Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәрәзәдән очты». Чаллыда, «Ауди» бәрелгәч, «ашыгыч ярдәм» машинасы фельдшер өстенә ауган

news_top_970_100

6 февральдә Чаллының Сөембикә һәм Вахитов проспектларында юл һәлакәтендә «ашыгыч ярдәм» машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелеште. «Ашыгыч ярдәм» станциясенең баш табибы Сергей Крылов әлеге фаҗига турында «Челнинские известия» хәбәрчесенә сөйләгән.

Аның сүзләренчә, авариягә очраган машинадагы медиклар иминлек каешын эләктермәгән була.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыру буенча авыру кеше янына бара, аның яктылык сигналлары эшли, ләкин тавыш сигналы булмый. «Ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче, маневрның куркынычсыз булуына инанмаган килеш, светофорның кызыл төсе янганда чатка чыга. Шул чакта аңа җиңел машина килеп бәрелә. «Ашыгыч ярдәм» машинасы ава.

«Машина йөртүче иминлек каешын эләктергән, медицина хезмәткәрләре – юк. Шуңа күрә фельдшерларның берсе тәрәзәдән «очып» чыккан, «ашыгыч ярдәм» машинасы аның өстенә ауган диярлек», – ди Крылов.

Экстрен хезмәт машиналарының йөрү культурасын һәм юлда өстенлекләрен тикшерү өчен, Сергей Крылов Дәүләт автоинспекциясе белән бергәләп рейдлар ясарга тәкъдим итә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100