Менә шушы шәхес белән очрашып, аның башкарган эше, үзе турында күбрәк беләсем килеп йөри иде. Ниһаять, бу теләгем чынга ашты.
Фаил Ибраһимов Ижау шәһәрендә туып-үскән. Башта уникенче мәктәптә, соңыннан унҗиденче мәктәп төзелеп беткәч, анда күчеп, урта белем алган.
«Минем балачак кичерешләрем Бөек Ватан сугышы белән бәйле»
Миннән бик күпләр «Нишләп бу эш белән шөгыльләнә башладың?» — дип сорый. Минем бит балачак кичерешләрем һәм хәзерге хезмәтем, кызыксынуларым да Бөек Ватан сугышы белән бәйле.
Әниемнең (ул 1928 елгы) сугыш турындагы ачы хатирәләрен яхшы хәтерлим. Ул Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан. Әниемнең әтисе 1937 елларда ук репрессиягә эләгә. Бабам турында күбрәк мәгълүмат тупларга хыялланам. Аның делоларын алып, берничә бите белән танышкан идем инде, алар Казан шәһәрендә Федераль куркынычсызлык хезмәтендә саклана. Әни ул чакта исән иде әле. Фотосурәтен алып кайтып, әнигә күрсәттем — чәчләре кырылган, үзе ябык. Фотосурәткә карап, аның күзләре яшьләнгән иде.
Бик зур кыенлыклар кичерергә туры килә әнигә. Әтисен ун елга хат-хәбәрләшү хокукыннан мәхрүм итеп, Түбән Новгородка җибәрәләр. Ә ни өчен? Фермада эшләгән чагында, кемгәдер «Тиздән сугыш башлана», — дип әйткән була. Бу хакта җитәкчеләргә җиткерәләр. Аны совет властенә каршы пропаганда алып баруда һәм совет властенә каршы төркем оештыруда гаепләп, кулга алалар. Шул китүеннән ул кире әйләнеп кайтмый. Аңлавымча, сугыш башлангач, штраф батальонына фронтка җибәрелгән ул. Шулай итеп, әнием әтисез үсә, әнисе дә 1942 елда вафат була. Иң олы апасы да шәфкать туташы булып сугышка китә. Абыйсы Гомәр дә сугышка алына. Әнием, үзе дә ул вакытта 12 яшен генә тутырган кыз, кечкенә сеңелкәше һәм энекәше белән ялгызы торып кала.
Аның сугыш еллары турында сөйләгән хатирәләре үзәккә үтә иде. «Ягарга утыныбыз юк иде. Иртән торуыбызга чиләктә сулар туңа. Шундый иртәләрнең берсендә энебез йокыдан торуыбызга туңып үлгән иде», — дип сөйләгәне истә әле. Басудан туңган бәрәңге җыюлары, кыенлык белән җыйган аз гына бодайларын да кемдер урлап чыгуы турында сөйләгәндә, минем күзләремнән яшь атылып чыга иде.
Бәхетсезлеккә, абыйлары да сугышта һәлак булып, Литва җирендә ятып кала. Өйдә күкеле сәгатьләре була. Сугыш тәмамлангач, шушы сәгать ватыла һәм аның эченнән абыйларының сугышка киткәндә язып калдырган хатын табалар. «Барысы да яхшы булыр, без кире әйләнеп кайтырбыз», — дип, кече туганнарын юатып язган була ул. Әнием һәм аның сеңлесе бик зур авырлыклар күреп үсәләр.
Апасы сугыштан исән кайта. Ульяновск шәһәре егетенә кияүгә чыгып, анда яшәде. Ул яңарак кына якты дөньядан китте. Аның ире сугыш вакытында очучы булган, сугыштан күзләре сукыраеп кайткан. Шуларны уйлыйм да, «Никадәр кешенең тормышын гарипләгән бу сугыш?!», — димен. Бәлки шушы сөйләгәннәрне тыңлап үсүем дә этәргеч булгандыр минем сугыш эзләре буенча экспедицияләргә йөрүемдә.
Үзем турында әйткәндә, мәктәптә уртача укыдым. Очучылар мәктәбендә шөгыльләнә идем. Мәктәпне тәмамлагач, бераз мотоцикл төзү заводында эшләгәннән соң, армиягә алындым. Армия хезмәте турында әйткәндә, «Кая барырга телисең?» — дип сорагач, «Самолетларга якынрак булсын», — дигән идем.
