news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда «Ауди» белән бәрелешкәч, «ашыгыч ярдәм» машинасы ауган мизгел видеога эләккән

news_top
Чаллыда «Ауди» белән бәрелешкәч, «ашыгыч ярдәм» машинасы ауган мизгел видеога эләккән
видеодан скриншот

Кичә кич Чаллыда «ашыгыч ярдәм» машинасы белән «Ауди» җиңел автомобиле бәрелешкән. Әлеге мизгел видеога эләккән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Кадрлардан «ашыгыч ярдәм» машинасының яктылык сигналлары януы күренә. «Ашыгыч ярдәм» урам чатына чыга, һәм аңа «Ауди» килеп бәрелә. «Ашыгыч ярдәм» машинасы юлдан очып чыга һәм ава.

Юл һәлакәте Сөембикә һәм Вахитов проспектлары чатында була. Агентлык белешмәсе буенча, кимендә 3 кеше имгәнә.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, әлеге авариядә имгәнгән 2 кеше авыр хәлдә, алар хастаханәдә.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе белешмәсе буенча, авария вакытында «ашыгыч ярдәм» машинасында пациентлар булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар