Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарифлар: үсүен туктатып булмый, шуңа постановлениеләрне цифрлаштыру белән чикләнәбез

Халык телендә гади итеп «коммуналка» дип йөртелгән кәгазьләрне, андагы саннарны күрү белән һәр ай саен күзләребез шардай була инде. Торак-коммуналь хезмәтләренә котырып үскән тариф бәяләрен берни эшләтеп булмый бит!..

news_top_970_100
Тарифлар: үсүен туктатып булмый, шуңа постановлениеләрне цифрлаштыру белән чикләнәбез
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Турыдан-туры ил икътисады торышына да бәйле бәяләрне бер Татарстанда үзгәртеп булмавы көн шикелле ачык! Үзгәртеп диюдән, әлбәттә, бу җәһәттән арзанаю ягын күзаллап әйтәм инде. Ә менә илкүләм барган цифрлаштыру галәмәтендә алга китешебез дә, өйрәнәсебез дә җитәрлек. Кыскасы, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү» темасына коллегия утырышы булды. Ә хәзер «Интертат» укучылары игътибарына тарифлар өлкәсендәге кайбер үзгәрешләр һәм яңалыклар турында тулырак язып үтәсем килә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе: «Цифрлаштыру эшләре – заман таләбе»

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларны җайга салудагы цифрлаштыруның әһәмиятен билгеләде.

Билгеле, моның кулланучыларга нәтиҗәсе юк, бу – тарифлар буена дәүләт комитетының эшен җиңелләштерә торган эш.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе цифрлаштыру юнәлешендә нәтиҗәле чишелешләр табарга тәкъдим итте.

Дәүләт һәм муниципаль идарәне, икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлы трансформацияләү 2030 елга кадәр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән ил үсешенең милли максатларының берсе булып тора. Хәзерге шартларда хезмәт җитештерүчәнлеге цифрлаштыруга, ясалма интеллект технологияләрен куллануга, җитештерү һәм идарә процессларында үзебезнең ил программа тәэминатына күчүгә турыдан-туры бәйле, – дип бәян итте Александр Станиславович. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлаштыру үзмаксат түгел, ә нәкъ менә кешеләрнең тормыш сыйфатын, оешмалар эшчәнлеген яхшыртуга, конкурентлык сәләтен арттыруга юнәлдерелгән. Гадәттәгечә Татарстан цифрлы үсешнең гомуми дәрәҗәсе буенча илнең алдынгы регионнары рәтенә керә. 2023 елда безнең республика бу күрсәткеч буенча төбәкләр арасында беренче урынны алды. Татарстанда илкүләм проектлар, федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла, яңа мәгълүмат системалары эшләнә, алдынгы практикалар кертелә.

Утырышта тарифлар өлкәсендә цифрлаштыру эшчәнлеге турында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов, Татарстан Дәүләт идарәсен, мәгълүмат технологияләрен һәм элемтәсен цифрлы үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев, ТР «Пространство белешмәләре фонды» директоры Дмитрий Лунегов чыгыш ясады.

«2022 елда ук бөтен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматка әйләндерелгән иде. Безнең комитет төрле ведомстволар белән берлектә цифрлы хезмәтләр күрсәтә. Быел Монополиягә каршы федераль хезмәт «Тариф» дәүләт мәгълүмати системасын булдыру эшенә тотынды», – диде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов.

Павлов әйтүенчә, кайбер проблемалар күзәтелә. «Цифрлаштыру өлкәсендә булган бер сорау, әлегә тарифларга кагылышлы карарлар электрон рәвештә имзалана алмавы», – диде ул.

Коллегия эшенә онлайн форматта катнашучылар да чыгыш ясады. Россия Монополиягә каршы хезмәтнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Сурен Оганисян, Воронеж өлкәсенең Тарифларны җайга салу министрының беренче урынбасары Ольга Жегульская һәм «РИФОРА ЛАБС» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Федор Цариковский чыгышлары онлайн трансляция аша яңгырады. Алар үзләре хезмәт куйган оешмалардагы уңай тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Бюджет учреждениеләрендәге эш урыннарының 81%ы «Astra Linux» системасына күчерелгән

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Импортны алмаштыру процессы югары дәрәҗәдәге мәгълүмати куркынычсызлыкка ирешүгә юнәлдерелгән. ТР операцион системаларга тест үткәрелде һәм оптималь чишелешләрнең берсе сайланды. Хәзер без эш урыннарына операцион системаны кертү процессын төгәллибез. Бүгенге көнгә министрлыкларда һәм ведомстволарда 122 мең хезмәт урынында, башкарма комитетларда «Astra Linux» операцион системасы урнаштырылган. Бу эш әлеге вакытта 81 процентка башкарылган», – ди Татарстан Дәүләт идарәсен, мәгълүмат технологияләрен һәм элемтәсен цифрлы үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев.