Армиягә алыныр көн килеп җиткәч, җыелу пунктында яшел фуражкалыларны — чик сакчыларын күрдем. Эчемнән генә: «Самолетларга якын буласым килә», — дип сораган идем бит, нигә чик сакларга җибәрәләр?» дип уйлап куйдым. Безне поезд белән Мәскәүгә алып киттеләр. Аннары машинага утыртып, Шереметьево аэропортына алып килмәсеннәрме! Хезмәтем шунда — Чик буе контроленең аерым отрядында үтте.
Башта безне укыттылар. Укыту бик җитди үтте. Мисал өчен, имтихан биргәндә, өстәл тулы чит ил паспорты ята. Кайсы ил паспорты кулыңа эләгә, шуңа сыйфатлама бирергә кирәк. Ничә битле булырга тиеш, фотосурәте кайда урнаша, бу паспорт ялган түгелме, кайсы җире дөрес түгел? Барсын да сөйләргә тиешсең. Чит илләр, аларның халкы, самолетлар турында да күп белергә тиешсең. Бу сынауларны барыбыз да үтә алмады. Яртыбызны яраксыз дип, башка урыннарга җибәрделәр. Ә без, сигез ай укыганнан соң, хезмәт итәргә тотындык.
Хезмәт тә бик җитди иде. КГБ, таможня хезмәткәрләре белән бергә эшләдек. Килгән һәр самолетны тикшерә идек. Ул вакытта безнең ил ябык иде әле. Без һәр чит ил халкына сыйфатлама бирергә, хәтта кайсы илдә нинди авырулар еш очравын һәм картаны да яхшы белергә тиеш идек.
Миңа армия хезмәте бик ошый иде, аны зур җаваплылык белән башкардым. Старшинага кадәр күтәрелдем.
Хезмәтем тәмамлану 1980 ел — Олимпиада елына туры килде. Олимпия уеннары беткәнче хезмәтебезне тагын дүрт айга озайттылар. Әлеге Олимпиада да минем өчен зур тәҗрибә мәктәбе булгандыр. Взводта комсомол отряды секретаре булдым, — дип, хезмәт елларын җылы истәлекләр белән искә алды Фаил әфәнде.
«Тарих фәне миңа һәрвакыт ошый иде»
Армия хезмәтеннән соң, Фаил абый тимер юлга машинист ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Хезмәт хакы әйбәт булса да, бу эш аның күңелен канатландырмый. Удмурт дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кереп, һөнәр үзләштерергә уйлый. «Тарих фәне миңа һәрвакыт ошый иде», — ди ул. Диплом эше итеп тә ул үзе хезмәт иткән Шереметьево аэропорты турындагы теманы ала.
Университетны тәмамлаганнан соң, уникенче мәктәптә эшли. Аннан аңа дүртенче санлы ГПТУда эшләргә тәкъдим итәләр. Ул биредә комсомол оешмасы сәркәтибе була, тарих фәнен укыта башлый. Бу уку йорты өйләр салу белән шөгыльләнүче унсигезенче трест кураторлыгында була. Көннәрдән беркөнне аның җитәкчесе Фаил абыйга училище каршында патриотик клуб ачарга тәкъдим итә. Әлеге идея бик ошый аңа. Училищега шук, бераз тәртипсезрәк тә укучылар килә бит. Аларны тәрбияләү, файдалы эшкә җәлеп итү өчен бу клуб бик мөһим була.
Безнең максат — студентларны начар юлдан саклап, армиягә әйбәт хезмәт частьләренә җибәрү иде, — ди Фаил абый. — «Память» хәрби-патриотик клубы өчен училищеның подвалыннан урын бирделәр: кул сугышы, ату белән шөгыльләндек, төрле патриотик чаралар үткәрдек.
Көннәрдән беркөнне китапханәдә «Собеседник» дигән газетаны кулыма алдым. Анда Новгород өлкәсе икенче армия һәм шушы армия солдатларын табып җирләү белән шөгыльләнүче Казан дәүләт университеты студентларыннан торган оешма турында язылган иде. Мине бу мәгълүмат бик кызыксындырды. Җыендык та, клубның җитәкчесе белән икәү әлеге оешма белән танышырга Казанга киттек. Бу 1989нчы елның марты иде.
