Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыккан Айсылу 54 яшьтә ЭКО ясаткан

news_top_970_100
Тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыккан Айсылу 54 яшьтә ЭКО ясаткан
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы, актриса, җырчы Айсылу Чижевская-Мингалим яшь ире Даниил белән «Россия-1» телеканалында «Прямой эфир» тапшыруына барганнар. Бу хакта «яшь гаилә» социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә һәм тапшыруны карарга чакыра.

Алар тапшыруда бала көтүләре турында хәбәр итә. Аннары клиникадан видео тәкъдим ителә. Айсылу белән ире табиб янына ЭКО ясатырга килә. Бу процесс вакытында Айсылу нык дулкынлануы һәм иренең янында булуын тели. Әмма табиб «бала туганда янәшә булыр, ә хәзер икәү генә калабыз, бу – интим процедура» дип белдерә. Бу вакытта клиника коридорында ире нык борчылып утыра, үзен кая куярга белми. Яшь булуына карамастан, балага кагылышлы мәсьәләдә ул бик җитди булуын белдерә.

«Кемгә охшавы мөһим түгел. Мин аның сәламәт булып тууын, безне көн саен куандыруын телим», – дип белдерә яшь ир.

«Мин бик дулкынланам, яшь иремнән сәламәт бала табасым килә. Әнием янәшә юк, әтием белән әнием минем ничек бәхетле булуымны күрә алмады», – ди Айсылу Чижевская-Мингалим.

Тапшыруны алып баручы әлеге парны әти-әни булырга әзерләнүеләре белән котлый.

Хәзер Айсылуга 54 яшь, ә Даниилга 23 яшь.

Тәрбиягә алган егеткә 53 яшьтә Айсылу кияүгә чыкты: «Иң мөһиме – күңел яшь булу»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100