  • 2023 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Astra Linux» ОС лимитсыз лицензиясен сатып алуга Татарстанның барлык хакимият органнары һәм бюджет учреждениеләре өчен финанслау бүленгән. Әлеге операцион системага тулысынча күчүнең якынча датасы – 2025 ел башы.

ЯҢАРЫШ: Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитеты электрон имза белән эшләргә җыена

Тарифлар буенча комитет рәисе урынбасары Сергей Павлов тарифларны электрон имза белән расларга ниятләүләре турында белдерде.

Фото: ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты

«Без кабул иткән тарифлар өлкәсендәге карарлар, кайвакыт алар 800 тәшкил итә, кулдан имзалана. Гамәлдәге законнар тарифларын билгеләү турындагы карарларны электрон ысул белән имзаларга мөмкинлек бирми. Хәзерге көндә Россиянең 3 төбәге генә яңа тарифлар турындагы карарларны электрон цифрлы имза белән имзалый. Бу эш Карелия, Камчатка һәм Сахалинда башкарыла», – диде Сергей Вячеславович.

Фото: ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты

Сергей Павлов тарифларны җайга салудагы цифрлы үсеш трансформациянең бер юнәлеше булган карарларны электрон рәвештә имзалауны башлап җибәрү буенча эшләгәннәрен дә ассызыклады.

«Хәзерге вакытта без 3 тәкъдим белән чыгабыз. Бу – процессны өлешчә автоматлаштыру (федераль максатчан программага имза кую һәм канцелярия мөһере белән раслау), документларны саклауның электрон системасын булдыру яки электрон архив функционалын кертеп, ТР электрон документлар әйләнешенең ведомствоара системасын эшләп тулыландыру», – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Илнур Төхбатов

Татарстанда юл йөрү бәясен 45 сумга кадәр арттыру ихтималы сәбәбен әйттеләр

Быел республикада җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне 45 сумга кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Тиешле тәкъдимнәр ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына кертелде, дип хәбәр итте бүген журналистлар белән аралашканда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү» темасына коллегия утырышыннан соң.

«3 елдан соң яки 5 елга бер тапкыр арттыруга караганда, инфляциягә кадәр бер тапкыр арттыру яхшырак, . Бу – беренче сәбәп. Икенчедән, без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, ил икътисадының бүгенге үсеше шартларында бәяләр үзгәрә. Өченче сәбәп – норматив актлар. Акт кысаларында без чыгымнарны бәяләргә һәм рациональ карар кабул итәргә бурычлы», – дип сөйләде ул.

Фото: ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты

Груничев билгеләвенчә, районнардан гаризалар төрлечә, әмма муниципалитетлар тарафыннан белдерелгән максималь бәя 45 сум тәшкил итә. Тарифларның төгәл хакы агымдагы елның 20 декабренә кадәр билгеләнәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Илшат Солтанов

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегеясендә тагы ниләр яңгырады?

  • 2025 елда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына электрон рәвештә бирелә торган тариф гаризалары саны 2 тапкырга артачак.
  • ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан электрон рәвештә 232 дәүләт хезмәте күрсәтелгән, ә быел тагын 150 хезмәт. Сервис кирәкле, предприятиеләр электрон рәвештә ел саен якынча 30-40% дәрәҗәсендә гариза бирә.

  • 2024 елда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте «Гостех» базасында «Тариф» федераль дәрәҗәдәге дәүләт мәгълүмат системасын эшләүгә һәм кулланышка кертүгә кереште.

  • Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Сурен Оганисян торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә унификацияләнгән тарифларга кагылышлы гаризалар һәм экспертиза нәтиҗәләрен эшләү турында бәян итте.

    Теманы җентекләбрәк ачканнан соң ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Груничев болай дип аңлатты: «Икътисадның аерым тармакларын актив цифрлаштыру шартларында Федераль монополиягә каршы хезмәт көйләүче һәм контроль-күзәтчелек органы буларак шулай ук җайга салу субъектларының төп күрсәткечләрен онлайн-режимда күрергә мөмкинлек бирә торган инструмент эшли. Цифрлаштыруның бер этабы булып «Гостех» платформасында тарифны җайга салу сервисы тора. Сервисның нигезе булып инде гамәлдәге мәгълүмати-аналитик система торачак, анда җайга салынулы оешмаларның эш күрсәткечләре мониторингы (27 мең), тарифлар билгеләү һәм гражданнарның түләү индекслары үтәлешен контрольдә тоту оештырылган. Оешма тарафыннан тариф гаризасы бирелгәннән алып тариф карары кабул ителүгә һәм алга таба контрольгә кадәр барлык процесс цифрлаштырылачак».

Фото: Коллегия эшендә онлайн рәвештәге трансляция аша да катнашучылар булды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100