Таныштык. Алар хәбәрсез югалган солдатларны эзләү буенча эшли башлаганнар икән. Безне Михаил Черепанов дигән кеше каршы алды. Ул «Молодой коммунист Татарии» журналы хезмәткәре булып эшли иде. Аларның да бу эшкә кереп китүе бик кызык кына булган икән. «Журналист буларак, Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнү белән шөгыльләнә идек. Ул нәкъ менә фронтта икенче армиягә эләккән була. Без анда барырга уйладык. Новгородка шалтыраткач, безгә: «Әле сугыш барган урыннарда алачыклар да тора», — дип җавап бирделәр. Без анда барып шаккаттык. Монда йөзләгән, меңләгән солдатларның сөякләре ята иде. «Нәрсәдер эшләргә кирәк!» -дип уйладык без. Ул вакытта бу тема ябык иде, сүз күтәрүче дә булмады. Без бу эшкә тотынмасак, ул беркемгә дә кирәкмәячәк, дип уйладык һәм һәлак булган солдатларның кем икәнлеген ачыклау, җирләү белән шөгыльләнергә булдык.
Әлеге икенче армия, бөтен армиясе белән бергә чолганышка эләккән була, Генерал Власов әсирлеккә бирелә һәм үзе үк советларга каршы армия оештыра. Кыскасы, сатлыкҗан була. Шулай итеп, икенче армия чолганышка эләгеп сазлыкта ятып кала. Кемдер батып, кемдер снаряд астында калып, кемдер ачлыктан үлә. Бу хакта безгә бик күп сөйләделәр.
Аннары соңрак бу хәлләрнең шаһиты булган Ижау кешесен дә эзләп таптык. Ул — әсирлектә булган Алексей Семенович Солодянкин. «Көненә бер кашык ипи валчыгы ала идек. Ашауны самолет белән ташлыйлар иде. Ә үлгән ат тапсак, бу безнең өчен иң зур бәхет булды», — дип сөйләгән иде ул.
Казанга баргач, Михаил Черепанов бөтен тапкан әйберләрен өстәлгә җәеп салды. Гильзалар, патроннар, фляжкалар… Безнең күзләр янды. «Теләсәгез, киләсе экспедициягә безнең белән барыгыз» — дип, безне дә чакырдылар. Шулай итеп, без — ике җитәкче һәм 25 студент беренче тапкыр Новгород өлкәсенә экспедициягә бардык», — дип сөйләде Фаил абый.
Бу бит җитәкчеләр өчен шундый зур җаваплылык, курыкмадыгызмы? — дип кызыксынам аннан.
Әлбәттә, бик җитди эш. Алдан бик күп аңлату, укыту, әзерлек эшләре үткәрдек. Махсус формалар әзерләдек. Дисциплина бик каты иде. Бер адым артка, бер адым алга — барсы да килешеп кенә эшләнде. Хәтта поездда барганда да кем тыңламый, шуңа җәза бирә идек. Чөнки студентларны тәртиптә тотарга кирәк иде. Үзегез аңлыйсыз, ПТУ студентларының нинди икәнен.
Беренче тапкыр урманга чыккач, исебез китте. Палатканы корып куйганда ук граната таптык. Нишләргә? Шәһәрдән хәрбиләрне чакырттык. Алар: «Күрәсезме, ул буш. Болай һәр граната тапкан саен безне чакыра башласагыз, ни була инде ул?» — диделәр. Чыннан да, бик куркыныч иде биредә эшләү. Бездән ерак түгел вахта бар иде — Рәсәйкүләм «Хәтер» вахтасы. Шартлый торган әйберләр табылса, аларга мөрәҗәгать итәбез, саперлар килеп ярдәм итә.
Менә шулай башланып китте бу эш. Студентларга бик ошый иде. Күз алдына китерегез, безнең ПТУ укучылары һәм андагы Казан университеты студентлары — дәрәҗәләре ничек аерылып тора! Безнең студентлар аларга карап тартылды. Аларның үз җырлары, күңел ачу чаралары бар, бернинди сүгенү сүзе юк. Безнекеләр аларга карап үзләрен тәртипле тотарга омтылды. Күпме еллар үткәч, шушы ПТУда укыган студентлар килеп: «Безнең ике юл бар иде: йә эчкечелеккә бату, төрмә, йә булмаса яхшы хәрби частьләргә эләгеп, кеше булу!» — дип, рәхмәт әйтүчеләр булды. Араларында «Батырлык өчен» медаль, орденнар алучылар бар. Күпчелеге десант гаскәрләренә эләгеп хезмәт итте.
Менә шулай башланып китте эш. Безгә кызлар да кушылды. Аннары инде мин үзем 1992 елда «Долг» республика оешмасын ачып җибәрдем. Безгә комсомол комитеты ярдәм итте. Ул вакытларда мондый оешмалар Казанда һәм Мурманск шәһәрендә генә иде.
Хәзер алар күп. Казанда хәзерге вакытта бу берләшмә бик зур. Ул «Отечество» дип атала.
Новгород өлкәсендә ике тапкыр булдык. Безгә: «Бәлки икенче армия чолганыштан чыккан Ленинград өлкәсен барып карарсыз», — диделәр. Хәзер без берничә ел инде Ленинград өлкәсе Любань шәһәренә йөрибез. Безне анда җитәкчелек тә, полиция дә белә. Каршы алалар.
Бирегә төрле җирләрдән 200ләп кеше җыела. Башка оешмалар белән берлектә эшләү уңайлырак, чөнки транспорт та, продукция дә була. Ул урманнарга трактор гына керә ала бит. Яшьләргә экспедиция вакытында фильмнар күрсәтелә, лекцияләр сөйләнә. Биредә яшьләрне патриотик яктан тәрбияләү эшләре дә алып барыла. Моннан тыш, Ижау шәһәренә кайткач, үзебездә дә укулар үтә.
2019 елда оешмабызга 30 ел тулды. Аның хәзер республикада 15 отряды бар. Ул төрле министрлыклар ярдәмендә һәм грантлар хисабына эшли. Дүрт грант алдык инде.
Иң зур эзләнү эшебез Ленинград өлкәсенең Зенино җирендә булгандыр. Бу җирне безгә «Менә бу урында бер сәер бүрәнкә бар, монда берәр ни булмый калмас», — дип, биредә яшәүче бер кеше күрсәтте. Бу бүрәнкә — авиабомбадан соң калган чокыр. Әлеге чокырны кешеләр чүплек итеп тотканнар, бөтен кирәкмәгән әйберләрен шунда ыргытканнар. Иске суыткычлар, чүп-чар, ни генә юк иде анда.
Башта транспорт чакыртып, шушы чүплекне тазарттык. Аннары казу, эзләнү эшенә күчтек. Моннан 486 сугышчы таптык. Бу ике ел барган сугышта һәлак булучылар. Барсын да шушында җирләгәннәр. 50 медаль, медальоннар (солдатның исем-фамилиясе, кайдан булуы, туган елы, туганнары һәм кан төркеме язып салынган капсула) табылды. Кайберләренең туганнарын берничә сәгать эчендә таптык. Хәзер мобиль элемтә аша эшләве җайлы. Элек кенә бик кыен иде.
Сез Индустриаль техникумда студентлар укытасыз, экспедициягә бару өчен яшьләрне укыту, әзерлек эше белән шөгыльләнәсез. Барсына да каян вакыт табасыз? Гаиләгез сезнең эшне хуплый, ярдәм итәме?
Әлбәттә, ярдәм итә. Минем хатыным да тарихчы. Аның белән экспедициядә таныштык. Ул милләте белән татар түгел, әмма динебез буенча никах укытып яшибез. Аның мулла кушкан исеме — Наилә. Өч ул үстерәбез. Олы улыбыз Ильяс, уртанчысы Айдар, алар зур инде. Яңарак кына кече улым туды. Аңа Илдар дип исем куштык. Грантларга килгәндә, аларны күпчелек тормыш иптәшем яза. Бергәләп эшлибез, — ди ул.
Фаил Ибраһимовның шушы сүзләре аеруча күңелемә үтте: «Өч дистә ел буена эзләнү эше белән шөгыльләнәбез. Ходайның ярдәмен һәрвакыт тоеп эш итәм. Кайчакта без солдатларны түгел, алар безне эзләп таба сыман.
Һәлак булганнарның яткан урыннарын тапканда, табигый булмаган хәлләр, ниндидер бөек көчләрнең ярдәм итүен тойганыбыз булды. Димәк, эшебез изге, кирәкле һәм ул соңгы солдатны тапканчыга кадәр дәвам итәчәк», — диде ул, зур горурлык белән.
Фаил Фаиз улына һәм аның гаиләсенә һәм ул оештырган отряд эзтабарларына бу изгелекле эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телисе килә.